Открытое мероприятие ко дню народного единства, Бердәмлек көне

Раздел Классному руководителю
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 СЛАЙД .

Хәерле кич хөрмәтле тәрбияче апалар! Хәерле кич кадерле балалар! Менә без яңадан сезнең белән бәйрәм кичәсенә җыелдык. Соңгы елларда бәйрәмнәр гел үзгәреп тора.

2 СЛАЙД .

Календарь битләренә карасак кызыл даталар языла тора: искеләре төшеп кала, яңалары барлыкка килә, 4 ноябрь - ул нинди көн икән? Сезнең игътибарыгызга бернничә вариант тәкъдим итәм,сез карап чыгыгыз да кул күтәреп җавап бирерсез.

3 СЛАЙД .

* Көзге каникул башланган көн. * Сөмбелә бәйрәме.

* Өлкәннәр көне. *Халыклар бердәмлеге көне.

* Әниләр көне. * Укытучылар көне.

4 СЛАЙД.

4 ноябрь- халыклар бердәмлеге көне икән ул.Ә менә бу бәйрәм яңа бәйрәмме ,әллә инде күптәннән килгән бәйрәмме икән?

Әйдәгез бергәләп бәйрәм тарихына күз салыйк әле. Бер мизгел эчендә без сезнең белән 400 ел элек булган тарихи вакыйгага күчәбез, чөнки бу бәйрәм тарихы үз тамырлары белән шул елларга барып тоташа.

5 СЛАЙД.

Патша - Явыз Иван үлеменнән соң Русиядә буталчык чор башлана,халыклар арасында дуслык, бердәмлек булмый. Белгәнебезчә бердәмлек булмаган җирдә көчтә булмый инде.Бу турыда сез әкиятләр һәм риваятьләрдән дә ишетеп беләсез , шулай бит балалар , я нинди әкиятләр.икән алар кем шуны әйтә ала? ("Тукмар б\н Чукмар","Лебедь да рак ,щука".)

6 СЛАЙД.

Нәкъ менә Русиянең көчсезлегеннән, таркаулыгыннан файдаланып Поляк гаскәрләре (сугышчылары) Мәскәүгә бәреп керәләр. Алар халыкны талыйлар, үтерәләр,җимерәләр һәм яндыралар. Халыкның моңа түзәр хәле калмый.

7 СЛАЙД.

Бик зур халык төркеме Түбән Новгородның Собор мәйданына җыела һәм бергә берләшеп туган җирләреннән дошманны куарга карар кылалар.Шул вакыт халык тарафыннан сайлап куелган шәһәр башлыгы Кузьма Минин игълан итә:

  • Дуслар, илебез өчен бер ни дә җәлләмик, булган мөлкәтебезнең барысын да ил сагына бирик! - ди һәм үзе иң беренче булып кесәсеннән янчыгын чыгарып барысын да буш чүлмәккә бушата. Аңа ияреп башкалар да шул чүлмәккә акчаларын, алтын-көмешләрен ата башлый.

Бар халык көченнән килгәнчә үз өлешен кертә, чөнки дошманны җиңү өчен көчле гаскәр оештыру һәм аны киендерү, ашату, коралландыру,таләп ителә.

8 СЛАЙД .

Тиздән зур көч туплана. Бу гаскәр белән идарәне кемгә тапшырырга дигән уй туа һәм Кенәз Дмитрий Михайлович Пожарскийны гаскәр җитәкчесе итеп сайлыйлар, чөнки Дмитрий Пожарский көчле, намуслы кеше,укымышлы хәрби җитәкче була.

9 СЛАЙД.

Бик күптән булган вакыйгаларның безнең як тарихына турыдан-туры бәйләнеше бар.Чөнки Казан каласы халык ополчениеләрен оештыру үзәкләренең берсе була. Ополчениеләрдә руслар белән янәшә татарлар һәм башкортлар, марилар һәм мордвалар, чувашлар һәм удмуртлар да иңгә-иң торып ил өчен көрәшә.

10 СЛАЙД .

Пожарский көчле ,бердәм халыклар гаскәрләре белән ике ай эчендә Мәскәүне урап ала, тиздән поляклар бирелә. Пожарский гаскәре тантана белән шәһәргә керә.

11 СЛАЙД.

1612 елның 4-нче ноябрендә дошманнар биреләләр, Минин һәм Пожарский идарәсендәге гаскәр Мәскәүне азат итә.

12 СЛАЙД.

Менә алар чын батырлар. Алар халыкны туган илне саклап калу өчен берләштерә алдылар. Тыныч вакытлар җиткәч яңа хан Минин белән Пожарскийны юмарт бүләкли, әмма иң зур бүләк - ул халыкның хәтере, шуңа да Кызыл мәйданда алар хөрмәтенә бронзадан һәйкәл куелган.

