Студентлар белән очрашу кичәсе (на татарском языке)

   Студентлар белән очрашу кичәсе тәкъдим итәм. Кичәне ике укучы шаян тонда алып баралар. Төрле уеннар концерт номерлары белән чиратлашып бара. Кичә барышында сүз студентларга да сүз бирелә. Студентлар белән очрашу кичәсе үз алдына түбәндәге максатларны куя:   -Укучыларда  төрле  профессияләр  буенча  белем  алу,  уку  йортларындагы  тәртипләр,  студент  тормышы  турында  күзаллау   булдыру;  - Мәктәпне  тәмамлагач,  профессиональ  һәм  югары  уку  йортларында  белем  алуга  омтылыш  тәрбияләү; ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Студентлар белән очрашу кичәсе

Кичәне ике укучы алып бара.

-Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм бүгенге җыелуның төп сәбәпчеләре - безнең мәктәпнең кичәге укучылары, бүгенге студентлар!

Бер күрешү - үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!


Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын.

  • Кадерле сабакташлар! Инде безне сагынып килгәнсез икән, бүгенге кичәне истә калырлык, сагынып сөйләрлек итеп үткәрик әле.


  • Бергәләп күңел ачу өчен, уйнап-көлеп сагышларны тарату өчен;


  • Бер сөйләшеп эчләрне бушату өчен, серләшеп алу өчен;


  • Бергә укыган, уйнаган, шаярган вакытларны искә төшерү өчен:

  • иң кыю;

  • иң оста;

  • иң чибәр;

  • иң сәләтле;

  • иң булдыклы;

  • иң аралашучан;

  • иң сцйкемле;

  • иң "әрсез" студентларыбызны бирегә чакырабыз!


  • Тизрәк чыгып калыгыз, урыннар бетә.


  • Әйдәгез, әйдәгез, курыкмагыз, имтихан алмыйбыз.


  • Ә менә бу урыннарга үзебезнең мәктәп укучыларын чакырабыз.


  • Менә алар, безнең мәктәпнең

  • иң кыю;

  • иң оста;

  • иң чибәр;

  • иң сәләтле;

  • иң булдыклы;

  • иң аралашучан;

  • иң сөйкемле;

  • иң "әрсез" укучылары!

(Студентлар һәм укучылар үз урыннарын алалар)


  • Менә барлык урыннар да үз хуҗасын тапты.


  • Урындыклар да, Аллага шөкер буш калмадык, дип җиңел сулап куйдылар.


  • Инде башласак та ярыйдыр.


  • Имтиханнардан туеп, куркып беткән кадерле студентларыбыз, алдан ук әйтеп куябыз, иркенләбрәк утырыгыз, безнең бүген җиңелчә генә аралашу булачак.


  • Без сезнең белән әллә нинди сынаулар үткәрергә дә, зачёт алырга да җыенмыйбыз.


  • Озын сакаллы, күзлекле, явыз профессорлар Казанда калды. Тәк что, борчылмагыз.


  • Монда без - сезнең дусларыгыз һәм һәрвакыт сезгә ярдәмгә килергә торучы укытучылар гына бар.


  • Укытучылар, дигәннән. Әйдәгез, беренче уенны аларга багышлыйк әле, хәтерләре калмасын.


  • Хәзер без укытучыларның фамилияләрен әйтеп барабыз. Сез аларның исем-отчестволарын әйтеп барыгыз.(Студентлар һәм укучылар чиратлашып җавап бирә).

Галимуллина (Әминә Хөрмәтовна) Лотфуллина (Фәридә Вәдүтовна)

Мухаметшина (Гөлназ Ильдусовна) Бадриева (Альбина Фоатовна)

Зиятов (Айрат Фәрхәтович) Фазлыев (Рәдиф Мәннәпович)

Хидиятуллина (Гөлсинә Гарифулловна) Гайнетдинова (Рузалия Зөфәровна)

Гарафиев (Ханафи Гыйлметдинович) Хасанов (Айрат Айдарович)

Гарипова (Лилия Мансуровна) Зиятова (Дилбәр Хәлиловна)

Мингазов (Зөфәр Галиевич) Нуретдинова (Фәния Сәүдәхановна)

Сафиуллина (Алсу Рафаэловна) Әһлиуллина (Рәмия Мансуровна)


  • Молодцы, бу уенда актив булдыгыз!


