Чыгарылыш кичәсе-2014

Материал в помощь классному руководителю выпускного класса татарских школ.В материале описывается процесс проведения выпускного вечера. В течение выпускного вечера ученики вручают своим любимым учителям Благодарственные письма, цветы и подарки. Например: директор школы получает Благодарственное письмо в номинации "Капитана корабля". В них они выражают свои теплые чувства педагогам. Вечер сопровождается презинтациями. В презинтации ученики напоминают интересные моменты с младенчества до Последнег...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Чыгарылыш кичәсе-2014

Шаштың, күңел, шаштың

Һәм күкләргә аштың.

Җиде кат күкләрнең

Ишекләрен ачтың.

Иң беренче катта

Балачагым ишеге

Болытларга эленеп

Калды шунда бишегем.

Ә икенче катта

Мәктәп дигән ишек.

Ачтым. Яптым. Еллар

Тиз үттеләр ничек.

Экран.

Альбина: Сагышлы да, шатлыклы да уйлар белән залда утырам. Мин - ул алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучыларының берсе. Моңсу миңа, чөнки күптәннән көткән, әмма минем өчен бик тиз килеп җиткән көн бүген. Бәхетле, әкиятле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти-әнинең уртасында, аларның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән, чиста балачак белән хушлашу көне...

Рамазан: Акбурлы такталар, һәр дәрескә, эчке дөньясында нинди генә буран булса да, елмаеп керүче укытучылар, бер үк вакытта шаярырга да, сагаерга да өлгерүче сабакташым... Тыңлыйсыңмы? Сиңа эндәшәм. Карыйм да залга, нинди матур, мөлаем, чибәр һәм шат син бүген! Нәкъ менә балдагы Золушка кебек. Оч, күңелем! Оч син балачак җиренә, хәтеребездә генә булса да, кайтар әкият иленә!

Баш очыннан ак болытлар ага

Ак болытлар - безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый

Алар шулай ап-ак калачак

Ак болытлар - безнең балачак.

Альбина: Шаян кыздай уйнап болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый безгә сабый чак.

Чәчәкләргә карап уйга калдым

Нигә алар болай моңсулар?

Шаян чишмәдән дә сорап куйдым

-Кая ага икән бу сулар?

Өйгерек дулкыннардай ашыгасың

Тукталмыйсың хәтта беразга...

Ашыкмачы, зинһар сабый чагым

Калчы әле, тагын бер язга.

Рамазан. Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым,

Еллар үткәч килә:

-Исәнме, дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә

Йомгакларын сүтеп карасам?

Альбина. Беренче дәрес-беренче укытучыбыз!

Без үзебезнең беренче укытучыбыз Хәлимә Мөбәрәхановна -Сезгә эндәшәбез. Безнең туган мәктәбебезгә мәхәббәтебез Сездән башланды. Сез безнең өчен изгелек, дөреслек, белем иясе булдыгыз. Без Сезгә ышандык.

Истә әле каләм тоткан кулым,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга Сез

Тотып башта нәни куллардан.

Тормышыбызның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз.

Канат куеп якты хыялларга

Олы юлга озатып калдыгыз.

Рамазан. Беренче укытучым!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп

Укыткансың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып,

Елый-елый озатасың син аларны.

Рәхмәт сезгә, беренче укытучыбыз!

Альбина. Безгә ныклы белем һәм тәрбия биргән барлык укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез!Без бүген Сезнең белән саубуллашабыз.Сез безнең күңелләрдә хезәт сөючән, сабыр, тугры, тырыш кешеләр булып сакланырсыз, барыр юлларыбызда якты маяк булырсыз.

Сездән күргән мең-мең яхшылыкка

Тик бер генә рәхмәт җитәрме.

Һәрберегездән гафу үтенергә

Бурычлы без соңмы, иртәме.

ҖЫР.

Рамазан. Хөрмәтле укытучыларыбыз! 11 ел буе Сез безнең уңышларның нәтиҗәләрен күрергә ярдәм иттегез. Ә бүген без Сезнең тырышлыкларыгызны бәяләп Рәхмәт хатлары тапшырабыз.

