Сценарий праздника 23 февраля «Егетләр, көч сынашыйк»

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Егетләр, көч сынашыйк»



(Ватанны саклаучылар

көненә багышланган кичә)





«Егетләр, көч сынашыйк» (Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә)

Максат: Балаларда Ватанга мәхәббәт, Ватан сакчыларына хөрмәт, илгә хезмәт итүгә омтылыш.

Кичә барышы.

I. Кереш өлеш.

Музыка яңгырый. ( Совет Армиясе маршы. С.Сәйдәшев муз.)

1 нче алып баручы:

23 нче февраль… Бу бәйрәмгә инде 80 елдан артык. 80 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау.

2 нче алып баручы:

"Армия" сүзе латинчадан "коралладырылган" диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. 1945 нче елда Совет Армиясе Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп, Европаны фашист ил басарларыннан азат итте.

1 нче алып баручы:

Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна.

2 нче алып баручы:

Александр Невский һәм Дмитрий Донской, Козьма Минин һәм Дмитрий Пожарский, Александр Суворов һәм Михаил Кутузов, Георгий Жуков һәм Константин Рокоссовскийның бөек җиңүләре бүгенге солдатларны батырлыкка өнди, Ватанны яратуга өйрәтә.

1 нче алып баручы:

Кадерле ир укытучыларыбыз, малайлар, егетләр! Сезнең барыгызны да 23 февраль Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ил- көннәребез аяз булсын, һәрберегез сәламәт, көр күңелле булыгыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышларга ирешегез.Сезне бәйрәм белән котлап 7 сыйнйф кызлары "Дусларым" җырын башкаралар.

2 алып баручы:

Бүгенге конкурс Ватанны саклаучылар көненә багышлана. Ярышта дүрт команда катнаша. Бүгенге бәйге биш турдан тора:


  1. Команданы яклау.

  2. Зирәкләр туры.

  3. Спорт туры.

  4. Сәнгать туры.

  5. Оста куллар туры.

1 алып баручы:

Бәйрәмне башлыйбыз.Командаларга бәя биреп бару өчен жюри составын сайларга кирәк. (жюри составын сайлау)


  1. Команданы яклау

Сүзне командаларга бирәбез. Рәхим итегез

(Командалар белән танышу.)


  1. Зирәкләр туры.

1 нче алып баручы:

Жюри командаларына бирелгән сорауларга җавапларның төгәллеген, дөреслеген, тулылыгын бәяли. Әгәр бер команда сорауларга җавапны белмәсә, җавап бирү хокукы икенче командага күчә. Һәр дөрес җавап өчен бер бал куела.

11 класс

1. Кем Россия армиясен оештыручы булып тора? (Петр I)

2. Россия флотын кем оештыра? (Петр I)

3. "Гардемарин" нәрсәне аңлата? ("гардемарин" французча "диңгез гвардиясе" дип тәрҗемә ителә, ягъни гардемарин ул диңгез акадимиясен тәмамлаучы кеше. Бу дәрәҗә Петр I тарафыннан 1716 нчы елда кертелә)

4. Билгеле бер эш башкару өчен механик җайланма, прибор(аппарат)

5. Ат өстендә утыручы кеше(җайдак)

9 класс

1. Гренардерлар кемнәр алар? (гренардерлар - алар гранатаметчиклар, колонна алдыннан баручы)

2. Винтовка очына беркетелә торган очлы корал нәрсә дип атала? (штык)

3. "Алар бер генә тапкыр ялгышалар", - дип кемнәр турында әйтәләр? (Сапер)

4. Вакытлы матбугатның гомуми исеме(пресса)

5. Эре терлек, байлык(сыер)

7 класс

1. Нинди җайланма ярдәмендә агулы газлардан сакланып була? (Противогаз)

2. Хәрби кирәк-яракны саклаучы склад нәрсә дип атала? (Арсенал)

3. Төз атучыны кем дип атыйлар? (Снайпер)

4. Поездда ,пароходта һ.б. транспортта утырып баручы кеше(пассажир)

5. Каз баласы, өй кыегының бер детале(бәпкә)