  • Сезгә "4"ле куябыз, ә сезгә "5"ле!

-Ә хәзер студентларыбызны сәламләү өчен укытучыларыбыз арасыннан иң яшь йөрәкле мөгаллимебез Айрат абыйга сүз бирәбез.

( А. Зыятов чыгышы)


  • Беләсеңме Гөлнара, минем тизрәк мәктәпне бетереп, студент буласым килә. Рәхәтләнеп Казанда йөрисең, үзеңә үзең хуҗа.Формаң кайда, ник бизәнеп килдең диюче дә юк. Өй эшен дә сорамыйлар, семейстрга бер тырышып экзамен биреп аласың да...


  • Телисең кинога барасың, театрга...Авылда гына беркая да барып булмый ул. Ә шәһәрдә дусларың белән кафега барып була, ресторанга.


  • Син Гөлнара бигрәк арттырасың ингде. Әллә әти-әниең миллионермы?


  • Ие шул, бераз арттырып җибәрдем бугай. Әйдә, студентларның үзләренә сорау бирик әле, Казанда тормышлар ничек икән?

- Хәзер укучыларыбыз үзләен кызыксындырган сорауларны студентларга бирәләр. Рәхим итегез.

(Укучылар сорау бирә, студентлар җавап бирәләр).


  • Менә, Эльмира, студентлар тормышы турында да бераз белдек.


  • Нәрсә генә әйтсәгез дз, барыбер студент буласым килә.


  • Күрмәгәнең күрәсе килә, менә шулдыр инде ул дустым.


  • Күрәсе килә, күрәсе килә...Беләсезме минем нәрсә күрәсе килә? Айсылу белән Алисәнең биегәнен күрәсе килә.

(Яшьләр биюе).


  • Гөлнара, ник май кояшы кебек балкыйсың?


  • Менә үзебезнең класста булган бер кызык хәл искә төште әле, шуңа көләсе килә.


  • Кызык хәл дигәннән, кызыклар укыганда һәркем белән бул инде ул, әйдә студентлардан да сорыйк әле. Мәктәптә укыганда, яисә студент булгач, алар белән нинди кызык хәлләр булды икән.


  • Алар сөйләргә әзерләнгәндә мин сезгә үземнең җырымны бүләк итәм.

(Гөлнара җырлый)

  • Ә хәзер сүзне студентларга бирәбез.


  • Алар белән укучы булганда, яисә студент булгач нинди кызыклы хәлләр булды икән.

(Студентлар сүз ала)


-Бас кызым , Әпипә,

Син басмасаң мин басам...

- Тукта әле, Эльмира, программа буенча синең чыгыш түгел бит.

-Гөлнара, мин алып баручымы!?

-Алып баручы.

- Димәк минем бер тәкъдим кертергә хакым бар. Хәзер бер типтереп биеп алабыз!

( Күмәк татарча бию)


Гөлнара борчыла, сүзен башлый алмый:

-Ничек кенә әйтергә икән?


  • Гөлнара, ник болай борчыласың, сүзеңне дә әйтә алмыйсың?


  • Менә бер сүз әйтәсем килә, килешер микән дим.


  • Я, әйтеп кара инде.


  • Ярар, алайса әйтим. Кунакка күчтәнәчсез килмиләр, менә шул!


  • Юк, Гөлнара, ялгышасың. Студентларның безгә күчтәнәче бар. Лотфуллин Булат безгә күчтәнәч итеп җыр әзерләгән.


  • Менә ничек күңелле булып китте. Без дә җавапсыз калмабыз әле.


