Брошюра о праздниках

Әлеге кулланмада мин, үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, бәйрәм эшкәртмәләре тәкъдим итәм. Максатым – укучыларда туган якка, кешелеккә мәхәббәт уяту, аларны рухи яктан баету, әхлаклы итеп тәрбияләү, эстетик зәвыкларын үстерү. Барыннан да бигрәк, укучының мөстәкыйль  фикер йөртә алуы, үз карашын, үз мөнәсәбәтен белдерүе кирәк. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, ана телендә матур итеп сөйләргә өйрәтү – таләпләрнең берсе. Милли үзенчәлекләргә, сыйфатларга, милләткә хас йола – гадәтләргә игътибарны юнәлтү д... Китапчыкта бәйрәмнәр генә бәян ителә. Укучыларыбызны уртак көч белән әти - әнисенә мәрхәмәтле, тормышка җайлашкан, белемле, сау – сәламәт, намуслы  итеп тәрбияли алсак, без дә, балалар да бәхетле булыр. Хөрмәтле укытучылар! Сез – гомерегезне балаларга белем – тәрбия бирүгә багышлаган изге кешеләр. Укучыларыгыз тәртипле, инсафлы, белемле булса, сез чын күңелдән шатланасыз.  Бу җыентыкка тупланган чаралар сезнең авыр һәм мактаулы хезмәтегездә кулланма һәм ярдәмче булуын телим.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кереш сүз



ТБрошюра о праздникахәрбия - күпкырлы эш. Һәр укытучы укучының йөрәгенә юл салырга тиеш. Тәрбия, минемчә, иҗади эш ул. Һәр укытучы тәрбия чарасын җанлы, кызыклы итеп уздырырга тырыша. Ул талантын, сәләтен эшкә җигә, эзләнә, өйрәнә һәм тәҗрибә уртаклаша.

Соңгы елларда уку - укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керә. Бу шулай булырга тиеш тә инде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый...

Тәрбия бирүдә дә үзгәрешләр сизелә. Яңа ысуллар, алымнар гамәләгә керә, тәрбиядә төрле - төрле чаралар кулланыла. Заман сыйныф җитәкчесе алар белән һәрдаим танышып барырга, аларны үз практикасында кулланырга тиеш. Әмма һәр яңалыкның нәтиҗәле булуы мөһим.

Кешелек дөньясы инде ничәмә - ничә гасырлар бәхетле тормыш төзү турында хыяллана. Күпчелек кешеләр, кызганыч ки, яшәү шартлары никадәр уңайлырак булса, тормыш шулкадәр бәхетле була, дигән фикердә. Бер сорау бирәсе килә? Кешелек гасырлар буе ирешкән казанышларын кем кулына, нинди кешеләр кулына тапшырабыз? Әгәр кешенең күңелендә начарлык икән, ул үз кулындагы барлык мөмкинлекләрне яманлык эшләүгә юнәлтәчәк. Шуның өчен дә кешелек дөньясы бәхетле булыйм, дисә, иң элек камил кеше тәрбияләүне беренче урынга куярга тиеш.

Әлеге кулланмада мин, үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, бәйрәм эшкәртмәләре тәкъдим итәм. Максатым - укучыларда туган якка, кешелеккә мәхәббәт уяту, аларны рухи яктан баету, әхлаклы итеп тәрбияләү, эстетик зәвыкларын үстерү. Барыннан да бигрәк, укучының мөстәкыйль фикер йөртә алуы, үз карашын, үз мөнәсәбәтен белдерүе кирәк. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, ана телендә матур итеп сөйләргә өйрәтү - таләпләрнең берсе. Милли үзенчәлекләргә, сыйфатларга, милләткә хас йола - гадәтләргә игътибарны юнәлтү дә бик зарур. Шушы бурычлардан чыгып тәрбия эше планлаштырыла һәм оештырыла.

Китапчыкта бәйрәмнәр генә бәян ителә. Укучыларыбызны уртак көч белән әти - әнисенә мәрхәмәтле, тормышка җайлашкан, белемле, сау - сәламәт, намуслы итеп тәрбияли алсак, без дә, балалар да бәхетле булыр.

Хөрмәтле укытучылар! Сез - гомерегезне балаларга белем - тәрбия бирүгә багышлаган изге кешеләр. Укучыларыгыз тәртипле, инсафлы, белемле булса, сез чын күңелдән шатланасыз. Бу җыентыкка тупланган чаралар сезнең авыр һәм мактаулы хезмәтегездә кулланма һәм ярдәмче булуын телим.


Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе


Максат: балалар күңелендә кадерле кешеләребез әби-бабайларга карата хөрмәт,олылау хисләрен үстерү,өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләү,шәфкатьлелек,миһербанлылык тәрбияләү.

Җиһазлау:әби-бабайлар турында язылган шигырьләр,әби-бабайларның кул эшләреннән күргәзмә, "Иң-иң кадерлеләребез" дигән плакат һәм балаларның үзләре ясаган әби-бабалары портретлары. Ишекнең тышкы ягына түбәндәге эчтәлектә плакат эленә:

"Иртәдән үк юмартланып,

Кояш сибә ал нурлар.

Балалар сезне көтәләр,

Рәхим итегез,өлкәннәр!"

1 нче алып баручы.Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Илшат. Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Руфинә.

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

2 нче алып баручы.Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек.

Зөлфәт. Ярты гасыр аерса да илне

Утлы, канлы, данлы еллардан.

Әммә хәтер әле дә йөртә сезне

Фронтларда - авыр юлларда.

Ләйсән. Сугыш чорындагы хатыннарның

Исемнәрен ташка нык уеп.

Кулдан килсә әгәр, бронзадан

Һәйкәл куяр идем мин коеп.

Җыр "Туган телем" Шарифуллин,Имамиев.

1 нче алып баручы.Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

Илнур.

Безнең әбиләргә, дуслар,

Хөрмәтем бик зур минем.

Шундый кешеләр булганга

Шатланам, туган җирем.

2 нче алып баручы.Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

Данияр.

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

Җыр"Гөлкәйләрем" Курбанов Рамазан.

1 нче алып баручы.Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

Әлфис.

  • Пенсия акчам - кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

  • Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач "Дәү әни!"-дип

Китерер күчтәнәчен...

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

Равилә.

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

Бию.Рок-н-ролл.2 нче класс малайлары.

Нәфкать. Бәйрәм итик шатланышып

Туганнар бергә-бергә,

Безнең бергә булуыбыз

Китсен бөтен гомергә.

Җыр."Үз җырыбыз" Фазылова Айгөл.

Әлфинә.

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

Зиннатуллин.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагнып сөйләрлек итеп

Татар халык биюе. Исмагилов Әлфис.

Денис.

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

Айнур.

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

Ренас.

Күңел күге һәрчак аяз булсын,

Читләп узсын сагыш борчулар,

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар!


Җыр "Бәхеттә,шатлыкта" Хәйретдинов Нияз.

Талия. Көннәр үткән, төннәр үткән

Ни арада картлык җиткән.

Җилдәй искән гомеркәен

Газиз әбкәй ялгыз кичкән.

Рамазан.

Әби кеше гел яхшылык тели

Гаебебез булса, кичерә.

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Әби дигән изге кешегә

Җыр. "Тылсымлы сүзләр" Насибуллина Алинә.

Айгөл. Кадерле бабакайлар!

Яшәгез сез, мәңге яшь булып

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Искәндәр.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек , ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

Данис.

Әй сез, татар бабайлары,

Язлар яши сезнең күңелдә.

Өйрәнсеннәр яшьләр Сезгә карап

Сокланырлык тормыш төзергә.

Җыр."Солдат булган" 2 нче класс малайлары.

Айзилә. Телибез сезгә яшел җәйләр,

Ап-ак карлы кышлар.

Кышларда да, җәйләрдә дә

Бәхетле минутлар.

Имамутдинов.

