“Дустың булмаса эзлә, тапсаң – югалтма!”

Бүген сезнең белән дуслык турында сөйләшербез. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.    Минемчә, һәрберегезнең дусты бар. Булмаса, сезнең аны табасы килә.  Шуңа күрә кечкенәдән үк кеше-ләр белән аралаша, үзеңә дуслар сайлый белергә кирәк. Кем соң ул дус? Дус-ул синең сыйныфташың, партадашың, кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше кызы, я малае. Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кешеләр генә бәхетле булалар. “Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын”, - ди бит халык. Дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый.Һәр кеше дә авыр чагында  дусларына т...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат:

  • Дуслык турында күзаллауны булдыру.

  • Ышанычлылык, тугрылык, кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру.

  • Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау:

  • ноутбук,

  • презентация,

  • тактага язылган мәкальләр "Дуслык ашаганда беленми,эшләгәндә беленә", "Дус кайгыда сынала", "Дуслыкны акчага сатып алып булмый","Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын"

Кулланылган сингапур структуралары:

ХАЙ ФАЙВ, ЭЙ АР ГАЙД, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР, КЛОК БАДДИС,ТАЙМ ПЭА ШЭА, РАФТ

I. Оештыру өлеше:

ХАЙ ФАЙВ (тынычландыру сигналы) Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез! Матур итеп утырдык. Бүген без бергә эшләячәкбез һәм эшләве рәхәт булсын өчен бер-беребез белән исәнләшик әле. Әйдәгез, куллар тотышыйк.( укучылар түгәрәккә җитәкләшеп басалар һәм бер укучы янында басып торган иптәшенең кулын кыса аңа "сәлам" бирә, "сәлам" беренче укучыга килеп җитәргә тиеш. Укучыларны парларга бүлеп утыртыр өчен мәсьәлән:кемнәрнең исенәре А хәрефенә башлана ул укучылар №1 партага утыра,З хәрефенә башланган исемле укучылар №2 партага, Н,Т.И хәрефенә башланган укучылар №3партпга утыра)

Педагог-оештыручы: мин сезгә бер табышмак-мәкаль әйтәм. ... булган кеше - дөньяда иң бай кеше (Дуслары) ( укучыларның җаваплары тыңланыла)

Бүген сезнең белән дуслык турында сөйләшербез. Дуслык - ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу - зур байлык.

Минемчә, һәрберегезнең дусты бар. Булмаса, сезнең аны табасы килә. Шуңа күрә кечкенәдән үк кеше-ләр белән аралаша, үзеңә дуслар сайлый белергә кирәк. Кем соң ул дус? Дус-ул синең сыйныфташың, партадашың, кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше кызы, я малае. Дуслык - дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кешеләр генә бәхетле булалар. "Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын", - ди бит халык. Дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый.Һәр кеше дә авыр чагында дусларына таяна.

Хәзер сезнең белән ЭЙ АР ГАЙД структурасын кулланып эшләрбез.(таблица белән эшләү,мәсьәлән "Дуслык гомерлек" дигән "утверждение" турысына "+" куя, ә хикәяне укыгач аның фикере үзгәрергә мөмкин һәм ул бу турыга "-" куя. Синең фикерең ни өчен үзгәрде? - укучы җавап бирә . Вакыт куела)

