Наркотикларга урын юк! (сыйныф сәгате)

Наркомания авыруының асылын ачыклау, укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү  һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан "Наркотикларга урын юк!" исемле сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгате барышында укучыларның фикерләре тыңланды. Наркотикларның сәламәтлек өчен зарарлы, наркоманнарның җәмгыятькә зарарлы икәне аңлатылды.  Тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану – наркотик матдәләр куллануның бер этабы булуы әйтелде. Үзеңә бирелгән гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшә...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Наркотикларга урын юк! (сыйныф сәгате)



(БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА КЛАСС СӘГАТЕ)



Башлангыч сыйныф укытучысы:

Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы



2011 ел

Максат: 1) Наркомания авыруының асылын ачыклау, укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру;

2) наркомания буенча укучыларның фикерләрен ачыклау;

3) наркотикларның сәламәтлек өчен зарарлы, наркоманнарның җәмгыятькә зарарлы икәнен аңлауларына ирешү;

4) начар гадәтләрдән саклану һәм каршы торучанлык сыйфатлары тәрбияләү;

5) үзеңә бирелгән гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшәргә кирәклегенә төшендерү.

Җиһазлау: наркомания турында плакатлар, укучыларның ясаган рәсемнәре, слайдлар, газета-журнал материаллары, компьютер, биремле һәм җаваплы карточкалар.

Чараның барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Укытучы: Балалар, тәмәке һәм аракының кеше организмына нинди куркыныч китерүен сез яхшы беләсез. Ә нәрсә соң ул наркотиклар ? Кемнәр алар наркоманнар?

Балаларның җавапларын тыңлау.

  1. Төп өлеш. 1.Тема һәм бурычлар белән танышу.

2. Наркотикларның барлыкка килүе.

Наркотиклар борынгы заманнардан ук билгеле. Аларны куллану борынгы кешелек тормышы барлыкка килгәч үк барлыкка килгәндер, мөгаен. Барлык җәмгыятьләрдә дә кешенең психик халәтен үзгәртүгә сәләтле актив матдәләр куллану күренеше күзәтелә. Бик борынгы заманнардан ук йотканнар, чәйнәгәннәр, сулаганнар, ә соңгы араларда шприц ярдәмендә кертәләр. Аңны томалаучы әлеге матдәләр социаль һәм дини йолаларны үткәрү өчен кулланылган.

Күп цивилизацияләрнең наркотик матдәләр кулланганлыгы билгеле. Майя һәм ацтеклар кока яфракларын тел астына салганнар - походларда җиңү өчен, кытайлылар меңәр еллар буе опиум тартканнар- стресслардан котылу һәм йоклау өчен, борынгы Аравиядә йокы даруы өчен гашиш кулланганнар. Борынгы Мисырда, Борынгы Греция, Борынгы Римда опиум, җитен орлыгы һәм башка наркотик матдәләр авыртуны басу өчен кулланылган.

3.Наркотикларның Европага килеп керүе.

Сәүдәнең үсүе нәтиҗәсендә наркотиклар Европага үтеп керә, медицинада киң кулланыла. Һәр чорда да наркотикларга каршы көрәш алып барылган, куллануны тыю турында карарлар кабул ителгән. Хәзерге вакытта наркотиклар куллануның балигъ булмаганнар арасында киң таралуы борчуга сала.

Наркотик матдәләр кешенең үз-үзен һәм тирә-юньне аңлау сәләтенә, кефенә йогынты ясый, алар "наркомания" дигән психик авыру китереп чыгара. Наркоманнар наркотикларсыз яши алмый башлый, бу матдәләр организм өчен даими ихтыяҗга әверелә.

Наркотик сүзе нәрсәне аңлата соң,укучылар?

Бер укучы укый.( Плакатларга игътибар ителә.) "Наркотик" грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз. Төп билгесе- психик бәйлелек. Бу шундый халәт, кулланылган матдә канәгатьләндерү тудыра һәм психик яктан күңел күтәренкелеге бирә. Начар булудан котылу өчен, организм даими матдә кертеп торуны сорый. Ләкин ул матдә бик кыйммәт, сатып алу өчен көненә300-500 сум акча кирәк була. Кешегә шулкадәр акча каян килсен. Шулай итеп алдашу, кеше талау, урлашу кебек начар юлга басалар.

Икенче укучы укый. Наркотиклар кешене юләрләндерә, аның баш миенә бик зур зыян сала, күңел күзен томалый. Наркоман кеше дөньяның рәхәтен, аның татлы минутларын бары тик наркотиклар кадап һәм тартып кына татый ала, аның өчен тормыш яме, мәгънәсе калмый. Андый затлар наркотиклар хакына, хәтта, әти-әнисен, дусларын сатарга, үтерергә дә мөмкин.

Укытучы: Әлеге чирнең яшәрүе, ягъни малайларның 14,2 яшьтә, кызларның 14,6 яшьтә наркотиклар куллана башлавы бик аянычлы күренеш. Исерткеч, кешенең аңын томалаучы матдәләр куллануга һәвәслек - дәвалауга кыен бирелә торган авыру ул. Аның нәтиҗәләре кеше, җәмгыять, милләтнең физик, әхлакый һәм рухи сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра.

