Студентлар белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты. ·      Укучыларга  уку йорты сайлауда ярдәм итү, һөнәри юнәлеш бирү. ·      Аралашу культурасы тәрбияләү. ·      Мәктәбебезне тәмамлаган укучылар белән элемтәләрне ныгыту. 1.    Җыр яңгырый”Без татар яшьләре”   1755 елның 25 январь көнне императрица Елизавета Петровна "Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куйган. Шуннан соң 25 январь официаль университет һәм студент көне дип санала. Хәзерге вакытта да Россия студентлары, концертлар куеп, төрле конкурслар ясап,...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек гомуми урта белем бирү учрежденесе


Студентлар белән очрашу кичәсе

Технология фәне укытучысы:

Зарипова Рүзия Сәлих кызы

Түбән Көек, 2013



Кичәнең максаты.

  • Укучыларга уку йорты сайлауда ярдәм итү, һөнәри юнәлеш бирү.

  • Аралашу культурасы тәрбияләү.

  • Мәктәбебезне тәмамлаган укучылар белән элемтәләрне ныгыту.

  1. Җыр яңгырый"Без татар яшьләре"

1755 елның 25 январь көнне императрица Елизавета Петровна "Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына" кул куйган. Шуннан соң 25 январь официаль университет һәм студент көне дип санала. Хәзерге вакытта да Россия студентлары, концертлар куеп, төрле конкурслар ясап, үз бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрәләр. Чөнки студент тормышы -иң күңелле чак, дип әйтергә мөмкин. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала.
Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар, чаралар бик күп була. Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледер, миңа калса.
Яшь, чибәр, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калган вакытлары булган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы, декабрь һәм июнь айларын «зарыгып» көтүче һәм башка бик күп сыйфатларга бай булган кем дисезме? Әйе, әйе, студент, сез бер дә ялгышмыйсыз! Сүзем сезнең турында.

Алып баручы

Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, студентлар, укучылар. Хәерле кич сезгә, дуслар.Ничек үтә сезнең көнегез? Кышкы,салкын көндә 8,9,10, 11 нчеләрдән кайнар сәлам кабул итегез. Без бу кичәгә безнең мәктәпне тәмамлаган - студент егетләрне, кызларны чакырдык. Яраткан укытучыларыбыз да студент елларын искә төшерерләр.

Безнең бүген мәктәбебезнең һәм шушы мәктәпне тәмамлаучыларның олы бәйрәме. Мәктәбебездә бу очрашу безнең традициягә әйләнде.(25 нче январь ул - студентлар көне)

Бер күрешү-үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә мәктәпкә агылсын!

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы кабат дәште,

Мәктәпкә дип килдек без тагын.

Алып баручы

Әйе, бүген бәйрәмебезнең түрендә безнең мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларыбыз утыра.Алар төрле һөнәр ияләре булачаклар.

Берәүләре ВУЗ ишеген барып шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре табиб булып шифалы су бөркә.

Берәүләре зур төзелештә эшче исемен йөртә.

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга

Берәүләре газет-җурнал чыгаралар

Бу тормышта үз юлларын табалар.

Әй гитара,әй гитара,

Җырлап тора кыллары

Гитара уйный безнең Энҗебез

Бармы икән сөйгән яры?

Сезнең өчен матур җырын бүләк итә

Знҗе Шакирова

Алып баручы

Хәзер сүзне Түбән Көек мәктәбендә белем алып чыгып киткән укучыларыбыз, студентларга бирәбез. Мәктәптән, әти-әнидән аерылып зур тормыш юлына аяк баскач, аларга нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде икән? Бу кыенлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итте икән? Һәм дә нинди югары уку йортларында белем алалар икән?( Җаваплар тыңлана)

Уен: Сорау -җавап дип атала

1.Студентның яраткан ризыгы нәрсә?

2.Студентның имтихан бирү вакытын күрсәтергә.(Уйнап)

3.Студентның истә калган кызыклы вакыйгасы турында сөйләргә.

4.Студентка бер айга күпме акча кирәк? Исәпләп бирегез әле.

Без дә белеп торырга тиеш бит.

5.Студентның буш вакыты бармы? Кайда үтә?

Без студентларыбызны чакырганда буш килмәскә, берәр концерт номеры белән килергә дип тә сөйләшкән идек.

Дуслар килгән очрашуга

Нинди җырлар җырларга?

Сездә-бер җыр,бездә-бер җыр

Кара-каршы җырларга.

Сәмигуллина Фәнсия сезгә, безгә җыр башкара

Ә хәзер сезнең игътибарга табышмак тәкъдим итәм. Кайсыгыз белә,кул күтәреп җавап бирсен.

-Ул элек чит илләрдә генә иде.

-Хәзер бездә дә гадәткә керде.

-Ул озын да була,кыска да.

-Аны гәҗиткә басалар.

-Телевизордан да күрсәтәләр,радиодан да әйтеп торалар.

-Аның әллә ни файдасы да юк,әмма эшмәкәрләргә кирәк.

-Ул булмаса,аларның әйберләрен да сатып алмыйлар.

-Берәр кызык кино карый башласаң,шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр.