Ак төннәр телибез сезгә,

Матур тыныч төннәр.

Якты булсын, шатлык белән тулсын

Киләчәк көннәр!

Айсылу. Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын.

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәгез гөрләп торсын.

Хайретдинов.

Шатлык җыры илем күгендә.

Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә,

Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.

Хор. "Әйлән-бәйлән"

Алинә. Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

Рифат. Ышаныгыз,без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы-хәсрәтлөр китерми,

Таянычыгыз булырбыз.

Кызлар биюе.(мари)

1 нче алып баручы.Хөрмәтле өлкәннәребез! Нинди әйбәт дустыбыз Сез! Сезнең белән, дөнядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була.Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләсез. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык сездә. Ышана беләсез Сез, көтә беләсез.

2 нче алып баручы. Ак әбиләр бер елмайса,

Үсә күңел офыклары.

Яннарында уйнап йөри

Орчык кадәр оныклары.

Алар кичен сабыйларга

Мөнәҗәтләр көйли-көйли,

Пәйгамбәрләр тарихыннан

Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.

Мич янында тып-тын гына

Тыңлап тора киленнәре.

Шулдыр үзе өйгә иман,

Татулыкның иңүләре.

Ходайның һәр бирмеш көнен

Дога кылып сәламлиләр.

Ил шатлыгы,ил аклыгы -

Ак яулыклы ак әбиләр.

1 нче алып баручы.

Хөрмәтле Өлкәннәребез!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч,зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

2 нче алып баручы.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Матур тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.


Әти янымда булсын !

( 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе)

Максат: әтиләргә,бабайларга,абыйларга хөрмәт, Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. "Әтием-горурлыгым" плакаты. Салих Сәйдәшевның «Совет армиясе маршы яңгырый. Кулларына бүләкләрен тотып балалар залга үтәләр һәм тезелеп басалар.

АЛЫП БАРУЧЫ.

  • Кадерле әтиләр, бабайлар, абыйлар, һәм башка килгән кунаклар! Сезнең барчагызны да 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп озак яшәгез.

I БАЛА.

Бүген безнең мәктәптә

Шундый рәхәт, күңелле,

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде.

2 БАЛА.

Иң акыллы, иң уңганнар,

Бар эшкә дә булганнар,

Менә шундый безнең әтиләр!

БЕРГӘ.

Менә шундый безнең әтиләр!

3 БАЛА.

Әтиләр илнең терәге,

Гаиләнең йөрәге.

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.

4 БАЛА.

Әле ярый сез бар җирдә,

Безнең иң ныклы терәк.

Бәхетебез тулы булсын,

Сез безгә шундый кирәк!

5 БАЛА.

Әниләр белән бергәләп

Озын-озак яшәгез.

Шатлык килсен өебезгә,

Кайгы- хәсрәт күрмәгез.

6 БАЛА.

Сезнең йөргән юлларыгыз

Яшел утлардан торсын.

Сугыш, кан кою булмасын,

Әтиләр исән булсын.

7 БАЛА.

Яшәсен безнең әтиләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

ЖЫР.( …)

Балалар бүләкләрен әтиләренә тапшыралар.

АЛЫП БАРУЧЫ. Хөрмәтле әтиләр, бүген сез безнең бәйрәмебезнең иң кадерле, иң хөрмәтле кунаклары. Жир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде…

УЕН. « Иң яхшы биюче төркем»

7 БАЛА.

Әле кайчан менә шулай

Бергә биер идегез.

Рәхмәт, сезгә, гел дә шулай

Биеп барсын тормышыгыз,

Жырлап барсын эшегез.

АЛЫП БАРУЧЫ.

  • Хәзер әтиләргә балаларыбызның музыкаль бүләге.

(концерт номеры)

8 БАЛА:

Горуланам әти белән

Аны бар да ярата,

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата.

9 БАЛА:

Минем әтине эшендә

«Универсаль» ул, диләр.

Аның кулыннан килмәгән

Юктыр бер эш тә, диләр.

10 БАЛА:

Әтием кебек эшкуар

Булырмын әле үскәч.

Бәлки минем офисымда

Кайберләрегез эшләр.

11 БАЛА:

Минем әти компьютерны

Биш бармагы күк белә.

Әти кебек компьютерда

Минем эшлисем килә.

12 БАЛА:

Күргәнегез бармы сезнең

Минем әтине рульдә.

Җырлап йөри машинасы,

Ватылмаса, әлбәттә.

13 БАЛА:

Әти беләң кичләрен

Шахмат-шашка уйныйбыз,

«Мат» куйганым юк-югын да

«Шах»ка җиткәч, туктыйбыз.

14 БАЛА:

Өйдә булмаса әтием,

Шундый күңелсез миңа.

Кайчан кайтыр микән, диеп,

Кич буе уйлыйм менә.

15 БАЛА:

Әти өйгә кайтып кергәч,

Өйләр яктырып китә.

Бар эшләр дә җиңеләя,

Ару-талулар бетә.

16 БАЛА:

Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

17 БАЛА:

Эшләмәсә эшләмәсен

Газетын укып торсын,

Телевизор карап ятсын,

Әтием генә булсын!

18 БАЛА:

Аның белән урамнан бер

Үтүләре күңелле.

Һәр бала да бу дөньяда

Булсын иде әтиле.

19 БАЛА:

Әти белән әнием -

Иң-иң кадерлеләрем.

Бергә генә яшәсеннәр,

Минем шушы теләгем.

20 БАЛА:

Менә нинди куаныч,

Менә нинди зур шатлык.

Әтиләр булса янда

Безнең өчен горурлык.

IV класс укучылары башкаруында җыр. «Әтиемә»

(балалар утыралар)

АЛЫП БАРУЧЫ:

  • Хөрмәтле әтиләребез! Менә күрдегезме инде, балаларыгыз сезне ничек ярата. Алар әле сезнең турыда сочинениеләр дә яздылар. Аларның кайберләрен сезгә тәкъдим итәбез.

Ике укучы үзләренең сочинениеләрен укыйлар.

МАЛАЙ:

Кайвакытта булып куя

Шаяруның артыгы.

Абый шуңа ачулана:

- Ах, син, малай актыгы!

Абыйның кайчак үзенә

Шул сүз эләгә тагын,

Бабай аны ачулана:

- Ах, син, малай актыгы!

Ә бабай үзе шаярмый,

Җиткән инде картлыгы,

Тиргәүче юк, әйтүче юк,

- Син, - дип, - малай актыгы.

АЛЫП БАРУЧЫ:

- Хәзер әтиләр белән дә әзрәк шаярып алабыз. Уенга 3 әти чыга. Менә шушы шарларны кем шартлатмыйча зуррак итеп кабарта ала?

Әтиләр уйныйлар, җиңүчегә приз бирелә.

АЛЫП БАРУЧЫ:

Кадерле балалар! Менә бит бәйрәмгә әтиләр килгәч нинди күңелле, әйеме. Кайчандыр сезнең әтиләр дә сезнең кебек булганнар, мәктәптә укыганнар, сезнең кебек шаярганнар, көлгәннәр, рәхәтләнеп уйнаганнар. Бәлки кайберләре үткән балачакны онытканнардыр да инде. Ә шулай да без аларга балачакның бәхетле мизгелләрен искә төшерергә булышыйк әле. Сез ризамы, әтиләр? Алай булса, мин сезгә иң элек бер табышмак әйтәм, тыңлагыз:

Канаты бар - җилпеми,

Эче җылы - җил тими.

Кырык йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул.

(самолет)

Дөрес, хәзер без сезнең белән самолетлар ясыйбыз.

УЕН:

  1. Ике әти чыга. Кәгазьдән өчәр самолет ясыйлар, кем тизрәк?

  2. Шушы әтиләрнең балалары чыга. Әтиләре тоткан боҗрага самолетларны кертергә тырышалар. Кемнеке күбрәк керә?

Җиңүчегә приз бирелә.