6 класс

1. Корабль белән идарә итүче руль тәгәрмәчен нәрсә дип атыйлар? (Штурвал)

2. Моряклар арасында киң таралган өс киеме ничек дип атала? (Тельняшка)

3. Сигнал утлары белән юл күрсәтүче яр буендагы башня нәрсә дип атала? (Маяк)

4. Уку йортын тщмамлау турында рщсми документ(аттестат)

5. Җәнлек оясы , төшнең киресе(өн)

2 нче алып баручы:

Афәрин егетләр! Сорауларга дөрес җавап бирергә тырыштыгыз

Ә хәзер бирелгән сүзләрдән шигырь төзибез,уенчылар шигырь язган арада Аюпова Зөһрә "Елмай"җырын башкара.

Бәйрәм итик , ә соңыннан

Таралырбыз өйләргә

Балачакның бу мизгеле

Калсын сагынып сөйләргә .

1нче алып баручы:

Егетләр безнең булачак солдатлар бит. Ә хәрбиләр физик яктан чыныккан булырга тиеш. Шуңа күрә хәзер булачак конкурс сезнең физик әзерлекне күрсәтәчәк.

3 тур - спорт туры.

1.Турникта тартылу. Уенчылар төрле яшьтә булу сәбәпле тартылуны норматив буенча алачакбыз.

5кл.-7; 6кл.-8; 7 кл.- 9, 8 кл.- 10; 9 кл.- 11; 11 кл.-14.

2.Эстафета.

а. Тачка

б. Тупны аяк арасыннан йөртү

в. Противогаз белән эстафета

г. Кыршау әйләндерү.

2 алып баручы:

Алдагы тур - сәнгать туры. Бу турда уенчылар:

- скетч әзерлиләр (кибеттә әбиләр сөйләшә,сез базарда,көтү көткәндә, хоккей караганда). Уенчылар скетч әзерләгән арада 4 сыйныф кызлары"Дусларым" дигән җыр башкаралар.

-караокега җырлау.

1 алып баручы

Егетләр сез барыгыз да булачак солдатлар. Хәзер Сахабиев Илсаф башкаруында нәфис сүз.

Римма Гайнанова. Солдатнын сөйгәненә хаты.

Сәлам, сәлам ерактан,

Сәлам сиңа солдаттан.

Сәлам илнең чигеннән,

Сәлам Ильнурчигыңнан.

Менә мин дә солдат булдым,

Кирзовый итек кидем.

Өстемдә - гимнастерка,

Билемә каеш бүдым.

Кая инде атлап йөрү -

Айт - двага басабыз.

Аркага биштәрле капчык,

Авыр мылтык асабыз.

Старшина бигрәк зәhәр,

Безнең каннарны эчә.

Чираттан тыш нарядта

Булдым әле мин кичә.

Кухняда почти бер центнер

әрчедем вак бәрәңге.

И ходаем, нигә болай

Җәфалыйсың бәндәңне.

Иртән - ботка, кичтән - ботка,

Шулар солдат ашлары.

Эшләр болай барса, җаным,

Кытаклый да башлармын.

Йоклап китеп, тәмле генә

Төшләр күргән чагымда

«Тревога!» дип куркытып

Уяталар барын да.

Вәт шунда башлана мәhшәр!

Мәж киләбез күч кебек.

Гимнастерканы - аякка,

Чалбарны башка киеп.

Синең артыңнан чапканчы,

Стадионда чапсам,

Бу кадәр интекмәс идем,

Мылтыктан да тоз атсам.

Бу кадәр интекмәс идем,

Турник белән дус булсам,

Гер күтәрсәм, суда йөзсәм,

Кышын чаңгыда шусам.

Шулай, җаный, служба бара,

Зарлана дип уйлама.

Кешегә әйтсәң, «слабак!» диеп

Я көләрләр - сөйләмә!

Үзен анда ни хәлләрдә?

Бик онытып бетермә.

Көтү бик авыр булса да,

Тырыш инде көтәргә.

Ике елга клуб ягына

Карама, онытып тор.

Күп тә үтмәс, сөйгән ярың

Баhадир булып кайтыр.