Хәзер тутырылган шарлар бирәм. Бу шарлар - бишле билгеләре. Бу шарларны урындык астына таяк белән куып кертергә кирәк. Әгәр дә шарны кертә алсагыз, зачеткагызга автомат куелганына без дә ышанабыз

Уенны башладык.

Фикерләү өчен сезгә сорау,дөресерәге башваткыч

Ишек алдында куяннар сикерешә, тавыклар җим чүпли. Барлыгы 24 аяк, 10 баш. Ничә куян һәм ничә тавык булган?

( 8 тавык, 2 куян).

Сораулар



  1. Үзегезне укыткан, яраткан укытучыларыгыз булгандыр алар турында ниләр әйтерсез,әйтелми калган теләкләрегез калмадымы?.

  2. Шәһәргә беренче укырга килгәч, адашканыгыз бармы? Булса, бу ситуациядән ничек чыктыгыз?

Һәрберегез-

  1. Мәктәп елларындагы иң кызыклы вакыйганы яки дәресне искә төшерегез әле.

  2. 5 минуттан дәрес башлана. Укытучы бик усал. Сез йоклап калдыгыз. Бу вакытта нишләр идегез? Шундый хәлдә калучылар бармы? Мондый хәлдә калучылар булмаса да, үз фикерегезне әйтегез.

Үзенең матур җырын башкара

Эльвера Василова.

Эльвирабыз җырласа,

Сандугачлар кушыла.

Кечкенәдән җырлап үсте

Бик һәвәс җырга-моңга

"Шаян сорауга - шаян җавап" дип атала.

  1. Нәрсәне әзерләп була, ә ашап булмый? (дәрес)

  2. Чәйне кайсы кул белән болгатсаң кулайрак? (иң яхшысы - кашык белән болгату)

  3. Сулга борылганда кайсы тәгәрмәч борылмый? (запас)

  4. Кәҗәгә 6 яшь тулгач, нәрсә була? (7 нче китә)

  5. Бабайда бар, малайда юк; әбидә бар, кызда юк. ("б" хәрефе)

  6. Минзәләдә негр баласы туган: үзе кара, теше ап-ак. Монда нәрсә дөрес түгел? (яңа туган баланың теше булмый)

  7. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)

  8. Нинди култыкка әйбер кыстырып булмый? (диңгез)

  9. Нәрсәне күрү бик җиңел? (кеше гаебен)

Кызыклы - уйландыргыч сораулар

Экспонат №1 (дәресләр тәртибе / расписание)

Мәктәптә бер генә көн дә бу әйбердән башка үтми.

Аны төзү өчен бик күп көч куярга кирәк.

Бу әйбердә бөтен дәресләр һәм кабинет номерлары күрсәтелгән.

Экспонат №2 (туп)

Бу предметны гәүдәнең төрле өлешләре белән бәрәләр.

Ул түгәрәк формада.

Аны физкультурада кулланабыз.

Экспонат №3 (гармун)

Сәдәфләре күп, ләкин бу пидҗәк түгел; каешта йөртелә, ләкин чалбар түгел.

Бу предметтан башка бәйрәмнәр узмый.

Аңа кушылып җырлыйлар.

Экспонат №4 (пробирка)

Бу предмет юка пыяладан ясалган.

Аның формасы - сосисканы хәтерләтә.

Аны тәҗрибәләр үткәргәндә кулланалар.

Экспонат №5 (экзамен комиссиясе)

Бер төркем кешеләр.

Шуларның берсе өстәлгә кәгазь битләре тезә.

Яңадан сораулар бирә, билге куя, беркетмә тутыра. Бу нинди серле группа?

Экспонат №6 Сәяхәтчеләр ни өчен банка белән суга бака салып үзләре белән йөрткәннәр? (һава торышын белергә)

«Серле тартма» уены. Алып баручы «әйе» яки «юк» дип җавап биреп бара. Тартма эчендә нәрсә бар? Укучыларның яраткан әйбере, берсеннән - берсе сорап та алалар, син бирмисен әле, бирмим диптә әйтәләр. (конфетлар).

Сезнең безгә, ягъни 11 нче сыйныф укучыларына нинди теләкләрегез бар?

Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат

Мәктәпкә дип килегез тагы!

Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр,

Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.

Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,

Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!

Алып баручы.

Сез көләч, күркәм, мәхәббәтле,

Шундый зифа, сылу гәүдәле.

Үзегез тырыш, мәшһүр, зур белемле,

Туктап калмагыз шунда, әйдәле!

Аспирантурасына да ябышыгыз,

Сездән була, бездән шул теләк!

Сездәгедәй көч, сездәгедәй йөрәк

Галим булып җитәргә кирәк.

Безнең чакыруны кабул итеп килгәнегез өчен һәм шундый күңелле кичә бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә.

Киләчәктә дә шундый матур, зирәк, көләч йөзле булып калыгыз. Тормыш сынауларына бирешмәгез. Бәхетле булыгыз!

Дуслар җыр сузганда һәр якта

Дус булып яшәве күңелле!

һәм сезгә кушылып башкалар

Җырлыйлар да бииләр шикелле.

Сезнең алда Сәхибуллин үзенең биюен башкара

Кичәбез тәмам



.















© 2010-2022