ҖЫР. Садриева Ләйлә. «Әтиемнең туган көне».

АЛЫП БАРУЧЫ: Балалар, сез әтиләрегез белән табигать кочагына чыгарга яратасызмы? Менә шулай сез урманга бардыгыз, ди. Сезгә кечкенә елга очрады, ди. Әтиләр шул вакытта сезне күтәреп алып чыга алырлар микән?

УЕН. «Балаларны елга аша алып чык». Ике әти һәм өчешәр бала чыга. Балаларның барысы берьюлы күтәреп залның икенче башына барырга һәм кире килергә кирәк. Кем тизрәк?

АЛЫП БАРУЧЫ: Тагын бер күңелле уен уйныйбыз. Әтиләрнең күзләрен бәйләп балаларын эзләтик әле. Үз балаларын тиз табарлар микән?

УЕН. «Күз бәйләп үз балаңны тап».

ШИГЫРЬ. Зиганшина Равилә.«Минем бабай».

АЛЫП БАРУЧЫ: Хөрмәтле әтиләр. Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз, без сезнең белән горурланабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Ләкин безгә афәтләр күрергә язмасын иде, ә балалар белән гаиләдә куанышып яшәргә язсын. Һәрвакыт сәламәт булыгыз! Балаларыгыз белән бүгенге кебек дус, тату, күңелле, бер-берегезне аңлап гомер итегез.

Юллар имин,адымнар нык булсын!

Максат:укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту,светофор төсләрен аера белүләрен,аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү,урамда йөргәндә игътибарлылык һәм ихтирамлылык тәрбияләү,юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

Җиһазлау:"Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен нык бел!" дип язылган плакат, светофор макеты,юл билгеләре,табышмаклар,шигырьләр,ребуслар.

Зал урман мәктәбе итеп бизәлгән. Сәхнәдән аска юл, җәяүлеләр чыгу урыны билгеләнгән , юл кырыенда юл билгеләр тоткан укучылар басып тора ( " юл эшләре," " автобус тукталышы", "велосипедта йөрергә ярамый", "җәяүлеләр чыгу урыны" ). Сәхнәгә алып баручы чыга.

А.б. Исәнмесез, кунаклар!

Саумысез, барчагыз да!

Брошюра о праздникахБрошюра о праздниках

Сезне күрүгә без бик шат,

Бу мәктәп -бакчабызда.


Юл йөрү кагыйдәләрен

Ел да өйрәнәбез без.

Ни дәрәҗәдә белгәнне

Хөкем итүчебез сез.


Бүген урман мәктәбенә

Җыелабыз бергә без.

Әйдәгез ,рәхим итегез,

Соңга кала күрмәгез.


Мәктәпкә килүче Буратино белән Мальвина күренә. Буратино "Юл эшләре" билгесен күреп ала .

Буратино. Менә бу җирдә байлык бар,

Казып алыгыз, дигән.

Бәлки минем алтыннарны

Шунда күмгәннәрдер, ә?


Мальвина. Буратино, син ашыкма,

Монда бара юл эше !

Бу билге булган урынны

Әйләнеп үтә кеше.


Зебра булган урыннан сәхнәгә менеп китәләр. Алар артыннан Гыйльми белән Белми күренә. Белми " сәпитләрдә йөрергә ярамый" билгесенә игътибар итә.

Брошюра о праздниках

Белми. Их, сәпиттә килгән булсак,

Җилдерә идек юлда.

Күрәсеңме, рәхәтләнеп

Йөрергә була монда.


Гыйльми. Юк, Белмәмеш, ялгышасың,

Юкка кабаланасың.

Кызыл түгәрәк ул безгә

"Ярамый" дип кисәтә,

Әгәр зәңгәр төстә булса,

" Яраганны" күрсәтә.

Брошюра о праздниках

Алар сәхнәгә менгән арада ике куян күренә. Берсе "автобус тукталышы" билгесенә карап:

Брошюра о праздниках

1к. Автобус туктый бит монда

Шуңа гына утырыйк,

Акча да түлисе булмый,

Артына гына тотыныйк.

2к. Алай эшләргә ярамый,

Дустым, имгәнүең бар.

Әнә тегеннән чыгабыз,

Анда юл билгесе бар.

Брошюра о праздниках

Куяннар сәхнәгә менә, алар артыннан ук Мырау белән Сөембикә күренә.


Мырау. Әйдә инде,Сөембикә,

Ахры соңга калабыз,

Юлны моннан кисәбез дә,

Турыдан гына барабыз.

Юл аша чыгып барганда Светофор эләктереп ала.

Брошюра о праздниках

Свет. Тукта әле,әй, Мырау,

Тапталасың түгелме?

Билгеләрне белмисең,

Үзең юлдан йөрисең.

Ярый әле каршыңа

Чыкмады бер машина.


Кыз. Зинһар, гафу итегез,

Мин аңа өйрәтермен.

Зебра булган җирдән генә,

Чыгуны кисәтермен.


Менә шушындый билге ул

Җәяүле чыгу өчен.

Хәтта юлга да сызганнар

Барсы да күрсен өчен.


Барысы да сәхнәгә җыела, юл билгеләре тоткан балалар да үз урыннарын ала.

Брошюра о праздникахБрошюра о праздниках

Мальвина. Дусларым, шаулашмагыз әле, укытучы апа килеп, безнең белемнәрне тикшергәнче, мин сезгә бер әкият сөйлим.


Кайсыбыз иң кирәкле?

Борын-борын заманда ,өч ут яшәгән ди: кызыл, сары, яшел. Бервакыт болар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кайсысы иң кирәкле? ( Өч ут булып киенгән балалар сәхнәгә чыга)

Кызыл. Мин иң югарыда торам. Кешеләрне, машиналарны туктатам. Шуңа мин иң кирәкле.

Сары. Юк,мин бит кызыл белән яшелне аерып торам, барын да куркынычсызлык турында кисәтәм, мин иң кирәклесе.

Яшел. Сез берегез дә дөрес әйтмисез. Мин иң аста торсам да, барысы да мине күрүгә йөри башлыйлар. Шуңа да мин иң кирәклесе.

Мальвина. Алар бик озак бәхәсләшәләр. Бөтен җирдә шау-шу башлана, юл һәлакәтләре артканнан арта. Беркем дә нишләргә кирәклеген белми. Акыллы, зирәк балалар тылсымчыны эзләп табалар һәм ул утларны бергә җыя да әйтә: " Барыгыз да кирәкле, шуңа күрә сез гел бергә булырга тиеш . Шул вакытта гына юлларда тәртип булачак!"- ди.



Брошюра о праздниках



Укытучы. Исәнмесез, балалар! Исән- сау гына килеп җиттегезме? Юлда хәвеф- хәтәрләргә очрамадыгызмы? Светофорның өч төсе дә бирегә килгән икән, әйдәгез сез үз командаларыгызга төсләрне таратыгыз да, урын алыгыз.( Укытучы ябыштырыла торган өч төрле төстәге түгәрәкләр өләшә, һәр команда үз төсен алып күкрәкләренә ябыштырып куя)

- Бүген мин сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшерермен. Сынатмаска тырышыгыз! Сезнең җавапларыгызны бәяләп баручылар безнең кунакларыбыз-ЮХИДИ хезмәткәрләре булыр. Әйдәгез, Кызыл, Сары, Яшел командалары белән якыннанрак танышып китик.

Командаларга сүз бирелә. Һәрберсе үзенең командиры, девизы белән таныштыра. Укытучы.1нче бәйге .Өй эше. (5 слайд )

- Әйдәгез башта өй эшләрен карап китик әле. Һәрбер командага юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем ясарга кушылды һәм светофор, юл билгеләре буенча тарихка күзәтү ясап, мәгълүмат туплап килергә диелде.Рәсемнәр карала. Укучыларның чыгышлары тыңлана. Сезнең игътибарга үзебезнең укучыларның чыгышларын тәкъдим итәбез.