Вакыт үткәрәм диеп,

Карама чит - ятларга.

Егетләрнең асыллары

Китә илне сакларга.

Анда калган малай - шалай

Күз сала - нитә калса,

Мин аны үзем айт - двага

Бастырам, алла бирса!

Ярый, җаный, сау бул инде,

Көяләнмә, тыныч тор.

Илне hәм сине саклаучы

Булачак генерал - ИЛНУР!

2 алып баручы:

Алда " Оста куллар туры:


  • винегрет ясау;

  • кәгазьдән әйбер ясау; (фуражка,кораблик)



  • шешәдән ваза ясау. Егетләр эшли торсыннар, ә Гафарова Альбина "Бәхетле бул"җырын башкара.

1 нче алып баручы: Армия сафларында хезмәт итү - һәр ир-егетнең изге бурычы. РФ Конституциясе һәм башка федераль кануннар хәрби хезмәткәрләргә дәүләт мөстәкыйльлеген һәм аның территориаль бөтенлеген саклау, илнең иминлеген тәэмин итү, дошман һөҗүмнәрен кире кагу һәм халыкара йөкләмәләрне үтәү бурычларын йөкли.

Хәзер соңгы сорауларга җавап бирик инде.

1. Бүгенге көндә безнең авыл советы җирлегеннән хәрби хезмәттә ничә кеше һәм алар кемнәр?

2. Афганстанда хезмәт авыл советы җирлегеннән атагыз.

3. Чечняда хезмәт иткән авылдашларны атагыз.

2 нче алып баручы:

Сүзне жюрига бирәбез. Жюри сүз әйтергә әзерләнгән арада 5-6 сыйныф кызлары "Акбүз атым" җырын башкаралар

Жюри конкурс нәтиҗәләре белән таныштыра. Җиңүче команданы котлый.

Хөрмәтле укытучы абыйлар, малайлар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Һәрвакыт сәламәт булыгыз

.

1 нче алып баручы:

Бәйрәмдә катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт.






"Әтием - горурлыгым"

Бәйрәмгә әтиләр , бабайлар чакырыла . Класс бүлмәсенә батырлык , тынычлык , Туган ил турында мәкальләр язылып эленә .

Укучыларның бәйрәмгә багышлап ясалган рәсемнәре , стена газеталары , әтиләр турында язылган иншалары күргәзмәгә куела .

Укучылар ярымтүгәрәк ясап басалар .

Алып баручы .Хәерле көн , безнең иң кадерле кунакларыбыз ! Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз . Илебезгә иминлек , һәрберебезгә тыныч тормыш , сәламәтлек , бәхет телибез .Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын иде .

1 нче укучы .Бүген 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне . Безнең бабайлар , әтиләр без тыныч , мул тормышта яшәсен , бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган .

2 нче укучы .Безнең тыныч тормышны дошман бозмасын өчен , очучылар - илебезнең зәңгәр күген , диңгезчеләр суларын , ә танкистлар , ракета гаскәрләре илнең коры җирдәге чикләрен саклый .

3 нче укучы .

Бүген безнең мәктәптә

Шундый рәхәт , күңелле ,

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде .

4 нче укучы .

Иң акыллы , иң уңганнар ,

Бар эшкә дә булганнар ,

Менә шундый әтиләр .

Бергә

Менә шундый әтиләр .

5 нче укучы .

Әтиләр илнең терәге ,

Гаиләнең йөрәге

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге .

6 нчы укучы .

Әле ярый сез бар җирдә ,

Безнең иң ныклы терәк .

Бәхетебез тулы булсын ,

Сез безгә шундый кирәк .

7нче укучы .

Әниләр белән бергәләп

Озын - озак яшәгез.

Шатлык килсен өебезгә ,

Кайгы хәсрәт күрмәгез .

8 нче укучы.

Сезнең йөргән юлларыгыз

Яшел утлардан торсын .

Сугыш , кан кою булмасын ,

Әтиләр исән булсын .

9 нчы укучы .

