Әңгәмә: Сәламәт булыйм дисәң

Тема : Сәламәт булыйм дисәң ...                 Максат: Балаларның үз сәламәтлекләре турында күзаллауларын киңәйтү ,дөрес туклану,физик күнегүләр,гигиена кагыйдәләрен үтәү б\н сәламәтлеекнең ныклы элемтәдә булуын аңларга булышу , үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү.          Җиһазлау: : компьютер, мультимедиа проектор, презентация .                                             Хәерле көн кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, тәрбияче апалар! Балалар,  бугенге числоны, айны, елны әйтеп үтик әле. Димәк бүген  4 нче сентябрь 2014ел. Балалар,менә сез барыгызда матур,пөхтә итеп киенеп ,ял итеп ,көч туплап яңа уку елына җыелдыгыз.Интернат ишек алдына килеп кергәч үк,ә аннан соң мәктәп,интернат,ашханәләрдә сез нәрсә белән очраштыгыз?(балалар  фикерләре)               - Әйе, ишек аллары  матур гөлчәчәкләргә күмелгән,барлык класс,булмәләр матур итеп жиһазландырылган,чисталык ,матурлык .Бу бик сөенечле  хәл,беренчедэн  без сезне шулай матур итеп каршы ала алдык, икенчедән  сез шушы матурлыкны куреп соклана алдыгыз. Димәк,безнең бугенге кичәбезнең темасы бик урынлы,ул сезнең барыгызда да бар,кайберләрегезгә аны ныгытырга ,кайберләрегезгә  чыныгырга гына кирәк.             Ә хәзер әйтегез әле балалар, дөньяда иң кирәкле, иң кирәкледән дә кадерле нәрсә ул ? (сәламәтлек).   -Әйе, бик дөрес ,сәламәтлек. Һәм без сезнең белән  бүген шушы якты, матур ял бүлмәсендә  сәламәтлек  темасына багышлап :”Сәламәт  булыйм  дисәң...” исемле кичәгә җыелдык. Кичәдә балаларның да,кунакларның игътибарлы  булулары һәм  актив катнашулары сорала.  СӘЛАМӘТЛЕК-кешенең иң зур байлыгы.Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә,әйләнә тирәдәге матурлыкны таный ала,җәмгыять тормышында актив катнаша,тормыштан  ямь таба ,шаяра уйнный,көлә, хыяллана  , хыялын тормышка ашыра ала . Әгәр сәламәтлегең булмаса   яки чирләп  китсә  алтыннан ясаган караватта ятсада , нинди генә байлыклар өелеп тормасын  ,алар берседә рәхәтлек бирми икән балалар. Иртәме –соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Сәламәтлекнең байлык икәнен  аны югалтканчы ук...          -Ягез әле ,балалар, без сезнең белән бергәләп   ничек сәламәтлекне саклау аны ныгыту турында сөйләшик әле. Иртән  йокыдан  торгач нишлибез  искә төшереп үтик әле. (зарядка ясыйбыз,юынабыз,тешләрне чистартабыз.чәчләрне тарыйбыз һ.б.)            -Ә ни өчен кирәк  соң боларны эшләү? (таза ,сәламәт булу өчен) -Сез барыгызда югарыда  әйтелгәннәрне  үтисезме соң балалар? Әйдәгез тикшереп карыйк әле.Иң  беренче иртәнге зарядка күнегүләреннән  башлыйк әле. Иртәнге зарядка  ул балалар эшчәнлекне арттыра ,кәефне күтәрә,әлбәттә күнегүләрне дөрес һәм даими ясарга кирәк.(музыка уйный , иртәнге зарядка  күнегүләре  ясау).  Әфәриннәр, булдырдыгыз балалар!
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема : Сәламәт булыйм дисәң ...

Максат: Балаларның үз сәламәтлекләре турында күзаллауларын киңәйтү ,дөрес туклану,физик күнегүләр,гигиена кагыйдәләрен үтәү б\н сәламәтлеекнең ныклы элемтәдә булуын аңларга булышу , үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: : компьютер, мультимедиа проектор, презентация .

Хәерле көн кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, тәрбияче апалар! Балалар, бугенге числоны, айны, елны әйтеп үтик әле. Димәк бүген 4 нче сентябрь 2014ел. Балалар,менә сез барыгызда матур,пөхтә итеп киенеп ,ял итеп ,көч туплап яңа уку елына җыелдыгыз.Интернат ишек алдына килеп кергәч үк,ә аннан соң мәктәп,интернат,ашханәләрдә сез нәрсә белән очраштыгыз?(балалар фикерләре)

- Әйе, ишек аллары матур гөлчәчәкләргә күмелгән,барлык класс,булмәләр матур итеп жиһазландырылган,чисталык ,матурлык .Бу бик сөенечле хәл,беренчедэн без сезне шулай матур итеп каршы ала алдык, икенчедән сез шушы матурлыкны куреп соклана алдыгыз. Димәк,безнең бугенге кичәбезнең темасы бик урынлы,ул сезнең барыгызда да бар,кайберләрегезгә аны ныгытырга ,кайберләрегезгә чыныгырга гына кирәк.

