5 сыйныфта татар әдәбиятыннан Г. Тукайның Шүрәле поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары темасына дәрес конспекты

Раздел Классному руководителю
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары.

Максат: -Укучыларны Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасы белән таныштыру.Татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр булуын җиткерү.

-Сәнгатьле, йөгерек укуны,сорауларга тулы,төгәл җавап бирә белүне,язма күнекмәләрне, сөйләм телен үстерергә ярдәм итү.

-Укучыларда Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.Бер-берсенә ихтирам, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес план-конспекты


I. Психологик - уңай халәт тудыру.

II. Өй эшен тикшерү.

"Үксез бала" рәсеме буенча язылган иншалар белән танышу,(берничә баланы тыңлау).

III.Яңа белемнәрне үзләштерү.

"Татар халык әкиятләре" китабыннан укып килгән "Шүрәле" әкиятен сөйләтү.

-Сез укыган әсәр ни өчен әкият дип атала?(Әкият төшенчәсен искә төшерү.)

-Әйдәгез әле,Шүрәленең төс-кыяфәтен телдән тасвирлап карыйк, нинди ул?

-Сез ничек уйлыйсыз Шүрәле усалмы ул?(Җаваплар тыңланыла.)

-Әйе, укучылар, ул көләргә, шаярырга ярата, шат күңелле, үзе беркатлы - юкка да ышана.Шул ук вакытта аның куркыныч гадәте дә бар.Ул кешеләрне кытыклап үтерә.Халык әнә шундый итеп дөньяда булмаган Шүрәле образын тудырган һәм төрле вариантларда иҗат иткән. Бер вариантын сез өйдә укып килдегез.

Г.Тукай әсәренә төп эчтәлек итеп әлеге таныш булган әкиятне алган.

"Шүрәле" әкият-поэмасын укытучы сәнгатьле итеп укып чыга.

-Сез укып килгән әкият белән Тукай әсәре арасында нинди охшашлык бар?

-Аерымлыклар нәрсәдә?

-Шагыйрь Кырлай авылы табигатен ничек тасвирлаган?

-Табигать кочагына урнашкан халыкның көнкүреше, тормыш-хәлләре поэмада ничек чагылдырыла?(Былтыр - шагыйрьнең табышы, халык тормышын,аның караш-офыкларын мавыктыргыч итеп ача торган персоажы, үзенең эшчән тк бигате, хәйләле акылы белән куандыра торган халык улы. Анда әкият героена тиң куәт тә, тапкырлык белән хәйран итә торган сәләтле йөрәк тә бар. Былтыр - шәхеснең көчен, кеше дигән затның табигый мөмкинлекләрен күрсәтә тоган реаль образ. )

-Бу поэмада шигъри дөньяны баета торган нинди тасвир-чаралар бар?(Әсәрдән билгеләү, табу; дәфтәрләргә чагыштыру,эпитет төшенчәләрен яздыру.)

-Әсәрне тагы бер кат искә төшереп күзаллыйк әле, сез нинди вакыйгаларны санар идегез?(1.Аыл. 2. Урман. 3.Әкият турында. 4. Татар халкының данлыклы тарихы.)

-Тарих фәнендә монгол яулап алулары,урта гасырда гарәп язулары һәм рус патшаларының Себерне,Ерак Көнчыгышны буйсындырулары мәгълүм. Көнчыгыштан килгән Чыңгыз (монгол) күпсанлы гаскәре белән байтак илләрне, шулай ук безнең бабаларыбыз булган Бөек Болгарияне дә буйсындыра. Г.Тукай поэмада шул тарихи күренешне искә ала. Алга таба шагыйрьнең ике юллыгында ачык хакыйкатькә - Явыз Иван тарафыннан яулап алынган халкыбызның хокуксызлыгына ишарә ителә:

Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе

Аһ! Дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе.

Алда саналган вакыйгаларны берләштереп карыйк. Беренче өлешне матурлык дип атый алабыз.Авылны, урманны сагыну, юксыну, туган якка мәхәббәте чагыла.Икенче өлеш ямьсезлек - милләтебез өчен борчыла, кайгыра, гаделсезлеккә рәнҗи, хәсрәтләнә.

Йомгаклау:

"Шүрәле" поэмасы бүген дә татар әдәбиятының таҗы булып санала. Бу әсәр - татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр. Ф.Яруллинның "Шүрәле" балеты - музыка сәнгатенең классик үрнәге.Аңа Тукай поэмасы нигез ташы икәне бәхәссез.

"Шүрәле" поэмасы - рәссамнарның да иҗат фантазиясен уяткан әсәр. Б.Әлменов ясаган шүрәле рәсемнәре Тукай хыялына бик туры килә. Сүз сәнгате белән рәсем сәнгатенең үзенчәлекләрен ачыклауда поэмада сурәтләнгән шүрәле белән рәссам ясаган шүрәле рәсеме - бик тә кулай, матур үрнәкләр. Шүрәленең портретында ук сәнгатьнең ике төре күзалдыбызга килә.

Бу әсәргә скульптор Б.Урманче да битараф калмаган, аның сәнгать әсәрләре арасында шүрәле сыны да бар.

Өй эше бирү:

1.Ә композиторларга килгәндә, сезгә өй эше итеп, Тукай шигырьләренә кайсы композиторлар көй язган? соравы була. Түбәндәге китапларны кулланырга мөмкин: "Җырлар" китабы (төзүчесе Илбарис Надиров) Казан, 1972 ел ; "Җырларыбыз" (төзүчесе Зиннур Мансуров) Казан, 1989 ел.

2."Шүрәле" поэмасының беренче бүлеген яттан өйрәнергә.

Билгеләр кую.

© 2010-2022