Инсценирование произведения Г. Тукая Дождь и солнце (6 класс)

Вот уже третий год весной  в нашем городе Белебей муниципального района Белебеевский район РБ проходит отборочный этап республиканского конкурса "Тукаевские напевы". Это мероприятие посвящено дню рождения великого татарского писателя Габдуллы Тукая, который отмечается 26 апреля. Мои воспитанники очень любят этот праздник, с удовольствием учат стихи Г.Тукая, стихи современных поэтов о Тукае, разучивают песни, рисуют интересные рисунки по произведениям Тукая. В этом году мы готовим инсценирование ...
Раздел Классному руководителю
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Яңгыр илә кояш

(Сәхнә артында): Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Хәерле көн! Сезнең каршыгызда Бәләбәй шәһәренең 8нче урта мәктәбе укучылары чыгыш ясый. Сезнең игътибарыгызга Тукай абыебызның "Яңгыр илә Кояш" әсәре буенча сәхнәләштерелгән күренеш.

1 ук.: Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суын тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

2 ук.: Ул авылның, - һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде;

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Автор: Шул авылда яшәгән ди бер кыз. Исеме аның булган ди Гөлбикә. Ул бик уңган булган. Өйләре дә җыелган, чиста булган. Ихаталары, бакчалары да ялт итеп торган. Чөнки ул җәй буе бакчадан чыкмый утау утаган, чәчәкләр үстергән. Гөлбикәгә һәр көн саен якты, җылы нурларын сибеп Кояш елмайган, ярдәм иткән. Зәңгәр болыт җылы яңгырларын яудырып аның эшен җиңеләйткән.

Тик бердән-бер көнне Кояш белән Яңгыр арасында бәхәс чыккан.

Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын
Вә бер дә батмамын, янып торырмын».

Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын,
Кара җирне юешләр, елгалармын».

Кояш каршы диде: «Син бик юешле,
Явасың былчыратып һәммә төшне.

Суыңнан анда баткак, монда баткак,-
Синең бар белгәнең җир былчыратмак.

Юешлектән иген, ашлык черидер,
Кешеләр яумаса иде дип телидер».

Диде Яңгыр җавапта: «Син кызасың,
Игенне яндырасың һәм кырасың».

Ачуланды Кояш бу сүзгә, кызды,
Ачудан эсселектә хәдтән узды.

Диде: «Мин бит җимешләрне пешергән,
Нурымнан җанлы-җансыз файда күргән».

Диде Яңгыр: «Аларны син пешерсәң,
Ә мин бит үстерәм һәм су эчертәм.

Әгәр мин яумасам, алар шиңәрләр,
Болынлыклар, яшеллекләр кибәрләр».

Кояш Яңгыр белән күп кычкырышкач,
Бере-берсен яманларга тырышкач,-

Татулашты, килештеләр ахырда
Бу көннән сүз көрәштермәскә бер дә.

Шулай бетте боларда сүз вә тартыш,
Күрергә булдылар нәүбәт белән эш.

Кояш әйтте: «Кызам үз нәүбәтемдә,
Ә син яу рәхмәтеңлә нәүбәтеңдә».

Автор: Шул көннән башлап Кояш белән Яңгыр арасында яңадан дуслык барлыкка килгән. Бөтен дөнья яшеллеккә, матурлыкка төренгән. Гөлбикәнең бакчасындагы чәчәкләр тагын да матуррак булганнар, агачлардагы җимешләр кызарышып тулганнар.

Кояш: Җир-анабыз һәммәбезне

Якын күреп ярата.

Яңгыр: Кояш та җылы нурларын

Безгә тигез тарата.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.



© 2010-2022