Ә хәзер әйтегез әле балалар, дөньяда иң кирәкле, иң кирәкледән дә кадерле нәрсә ул ? (сәламәтлек).

-Әйе, бик дөрес ,сәламәтлек. Һәм без сезнең белән бүген шушы якты, матур ял бүлмәсендә сәламәтлек темасына багышлап :"Сәламәт булыйм дисәң..." исемле кичәгә җыелдык. Кичәдә балаларның да,кунакларның игътибарлы булулары һәм актив катнашулары сорала.

СӘЛАМӘТЛЕК-кешенең иң зур байлыгы.Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә,әйләнә тирәдәге матурлыкны таный ала,җәмгыять тормышында актив катнаша,тормыштан ямь таба ,шаяра уйнный,көлә, хыяллана , хыялын тормышка ашыра ала . Әгәр сәламәтлегең булмаса яки чирләп китсә алтыннан ясаган караватта ятсада , нинди генә байлыклар өелеп тормасын ,алар берседә рәхәтлек бирми икән балалар. Иртәме -соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Сәламәтлекнең байлык икәнен аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан ук кайгырта.Чөнки сәламәтлекне бернинди акчагада сатып алып булмый. Шуңада инде балалар ,ходай биргән сәламәтлекне,ә ул аны төрле кешегә төрлечә биргән, сакларга, ныгытырга кирәк. Ләкин аны ничек сакларга?

-Ягез әле ,балалар, без сезнең белән бергәләп ничек сәламәтлекне саклау аны ныгыту турында сөйләшик әле. Иртән йокыдан торгач нишлибез искә төшереп үтик әле. (зарядка ясыйбыз,юынабыз,тешләрне чистартабыз.чәчләрне тарыйбыз һ.б.)

-Ә ни өчен кирәк соң боларны эшләү? (таза ,сәламәт булу өчен)

-Сез барыгызда югарыда әйтелгәннәрне үтисезме соң балалар? Әйдәгез тикшереп карыйк әле.Иң беренче иртәнге зарядка күнегүләреннән башлыйк әле. Иртәнге зарядка ул балалар эшчәнлекне арттыра ,кәефне күтәрә,әлбәттә күнегүләрне дөрес һәм даими ясарга кирәк.(музыка уйный , иртәнге зарядка күнегүләре ясау). Әфәриннәр, булдырдыгыз балалар!

Ә хәзер , мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез чыннанда югарыда әйтелгәннәрне үтәгәнегезне җавапларыгыз белән дәлилләгез.

1.Бит кулыңны юасың.

"Һай рәхәт!"-диясең.

Чисталыкны ярата ,

Хуш исләрен тарата.(сабын)

2.Эчтә ята ул посып,

Чыгарам аны кысып,

Щётка белән бергә

Яшиләр гомергә.(теш пастасы)

3.Тешләре бар,ләкин аралы,

Нәрсә икән , уйлап кара әле.

Иртән торсам шуны эзлимен

"Чәчләремне рәтлә тиз !"-дим.(тарак)

4.Тыгыз бәйләнгән кыллар

Гүя игезәк уллар.

Тешкә таба кертсәң

Алга-артка йөртәсең.(теш шеткасы)

5.Кирәк булса мунчада

Минем исемем ...(мунчала)

-Димәк,балалар ,сабынны.теш пастасын,шеткасын,мунчаланы үзегезнең дусларыгыз итсәгез аек фикерле,көр күңелле,сәламәт,матур булырсыз.ЧИСТАЛЫК -СӘЛАМӘТЛЕКНЕҢ НИГЕЗЕ дип юкка гына әйтмиләр икән.Ә шапшаклык сәламәтлекнең дошманы икән.

-Балалар,сәламәт булу өчен тагы нишләргә кирәк соң?

Сәламәт булып үсәр өчен дөрес туклану кирәк .Ә дөрес туклану ничек була ? Ул көндәлек рационыбызда яшелчә ,җиләк -җимешләр куллану,чөнки алар витаминнарга бик бай.Ә витаминнар алар организмны ныгыта ,төрле авыруларга каршы торучанлыкны арттыра.Мәсәлән , күз күремен яхшырту һәм тизрәк үсү өчен А витаминына бай булган кишер ,кара җиләк ашарга кирәк,була ул тагы сөттә,каймакта, яшел суган ,по-мидор,абрикоста.(СЛАЙД 1)

Ә менә салкын тиюдән ,салкын тиеп авыртсак терелергә безгә С витамины ярдәм итәр,ул безгә көч өсти. С витаминына кара ,кызыл карлыганнар ,бәрәңге, лимон,апельсин,татлы борыч,алма,кәбестә бай икән.(СЛАЙД 2)

Көчле,сәламәт,акыллы булып үсәр өчен тагы әле хәрәкәтләнергә кирәк.

Хәрәкәттә бит бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт,

Тәнгә сихәт,җанга рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА . Әйдәгез бераз хәрәкәтләнеп алыйк.

Әгәр мин әйткән үсемлекләрнең ашау өчен җир астында үскән өлешен куллансак -сез утырырсыз,әгәр җир өстендә үскән өлешен куллансак сез аяк очларына басып ,кулларны өскә күтәрерсез.