До

Утверждение

После


Дуслар бер-берсенә ярдәм итә



Дуслык гомерлек була



Дуслыкны акчага сатып алып була



Дуслык ашаганда беленми эшләгәндә беленә



Дустың булмаса эзлз, тапсаң саклый бел



Дусның ташы баш тишми



Кешене беләсең килсә,дустына кар


"....Кәримнең ике дусты бар иде: Камил белән Шамил. Бөтен кеше аларны кызык итеп "өч мушкетёр" диләр иде. Алар беренче сыйныфтан ук дуслаштылар. Күп әйберләре уртак, өчесе бергә спортзалга тренировкага да, машина модельләрен дә, "Спартак" командасы өчен дә бергә болеть итәләр иде. Әмма алтынчы сыйныфта аларның дуслыклары чытнады һәм Кәрим икесе арасыннан берсен сайласы икәнен аңлады. Кем белән дуслашырга: Камил беләнме, әллә Шамил белән ме? Камил белән һәрвакыт күңелле, җиңел һәм кызык иде. Әти-әниләре аңа кесә чыгымнары өчен гел акча бирәләр иде, ә Камил шул акчаларга гел уен автоматларында уйнады. Ул һәрвакыт Кәримнедә үзе белән чакыра һәм икесе өчен дә түли иде. Хәтта кафеда туңдырма белән дә сыйлады. Бөтенесе дәрестә, плантациядәге негрлар кебек тир түккәндә, алар ак тәнлеләр кебек "бер куллы бандитны" дер селкетәләре һәм өстәвенә акча да отулары бик кызык тоела иде. Камилнең өендә гел иң яңа компьютер уеннары, иң соңгы музыкаль дисклар. Әмма иң мөһиме, аның бөтенләй өлкәннәрчә булган модалы киемнәре. Бер сүз белән әйткәндә, Камил бик текә иде һәм Кәрим бөтенесе белән дә аңа ошарга тырыша иде. Ә Шамил белән алар хәзер бик сирәк очрашалар. Ул спортзалга йөрүен дәвам итте, хәзер бары тик нормативлар һәм спорт нәтиҗәләре турында гына сөйләште. Аның башында күп төрле планнар һәм максатлар иде. Әмма иң ошамаганы - ул гел Кәримне дәрес калдырганы, спортны ташлаганы һәм дуслар сайлый белмәгәне өчен гел критиковать итте.

2. Мәкальне туры китер.

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасын кулланырбыз (нинди дә булса сорауга командада чиратлашып җавап бирү, вакыт куела)

№1 ситуация.

Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр мониторны мастерскойга илтешергә кирәк.( Ярдәм итәм һәм әйтәм "Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә")

№2 ситуация.

Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. (Аны өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм "Дус кайгыда сынала" дим.

№3 ситуация.

Дустың синең белән дөрес .. , әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итте. (Бүләкне кабул итмим һәм әйтәм " Дуслыкны акчага сатып алып булмый" )

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (физкультминут, музыка куела укучылар группалап тезелеп баса һәм беренче укучы лидер була ул нинди күнегү ясый башкаларда шуны кабатлый тапкыр кул рольләрне алмашалар беренче укучы артка барып баса Физкультминут беренче укучы үз урынына килеп басканчы дәвам итә. )

3. "Үзеңнең дустың турында сөйлә"

КЛОК БАДДИС, ТАЙМ ПЭА ШЭА структурасы белән эшлибез ( укучылар билгеләнгән сәгать аралыгында үзләренең классташлары белән очраша һәм ике укучы билгеләнгән вакыт аралыгында бирелгән сорауга бер-берсе белән фикер алыша)

Үзегезнең дустыгыз турында сөйләгез.

- Сезне нәрсә бәйләп тора?

- Аңарда сине нәрсә җәлеп итә?

4. Презентация «Дуслык кыйммәтле язмыш бүләге»

5. "ДУСЛЫК ЧӘЧӘГЕ"

РАФТ структурасы белән эшлибез (әйдәгез күз алдыгызгы китерегез әле безгз хәзер сезнең белән "Дуслык чәчәге" ясарга кирәк. Сез аны ничек күз алдына китерәсез сезнең "Дуслык чәчәге" нинди булыр? Чәчәк таҗларына дуслык турында укучылар үзләренең фикерләрен яза.( клей, кайчы, төсле битләр,маркер куела)

Укучылар ярым түгәрәрк ясап уртага тезелеп басала һәм:

Дуслар белән дөньяда яшәве рәхәт

Дустым булганың өчен сиңа зур рәхмәт - дип кулларын-кулга куялар

Педагог-оештыручы: әйе укучылар, дуслыкның кадерен белгән кеше генә бәхетле була. - Тикмәгә генә халкыбыз "Кош- канаты, кеше дуслык белән көчле" димәгән. Дусларсыз яшәү бик күңелсез, алар тормышта һәрвакыт кирәк.Барлык кешеләр дә дус-тату яшәргә тиеш. Кешеләрнең көче-дуслыкта.Мин сезнең барыгызның да бәхетле, чын кеше булып үсүен телим.









Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

"Зур Сәрдек гимназиясе"

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе



"Дустың булмаса эзлә, тапсаң - югалтма!"

темасына 5б сыйныфында ачык сбор план - конспекты







Педагог - оештыручы: Мустафина Ч.Н.





2014



































































































































© 2010-2022