Наркоманнарны дәвалау сизелерлек файда бирми һәм бу кыйммәткә төшә. Икътисади яктан нык үсеш алган илләрдә бер наркоманны 2 ел дәвамында давалау 10-20 мең долларга төшә.

Кайчак тәмәке тарту һәм аракы эчү бик үк зарарлы түгел, моның чамасын гына белергә кирәк, дигән фикерләр очрый. Әмма махсус тикшеренүләр күрсәткәнчә, сыра яки шәраб, аракы һәм сигаретлар, башка тыелган наркотиклар куллану наркоманлыкка юл ача. Тәмәке тарту һәм аракы эчү нәтиҗәсендә организм наркотик матдәләргә күнегә. Чөнки тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану - наркотик матдәләр куллануның бер этабы.

4.Тема буенча биремнәр үтәү.(Карточкаларда). Биремнәрне үтәү тәртибен аңлату.

1 бирем.(слайдлар)

1. Ни өчен кешеләр наркотиклар кулланалар?

2. Наркотиклар сату кемгә табыш китерә?

Көтелгән җаваплар:

1. Наркотикларны табуы кыен түгел.

2. Чөнки яшьләр проблемалардан чыгу ысулын наркотикларда күрә. Моның тагын да күңелсезрәк хәлләргә китерүен аңламыйлар.

3. Чөнки наркотиклар тәэсире аз-азлап башлана һәм кеше үзенең корбанга әйләнгәнен сизми кала. Бер-ике кулланудан берни булмас әле дип уйлый һәм соңыннан әлеге бәйләнештән котыла алмый.

4. Дус-ишләре наркоманнар булса, алар этәргеч ясавы мөмкин.

5. Наркотиклар җитештерү һәм сатудан кергән акча миллиард долларлар белән исәпләнә һәм күп илләрнең дәүләт бюджетына тиң дияргә була. Бу акчалар гади сатучыларга түгел, ә наркомафия кулына эләгә.

2 бирем.(слайдлар)

Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк.?

Көтелгән җаваплар:

1. Ихтыяр көче, тәвәкәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисләре тоеп үсәргә, белемгә тартылырга. Шул сыйфатларга ия булганда гына наркотик матдәләр белән мавыкмаска мөмкин.

2. Кечкенәдән үк дару, алкоголь, тәмәке, көнкүрештә кулланыла торган матдәләрнең агулы, кеше өчен зыянлы булуын белергә кирәк.

3. Таныш түгел кешеләргә, яңа дусларга сагаеп карарга.

4. Рекламаларга тәнкыйть күзлегеннән карарга, чөнки һәр макталган әйбер чынбарлыкта кирәкле, файдалы булмый, " бездән күбрәк акча суырыр өчен" начар әйберне дә мактыйлар.

5. Наркотик матдәләр куллануның нәрсәгә китерүе турында мәгълүмат белеп барырга.

6. Кечкенәдән яраткан шөгылеңне булдырырга. Спорт, музыка, сәнгать, хезмәт белән мавыккан балалар начар гадәтләргә тартылмый.

7. Гаиләдә дуслык булсын, үзара аралашу булсын.

8. Бөтен дөньяда да террористларның акча чыганагы - наркотиклар. Мәскәүдә, АКШта, Испания, Лондонда булып узган коточкыч терактлар шул акчага оештырылды. Наркотиклар сатып алмыйча син терроризмга каршы көрәшәсең.

5. Наркотиксыз яшәү күңелле.

Укытучы: Ә хәзер, бергәләп уйлыйк әле, дөньяда яшәүнең, вакыт үткәрүнең нинди кызыклы һәм файдалы юллары бар? Сез буш вакытта нишлисез? Башкаларга нинди киңәшләр бирер идегез, нинди тәкъдимнәрегез бар?

Фикер алышулар. Һәр төркемнең фикерләре тыңланыла.

Укучылар:

-Спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнергә була.

-Сәнгать белән кызыксынырга мөмкин.

-Әдәби китаплар укырга кирәк.

-Иҗат итү дә кызыклы.

-Кроссвордлар чишәргә була.

-Берәр хобби булдырырга кирәк...

Укытучы: -Әйе, бик күп шөгыльләр санап китәргә мөмкин. Ләкин алар сезгә дә, башкаларга да файда китерсен.

Йомгаклау. Тәрбия сәгатен " Афәт" дигән шигырь белән тәмамлыйбыз.

Класстагы бер укучы укый. (2 слайд)

"Наркомания гасыр афәте" - дип

Халык әйтмәгән юкка.

Наркотикның зыяны күп,

Кулланма аны, тукта!

Кирәкми ул эчкечелек,

Тәмәкене тартулар.

Шуның нәтиҗәсе бит

Наркоманнар артулар.

Кеше яшәү өчен туа,

Ә гомеркәй бер генә.

Наркоман булырга бит

Җитә бары бер энә.

Шулай булгач, наркотиклар

Кирәкми бу дөньяга.

Кеше наркотик кулланып

Үз-үзенә кул сала.

© 2010-2022