Классный час по теме «Язмышыңа үзен аяк чалма»

"Описание материала: Мин укучылар арасында наркоманлыкны кисәтү, аның бик хәтәр, хәтта дәвалап булмый, яшь кешене бик тиз үлемгә китерә торган авыру икәнен аңлатуны максат итеп куйдым.Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан - арта бара. Димәк, бу чиргә каршы бердәм көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак. Бүген безнең алда наркотиклар, аларны куллану сәбәпләре һәм нәтиҗәләре...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат. Укучылар арасында наркоманлыкны кисәтү, аның бик хәтәр, хәтта дәвалап булмый, яшь кешене бик тиз үлемгә китерә торган авыру икәнен аңлату.

Җиһазлау. «Наркотикларга урын юк!» дигән темага укучылар ясаган рәсемнәр, газета материаллары.

Укучылар! Сез хәзер мәктәптә укыйсыз. Берничә елдан мәктәп елларыгыз артта калыр. Күбегез укуларын дәвам итү яисә эшкә урнашу өчен шәһәргә китәр, сез анда төрле кешеләр, төрле язмышлар белән очрашырсыз. Замана да елдан - ел катлаулана. Төрле сынаулар алдында югалып калмас өчен, безнең киңәшләребез сезгә дөрес юл күрсәтүче маяк булыр. Бүгенге класс сәгатендә сүз яшүсмерләр арасында киң таралган яман чир - наркомания турында барачак.

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан - арта бара. Димәк, бу чиргә каршы бердәм көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак. Бүген безнең алда наркотиклар, аларны куллану сәбәпләре һәм нәтиҗәләре, бу афәт чоңгылын читләтеп үтү юллары турында фикер алышу бурычы тора.

Саннар шуны күрсәтә: наркотик матдәләр кабул итә башла-ганнарның күбесе әкренләп наркоманга әйләнә бара. Һәм шуны искәртергә кирәк, үлемгә китерүче бу агуны рәхәтлек тою өчен түгел , ә аннан соң барлыкка килә торган авыртуларга түзә алмаудан кулланалар. Кайбер төрләреннән көчле авыртулар берничә сәгатьтән соң ук башлана һәм шуңа күрә организм андыйларны тәүлегенә 2 - 4 мәртәбә кадауларын таләп итә, кайчагында, «ломка» вакытында, наркоманның йөрәге чыдамый - тибүдән туктый. Ә иң еш очрый торган күренеш дозаны арттыру (передозировка), чөнки дозаның чамасын белү бик авыр. Наркотикларны көчле, бәйсез шәхесләр генә куллана диючеләр дә бар. Киресенчә, психологлар фаразлавынча «химия» не еш кына үз - үзенә ышанучылар кабул итә. Алар өчен наркотик - проблемадан читкә китү, онытылып тору ысулы. Бик йомшак холыклылар, үзләрендә бу яман гадәткә каршы тору көче таба алмаучылар наркотикларга тиз бирешәләр.

Наркоманга доза һәрвакыт кирәк, димәк, ул һәрвакыт акчага мохтаҗ. Гадәттә, үз акчасы бик тиз бетә, һәм ул акчаны йә урлап, йә талап, йә башка кешене «энәгә утыртып» табарга мәҗбүр була. Шулай итеп, стажлы наркоманның үз клиентлары, үз кулану-чылары табыла һәм ул, билгеле, аларга «даруны» кыйммәтрәккә сата. Ә инде яңа «җүләрне кулга төшерү өчен «остаз»лар зур осталык, хәйлә күрсәтәләр. Физик авыртулар кешелек сыйфат-ларын онытырга мәҗбүр итә. Кайберәүләре хәтта «энәгә» энесенең, сеңлесенең яраткан кызын утыртуга кадәр барып җитәләр.

Наркотик матдәләр белән бәйләнгән теләсә нинди гамәл - җинаять эше булып санала. Сатып алганы да, саклаганы да өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ә инде сату белән шөгыльләнгәне исбат ителсә җиде ел төрмәдә иза чигәчәк.

Әйе, наркомания - куркыныч чир.

Наркоман иң күбе 30 яшькә кадәр яши ала. Кеше инде унсигез яшендә наркотик татып караса, егерме яшенә стажлы наркоманга әверелә һәм бер генә көн дә наркотик кабул итмичә тора алмый. Ул тиз кызып китүчәнгә әйләнә, тәне сызлый, күзләре кызара, наркотиктан башка бернәрсә дә уйламый. Нәрсә соң ул наркомания? «Нарко» сүзенең грекчадан тәрҗемәсе «аңсыз», «хәрәкәтсез». Наркотиклар медицинада авыруның хәлен җиңеләйтү өчен дару итеп бирелә, ләкин аңа организм бик тиз ияләшә. Наркоман дозасын кабул итү өчен һәрнәрсәгә әзер - алдау, урлау хәтта үтерүгә дә. Наркоман эчендәге шайтан гүя: «Урла, үтер, тап дозаны, кабул ит, яки мин сине түзә алмаслык җәзалыйм», - ди.