  • Рәхим ит, Булат.

(Л. Булат җырлый).


- Кунак ашы, кара каршы. Ә хәзер безнең күчтәнәчне Эльмира Вафина һәм кызлар бию төркеме тәкъдим итә.

( В Эльмира җырлый).


  • Эльмира, безнең кунаклар утыра-утыра оешып беттеләр бугай инде.


  • Ярар, аларның оеган аякларын язу өчен бер тәкъдим кертәм. Хәзер шушында утыручылар, барыбыз да сикереп торабыз да, мәктәп тирәли 5 тапкыр йөгереп керәбез.

  • Шәп идея! Ләкин бу алып баручыларга кагылмый. Чөнки без кайчаннан бирле аяк өстендә.

  • Кадерле дуслар! Барыбызда урамга! 1-2-3, марш! Карале боларны, берсе дә тыңламый.

  • Әйдә инде алайса, теге уенны тәкъдим итик.


  • Һәр командадан 2 шәр уенчы чакырабыз.

(Уен. Бер уенчы түгәрәк ата, икенчесе шул түгәрәкләрне таякка кертеп җыеп бара. Кайсы команда күбрәк очко җыя ).

  • Молодцы, студентлар күбрәк очко җыйды, укучылар да тырышты, күренеп тора алар студент шулпасын ашап карамаган шул әле.


  • Ә хәзер бераз шаярып алсак та ярар, яшьлекләр заяга узмасын.


  • Яшь, яшь, яшь әле

Без бит әле яшь әле.

Алсу таңнар кочагында

Яшьлекнең гүзәл мәле.


  • Булды, Гөлнара, җырлауны калдырып торабыз. Актёрлык конкурсын башлыйбыз.


  • Әйдә, әйдә, слушаюсь иптәш башкомандующий.

- Ә хәзер бу язуларны өләшеп чыгабыз. Менә бу шигырьне анда язылганча эшләп күрсәтергә кирәк булачак.

  • Маймылланып, ә юк-юк, артистланып күрсәтергә кирәк булачак.

( Язуны өләшәләр).

  • Кемнән башлыйбыз?

(Актёрлык сәләтен күрсәтү).


  • Уйнадык та, шаярдык та , инде бераз серьёзный булып алсак та ярар.


  • Безнең студентларның мәктәпкә, укытучыларга, укучыларга әйтер сүзләре бардыр. Сүзне аларга бирик әле.

(Студентларның сүзе).


  • Рәхмәт, кадерле сабакташлар.


  • Менә очрашу кичәбез ахырына якынлашты.


  • Ничек инде, өйләргә таралышабыз мәллә?


  • Юк, иң шәбе алда әле!

-Син дискотеканы әйтәсеңдер инде.

-Синең уеңда шул бию генә инде. Без бит әле үзебезнең мәктәпнең өлкән класс укучыларының гимны булган Яшьлек җырын җырламадык.

- О кей! Салаватка кушылып җырлыйбыз!

"Яшьлек" җыры башкарыла.

- Аралашу кичәсе тәмам....

- Очрашу дәвам итә!

Икесе бергә:

  • Ә хәзер дискотека!
















Студентлар белән очрашу кичәсе (на татарском языке)


Студентлар белән очрашу кичәсе (на татарском языке)

МАКСАТ : Укучыларда төрле профессияләр буенча белем алу, уку йортларындагы тәртипләр, студент тормышы турында күзаллау булдыру;

Мәктәпне тәмамлагач, профессиональ һәм югары уку йортларында белем алуга омтылыш тәрбияләү.

КАТНАШАЛАР : 8-9 нчы класс укучылары, студентлар.

АВТОР ҺӘМ ОЕШТЫРУЧЫ : Зиятова Д.Х.

ҖИҺАЗЛАУ: Музыкаль аппаратура, шарлар, чәчәкләр һ.б.

ВАКЫТЫ: Январь 2012 нче ел.


© 2010-2022