АЛМА , СУГАН , БАЛАН , КИШЕР, ПОМИДОР, ЧӨГЕНДЕР,КЫЯР, БӘРӘҢГЕ,ГРУША, РЕДИСКА.

Әфәриннәр,менә без сезнең белән бераз хәрәкәтләнеп алып чыннанда көчле ,эшкә сәләтле,сәламәт булыр өчен даими рәвештә физик эш,физкуль-тура белән шөгелләнергә кирәк булуын аңладык.

Балалар ,сәламәтлекнең бит дошманнарыда бар әле.Нәрсә икән ул?(балалар фикере )

-Бик дөрес балалар,шапшаклык,ялкаулык,тәмәке,исерткеч эчемлекләр, наркотиклар сәламәтлекне бик нык какшата.(СЛАЙД 3)

Шапшаклар һәм ялкаулар безнең арада юклыгына без инде ышандык .Хәзер без кешелекнең иң куркыныч дошманнары турында сөйләшеп алыйк.Сез инде тәмәкенең зыяны турында күп ишеттегез. "-НИ ӨЧЕН ТАРТАСЫҢ ?"-дип сорасаң өлкәннәр еш кына "ГАДӘТ"-дип җавап бирәләр.Ләкин бу-начар гадәт.Кайбер балалар өлкән булып күренәсе килеп тарта.вино,сыра эчеп карыйлар.Начар гадәткә ияләнү тиз,тик бу гадәтләрдән аерылу күпкә авыррак.Тәмәке тартучы башта үзенең агулануын аңламый.Тәмәкедә бит көчле агу никотин бар ,ул канга үтеп кереп эчке органнарда туплана һәм әкренләп аларны тарката.(СЛАЙД 4 )Беренче тәмәке күңелне болгата,башны әйләндерә.Бу организмның киләчәк авырулар турында сигнал бирүе була.Ләкин барлык тәмәке тартучылар да үзләрендә тәмәкене ташларга көч таба алмыйлар һәм берничә ел үткәннән соң йөткерә башлыйлар,йөгергәндә хәтта җәяү йөргәндә дә тыннары бетә,тырнаклары,бармак башлары саргая.Тәмәке тартучылар тиз аралар.Тәмәке тартучы янында басып тору да зыянлы,чөнки агулы төтен суларга туры килә бит.Димәк үзең тәмәке тартмасаң да тартучылардан читтә булырга тырышасы икән ,күп тәмәке тарткан кешенең үпкәсе каралып,череп баручы массага әверелә.Алар вакытыннан иртәрәк картаялар. Ә инде исерткеч эчемлекләр белән мавыгу кешенең аңын,хәтерен бетерә ,ул инде үз-үзенә хуҗа була алмый,үзенең нишләгәнендә белми,тормышы,хыяллары җимерелә,сәламәлеге бик нык таушала.ТӘМӘКЕ ТАРТЫРГА ,ИСЕРТКЕЧ ЭЧЕМЛЕКЛӘР ЭЧӘРГӘ ТӘКЪДИМ ЯСАУЧЫЛАР булла икән -моңа бердәнбер дөрес җавап ул ... (балалар фикере) Дөрес ,бернигәдә карамастан баш тарту! (СЛАЙД 5)

Без бүген сәламәтлек өчен нәрсә яхшы ,нәрсә зыянлы булуы турында сөйләштек.Дөрес , сәламәтлек темасына бик күп сөйләргә була ,шуңада уку елы дәвамында сәламәтлек темасына тәрбия сәгатьләре әле үткәреләчәк.

Ә хәзер кечкенә генә ярыш оештырабыз һәм бүген алган белемнәребезне ныгытабыз.Моның өчен ике командага бүленәбез . Жюри сайлыйбыз.

1-бирем : Һәр команда үз командасына исем һәм командирларны сайлап куя.

2 -бирем :Сәламәтлек темасына девиз әзерләргә.

3- бирем: "Балык тоту уены"(командалардан барлык балаларда катнаша,балыкларны тоталар ,балыклар гади түгел ,табышмаклы ,табышмакка команда б\н җавап бирәсе)

4- бирем :бәрәңге уңышын җыю(

5 - -бирем:Яшелчәләрне җиләк -җимештән аралап алу

6-бирем :Сәламәтлек темасына мәкальләрне дәвам итү

7-бирем:Күз күремен яхшырту һәм тиз үсәр өчен безгә нинди витамин ярдәм итә һәм ул нинди яшелчә яки җиләк- җимештә бар ?

8-бирем: С витамины безгә ни өчен кирәк ,ул кайсы яшелчә ,җиләк-җимештә бар икән?

Кадерле балалар менә инде безнең ярышларны да төгәлләр вакыт җитте, ярышта барыгызда актив катнаштыгыз ,игътибарыгыз өчен рәхмәт!Бүген өйрәнгәннәрне һәм искә төшергәннәр сезгә файдага булыр дип өметләнеп калам. Ә хәзер сүзне жюриларга бирәбез һәм кичәне тәмамлыйбыз.

.



© 2010-2022