Димәк, "Зур корабльгә, зур су" номинациясе белән мәктәп директоры Галялиев Алмаз Раситович бүләкләнә.

Гыйлем дигән тирән дәрья,

Мәгариф дигән кораб.

Өмет белән руль артына

Бастыгыз алга карап.

Белем диңгезеннән зур корабль йөзә.

Сез аның капитаны.

11 ел йөздек, ә бүген

Ташлап китәбез аны.

Азмы булды Сезне борчуыбыз

Үзегезгә кыен чакларда.

Адашырга әзер җилкәннәрне

Юнәлттегез кирәк якларга.

Еллар үтте,очар кошлар сыман ,

Без очабыз туган төбәктән.

Кайда гына ләкин булсак та без

Сакланырсыз һәрчак йөрәктә.

Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен.

Безнең хисләр белән янып яшәп

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Альбина. "Олы йөрәк" номинациясе белән мәктәбебезнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зарипова Зөлфия Флеровна бүләкләнә.

Укытучым!

Иңнәремдә йомшак җылы кулың,

Колагымда әйткән сүзләрең.

Безгә төбәп сынау белән карый

Шатлык тулы серле күзләрең.

Якын дус та булып, киңәшче дә

Кирәк чакта сузып ярдәм кулын.

Күрсәтәсез чиксез киңлектәге

Сукмакларның туры, гадел юлын.

Авырлыклар булса түзәсез дә

Яшь аралаш безгә көләсез Сез.

Дөнья ямен, тормыш матурлыгын,

Хезмәт тәмен тоя беләсез Сез.

Ялгыш кына үпкәләткән булсак

Хәтерегез зинһар калмасын.

Күңлегезгә тулган игелекле

Изгелекне һичкем алмасын.

Рамазан. "Педагогика" номинациясе белән Мухаметянова Алсу Акмаловна бүләкләнә.

Сез беләсез аң-белемнең,

Тәрбиянең зур көчен.

Ничә еллар тир түгәсез

Педагогика өчен.

Бар гомерне җитәр яктыртырга,

Сез кабызган утның яктысы.

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.

Без беләбез сезгә җиңел түгел

Күпме язмыш сезнең кулларда

Ышаныгыз, һәрчак без булырбыз

Сез күрсәткән тугры юлларда.

Кояшны да бүләк итәр идек

Кояш биек, ә без кечкенә

Чәчәктән дә матур, назлы бүләк

Тапмадык без бүген һич кенә.

Альбина. "Оешканлык" номинациясе белән оештыручы педагог Сабирова Миләүшә Габделҗәмилевна бүләкләнә.

Яшьләр дө, хәтта өлкәннәр дә

Килә сезгә, килә киңәшкә.

Җырчы да Сез, оста педагог та,

Гадел дус та, тугры иптәш тә.

Кырыслыкка заман өйрәтсә дә,

Иртә чал керсә дө чәчләргә,

Сезнең эшләр җирдә озак яшәр

Сез тәрбия биргән яшьләрдә

Рамазан."Таләпчәнлек" номинациясе белән математика укытучысы Шириева Венера Венеровна бүләкләнә.

ЕГЭ белән башлар катты,

Контрольный, тест та мест

Приказ булгач, приказ инде

Бирдек бит,үтәдек, есть!

Имтиханнар инде артта калды

Җыелыштык соңгы кичәгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар, диңгезләрне кичәргә.

Чәчәк тотып чыктык бүген

Укытучым каршыңа.

Алдыгызда баш иябез

Рәхмәт әйтеп барсына.

Альбина. "Киң күңеллелек" номинациясе белән Иванова Людмила Кузьминична бүләкләнә.

Кая барма урыс теле кирәк

Без ул телне ныклап өйрәндек.

Дәресләрдә урыс телендә без

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Сезнең тырышлыкны аңладык без,

Рәхмәтебез сезгә иксез-чиксез.

Безне грамоталы итү өчен

Бөтен көчегезне куйдыгыз Сез.

Рәхмәт Сезгә! Спасибо!

Ике телле иттегез.