Наркотик матдәләрне канга өзлексез кертеп тору нәтиҗәсендә организмда авыртуны киметүче матдәләр эшләү туктала. Кеше үз тәненә киемнәр кагылудан һәм хәтта тамырларның тибешеннән, хәрәкәт иткәндә буыннарның ышкылуыннан да авырту тоя башлый. Аның гәүдәсе туктаусыз сызланып торган тоташ ярага әйләнә. Наркотиклар булмаганда ул бик нык газап чигә. Бер генә тапкыр булса да сызлану газабын кичергән кеше теләсә нинди җинаятькә барырга әзер. 2 - 3 елдан соң наркомания кешене тулысынча психо - физик яктан зәгыйфьләнүгә китерә. Кешенең тиресе саргая, сөякләре сынучан була, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, элекке тойгылары һәм кызыксынулары югала, ул тиз картая. Теләсә нинди юл белән наркотиклар табу теләге бердәнбер максатка әйләнә.

Наркотикларның явыз дошман икәнен менә бу мисалда да күреп була. Чаллыда яшәүче Сәкинә Моззафарова сөйләгәннәрдән:

«Безнең класста иң акыллы, тәртипле егет Коля Ефремов бар иде. Спортчы,бокс белән шөгылләнә, гел «5» билге-ләренә генә укый. Гитарада уйный , җырлый. Төскә - биткә дә бик чибәр. Яшермим , классның башка кызлары кебек үк мин дә гашыйк идем…

…Мин аны мәктәпне тәмамлаганнан соң 4 ел үткәч күрдем дә…танымадым.

Коля искиткеч ябыккан, кечерәеп калган. Күз төпләре кап - кара, авызын да ничектер авырлык белән генә ача. Бу хәлләрнең сәбәбен сорашкач, авырыйм, дигән булды. Шушы очрашуда ук миннән ялынып - ялварып 700 сум акча сорарга кереште. «Хәлем бик начар, дару алырга кирәк», - дигәч, аны бик кызганып 300 сум бирдем үзенә.

Дуслар, классташлар белән тагы бер очрашу вакытында Коля көтмәгәндә генә сикереп торды да, « Миңа кайтырга кирәк, өйдә нәрсәдер булган кебек, йөрәгем сикерә, күңелем өйгә тарта» дип ашыга - ашыга чыгып китте. Бераздан шалтырата бу миңа: «Килмәссең микән, миңа ярдәм бик кирәк иде», - ди. Янына барсам, өйләрендә кеше җыелган, түрдәге диванда ап - ак йөзле апа ята. «Скорый» килде дә, больницага алып китте үзен.

Өйдәге халык арасыннан бер карчык чыкты да, Коляның битенә төкерде.

- Анаңны үлем хәленә җиткердең бит, наркоман несчастный!» - дип кычкырды.

Коля икенче бүлмәгә йөгереп кереп китте. Мин дә аның артыннан иярдем.

Классташым үкси - үкси (элек боксчы, чибәр егетне шундый хәлдә күрермен дип, башка да килми иде бит!) бүгенге хәлләрне сөйләде:

Нидер буласын сизенүе акланган аның: өйгә кайтса, әнисе кухнядагы газ плитәсенә башын тыккан, янында ята, өйдә яман ис - газ боргычлары тулысынча ачык… Мин гаепле әниемнең шул хәлгә җитүенә. Чыннан да, наркоман бит мин… дип башын иеп сөйләде Коля. Шунда гына мин өйләренең яп - ялангач, җиһазсыз булуына игътибар иттем. Ямьсез, шыксыз иде аларның өйләре... Күз карашымнан барысын да аңлаган Коля, сүзсез соравыма җавап бирде.

- Әйе, бусы да минем эш - өйдәге бөтен нәрсәне наркотикка сатып бетердем… Үз җанымны да, хыялларымны да, сәламәтле-гемне дә, сөюемне дә саттым. Әнием генә исән калсын, таш-лыйм барысын да! - дип әрнеп - сыкранып, кемгәдер ялварып сөйләде ул.

… Менә шул хәлләрдән соң Коляны күргәнем юк. Бәлки, чыннан да наркотикларны ташлагандыр, дигән өмет кенә җанны җылытып тора».

Укучылар белән әңгәмә үткәрү:

- Наркотиклар куллану бу егетне нәрсәгә китереп җиткер-

гән?

Бүгенге сөйләшүгә нәтиҗә ясыйк. Күргәнегезчә, наркомания - бик хәтәр авыру.Ул кешене үлемгә дучар итә.

Укучылар! Шуны онытмагыз: сез гүзәл җиребезнең киләчәге. Милләтнең байлыгы - сезнең сәламәтлегегез.


© 2010-2022