1укучы. Беренче юл билгеләре турында. Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, кагыйдәләрсез һәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була башлый. 1900нче елда Парижда юл билгеләренә сүзләр булмаячагы, ә бары тик бөтен кешегә, хәтта укый-яза белмәүчеләргә дә аңлаешлы символ-сурәтләр генә булырга тиешлеге турында карар кабул ителә. 1909 нчы елда беренче дүрт билге кабул ителә: "Сикәлтәле юл", "Борылыш" , " Юллар чаты", " Тимер юл белән кисешү".

2нче укучы.Светофор сүзенең мәгънәсе. "Светофор" сүзе ике өлештән тора: "свет" һәм "фор". Свет- яктылык дигән сүз. Ә "фор" сүзе греклардан "форос" сүзеннән алынган, ул "алып килүче" дигәнне аңлата. Димәк, светофор- яктылык алып килүче булып чыга.

3нче укучы. Беренче светофор моннан 100ел элек Лондонда куела. Анда 2 төс кенә була: кызыл һәм яшел. Махсус кеше җеп ярдәмендә кирәкле төс түгәрәген күтәрә торган булган. Россиядә беренче светофор Мәскәүдә 1929нчы елда куела. Ул 3 тигез өлешкә бүленгән түгөрәк формасында була:

кызыл, яшел һәм сары. Регулировщик укны кирәкле төскә бора торган булган Соңрак Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә электр белән эшләүче 3 төсле светофорлар барлыкка килгән.



Укытучы. 2нче бәйге. Светофордан хат.(6 слайд)




Брошюра о праздниках

Һәрбер командага түбәндәне текст таратыла.


Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .................. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ...................................... туктап тор. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.

Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.


Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.

Укытучы. 3нче бәйге. "Ярый, ярамый" уены. (7 слайд )

Брошюра о праздниках

- Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсез, һәр командага 2шәр сорау.

Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)


Укытучы. 4нче бәйге. Командирларга бирем. "Велосипедта йөри беләсеңме?" дип атала. Һәр командир берәр кагыйдә әйтә. (8-10 слайд )

Брошюра о праздниках

Кагыйдәләр түбәндәгеләр:

1) юлларда хәрәкәт вакытында велосипед белән идарә итү 14 яшьтән, мопед белән идарә итү 16 яшьтән кечерәк булмаган кешеләргә рөхсәт ителә;

2) велосипедчылар уң як полоса читеннән бер рәт булып кына хәрәкәт итә алалар, әгәр җәяүлеләргә комачаулык тудырылмаса, обочинадан да йөрергә ярый;

3)колонна булып хәрәкәт итүчеләр 10ар велосипедчыдан торган группа булып бүленеп, араларында 80-100м ара калдырып барырга тиешләр;

Велосипедта йөргәндә нәрсә эшләргә ярамаганын да әйтергә мөмкин.


Укытучы. Кадерле уенчылар, 5нче бәйгенең нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез. (11-12 слайд)

Үзе монда утыра,

Сүзне тегендә тутыра. (телефон)

- Әйе, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы -телефон. Ә хәзер дөрес телефон номерларын сайлагыз. Команда әгъзаларының алдында машина рәсемнәре ята. Алар, табышмакка җавап тапкач, тиешле машина рәсеме турысына телефон номерларын язып баралар .

Брошюра о праздникахБрошюра о праздниках

1 нче сорау. Әгәр кеше авырый икән.

Күрсәт ярдәмне.

Телефоннан җый син һәрвакыт 0... (3) не.

2 нче сорау. Газ белән уйнама, шаярма бер дә,

Газ исе килсә, шалтырат 0...(4) кә.

3 нче сорау.Шырпы белән уйнама син, калырсың көл-күмергә,

Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0...(1) гә.

Брошюра о праздниках

4 нче сорау. Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,

Кичекмәстән шалтырат син 0...(2) гә.

Брошюра о праздниках

Укытучы. Ә хәзер 6нчы бәйге . Ул табышмаклар бәйгесе дип атала. Үзегез әзерләп килгән табышмакларны тыңлап китик әле. Һәр команда

берәм-берәм табышмаклар әйтә, кайсы команда күбрәк әзерләгән, шул җиңүче була.


  1. Дүрт аяклы,

Кара тояклы,

Бар ягы тәрәзәле,

Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)

Брошюра о праздниках


2) Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (велосипед)

Брошюра о праздниках


3) Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң -үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

Брошюра о праздниках

4) Үзе тыр да тыр килә,

Бар эшне эшли белә.

Сукалый да, тырмалый да

Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)

Брошюра о праздниках


5) Уф- пуф итәр,

Еракка алып китәр,

Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)

Брошюра о праздниках

-Әйдәгез ардыгыз да бугай хәзер әзрәк ял итеп алыйк. Без светофордан төс күрсәтеп торырбыз, ә сез әгәр яшел төс булса- татар халык көенә әйләнә буенча биерсез, сары төскә-урында гына биеп торырсыз, кызыл булса туктап көтеп торырсыз. Кайсы команданың игътибарлырак икәнен жюри күзәтеп торсын. (20 слайд )


Укытучы. Рәхмәт, матур итеп ял иттек, хәзер яңадан эшкә тотыныйк. Сезнең һәрберегез без алдан әзерләгән сорауларга җаваплар табарга тиеш иде. Әйдәгез, "Җавапны бел!" бәйгесендә моны тикшереп алыйк әле.

(21 - 22 слайд )

Түбәндәге сораулар укыла, һәр команда җавапны язып бара.

  1. Машинаны туктату җайланмасы.

  2. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы.

  3. Нинди сүздә 1 метр "о" хәрефе бар?

  4. Җәяү йөрүчеләрне кемнәр дип атыйлар?

  5. Кешеләр йөри торган юл.

  6. Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый.

  7. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?

  8. Юл аша чыгу урынында нинди хайван ята?


Укытучы. Татарстанда яшәсәк тә татар телен генә түгел, ә рус телен дә белү мәҗбүри. Ә сез билгеләрнең атамаларын ике телдә дә беләсезме икән, тикшереп үтик әле. (23-29 слайд)


"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел." бәйгесе

Брошюра о праздниках


  • Тайгак юл. - Скользкая дорога.

Брошюра о праздниках


  • Велосипед белән йөрү тыела. - Движение на велосипедах запрещено.


Брошюра о праздниках

  • Җир астыннан үтү юлы. - Подземный пешеходный переход.

Брошюра о праздниках

  • Җәялеләр чыгу урыны. - Пешеходный переход.

Брошюра о праздниках

  • Автобус тукталышы. - Место остановки автобуса.

Брошюра о праздниках

  • Керү тыела. - Въезд запрещен.

Укытучы. Алдагы бәйге "Билгене дөрес җый" дип атала. Кечкенә уенчыларыбыз билгене җыйган арада 3-4нче сыйныф укучылары безгә җыр җырлап китәр. В. Казыйханов сүзләре, Ф. Әхмәтшин көе "Светофор юлларда".

(30 слайд)


Укытучы . Алдагы бәйге " Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту" дип атала .Шушы бәйгедән соң сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегез турында жюри нәтиҗә ясар.

(31 - 40 слайд )

  1. Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?

а) автомобиль;

б) трактор;

в) җигүле ат.

  1. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

  1. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

  1. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

  1. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

  1. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

  1. Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы.

8Брошюра о праздниках. Бу билге нәрсәне аңлата?

а) җәяүле чыгу урыны;

б) җир өсте чыгу урыны;

в) җир асты чыгу урыны.

9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:

а) юл уртасыннан;

б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;

в) тыкырыктан.


Жюри нәтиҗә ясый. Җиңүче команда билгеләнә. Катнашучылар тарафыннан җыр башкарыла.

Йомгаклау. Менә безнең бәйрәмебез тәмамланды. Укучыларыбыз үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләрен күрсәттеләр.Күргәнегезчә,

арагызда яхшы әзерлекле укучылар да,бу эшкә салкынрак караган балалар да бар икән.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Әйдәгез, җиңүче команданы көчле алкышлар белән котлыйк.

Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. . Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!


"Уңыш бәйрәме"

Максатлар:
- уеннар, җырлар, биюләр, шигырьләр аша балаларны яшелчәләр, җиләк-җимешләр, бөртекле культуралар белән таныштыру;
- укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;
- табигатькә, кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: көзге яфраклар,"Шалкан"әкияте геройлары,яшелчә,җиләк-җимеш,бөртекле үсемлекләр булып киенгән балалар.
(Җыр "Кояшлы ил")


(Җиңел музыка астында:)

1 Алып баручы:
Җырларда бу-алтын көз ае.
Шагыйрь дуслар, әйе, сез хаклы!
Куаклардан булмый күз алып:
Бөтен төшне алтын көз басты.
Ераклардан карап торганда,
Алтын сыман хәтта күк хәзер,
Кояшның да биек кранга
Тияр-тимәс чагы күп хәзер.
Бәйрәм итеп көтеп алдык без,
Җимеш ае, муллык ае бу,
Келәтләргә тула саргылт төс-
Безнең шатлык, безнең баю бу.

Укытучы: Балалар! Карагыз әле көзге болынны. Яфраклар саргайган, кошлар да сирәк кенә күренгәли. Әллә булмаса, бабайларга кунакка барыйкмы?


Балалар: Барабыз! Барабыз!


Укытучы: Кузгалып киткәнче, әйдәгез көзге болыныбызга бер җыр бүләк итик, язын килгән кошлар белән саубуллашыйк.
(Балалар йорт ягына карыйлар, бабай капка ача; алар аның янына киләләр).
Бала: Хәерле көн, Бабакай!
Менә килеп тә җиттек.
Кичә үк килә идек-
Көн аязганын көттек.
Бабай: Көттем. Сезнең киләсен сиздем.
Сез килүгә эш бетте,
Әнә, теге зу-у-р шалкан
Сезнең килүне көтте.
Шундый зур булып үсте,
Ә тартып чыгарырга
Безнең көч тәмам бетте.


Бала: Әйдәгез, әле бергәләп,
Тартып чыгарып карыйк.


(Тарталар, тарталар, шалкан чыкмый.)
Бабай: Әллә соң әбине чакырып карыйкмы.


Бергә:

Әби!Әби! Кил әле!
Безгә ярдәм ит әле!

(Әби чыга).


Әби: Нәрсә булды? Әллә инде миннән башка шул шалканны да тартып чыгара алмыйсың?(Балаларны күреп ала).
Ай! Килеп тә җиткәннәр
Минем якын дусларым
Әйдәгез әле, тартыйк
Һәм авыз итеп карыйк.

(Тарталар, тарталар, шалкан тагын чыкмый).


Бала: Бабай! Бабай! Бабакай!
Кайда соң безнең Акбай?
Бергә: Акбай! Акбай! Кил әле.

(Өрә-өрә Акбай килеп чыга).


Акбай: Нәрсә булды? Нишләдегез?
Ник элек килмәдегез?
Шалкан зур түгел иде,
Сез шуны белмәдегез,
Тиз генә тартып чыгарып,
Ашап та булыр иде.
Әйдәгез, тартыйк, тартыйк!
Болай тик карап тормыйк.


(Тарталар, тарталар, тик шалкан һаман чыкмый. Шул вакыт, кычкырып, песи килеп чыга).


Песи: Мияу-мияу! Ничек күп шулай дуслар?
Булышмый булмас, бабай.
Бабай: Әйдәгез, тартыйк бергә.


(1-2-3 дип санап тарталар. Чыкмый.)


Әби: Инде хәзер нишләргә?


( Тычкан килеп чыга).


Тычкан: Ничек инде нишләргә?
Ә-ә! Миннән башка булмыймы?
Үзем кечкенә булсам да,
Көчем күп минем.
Әйдәгез тартыйк булмаса,
1;2;3!
Миндә бик күп көч.

(Тарталар, ниһаять шалкан килеп чыга; барысы да егылалар, Бабай торып баса һәм башын кашый)

Бабай: Шалкан чыкты чыгуын,
Ә хәзер нишләтәбез?
Балалар: Шул шатлыктан җырлыйбыз.

(Шалканны уртага куялар һәм җырлыйлар.)

Бабайның бакчасында
Шалкан зур булып үскән.
Менә шундый киңлектә,
Менә шундый тарлыкта.
Шалкан, шалкан, кил әле!
Бер биеп күрсәт әле!


(Кул чабалар, балалар бии).

Бала: Шалканыгыз тәмле икән,
Тагы ниләр бар икән?
Бабай: Менә нинди кишер салдык
Базыбызга сакларга.
Безгә кунакка килерсез
Тәмле кишер ашарга.
Кишер: Минем исемем - кишер.
Теләсәң болай пешер,
Теләсәң ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
Әби: Ә суганыбыз кайда?
Ул бар әле алайда.
Суган: Минем исемем - суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Шифалы дип атыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Кабак: Карагыз әле бер генә
Менә миңа - кабакка.
Турап куйсагыз, мин сыймыйм,
Хәтта 9 табакка.


(Җиңел музыка уйный, ишектән көз кызы килеп керә (сөмбелә), яфраклар сибә, ә кәрзинендә алмалар.)
"Көз һәм балалар" җыры.
Сөмбелә:

Агачтагы бар яфракны,
Чәчәкләр һәм үләннәрне,
Басудагы игеннәрне,
Сап-сары төсләргә керттеләр.
Укытучы: Алтын-сары яфраклар,
Кулларыбызга алыйк.
Безнең бакчага көз килде
Җиңел вальс көенә
Булмаса бер биеп алыйк.
Бала: Сары, кызыл төсләр белән,
Карлы яңгыры белән,
Безнең бакчага көз килде,
Мул уңышлары белән.
Әби: Киң кырларда иген булса,
Табыныгыз уң булыр,
Ә табында икмәк булса,
Күңелебез көр булыр.
Арыш: арыш соң арыш.
Һәр башагы бер арыш.
Егәрлегең булса гына,
Син арыш белән ярыш.
Бодай: Ә менә мин бодай,
Тик бодай булса, ил бай.
Карабодай: Менә мин-карабодай,
Ничек үстем соң болай?
Миңа игътибар итте.
Һәрбер кыз, һәрбер малай.
Мин бик тәмле ботка да
Һәм бик татлы, шәп балда.
Солы: Солы соң, солы-басу сылуы
Һәм күрсәң солысын.
Исең китеп торырсың.
Тары:Ә тары соң. Тары?
Мул булдым быел тагы!
Карап-кара син миңа,
Үрмәлим югарыга.
Бала: Көз көнендә урман, кырлар алтын була,
Яфраклар да сары, кызыл ялкын була.
Игенченең хезмәтенә бүләк өчен,
Амбарларга өем-өем ашлык тула.
Бала: Бер карасаң, күктә болыт була,
Бер карасаң тагы яктыра.
Көндезләрен бераз җылы була,
Ә кичләрен, кинәт туңдыра.
Сөмбелә: бик моңсу булса да,
Сезнең белән күңелле.
Башка балалар да көтә,
Китми булмый, билгеле.
Менә сезгә күчтәнәчем-
Сыйланыгыз утырып.
Алмаларны алып килдем
Кәрзинемне тутырып.
(Табышмаклар).
Сөмбелә:Ә хәзергә, хушыгыз.
Киләсе елга килүгә
Сау-сәламәт булыгыз.
(Сөмбелә китә).
Бабай: Ничек күңелле булды
Сезнең белән, балалар.
Әби: Ә бүген килгән кунаклар
Әкият геройлары.

"Әйлән-бәйлән" җыры белән кичә бетә.



Әти-әни белән бергәләп

(Гаилә бәйрәме)

Максат: Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

Мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.