Хөрмәтебез билгесе дип

Чәчәк кабул итегез.

Укытучым, минем күңелемдә

Матур хисләреңне тудырдың.

Тормыш юлымда да укытучым

Сезнең кебек кеше булырмын.

Рамазан. "Ньютон законнары" номинациясе белән Мортазин Гомәр Мәгъдәнурович бүләкләнә.

Физик законнар безгә күптән таныш,

Җисемнәрнең әйләнүе бер дә шаккатырмый.

Ничә еллар безне сорау борчый,

Нигә ул хәрәкәт һич тукталмый?

Укытучы- тынгы белмәс кеше,

Җәй көне дә көзне сагына.

Балаларын уйлый иртә-кичен,

Һәркөн күзе мәктәп ягында.

"Дәрес бирә" балык токанда да,

Су сипкәндә кичен бакчада.

Табигаткә чыгып, сирәк-мирәк

Бераз яллар итеп кайтса да.

Кая инде аңа Сочи, Кырым,

Каян килсен шундый рәхәтлек?!

Ходай сәламәтлек бирсен диеп,

Эштән ала инде ләззәтне.

Укытучым, Сезгә сабырлыклар

Бирелгәндер ахры ходайдан.

Бәхет, уңыш сезгә юлдаш булсын

Мактаулы һәм авыр юлларда.

Альбина. "Табигатьне саклау» номинациясе белән Галиуллина Әлфия Вадутовна бүләкләнә

Сезнең ярдәм белән кошлар, балыклар, җәнлекләр безнең дусларга әйләнде.

Без аларны якларбыз.

Фауна һәм флораны киләчәк буын өчен сакларбыз.

Кулыңдагы китабыңның

Исемнәре химия.

Химия, үзең әйткәнчә,

Ул бер академия.

Димәк, синдә-дөнья сере!

Могҗизалар, кызыклар.

Синдә Зинин, Менделеев

Бутлеров, Арбузовлар.

Химия- академия,

Менә әйбәт- син химик,

Соң, шулай булгач... үзең дә

Буласың академик.

Без телибез сезгә бәхет

Алгы тормыш таңында.

Химия дәресен балалар

Яратсыннар тагын да.

Рамазан. "Тырышлык үрнәге" номинациясе белән инглиз теле укытучысы Нуриева Талия Рафисовна бүләкләнә.

Киң күңелегез, ачык йөзегез өчен,

Кояш белән Сезне тиңлибез.

Шатлык белән тулы, куанычлы,

Озын гомер Сезгә телибез.

Укытучым! Сиңа хөрмәтем зур,

Бүгенгедәй әле исемдә.

Беренче кат яңа дәрес керде

Сынау булды миңа ул көндә.

Бер-бер артлы күп сораулар ява

Тик аңламыйм, сезнең әйткән сүзне,

Теким сезгә гаҗәпләнгән

Зур ачылган, аптыраган күзне.

"Бу дәресне мин аңламам, ахрысы "-дип,

Өметемне өздем...

Көндәлегемдә мин бу фәннән

"3" ле эчендә йөздем.

Шуннан артты телгә кызыксыну

Укыдым мин инглиз телен кызу-кызу...

Көдәлектә булды горур "5" ле.

Укытучым да тырышлыгым сизде.

Әлегәчә, тел өйрәнеп, унбер елым узды

Фән-мәгърифәт белән күңлем кузгатучы,

Бар рәхмәтем фәнгә кызыксыну уятучы,

Иксез-чиксез рәхмәтләрем, бар да Сиңа,

Изгелекләр юлдаш булсын тормышыңда.

Яраткан һәм хөрмәт иткән

Үз фәненә тугры булган УКЫТУЧЫМ!

Альбина. "Туган телгә дан" номинациясе белән Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Габдуллина Альфира Биҗановна бүләкләнә.

Туган телнең моңын, бар тылсымын,

Җир йөзендә ниләр барлыгын.

Ни өчен кич кояш батуын

Якты йолдызларның балкуын.

Диңгез,океаннарны, күлләрне,

Иксез-чиксез галәм серләрен.

Агач, үсемлекләр, гөлләрне,

Африканың кайнар чүлләрен.

Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

Сандугачлы җылы җәйләрне,

Тагын бик күп әллә ниләрне

Укытучым, Сездән өйрәндек.

Киң күңелегез, ачык йөзегез өчен,

Кояш белән сезне тиңлибез.

Шатлык белән тулы, куанычлы,

Озын гомер сезгә телибез.

Рамазан. "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" номинациясе белән Хаков Басыйр Фәйзелхакович бүләкләнә.

Мәктәптәге дәресләр

Тәртип белән төзелә.

Татар теле бетүгә

Физик культура керә.

Физкультура дәресләрен

Көтә идек зарыгып.

Сез дә безне онытмагыз

Искә алыгыз сагынып.

Укытучым!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Альбина. "Дөнья тирәли" номинациясе белән география укытучысы Рахимова Гөлүзә Азгамовна бүләкләнә.

Укытучым!

Төшендердең фән серләрен,

Син белем бирдең безгә.

Шәфкатьлелек орлыкларын

Салдың күңелебезгә.

Көләч йөзле, матур, сөйкемле сез,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Һәрбер кеше табар үз юлын

Һәркем өчен ачык күңелең.

Рамазан. "Оста кул" номинациясе белән технология укытучысы Назмутдинов Шамиль Шарипзянович бүләкләнә.

Шамиль абый хезмәтне

Яратырга өйрәтте.

Станокта эшли-эшли,

Шактый такта шомарттык.

Кулыгыздан гөлләр тама,

Бар эштә дә булган сез.

Кирәк чакта кырыс та сез,

Кирәк чакта- дус та сез.

Альбина. "Китаплар патшасы" номинациясе белән Назмутдинова Гөлфия Галиевна бүләкләнә.

Класстан тыш уку өчен

Кирәк булса китаплар.

Гөлфия апа сезгә килдек

Табып бирче, дип, зинһар.

Укытучы-китап. Һәрчак бергә,

Пар канаты кебек бер кошның.

Белем, акыл баш булганда гына

Нигезе нык була тормышның.

Юлыгызда ак бәхетләр яусын,

Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен.

Таң җилләре булып битегездән

Назлап кына бары шатлык үпсен.

Рамазан. Рәхмәт сезгә Гөлнур апа

Тәмле ашыгыз өчен.

Алыгыз сез чын йөрәктән

Бу чәчәкләр букетын.

Альбина. Мәктәптә эшлиләр тагын

Завхоз, кочегар, плотник.

Аларга да рәхмәт әйтеп

Әзерләдек без букет.

Рамазан. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче , һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез

Резеда апа.

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм иттегез.

Адашканда юлны күрсәтүче

Күңел күзе ул сез икәнсез.

Альбина. Шигырьләребездән аңларсыз сез

Хисләребезнең иң-иң изгесен.

Әниемдәй якын укытучым

Тормышымның якты көзгесе.

Безгә хәтерегез калган булса,

Берүк инде гафу итегез.

Чәчәкләрдәй матур киләчәктә

Бәхетле, шат гомер итегез.

Рамазан. Безне тәрбияләп, бәла-казалардан саклап үстерүче кадерле әти-әниләребез! Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә Сез һәрвакыт безнең күңелләрдә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез.

Сабыем дип әнкәй баштан сыйпый,

Шундый йомшак әни куллары.

Әнкәй фатихасын алып китсәм,

Беләм һәрчак уңар юлларым.

Альбина. Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни барсы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Рамазан.Сау бул инде, кыңгыраулы мәктәп,

Таралабыз төрле якларга.

Аерылганда бергә сүз бирәбез.

Гел биеккә-алга атларга.

Альбина. Парталар артында калдылар

Калдылар балачак еллары.

Аттестат - кулларда, Зур тормыш чакыра

Безне зур җаваплы юлларга.

Рамазан. Онытмамын сине беркайчан да

Изге йортым минем- мәктәбем.

Биргән белемең һәм тәрбияң өчен

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

Альбина.Сау бул, мәктәп

Безне юл көтә.

Канат үстергән бөркетләр

Оядан китә...







© 2010-2022