Сценарий ко дню учителя

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Авыр да, мактаулы да укытучы һөнәре

(Укытучылар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

(Музыка яңгырый, укучылар тарафыннан хәзерләнгән «Безнең укытучыларыбыз» презентациясе күрсәтелә.

(Бәйрәм телевизион тапшыру рәвешендә бара. Залда телевизор экраны ясап куелган. Экран артында - алып баручы. Һәр тапшыру тәмамланган саен алып баручылар да алмашына.)

Айрат. Исәнмесез, хөрмәтле телевизор караучылар! Бүген безнең Татарстаныбызда өр-яңа телевизион канал үз эшен башлап җибәрә. Ул «ТМК», яки «Татарстан мөгаллимнәре каналы» дип атала, һәм без сезнең белән беренчеләрдән булып бу каналга бәя бирәчәкбез. Игътибар белән карап утырыгыз!

Телевидение үз эшен башлап җибәрә. «ТМК»да - «Яңалыклар» тапшыруы.

(Тапшыруның музыкасы яңгырый. )

Рәмзилә. Эфирда Татарстан хәбәрләре программасының төп чыгарылышы. Студиядә Рәмзилә Имамиева һәм Айрат Ахметзянов. Бүген безнең программабызда:

1. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләре.

2. Укытучылар көне уңаеннан Балык Бистәсе районы Биектау авылында мәктәптә әдәби-музыкаль кичә узачак.

3. Һава торышы кискен үзгәрде. Белгечләр ни уйлый?

Хәзерге минутларда мәктәбебездә укытучылар бәйрәменә зур әзерлек бара. Турыдан-туры репортажны карап үтик.

(Музыка. Проектор экранында алдан төшерелгән видеорепортаж (башында укучыларның һәм укытучыларның тәнәфескә чыгу моментлары күрсәтелә, аннан әңгәмәне ике укучы алып бара)).

Адилә. Укытучылар бәйрәме мәктәп өчен аеруча зур бәйрәмнәрдән санала. Укучылар укуда ничек тырыш булсалар, бәйрәмнәр оештыруда да бик актив катнашалар икән. Рәсим Фәнисович, әйтеп үтегез әле, укытучылар бәйрәме уңаеннан нинди зур, «грандиоз» планнарыгыз бар?

Рәсим. Укучыларыбыз укытучыларыбызга газета чыгара, конц­­ерт номерлары әзерли. Бәйрәм бик күңелле булыр дип көтелә, әмма аның ни рәвешле үтәчәге зур сер булып кала. Форсаттан файдаланып, мин бөтен мәктәп укучылары исеменнән кадерле укытучыларыбызны бәйрәмнәре белән тәбрик итәм.

Адилә. Кызганыч, мәктәп укучылары әлегә серне ачарга теләмәделәр. Безнең каналда калыгыз, бәлки алдагы тапшыруларның берсендә барысы да ачыкланыр.

Айрат. «ТМК» хезмәткәрләренең котлауларын да сезгә җиткерәм. Әлегә яңалыклар шул. Алдагы минутларда һава торышын карагыз.

Һава торышы музыкасы уйный. Карта янына һава торышын әйтүче чыга.

Ислам. Бүген мәктәбебездә алмашынучан күңелле һава, елмаюлардан температура бик югары күтәрелә, чәчәкле көнбатыштан җылы җилләр исә. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә.

Гидрометцентр укытучыларны бәйрәмнәре белән котлый һәм иң изге теләкләрен җиткерә.

Айрат. «Яңалыклар» тапшыруы сезнең белән хушлаша. Киләсе тапшыруыбыз «Дөнья тирәли сәяхәт» дип атала. Безнең каналда калыгыз.(кереп китәсез)

(«Вокруг света» телетапшыруының музыкасы яңгырый, музыкага чыгасыз)

Рәмзилә. Исәнмесез, кадерле тамашачылар! «Дөнья тирәли сәяхәт» тапшыруын башлыйбыз. Бүген бәйрәм - Укытучылар көне. Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны - карадан, яхшыны - яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.

Безнең өчен иң кадерле булган укытучыларыбыз! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, ләкин мактаулы һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез. Мәктәбебезнең барлык укучылары исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Җыр.