Җиһазлау:Гаилә белән төшкән фотолар күргәзмәсе, әти- әниләр белән бергәләп

эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырыла.Зал матур итеп бизәлә, стенага гаилә турында канатлы сүзләр язылган плакатлар эленә:

Шатлык- күңелебездә,

Ал кояш - күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Гаилә бәйрәме бездә!


Кошлар сайраса, урман ямьләнә.

Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә.


Укучы: Исәнмесез, әти- әниләр!


Укучы: Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.


Укучы: Бәйрәмсез бик күңелсез шул,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Җыр: Бәйрәм бүген!


Укытучы: Бер утыру үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер утырып серләр бүлешү

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.Гаилә нык, тату

икән, димәк дәүләт тә җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни- гаиләнең тоткасы булса,

балалар- гаиләнең көзгесе.Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр.Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле,

шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә.

Бүгенге кичәбездәге якты теләкләребез тормышка ашсын, балаларыбыз безгә карата рәхимле булсыннар иде.Әгәр дә бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгәге эшләрегез уңышлырак булыр.


Җыр: Яратыгыз!


Укытучы: Гаиләнең терәге- ир-ат,әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше- гаилә башлыгы.Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да.Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.

Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!


Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, томыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!


Укучы: Бәйрәмегез белән , сезне, әтиләр!


Укытучы: Яраткан улларыгыз һәм кызларыгыз сезне бәйрәм белән котлап, җыр, шигырьләр, бүләк итәрләр.

Рәхим итегез, балалар!

Укучы: Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.


Укучы:Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң - иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше.


Укучы:Ул зирәк тә, шаян да.

Акыллы да, гаҗәп тә

Кем дисезме, ул кеше?

Безнең әти, әлбәттә.


Укучы: Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр яктырып китә.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.


Укучы: Хәлне сорый, баштан сыйпый,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.


Укучы: Барыбызга да булыша.

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, энемә

Әти- иң кирәк кеше.


Укучы: Хөрмәтле әтиләр, сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Шатлык һәм сәламәтлек

сезгә телибез!


Укучы:Сезгә булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык, куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Җыр: Әткәй.

Минем әткәй көндә эшкә китә.

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфкатьләрнең алсу төсләрен.

Әткәй,әткәй, синнән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле?

Кояш сыман әнкәй берәү булса,

Син дә безгә шулай кадерле.


Укучы:Кая барсаң, күз алдында,

Һәрчак күңелдә яши.

Ул-безнең иң якын кеше

Ул, белегез, __ кем? (Безнең әни)


Укучы: Кем куллары өйне,җирне ямьли?

Изгелеге үлчәү тапкысыз

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

Яшәү яме- әнкәй, хатын-кыз.


Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат.Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле,

иң мәрхәмәтле газиз кешебез.Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен

борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше - ана.

Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз.Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт,бәхетле

булсыннар!


Укучы: Син,әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.


Укучы: Нинди генә зарым булсын,

Нинди генә моңым булсын,

Нинди генә серем булсын,

Сөйләми дә, сорашмый да

Әни белә.


Укучы :Әнием, кадерлем,

Син-энҗе бөртегем.

Син- хөрмә җимешем.

Син- йөрәк тибешем.


Укучы: Әнием, әнием,

Иң кадерлем ,син минем.

Мин сине яратып, иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.


Җыр: Әниемә.


Сөекле әниләребез! Бүгенге бәйрәм тәнегезгә җиңеллек, җаныгызга ял, күңелләрегезгә

шатлык, өегезгә иминлек алып килсен!


Укучы:Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып!


Укучы: Алмадык сатып бүләкләр.

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип санадык.

(Бүләкләр тапшыру)


Укытучы: Кадерле укучыларым, әле кайчан гына сез беренче сыйныфка укырга кергән идегез.Өч ел эчендә без инде дуслашып, туганлашып өлгердек. Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.Ә дуслыкка нигез балачактан мәктәптә салына.Ул балаларның бер-берсе белән аралашуыннан башлана. Бүгенге кичәбездән соң бу дуслык хисләре тагын да көчәер дип өметләнәбез.


Җыр: Дуслар булыйк!


Укытучы: Гаиләнең ныклыгы,татулыгы күп нәрсәләргә бәйле.Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм:

Кайвакытта корыч кебек каты,

Ә кайчак әремнән дә әче.

Кайвакытта кылыч кебек үткен.

Елан кебек чага да белә ул.

Укучы: Үз телем - татар теле

Сандугачлар теле бит ул.

Үзе гали, үзе бөек

Әһәңле һәм моңлы бер тел.


Укучы: Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.


Укучы: Туган телем күп еллардан бирле

Чәчәк ата йөрәк түремдә.

Әнкәй - әткәй дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен татар телендә.


Укучы: Рәхмәт, сиңа әнкәй

Рәхмәт, сиңа әткәй

Саф татарча исем биргәнгә.

Үз дәүләтең, үз милләтең барын

Онытма, син кызым, дигәнгә.


Укучы: Бергәләп җырлыйк туган тел турында.

Кечкенә чакта җырлаган кебек.

Һавада кояш, җирдә туган тел

Булмаса әгәр, зураймас идек.


Укучы: Сөенеп җырлыйк,Туган тел җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп.

Мин бит -татар баласы диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

Җыр: Туган телем.


Укытучы: Бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.Сәламәтлек_ кешенең иң зур байлыгы. Көчле, җитез, түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Хәзер үткәреләчәк бәйге дә"Әти-әни һәм мин -сәламәт гаилә" дип атала. Бу бәйгедә әти-әниләр командасы белән балалар командасы ярыша.

Бәйге барышын дәрәҗәле жюри күзәтеп барачак.


1."Сазлык аша барабыз".

2.Шарны алга таба аяк белән этеп бару.

3.Балык тоту.

4. Иншалар уку. "Минем гаиләм"(Кемнәр гаиләсе турында язылган?)

5.Шарлар җыю.(Кем кочагына күбрәк шарлар сыйдыра?)

6."Оста укчы".(Кәрзингә нарат күркәләрен ыргыту)

7.Сорауларга җавап.(Спорт өлкәсенә караган сораулар)

Футбол кырының уртасында нинди геометрик фигура бар?

Малайларның яратып уйнаган кышкы уены.

Кышкы спорт мәйданчыгы ничек атала?

Спорт мәйданындагы җитәкче кеше.

8."Көнгерә."( Туп белән сикерү)


Укытучы: Сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.(Алар бәйгегә нәтиҗә ясыйлар.Ике командага да бүләкләр тапшыралар).


Укытучы: Бәйрәмне дәвам итәбез.(Әти-әниләр турында җырлар, шигырьләр, биюләр).

1.Шигырьләр: "Әтием белән бергә","Әнием", "Әтием кайтыр эштән", "Әнигә генә"

2.Татар халык биюе.

3.Җыр"Гөлләрем"


Укытучы: Бүгенге бәйрәм кичәсе ахырына якынлашты.Бәйрәмдә катнашучы барлык әти- әниләргә һәм балаларга рәхмәтемне белдерәм.

Иң матур көн- бүгенге көн!

Иң матур җир- син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял -рухи канәгатьлек биргән ял!

Иң зур байлык - сәламәтлек!

Сәламәт булыгыз, эшегезгә, гаиләгезгә зур уңышлар! Балаларыгыз сәламәт,эшчән,

намуслы, зирәк,әдәпле, кыю булып үссеннәр! Алар сезгә бүгенгедәй бары шатлык китерсеннәр!

Кадерле балалар,әти-әниләребезгә карата игътибарлы булыйк!Аларга һәрвакыт

булышыйк, аларны олылыйк!Үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз,ягымлы сүзләрегез

белән аларны һәрвакыт шатландырып яшәгез!


Җыр яңгырый: "Матур булсын !"



Хушыгыз,кошкайлар!

