Чишмә бәйрәме ачык чара эшкәртмәсе

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Челтерәп аксын чишмәләр.

**Укучылар милли киемнән килгән кунакларны сәламли

Усалием, синдә генә

Хәтфә таулар ,зифа таллар

Җиләкле үзәннәрең,

Синдә генә сихри моңлы

Тылсымлы чишмәләрнең.


Усали чишмәләренең

Даны киткән еракка.

Чишмә суын сагынып кайта

Киткәннәр дә еракка.


Тау астында "Контор чишмә"без

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.


Күңелләргә шифа бирә
Салкын чишмә сулары.

Авылым иганәчесе ярдәмендә

Матурланды чишмә юллары.


Кабатлыйм бер сорауны Өнемдә һәм төшемдә

"Кеше булып яшәргә Нәрсә кирәк кешегә?"

Диңгез әйтә: - Тирәнлек.Таулар әйтә: - Турылык.

Җир эндәшә: Юмартлык. Чык суы әйтә: - Сафлык.

Яшен әйтә: - Кыюлык.Ипи әйтә: - Олылык.

Гүзәллек диләр гөлләр.Иркенлек диләр җилләр.

Нык канат ди бөркетләр.Биеклек, - диләр таулар, Һәм шушылар өстененә Кирәк тагын иң элек

Кешене кеше иткән Бер нәрсә - Кешелеклелек.


Тормыш матур, тормыш яхшы,

Кадерен белеп яшисең.

Олы эшләр эшлим, диеп

Яшеннәрдәй яшьнисең.

Игелекле гамәлегез өчен


Хор: Зур рәхмәт.


Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, авылдашлар, кадерле балалар!

Алып баручы: -Туган җир, туган туфрак, су һәм һава ... Иң кыйммәтле чынбарлык. Алар булмаса без ничек гомер итәр идек? Беразга гына тукталып, бу турыда уйлап карау бик урынлы булыр.

Су- кешегә табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк . Аннан башка тормыш юк. Су - яшәү чыганагы һәм дөньяның кыйммәтле байлыгы.Ә чишмә суына берни җитми! Алар бик күп бездә. Берсенең суы икенчесеннән тәмлерәк. Күңелең кайсын тели, шунысын эч дигән ахыры табигать. Кайда бар бездәге чишмәләр..

- Бүген Үсәлидә чишмә бәйрәме. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Петрович Иванов, *

килгән.

Бәйрәм белән котлар өчен сүзне Мамадыш муниципаль район башлыгы , район советы рәисе Анатолий Петрович Ивановка бирәбез.

2. Бүгенге очрашуны "Чишмә бәйрәме" дип атадык. Гап-гади көнне бәйрәм тантанасына әйләндерүче, авылыбызның йөзен, яшәешен даими кайгыртып торучы Үсәли авыл җирлеге башлыгы Зиатдинов Альмир Имаметдин улына якын тирә авыл халкы бик рәхмәтле. Сүзне Альмир Имаметдиновичка бирәбез.

Безнең авылыбызда матур чишмә пәйдә булды. Бу билгеле инде көнне-төнгә ялгап эшләүче кешеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе.Без аларга олы рәхмәтебезне җиткерэбез.

Мамадыш муниципаль район башлыгынын Рэхмэт хаты белән бүләкләнәләр:

А.б.Чишмәләр... Салкын сулы йөгерек чишмәләр. Алар гасырлар буенча ничәмә - ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт биреп тора. Һәр чишмәнең үз агышы, үз юлы, үз моңы, үз тарихы бар.

Безне бирегә җыйган Кантур чишмәсе дә шундыйлардан. Бүген ул үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аңа ничә яшь, аны кем ачкан- билгесез. Тик шунысын әйтә алабыз: үзенә яңа гомер биргән Ирек Миннехарис улы Миннегулловка рәхмәтен ул бик күп еллар Үсәли халкын саф суы белән сыйлап, җырлый - җырлый агар.

Сүз Ирек Миннехарис улы Миннегулловка бирелә

А.б.Кем булсак та, бер нәрсәне онытмыйк - без авыл кешесе. Шушы җирдән чыккан, шушында туган. Шушы кырларда үскән икмәкне ашап, тау битеннән бәреп чыккан чишмә суларын эчеп үскән. Табигать безгә, үз балалары итеп, шундый уңдырышлы җир, туфрак, чишмәләр биргән.

Үсәли авылы чишмәләргә бик бай: Дилпәр, Казарма асты, Торналар сазы, Абыстай чишмәсе, Апанай, Мазар, Керәшен очы, Дәүләтша, Сәгъдетдин чишмәләре... Тагын әле ерганакларда тибеп яткан күпме чишмәләр бар!

Аларның тарихын, кадерен күңелләрендә саклаучылар бар арабызда. Сүзне аларга бирик.

Нуриева Фатыйма апа

Фазылов Мөнир абый ***Гильметдин абый

А.б.Төбәгебезнең яме, җирнең җаны булган чишмәбез барыбызга да якын, кадерле, газиз. Салкын чишмә суы авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Халык йөрәге кебек бертуктаусыз типкән, һәрвакыт хәрәкәттә булган чишмәләребезгә багышлап, күп кенә җырлар, шигырьләр иҗат ителгән.Аксакал нәсихәте. /Илдар Юзеев

Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча тыйнак көлегез.

Тәнгә - җанга сихәт - дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез.

Күпме сахра сусыз кибә, корый,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Сусыз калса әгәр, корыячак

Табигатьнең иркә гөле без.

Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Их, яшисе иде озак, мәңге...

Табигатьтән башка үле без.

Кемдер зарыгып бер йотым су сорый,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез.

Бездән соң да челтерәп - челтерәп калсын, -

Чишмәләрнең кадерен белегез!

А.б.Ләкин табигатьнең байлыгы чиксез була алмый. Аңа һәрвакытта да ярдәм итеп торырга кирәк. Табигатебезгә игътибарлырак, ихтирамлырак булсак иде!

А.б.Бүгенге чарабызда катнашкан һәм аны оештыруга зур өлеш керткән һәммәгезгә дә бик зур рәхмәт.









А.б.Чишмәләр чисталык, сафлык, пакълек билгесе. Киң күңелле, гадел кешене генә чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Читтә яшәгән һәр кеше үз ягының салкын чишмәләреннән су алып эчәргә хыяллана. Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмәләрне ничек изге дип санамыйсың инде.

Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар һәм мөхтәрәм җитәкчеләр! Бәйрәмебезнең иң дулкынландыргыч, тантаналы мизгеле килеп җитте.

Тасманы кисү өчен, бәйрәмебезнең хөрмәтле кешеләрен

Анатолий Петрович Ивановны

Ирек Миннехарис улы Миннегулловны

Альмир Имаметдинович Зиатдиновны

чакырабыз.





© 2010-2022