Айрат.Укытучының сайлаган һөнәре

Авыр да, катлаулы да.

Илем һәм халкым алдында

Хөрмәтле, мактаулы да.

Рәмзилә.Кеше тәрбияләвендә аның

Зурлыгы, олылыгы.

Әнә шуннан килә булыр

Педагог горурлыгы.

Айрат.Горурлыгы белән рәттән

Аның хыялы да бар.

Укытучыга ярдәм итәр өчен

Чыгарсыннар иде роботлар.

Рәмзилә .Атнага бер кино карар иде,

Укыр иде повестьлар,

Ясар иде рәсем, ял да итәр иде,

Робот юк шул - шуңа вакыт тар.

Айрат.Укытучы метеор шикелле ул

Уттай янып үтә гомере.

Адым саен ул кабыза бара

Нәни дусларының күңелен.

Рәмзилә Картаер бер, ләкин ул кабызган

Янар тауларны сез күрерсез.

Аның гомере шул тауларда булыр -

Укытучы эше үлемсез.

Җыр. « ».

Айрат.Тапшыруыбызны бик матур бер легендадан башлыйсыбыз килә.

Бик күптәннән, ерак үткәндә, кечкенә генә бер авылда ярлы укытучы яшәгән. Балалар аны бик яратканнар. Укытучы аларга бик яхшы белем биргән. Мәктәпне тәмамлаучы укучылар шәһәргә китә барганнар һәм бөек кешеләр булганнар.

Рәмзилә Бервакыт Алла Җиргә караган һәм шаккаткан. Каян чыккан моның кадәр белемлеләр? Ул бу кешеләрдән ничек итеп шундый белемгә ирешүләрен сораган. Бөек кешеләр үзләренең карт укытучыларын искә төшергәннәр. Белеме, сабырлыгы һәм хезмәте өчен Алла укытучының иң зур хыялын - дөнья буйлап сәяхәт итүне тормышка ашырган: аңа тылсымлы глобус бүләк иткән. Бу глобуска тотынсаң, дөньяның төрле почмагына эләгергә мөмкин булган.

Айрат. Мәктәп туристлык агентлыгы бу эксклюзив глобусны сатып алды һәм бүген аның ярдәме белән дөнья тирәли сәяхәткә чыгарга тәкъдим итә.

Залга глобус чыгаралар. Алып баручы аны берничә тапкыр әйләндерә һәм бармагы белән төртә. Бу хәрәкәтне берничә тапкыр кабатлый.

Рәмзилә. Ватылды, ахрысы. Без Африкада пәйда булырга тиеш идек. Башкача килеп чыкты әле монда. Менә маршрут та пәйда булды (укый): «Керү ишеге, коридор, директор бүлмәсе, укытучылар бүлмәсе». Барысы да аңлашылды. Глобус булганы белән канәгатьләнергә һәм дөнья тирәли түгел, мәктәп тирәли сәяхәт тәкъдим итә икән.

Айрат. Дөрес, бу маршрут һәр укытучыга да таныш, әмма без аны төрлеләндерергә тырышырбыз. Киң яссы таулык. Коридоры. Ишекләр артыннан музыка ишетелә.

Җыр.8 класс «Укытучым, сезгә карап»

Рәмзилә.. Глобус әйләнә. Арырак барсак, Үзәк материк - директор кабинеты.

Айрат. Ә директорга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?

Рәмзилә. Кыюлык, осталык, сәләт, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәү һәм катлаулы ситуацияләрдән чыга белү. Ә хәзер сүзне мәктәбебез директоры Рәмзия Усмановага бирәбез.

Директор чыгышы.

Җыр. « ».

Айрат. Ә хәзер, дуслар, хөрмәтле укытучылар, сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Рәмзилә. Килә-китә кеше бу дөньяга.

Кала белем, кала яктылык.

Тоягыннан очкын чәчә-чәчә

Вакыт аты чаба атылып.

Үрелә кеше Айга, йолдызларга,

Бөтенесен килә беләсе,

Җиде катлы күкләр ишегенең

Биектә тора ләкин келәсе.

Айрат.Ә ачасы килә.

Тик ачарга

Ярамый шул гади ачкычлар.

