Сценарий “Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын, Укытучым!”

Уйларыгыз изге, сабыйларның                    Күңеленә барып ялгана.                    Күпме хисләр кирәк алар өчен,                    Ял – йокыңны онытып янарга.                    Эш коралыгыз гади – акбур гына                    Бик катлаулы, ләкин тирәлек.                    Ничә бала, димәк, ничә пар күз                    Җивап көтә Сезгә төбәлеп.                    Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән,                    Безне балагыздай күргән өчен,                    Безнең хисләр белән...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль района

МБББУ «Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"


"Рәхмәтемнең иң олысы

сиңа булсын, Укытучым!"

(Укытучылар бәйрәме кичәсе эшкәртмәсе.

Мәктәпкүләм чара)


I кв. категорияле укытучы

Мубаракшина Л.С.



Октябрь, 2015 нче ел

1 алып баручы: Бүген без иртә тордык

Бөтен мәктәпне җыйдык.

2 алып баручы: Ә нәрсә булган? Әйт әле.

1 алып баручы: Укытучылар гаепле инде

Укытучылар бәйрәме бүген.

2 алып баручы: Ә мин онытканмын...

1 алып баручы: Ярый әле соң түгел

Җитте инде күп сөйләшмик

Бәйрәмне башлап җибәрик.

1 укучы: Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген безнең илебез зур бәйрәм - укытучылар бәйрәмен билгеләп үтә. Укытучылар бәйрәме - ул Халыкара бәйрәм, чөнки барлык кешеләр дә укучылар булганнар һәм аларның һәркайсысының укытучысы бар.

Бергә: Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучылар! Бәйрәм белән сезне.!

2 укучы: Без шаян да, шук та,

Безнең үсәсе килми!

Алда әле ни көтәсен

Беребез дә белми.

Сезнең дә безнең кебек

Чакларыгыз булгандыр

Күңелегездә калгандыр.

3 укучы: Әйдәгез әле, хөрмәтле укытучылар, үткәннәргә кире кайтыйк әле. Хәзер без сезгә кечкенә генә имтихан оештырабыз. Сезнең урындыкларда конвертлар бар, ягез әле андагы сорауларга җавап бирик әле.

1. Яраткан укытучыгыз кем? Котлап берничә сүз.

2. Яратмаган фәнегез. Ни өчен?

3. Сез укыган вакытта тәнәфесләр.

4. Иң истә калган бәйрәмегез.

5. Иң истә калган мәктәп хәтирәсе.

6. Иң истә калган начар билгегез.

7. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?

8. Мәктәптә өйрәнгән иң истә калган җырыгыз нинди?

9. Рус теленнән ятлаган берәр шигырегезне сөйләгез әле.

10. Сезне беренче тапкыр сәхнәгә алып чыккан җырыгыз нинди? Бер генә

куплетын булса да башкарсагыз иде.

11. Яңа ел бәйрәмендә яратып җырлаган җырыгызны башкарыгыз әле.

12. Мәктәп елларыннан бүген дә хәтерегездә сакланган шигырегезне сөйләгез әле.

13. Сез мәктәптә чит тел өйрәндегезме? Аны ярата идегезме?

14. Сез укыган вакытта тәртипсез малайлар бар идеме? Аларны ничек акылга утырта идегез?

15. Сез класста нинди вазыйфа башкара идегез?

Рәхмәт сезгә хөрмәтле укытучылар.

Җыр: Э.Авзалова сүзл., М.Яриева муз. "Укытучыма"

4 укучы: Укытучы исемен икеләнми

Ана исеме белән тиңлим мин.

Бала өчен анда туган хисләр

Ана хисе белән тиң дим мин.

5 укучы: Туган анаң кебек үк,

Синең өчен сөенеп,

Синең өчен көенеп ут йотучы

Җирдә тагын берәү бар,

Ул "берәүләр" - меңнәр

Ул меңнәрнең исеме -

Бергә: Укытучы.

Бию: Вальс "Под небом Парижа"

6 укучы: Бу тормышта барын да

Җиңеп алга барырга

Көч куәтең җитәрлек булсын өчен,

Үзең туган милләттән,

Үзең үскән төбәктән

Җыр табарга өйрәткән -

Бергә: Укытучы

7 укучы: Синең буын лаеклы булсын өчен

Эшли үзен аямый,

Ял сәгатен санамый

Көнгә - төнгә карамый

Бергә: Укытучың.

8 укучы: Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял - йокыңны онытып янарга.

Эш коралыгыз гади - акбур гына

Бик катлаулы, ләкин тирәлек.

Ничә бала, димәк, ничә пар күз

Җивап көтә Сезгә төбәлеп.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән,

Безне балагыздай күргән өчен,

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Җыр: Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләре "Укытучылар көне"

9 укучы: Килер көнем нурлы булсын өчен,

Күпме төннәреңне яндырдың

Аң - зиһенем уяу булсын диеп,

Азмы йокыларың калдырдың.

Укытучым минем, гомер юлдашым.

10 укучы: Кыңгыраулы көзләр кергән саен

Урап ала сине бала - чага

Һәр көз саен дөньяң яңара!

Һәр көз саен каеннарның алтын шәле төсле

Укытучым, сизелмичә чәчең агара.

1 укучы: Сезнең хезмәт өчен

Безнең рәхмәт хисен

Сүзләр белән генә булмый әйтеп тә.

Шуның өчен бүген

Гөлләр алып килдек

Без әйтәсе сүзне гөлләр аңлыйлар,

Бу чәчәкләр Сезгә сөеп карыйлар.

Укучылар укытучыларга чәчәк бирәләр.

Бергә: Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән,

Безне балагыздай якын күргән өчен!

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Җыр: К.Булатова сүзл., З.Минһаҗева көе "Укытучыма"

2 укучы: Күп еллар балалар тәрбияләп, хәзер лаеклы ялда булган апалар, абыйлар! Бу шигырь һәм җырларыбыз сезнең хөрмәткә яңгырый.

3 укучы: Чәчләреңә еллар бәс сарды,

Буразналар салды йөзеңә.

Арыганлык түгел, горурлык

Заман бирә бүген үзеңә.

4 укучы: Җыерчыклар күбәйсә дә йөзегездә,

"Күзлек көче" кирәксә дә күзегезгә,

Яшьлек дәрте сүрелми сезнең эшегездә,

Шуңа күрә картаймыйсыз үзегез дә!

5 укучы: Ничә язлар үткән, ничә кышлар...

Бураннары, әлбәттә, булгандыр.

Узган еллар синең чәчләреңә

Көмеш бәсләр булып кунгандыр.

6 укучы: Ләкин үзең бер дә үзгәрмисең,

Күзләр үткен, тавыш көр әле,

Безнең эздән килер буыннарга

Горурланып киңәшеңне бир әле!

"Татар халык биюе" - Флера Хөрмәтова. 4 нче альбом.

Соңыннан укытучыларны "Сигезле" биюенә алып кичә тәмамлана.

© 2010-2022