Татарский праздник Карга боткасы

Сценарий татарского национального праздника “ Карга боткасы” Встреча гостей с песней « 1.Ничек килдегез сез безгә                                               Батмаенча диңгезгә (2 раза)                                               Кадерле кунак сез безгә                                                Ни хөрмәт итик сезгә (2 раза)                                               2.Ике каен янәшә                                                Яфраклары шаулаша(2 раза)                              ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сценарий татарского национального праздника " Карга боткасы"

Встреча гостей с песней « 1.Ничек килдегез сез безгә

Батмаенча диңгезгә (2 раза)

Кадерле кунак сез безгә

Ни хөрмәт итик сезгә (2 раза)

2.Ике каен янәшә

Яфраклары шаулаша(2 раза)

Ике туган бергә килгәч

Сандугач кук сайраша"( 2 раза)

1 Ведущий: Исәнмесез кадерле кунаклар.Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнен берсе, һичшиксез, карга боткасы. Рәхим итегез!

2 ведущий:Здравствуйте дорогие гости.

1 ведущий: Борын- борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр,ди. Алар ямьле җылы яктан кара каргалар алып килә икән , дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, табигать изүләрен чишеп җибәреп, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәругә йөз боргач каргалар килу хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны " Карга боткасы" дип атаганнар.

2 ведущий: В давние времена люди думали, что весну на своих крыльях приносят грачи. Поэтому после прилета грачей народ устраивал праздник

« Воронья каша». Так они радовались прилету птиц и весне.

1 ведущий: Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. Бергәләшеп өйдән -өйгә йөргәннәр-йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап уткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнен иң куркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан- кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче , төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң,бергәләп, ботка ашаганнар. Ботканы балалар узләре генә ашап бетермәгән, аның куп өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырганнар, чишмә суына корбан иткәннәр.

2 ведущий: До начала праздника ребятишки ходили по домам собирали яйца и разные крупы. Затем собирались на лужайке разводили костры и варили кашу из разных круп. Кашу варили в котле, пока каша варится, водили хороводы, устраивали состязания и народные игры.

1 ведущий : Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык , күкән яңгыр , кояштан җылылык табигатьтән бәрәкәт , илгә туклык , гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары - таннары белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен , язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.

2 ведущий: После игрищ и веселья все приглашались к костру, и начиналась раздача каши. Первая порция отдавалась земле с пожеланием всем мира, спокойствия и богатого урожая. Вторая - воде (ручью), чтобы вода сохранила живность на земле. Третья - небу, чтобы было много солнечных дней и во - время шли дожди, а четвертая - воронам с благодарностью за то, что они принесли весну.

Песня " Яз килә"

(выходят дети и читают стихи)

Ребенок 1: Ачылды ак калын юрган ,

Исте апрель җилләре .

Кошлар кайта - сагындырган

Туып - үскән җирәре.

Ребенок 2: Көннәрен юлда үткәреп ,

Куанышып очалар .

Канатларына күтәреп ,

Яз китерә ич алар.

Ребенок 3: Ямьле, бик ямьле

Туган илебез .

Килегез, кошлар ,

Безгә килегез!

(Выходят двое детей, переодетые в грачей. )

Ребенок 4: Кара әле, дустым, кара ,

Кара карга очып бара,

Син беләсенме, Гөлсара,

Ул да бит сөйләшә ала.

Карга1: Мин карга , карр- карр ,

Төздән эреп бетәр кар.

Карга2: Канатымда хатым бар.

Буен җитсә, тартып ал.

Дети : Укымый да беләбез бит

Хатында ни язылганын!

Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын.

Карга 2: Казан аскансыз да бит , безне сыйларга сыегыз бармы соң ?

Карга 1: Әйдәгез , балалар , башта сый җыйыйк.

Әби : Саумысез , балалар. Бу нинди тавыш ? Ни дип гөрләшәсез ?

Карга 2: Балалар безнең килү хөрмәтенә бүген Карга боткасы үткәрә . Карр -карр .

Карга 2: Ботка пышар казанда ,

Тәмле ис таралыр урамда .

Карр -карр , карр - карр.

Ведущий 1: Әйдәгез без дә өйләргә барыйк, дусларны чакырыйк,сый хөрмәт җыйыйк

Ведущий 2: Уважаемые гости приглашаем вас в деревню, чтобы пригласить друзей на праздник и собрать продукты для « Вороньей каши»

Ведущий1:

Əйдəгез, əйдəгез!

Ал чия төплəрендə,

Гөл чия төплəрендə,

Сулар сибеп үстерəлəр

Тəрəзə төплəрендə.

(Все гости, и организаторы праздника отправляются собирать продукты для каши, исполняя татарские народные песни)

Ведущий 1: Беренче өй янына җырлап килеп тә җиттек.