Бәйрәм итик , ә соңыннан

Таралырбыз өйләргә

Балачакның бу мизгеле

Калсын сагынып сөйләргә .

10 нчы укучы.

Еракта -еракта тора ,

Минем абый сакта тора .

Әни эштә чакта тора

Әти юлда чакта тора .

Мин уйнаган чакта тора ,

Син йоклаган чакта тора .

11 нче укучы .

Телевизор да карамый

Читкә карарга ярамый ,

Чиккә генә карап тора ,

Дошман килеп кермәсен , ди

Безнең серне белмәсен , ди .

12 нче укучы .

Әниләр эштә булган да

Бер үзең генә калган да

Түгел өйне саклап тору ,

Бу бит илне саклап тору !

13нче укучы.

Еракта - еракта тора .

Минем абый сакта тора .

Сакта һәр - һәр чакта тора

Әйтмим кайсы якта тора ,

Син үзең дә сорап торма ,

Бусы - хәрби сер !

14 нче укучы . Без дә , үскәч , Ватаныбызны саклаучылар сафына басарбыз.Ватан - Туган ил дигән сүз. Аны һәркем сакларга тиеш .

15 нче укучы .

Минем әти капитан

Германиядән кайткан .

Утлар - суларны кичкән ,

Берлинга барып җиткән .

16нчы укучы .

Фашистларны җиңгән ул

Сугышны бетергән ул .

Инде бөтен кешегә

Тынычлык китергән ул .

17 нче укучы .

Минем дәү кызым дигән ,

Тыныч укысын дигән ,

Аның дус кызлары да ,

Шулай ук булсын , дигән .

18 нче укучы .

Инде минем әтием ,

-Кабат аерылмабыз , - ди

Үзебез исән чакта ,

Сугыш булдырмабыз , ди .

19 нчы укучы .

Булмасын ул , булмасын

Кирәкми безгә сугыш !

Булмасын бер куркыныч ,

Булсын бөтен ил тыныч !

1 нче укучы . Ачы хәсрәт китергән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын беркем дә онытырга тиеш түгел .

Безнең матур тормышыбыз хакына күпме кешенең гомере өзелгән .Сугыш кырыннан күпме кеше имгәнеп кайткан .

2 нче укучы .

Минем әти дә күптән

Солдатта хезмәт иткән.

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында .

3нче укучы .

Турникта ул атынган ,

Канатта да тартылган ,

Һәм күтәргән гер дә ул ,

Көчле шуңа күрә ул .

4 нче укучы .

Үскәч солдат булырмын

Әтием кебек мин дә .

Аның кебек тырышып

Зарядка ясыйм көн дә .

5 нче укучы .

Минем абый солдатта -

Ул анда тора сакта .

Ул ант биргән Ватанга

Аны уяу сакларга .

6нчы укучы .

Әти янымда булган да

Бернәрсәдән курыкмыйм мин.

Аның сүзе миңа закон ,

Әтиемне тыңлыйм мин .

7 нче укучы .

Әти безнең терәгебез ,

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы .

8 нче укучы .

Яшәсен безнең әтиләр

Сәламәт һәм шат булып .

Кызларының , улларының

Кадерлелеләре булып .

9 нчы укучы .

Кояш кебек балкысыннар ,

Кояш кебек янсыннар .

Гел кояш кебек яктыртып ,

Өй түрендә булсыннар .

10 нчы укучы ."Балык тотабыз ".Г.Гәрәева шигыре .

Җәйләр җитсә , җәй көне ,

Кышлар җитсә , кыш көне

Әти белән бергәләп

Балык тоту күңелле .

Кайвакыт балыкларның

Менә шундые эләгә

Ә кайвакыт кибет аша

Кайтырга туры килә .

Әни сизми , әллә юри

Сизмәгән була микән .

Кибеттән алган балык та

Әни кыздырып ашаткач ,

Бик тәмле була икән .

11 нче укучы ."Армиядә бер көн буе ."Г.Нәбиуллин

Малайлар минем сүземә

Әле бик ышанмыйлар :

-Унике яшьтән беркемне

Армиягә алмыйлар .

-Алмасалар үзем бардым

Әнием белән бергә .