Тартыла җан һаман яктылыкка.

Ымсындыра серле балкышлар.

Офыкларның зәңгәрлеген эчеп,

Якты төсләр җыеп күңелгә,

Вакыт аргамагын иярли дә,

Үрләренә кеше үрелә.

Ә хәзер башлангыч сыйныф укытучыларыз һәм педагог организаторыбыз өчен 1 нче сыйныф укучысы Хабибуллина Ильвинә башкаруында җыр

« »

Рәмзилә.Әй аңлыйсы килә бу дөньяны,

Әй ачасы килә серләрен.

Җир күкләрен таң һәм киңлекләрен

Кемнәр белә икән телләрен?

Айрат.Кемнәр ачар күңел күзебезне?

Гүзәллеккә булыр кем юлчы?

Сорау бирдем - шул чак күз алдыма

Килеп басты минем укытучы.

Рәмзилә.Ул ниндидер горур һәм илаһи

Йөзләрендә серле яктылык.

Иярәсең аның артыннан син

Кулларында аның ачкычлыр күп.

Безнең татар, рус, инглиз,тарих теле укытучыларыбыз өчен 4 сыйныф укучысы Хабибуллина Зәринә башкаруында җыр « »

Айрат.Серле яктылыкка тартылып,

Серле мәгарәләр ачкычы.

Шул ачкычлар белән ачыладыр

Бик күп кешеләрнең язмышы.

Рәмзилә.Биеклеккә басма сала-сала,

Вакыт көчен тормый исәпләп,

Алып бара бит ул кешелекне

Йолдыз юлларыннан җитәкләп.

Безнең физкультура, обж, биология, общество укытучыларыбыз өчен 7 сыйныф укучылары бию башкара.

Айрат. Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк. Димәк, безнең каршыда утыручы абый-апаларыбыз менә шул яхшы сыйфатларны үзләренә туплаган.

Җыр

Рәмзилә. Кадерле укытучылар, бик кызганыч, без ерак илләр һәм континентларны күрә алмадык. Шулай булса да, мәктәп туристлык агентлыгы предмет укытучыларына эксклюзив турлар тәкъдим итә.

Айрат. Филолог укытучыларны кая җибәрергә?

Рәмзилә. Әлбәттә, Россиянең әдәби урыннарына: Казан, Петербург, Мәскәү, Тамбов... Рәхәтләнеп сәяхәт итегез!

Айрат. Җәйге ялны мәктәп администрациясе кайда үткәрер?

Рәмзилә. Аларга күптән инде беркем дә борчымас өчен һәм ялдан бүлмәс өчен, кеше яшәми торган утрауга путевкалар әзерләнгән.

Айрат. Математика укытучыларына нәрсә тәкъдим итәбез?

Рәмзилә. Ә математикларга - Пифагорның туган иленә сәяхәт.

Айрат. Биология укытучысы өчен профессор Паганель эзләреннән оештырылган экспедиция тәкъдим итәбез. Сездән яңа экзотик гербарий көтәбез.

Рәмзилә. Инглиз теле укытучысын Көнбатыш Европа буенча тур көтә.

Айрат. Химия укытучысы өчен махсус тур - Менделеев усадьбасына сәяхәт.

Рәмзилә. Башлангыч сыйныф укытучыларын кая җибәрәбез инде?

Айрат. Алар группасын бәхетле утрау - Чунга-Чангага җибәрергә тәкъдим итәм.

Рәмзилә. Физкультура укытучысы, махсус сезнең өчен Сочида узучы Олимпиадага тур әзерләнгән.

Айрат. Компьютер артында утыручыга нәрсә тәкъдим итик икән?

Рәмзилә. Аның өчен иң яхшы тур - виртуаль дөньяга сәяхәт.

Айрат. Хөрмәтле укытучылар, «Дөнья тирәли сәяхәт» тапшыруы нәкъ менә шушы урында - мәктәпнең тантаналар залы бухтасында - ахырына якынлашты. Сезгә тагын бер тапкыр сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете телибез! Укытучылар көне ел буе дәвам итсен, мәктәбебез укытучылар һәм укучыларның дуслык «гаване» булсын.

Җыр.

© 2010-2022