Ребенок 1:

Өйдəме түтəй?

Бир,зинһар, күкəй.

Бирсəң безгə өч күкəй,

Тавыгың бирер йөз күкəй

Ребенок 2:

Эй, хозяева!
Открывай ворота
Если дашь нам пять яиц
Твоя курочка снесет сто яиц!

Дети:

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да

Гармун кулларыбызда.

Алсу гөллəр чəчəк атсын

Йөргəн юлларыгызда.

(Əби чыга,сый бирə. Икенче өй янына баралар. Шулай итеп өйдəн өйгə йөрилəр).

Ребенок 1:

Өйдəме түтəй?

Кызганма түтәй-

Май кирəк, ярма кирəк,

Карга туена бар да кирəк.

Тагын булса, он чыгар,

Пешерербез без чумар.

Ребенок 2: Эй, хозяева!
Дай нам масло, дай крупу,
Не жалей еще муку.

Ребенок3: Шикәр кирәк тоз кирәк,

Чыгар , түтәй тизрәк

(Апа чыга, телəклəр телилəр, бəйрəмгə чакыралар).

Дети:

Ал да итəрбез əле,

Гөл дə итəрбез əле.

Матур җырлар җырлый- җырлый,

Бəйрəм итəрбез əле.

Ведущий1: Менә без боткага кирәкле бөтен әйберләрне дә җыеп алдык. Менә кунаклар бар да бар май да, ярма да күкәй дә, ит тә. Ботка бик тәмле булыр

Ведущий 2: Хозяева были очень щедрые, собралось много продуктов. По- моему самое время варить " Воронью кашу".

Ведущий1: Сый җитәрлек булды, карга боткасын пешерергә кай тирәгә барыйк әле.

( Все отправляются на поляну и отдают подукты Әби)

Ведущий1: Әй әбекәй , әбекәй ,

Пешер безгә тәмлекәй .

Пешер безгә ботка да ,

Пешер бераз әлбә дә .

Ведущий 2: Тагын булсын күкәй ,

Шикәр булсын , тәмле чәй .

Рәхмәт әйтеп әбекәй ,

Без итәрбез чәбәкәй.

Әби : Булыр , кунаклар , бары да булыр .

Карга килер - казан асар ,

Торна килер - тоз салыр ,

Саескан килер - салма салыр .

Песнәк килер - пешерер ,

Чыпчык килер - тикшерер ,

Карга ашап бетерер .

Кап - та коп !

Әби: Без ботканы пешерергә куйыйк , сез күңел ача торыгыз.

Ведущий 2: Пока каша готовится мы поиграем в народные игры

(Ведущие проводит игры)

  1. Чүпләшү

  2. Чума үрдәк, чума каз

  3. Музыкальная палочка ( передают тюбетейку под музыку)

  4. Ношение яиц ложками

  5. Бег в мешках

  6. Разбей горшок

  7. Яулык салыш

Әби: Кунаклар, уеннарыгыздан туктап торыгыз ботка пеште. Әйдәгез табынга рәхим итегез. Өстәл артына утырыгыз.

Менә бусы -Җир анага.

Җир атасы-җирән сакал.

Җир анасы- асыл бикә.

Түбәсенә туклыгың бир,

Тамырына ныклыгың бир.

Ил өстенә муллыгың бир,

Ил эчендәбезгә дә бир.

Менә бусы -суга,

Су иясе тотмасын.

Менә бусы күккә,

Яңгыр бирсен.

Кояшлы, җылы көннәр булсын!

Илгә туклык, гаиләгә иминлек килсен!

Әби: Ә монысын канат очларында язны алып килгән өчен каргаларга бирәбез. Ә калганы сезгә, кунаклар. Утырышегез. Сыйланыгыз. Муллык килсен. Бәхет килсен. Балалар сау-сәламәт үсегез, тәүфыйклы булыгыз.

(Во время трапезы, исполняются музыкальные номера)

Ведущий 1: Рәхмәт, әби, сыйладыгыз,

Тагын шулай кыйланыгыз.

Ведущий 2: Ашаттыгыз, эчерттегез,

Җырлаттыгыз, биеттегез,

Кеше арасына керттегез.

Ведущий 1: Хөрмәтле дуслар! Иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе " Карга боткасы"бәйрәме ахырына якынлашып килә

Ведущий 2: Рәхмәт сезгә! Рәхмәтләр яусын. Уважаемые гости на этом праздник татарской культуры " Воронья каша подошел к концу. Всем большое спасибо.



МБОУ Починковская ООШ





Сценарий татарского национального праздника

" Карга боткасы"



Учитель татарского языка и литературы

Арасланова Марьям Яхиевна



















Починки, 2014 г.

© 2010-2022