13 СЛАЙД.

2004 ел ахырында РФнең Дәүләт Думасы 4 ноябьрне Халыкларның бердәмлеге көне итеп кабул итә. 2005 елдан Россиядә официаль рәвештә үткәрелә. Димәк ,бердәмлек көненә ничә яшь икән? Ул яңамы әллә иске бәйрәм булдымы? (тәрбияче апалар үз төркемнәренә ярдәм итә ала) Әйе, бу бәйрәм яңа, аңа бары 9 яшь, ләкин ул 402 ел элек булган тарихи вакыйга истәлегенә яңартылган бәйрәм икән. Менә без сезнең белән кыскача бәйрәм тарихы б/н таныштык, ә хәзер бердәмлек төшенчәсе нәрсәне аңлата, шул турыда сөйләшеп алыйк. Бердәмлек элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

14 СЛАЙД. Балалар, халыклар дуслыгы Татарстанның иң зур байлыгы. Безнең Татарстанда 115 милләт яши. Сан буенча 1-нче урында -татарлар, 2-нче урында руслар, 3-нче урында чувашлар бу милләтләр узара дус һәм тату яшиләр. Балалар, мин әйтмәгән тагы нинди милләт халыклары яши икән безнең Татарстанда? (Балалар җаваплары тыңлана)

Балалар, бердәмлекнең нигезе нәрсә икән соң? Сез ничек уйлыйсыз? (Дуслык). Әйе бик дөрес, ул була икән дуслык,ә нәрсә соң ул дуслык?

15 СЛАЙД. Әйдәгез бердәмлек көче,дуслык сере турында мультфильмнар карап алыйк.Игътибар белән карагыз.(мультфильм карау)16 СЛАЙД.( фикер алышу)

Һәрбер милләтнең дуслыкка карата мөнәсәбәтләре шигырьләрендә мәкальләрендә чагыла.

- Балалар, мин сезне татар, рус халык мәкальләре белән таныштырырмын дип мәкальләр әзерләп куйган идем, ялгыш алар буталып беткән. Миңа шуларны җыярга ярдәм итмәссезме? Эшләргә җиңелрәк булсын өчен бер уен тәкъдим ит.Мин сезгә конвертлар өләшәм, аларда аерым -аерым сүзләр.Сезгә шулардан мәкальләр төзергә кирәк. (төзиләр, чираттан җавап бирәләр)

Кош канаты белән, ә кеше дуслары белән көчле.

Дус серен дус белер.

100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын.

Дусны табу җиңел, саклавы авыр.

Дус - акчадан кыйммәт.

Дус килгән көн - бәйрәм көн.

-Бу мәкальләр нәрсәне аңлата? (дуслык)

-Алар безне нәрсәгә өйрәтә? (дус булырга, дуслыкны сакларга)

-Дуслык безгә нәрсәгә ярдәм итә? (укырга, эшләргә, яшәргә)

-Балалар, әйдәгез,тагы бер уен уйнап алабыз. Өстәлдә чәчәк таҗлары, аларда кешедә булырга мөмкин уңай һәм тискәре сыйфатлар язылган. Беребез аларны укыр, ә калган укучылар чын дуслыкка туры килгән билгеләрне ишетсәгез урыннардан торып кул чабарсыз, ә туры килмәсә утырып башыгызны иярсез. Таҗларның туры килгәннәрен беркетә барырбыз. (укучылар таҗлар артына язылган сүзләрне укыйлар.) Миңа чәчәк таҗларын беркетергә ярдәмгә кайсыгыз чыгар икән?

-сугыш чукмары -туры сүзле -ярдәмел

-мәрхәмәтле - ялганчы -тыйнак

-игътибарлы -намуслы -кешелекле

-тәрбияле - тупас -яхшы

- Карагыз әле кешедәге яхшы сыйфатлардан нинди матур дуслык чәчәге килеп чыкты. Сезгә ошыймы? Сез дә, әгәр дус булсагыз, шушы чәчәккә ошап матур булырсыз.

17 СЛАЙД.

Балалар, чын дуслык турында бик күп шигырьләрдә бар бит,шуларның берсен генә укып китик әле. (слайдтан укыйлар)

Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була-

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып, көлеп була-

Дусларың гына булсын!

18 СЛАЙД.

Кичәбезне тәмамлап рус телендә "Халыклар дуслыгы" исемле җыр яңгырый.

19 СЛАЙД.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Дус яшик, бергә булыйк!



© 2010-2022