-Әле , - диләр - мондый тәртип

Булган юк гомергә .

-Анда күпме хезмәт иттең .-

Дип көлеп сорый Гомәр .

Мин дөресен әйтеп бирәм :

-Иртәдән кичкә кадәр .

Солдат шулпасының тәмен,

Их , белсәгез менә сез!

Мин караган чын танкны

Тик рәсемдә күрәсез .

Ышанмаган ышанмасын ,

Уйламыйм да ул хакта .

Солдат абыем янында

Булып кайттым кунакта .

Көлмиләр инде малайлар ,

Мин үзем дә сер бирмим .

Белмәгәнне сорасалар :

-Анысы хәрби сер ! - димен .

12 нче укучы .

Горурланам әти белән ,

Аны бар да ярата .

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата .

Минем әтине эшендә

"Универсал " ул , диләр .

Аның кулыннан килмәгән

Юктыр бер эштә диләр .

13 нче укучы .

Күргәнегез бармы сезнең

Минем әтине рульдә .

Җырлап йөри машинасы

Ватылмаса , әлбәттә .

Әти белән без кичләрен

Шашка - шахмат уйныйбыз .

"Мат"куйганым юк - югын да ,

"Шах" ка җиткәч туктыйбыз.

Өйдә булмаса әтием ,

Шундый күңелсез миңа .

Кайчан кайтар икән , диеп ,

Кич буе уйлыйм менә .

Әти өйгә кайтып кергәч ,

Өйләр яктырып китә .

Бар эшләр дә җиңеләя

Ару - талулар бетә .

Эшләмәсә - эшләмшсен

Газета укып торсын ,

Телевизор карап ятсын

Әтием генә булсын .

Аның белән урамнан бер

Үтүләре күңелле.

14 нче укучы.

Һәр бала да бу дөньяда

Булсын иде әтиле .

Әти белән әнием

Иң - иң кадерлеләрем .

Бергә генә яшәсеннәр -

Минем шушы теләгем .

15 нче укучы .

Менә нинди куаныч ,

Менә нинди зур шатлык.

Әтиләр булса янда

Безнең өчен горурлык .

16 нчы укучы . "Алтын куллы әтием " В.Хәйруллина .

Әтиемнең кулында

Ялт та йолт утлы каләм .

Тимер дәфтәре өстенә

Яза ул кайнар сәлам .

Юан торбалар кисә ,

Ямый , төпли , я тишә .

Купканны ябыштыра

Тузганны алыштыра .

Кирәк булса - эретә ,

Өч кисәкне бер итә .

Аунап яткан тимерне

Кирәкле әйбер итә

Челтәр бәйләгән кебек

Ясый ул төрле бизәк .

Минем әтем кебек

Алтын куллылар сирәк .

17 нче укучы . "Малай актыгы "В.Хәйруллина .

Кай вакытта булып куя

Шаяруның актыгы

Әти шуңа ачулана:

-Ах , син малай актыгы !

Әтинең кайчак үзенә шул

Сүз эләгә тагы .

Бабай аны ачулана :

-Ах син малай актыгы .

Ә бабай үзе шаярмый

Җиткән инде картлага

Тиргәүче юк , әйтүче юк

Син , дип малай актыгы .

18 нче укучы .

Мин әтинең көчле кулларына

Күкрәгенә килеп сыенам

Әйтерсең лә , кояш җылысында,

Нурларында аның коенам

19 нчы укучы.

Синең белән әти горурланам,

Син бит минем иң зур терәгем .

Авыр тормыш юлын җиңеләйтеп

Озак яшә , шушы теләгем !

1 нче укучы .

Өйнең яктылыгы , җылылыгы

Күзләреднән синең бөркелә .

Газиз әтиләрдән , әниләрдән

Аерылмасын иде , беркем дә.!

2 нче укучы .

Узган буын мирас биргән кебек,

Йөрәкләрдә мәңге калырлык ,

Без яшибез эшебез булсын диеп,Килер буын искә алырлык . "Туган ягым - минем Татарстан " җыры башкарыла .





© 2010-2022