Максат: табигатькә, канатлы дусларыбызга сакчыл караш тәрбияләү,танып-белү эшчәнлеген үстерү,матурлыкны күрә,бәяли белергә өйрәтү.

Җиһазлау:кошларның файдасы турында язылган плакатлар,кош рәсемнәре,"Кошлар-безнең дусларыбыз","Кошларны саклагыз","Кош ояларын туздырмагыз" дигән лозунглар.

Укытучы:

-Балалар , елның ямансу вакыты дип сез кайсы ел вакытын атыйсыз?Ни өчен шулай? Кемдә нинди өстәмәләр бар? Әйе, кошлар да ямансулап төркемнәр булып җылы якларга очарга әзерләнә.Безнең тирәдә дә әнә шундый кошлар күренә иде әле, яле ишекне ачыйк, бәлки безнең яныбызга да очып керерләр һәм без алар турында мәгълүматлар да җиткерербез сезгә. Кошлар тавышы.Кошлар булып киенгән балалар залга керәләр.

-Кошкайлар, рәхим итегез, без бүген күчмә кошларны озату кичәсенә җыйналдык.Сез дә безнең белән күңел ачыгыз , әйтәсе фикерләрегезне дә әйтер өчен бик уңай вакыт.

"Көз" җыры.

А.Б.Нинди генә тереклек ияләрен алма: бөҗәкләрме ул, җәнлекләрме, кошлармы - барысы да кешеләр белән тыгыз бәйләнгән. Алар барысы да балалар үстергәннәр. Ә балаларны җил-давылдан саклап үстерү өчен кошлар кипкән үләннәрдән, саламнан, балчыктан оялар ясаганнар, хәтта тал чыбыкларыннан да үргәннәр. Оялар агач ботакларында, кыяларда, салам арасында да була.

Сөмбел: Кошлар елга-күлләрдә дә үлән арасына оялар ясыйлар, тәрәз капкачларын да үз итәләр. Оялар төрле зурлыкта, формада булалар. Кайбер кошлар, мәсәлән, ремез дигән кошлар, агач ботагына бияләй формасында асылмалы оялар үргәннәр. Асылмалы оялар агач ботагына җирдән биектә, еланнар, песиләр, башка дошманнар менә (үрелә) алмаслык итеп үрелә. Кош балалары чыныгып беткәнче әнкәләренең канатлары астында шул ояларда үскәннәр.

Лиана:Җир йөзендә 8600 төр кош яши . Алар үз осталыклары белән кешеләрне шаккатырып ,күп төрле һөнәргә ия .Төзүче -кошлар үләннәрдән , балчыктан оя коралар. Бизәүче- кошлар үз ояларын чәчәкләр , төрле төстәге пыялалар , ташлар белән бизиләр .Санитар-кошлар урман -бакчаларны корткычлардан чистарталар . Сәяхәтче-кошлар йөзләрчә мең км җирләрне очып кайталар .

Ләйсән: Бу кызыклы!!!!Беренчеләрдән булып җылы якка бөҗәк ашаучы кошлар китә. Алар артыннан бөртекләр белән тукланучылары, ә иң соңыннан исә су кошлары казлар,үрдәкләр җыөена , чөнки соңгы көздә елга күлләр туңа башлый бит.

"Яфраклар биюе"

А.Б.Нинди кошлар икән соң ул, күчмә кошлар?Ягез әле аларны табышмаклар ярдәмендә белик.

Сыерчык булып киенгән бала:Колга башында бер өй

Кунагы тәрәзәдән йөри .Мин нинди кош?

Күке булып киенгән бала:Үзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый.Мин нинди кош? (Күке)

Тургай булып киенгән бала: Арыш кыры белән бу кош

Аерылмас дус бугай -

Башаклар җыры кушыла ,

Җырлап җибәрсә ... ( тургай) Тургай тавышын тыңлау .

Рәмилә:Басу, болын тургайнын йорты . җәй уртасына кадәр аның тавышы ишетелә. Ул оча-оча сайраучы кош , җыры беләнюгарыга менә-менә кире төшә , 10-12 минут туктаусыз сайрый . Апрель ахрында , үлән үскәч , оя ясыйлар , оясы да күзгә күренми . 4-5 йомырка сы була , ике атнадан балалары чыга , 10 көннән сядан китәләр , оча алмыйлар , ләкин бик тиз йөгерәләр . Алар басу өчен куркыныч бөҗәкләрне , чүп үләннәрнең орлыкларын ашыйлар .

6.Борыны озын,боты озын,

Камышлыкта көнозын.

Сазлык җирләрдә йөри,

"Тату торыйк!"-дип сөйли.(Торна )Мин нинди кош?

7.Бер иҗегем төс минем,

Тагын бер иҗек өстәсәң

Булам матур кош үзем.(Аккош) Мин нинди кош?

8. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.(Карлыгач)

9. Өе - җирдә,

Җыры - күктә.(Тургай) Мин нинди кош?

10. Агач колга башында йорты,

Эчендә яши җырчы. (Сыерчык) Мин нинди кош?

"Көзге моң" җыры. М.Әндәрҗанова сүзләре һәм көе.

Эльвина:Яңгырлар яуган чакта

Тезелешеп җылы якка

Торналар китә көздә

Канатлар кагып безгә

Кошлар турында татар халкы бик күп Мәкаль һәм әйтемнәр әйткән ,кайберләрен тыңлап узыйк әле.:

15.Мактанма, каз,- һөнәрең аз.

16.Тургай котырса бөркеткә чабар, эт котырса иясен кабар.

17.Һавадагы торнаны тотам дип, кулындагы чыпчыкны җибәрмә.

18.Өй артында куагың булса, сандугач кунагың булыр.

28. Саескан җиргә бер кунганда кырык сикерер.

19.Иртә торган карга ашап туя, соң торганы борынын кыра.

20.Кар» дисәң каргага барып тия, «тор» дисәң - торнага.

21.Һәр кош үз оясына карап оча.

22.Карга кар теләсә, яңгыр явар.

23.Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый.

24.Каз китә дип карга киткән.

29.Бала кошның авызы зур булыр.

30.Балалы коштан җим артмый.

Адилә Г.Җырлы сандугачлым хәзер

Өйдә түгел ул әле

Җылы якка гастрольләргә

Китеп барды шул әле

Рәзилә.Көзге күлләрдә

Искиткеч балкыш

Җылы якларга

Җыена аккош

Аида:"Без көньякка китәбез!"- диеп

Юаналармы әллә?

Күчмә кошлар очып китте -

Оялалармы әллә?

Кызлар:Ягез кошлар карагыз,

Тышта килә әнә көз!

-Кошлар:Әйе, әйе , беләбез,

Көз җиткәнен сизәбез!

-Яле, кошлар әйтегез!

Ничек килә безгә көз?

1.Салкын җилләр истеләр

Яфракларны койдылар

2.Агачлар ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар

3.Бөҗәкләр дә тындылар

Җиргә кереп чумдылар,

4.Канат кагып еракка,

Без китәрбез көньякка

5.Тик безгә күңелле көз

Без төркемләп йөрибез.

Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары

Җил исә,ява яфрак
Көзнең матур чаклары


"Хушыгыз кошкайлар" җыры.Мәндәрҗанова көе, Ш.Маннур сүзләре.

Адилә:Тимәгез , кошларга дусларым ,

Алар бит бетерә кортларны .

Яз көне оялар ясарбыз ,

Саклыйкчы , канатлы дусларны !

Рәмилә:Туган җирен ташлап кошлар китә,
Кыйгак-кыйгак, җирем, хуш, илем
Күпкә китмим, кайтыр өчен китәм
Туган җирем, сагынып көт мине.

Ленара:Туган җирен ташлап кошлар китә,
Кошлар китә ташлап оясын.
хәерле юл теләп озатыйкчы
Соңгы китүләре булмасын.

"Өлгерләргә, җитезләргә бирегез мәйдан"

(4нче сыйныф укучылары белән уздырылган спорт бәйрәме)

Максат: Балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик сәләтләрен, җитезлекне һәм осталыкны үстерү, хәрәкәтләрне камилләштерү.

Җиһазлау: Магнитофон, кабырчыклар, 2 чиләк, балыклар салынган конверт, 2 сулы чиләк, 2 кечкенә кружка, 2 өч литрлы банка, 2 зур ватман, фломастерлар, 2 зур эскәмия, 2 обруч, 2 мата, бала санынча кубиклар, 4 әфлисун, үлчәү өчен бертөрле 2 стакан, 4 аш тәлинкәсе.

Бәйрәм кичәсенең барышы:

Алып баручы: Их, бигрәк ямансу бу утрауда. Менә "Бүгенге батыр" уенын уздырырга командаларны чакырган идем, алары да күренми ичмасам. Әһә, киләләр бугай. Әнә тавышлары ишетелә.

Залда "Әдрән диңгез" музыкасы яңгырый. Катнашучылар "йөзү" хәрәкәтләре ясыйлар, "йөзеп" килеп 2 командага тезелеп басалар.

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Утравыма килүегезгә мин бик шатмын. Мин инде менә шушы мәктәптә укытучы Гүзәлия апагыз булам. Мин монда 20 ел яшим инде. Әйдәгез әле, үзегез белән таныштырып китегез.

1 команда: Без "Өлгерләр" командасы. "Өлгерләр" командасыннан "Җитезләр" командасына физкульт сәлам!

2 команда: Без "Җитезләр" командасы. "Җитезләр" командасыннан "Өлгерләр" командасына физкульт сәлам!

Алып баручы: Бүгенге ярышта "Өлгерләр" һәм "Җитезләр" командалары көч сынашачак һәм җиңүче командага мин приз (татем) тапшырачакмын.

Сез ничек уйлыйсыз? Кеше утрауда ялгыз гына калса, исән-имин булыр өчен нәрсәләр эшләргә тиеш?

  • Корал ясарга, куыш ясарга, җәнлекләр, кошлар ауларга, агачлардагы җиләк-җимеш белән тукланырга.

  • Бик дөрес, рәхмәт Сезгә.

1 уен. Утрау - ул барлык яктан да су белән юылса, ә диңгезләр, океаннар төрле кабырчыкларга бай. Сез менә шуларга кызыктыгыз. Әйдәгеә, хәзер аяк бармакларыгыз белән кабырчыкларны җыеп савытка салырга кирәк. Гәүдә төз, ике кул билдә. (нәтиҗә ясала)

2 уен. "Балык тоту" уены. Уен "балыклар" беткәнче уйнала. Иң күп "балык" тотучы команда җиңә.

3 уен. "Яңгыр суы ташу". Кечкенә савыт белән суны алып, каз йөреше хәрәкәте ясап, суны савытка илтеп салырга, йөгереп килеп эстафетаны иптәшенә тапшырырга. Нәтиҗә ташылган суга карап чыгарыла.

Алып баручы: Дуслар, әйтегез әле, диңгез суын эчәргә ярыймы? Ә нәрсә эшләргә, утрауда эчәр өчен су юк, әнә еракта яшен яшьни, инде яңгыр да ява башлады. Яңгыр суын булса да эчик.

  • Ярамый. Диңгез суы тозлы, микроблы, пычраклар агып төшә, калдык-постыклар ташлыйлар

  • Бик дөрес. Ә хәзер уеныбызны дәвам итик.



4 уен. "Рәссамчы" уены игълан ителә. Утрауның пейзажын зур ватманга фломастер белән сурәтләргә.

Музыка яңгырый. 1нче сыйныф укучылары "Әдрән диңгез" биюен башкаралар. Рәсем конкурсына нәтиҗә ясала.

5 уен. Алда сезне эстафета көтә. Бу утрауда кыенлыклар еш очрый. Кулга кубикны алып, шушы куыш аша шуып чыгасыз, боҗра аша чыгып, мәтәлчек атасыз, кубикны чиләккә саласыз һәм йөгереп кайтып иптәшегезгә кагыласыз. Кайсы команда тизрәк бетерә, шул җиңүче була.

6 уен. "Сок сыгу" уены. Һәрбер командага икешәр әфлисун бирелә һәм шуның согын сыгып чыгарырга кирәк. Кайсы команда тизрәк һәм күбрәк сыга, шул команда җиңүче була.

Алып баручы: Карагыз әле, уенчылар, әйдәгез әле, бүгенге истәлек итеп, учак ягыйк һәм ял итеп алыйк.

Барысы бергә зур түгәрәк ясап утыралар, шәмнәр таратыла, укытучы тарафыннан кабызыла.

  • Ә хәзер, әйдәгез, яңгыр суын тылсымлыйбыз һәм шифалы суга әверелдерәбез. (Банка белән су уртада)

  • Минем арттан кабатлап барыгыз:

Шифалы су!

Син безне сәламәтләндер,

Мин беркайчан да чирләмәм.

Һәрвакыт көләч, шат, матур булырмын. (Суларны эчеп тынычланыйк)



  • Әйдәгез, бергәләп учакны сүндерик. Ә хәзер барыгыз да басыгыз.

  • Сез бүген бөтен көчегезне куеп ярыштыгыз, кыенлыкларны бергәләп җиңеп чыктыгыз. Димәк, бүгенге ярышта дуслык җиңде. Сез барыгыз да батырлар икән. Киләчәктә дә өлгерләр һәм җитезләр булып калыгыз. Хәерле юл Сезгә! Сау булыгыз!









Әлифба бәйрәме

Максат: укуга,белемгә аңлы караш, әдәплелек,өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итү,иптәшләре белән дус яшәү, ярдәмчел булу кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:"Әлифба,без сине яратабыз", "Рәхмәт сиңа,Әлифба"дип язылган плакатлар,1 нче класс тормышын чагылдырган фотостенд, рәсем,хезмәт дәресләрендә эшләгән эшләреннән күргәзмә.

Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .



Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .(2слайд)

1 укучы : Алтын яуган көзге көндә 2 укучы: Кичә әни белән бергә

Данияр Тыйнак үттек класска. Айнур Әзерләдек сумкамны.

Әлифбаны кулга алдык Пеналыма тезеп куйдым

Әй,сөендек шул чакта. Карандаш һәм ручкамны.

3 укучы: Әтием дә , әнием дә

Илнур Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.


ҖЫР: "Хәерле иртә" .

1.Әтәчтән дә иртәрәк 2.Үзем урын җыям мин 3.Мәктәпкә үзем барам

Уяндым мин әлбәттә. Үзем юына алам. Калалар мине мактап.

Хәерле иртә ,әнкәм, Хәерле иртә ,әбкәм. Хәерле иртә апам,

Хәерле иртә , әткәм. Хәерле иртә ,бабам. Хәерле иртә , мәктәп.


БЕРГӘ: Без инде зур үстек,

Мәктәпкә дә килдек.(3слайд)


1 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз:

1.Исемем минем Айнур 2. Мин -Әлфинә тырыш кыз мин

Йөземдә балкый гел нур. Барысына да өлгерәм.

Сөйләшергә яратам Җырлыйм,биим,дәресемне дә

Барысын үземә каратам.(Айнур) Бик оста сөйләп бирәм.(Әлфинә)

3.Мин гаиләдә кече малай 4. Русча дөрес,матур сөйлим

Булышам бөтен эштә. Яратам исәпләргә.

Бик тырышам мәктәптә дә Матур-матур сүзләр өстәп

Яхшы укырга теләп. (Рифат) Әкиятләр сөйләргә.(Әлфис)


5. Гаиләдә без алты кеше, 6. Апамнан калышмыйм диеп

Кечкенәсе мин булам Тырышам бар көчемә.

Карлар көрим,утын ярам Тәртипле бул,күпне бел,-дип

Укуда да булдырам.(Рамазан) Максат куйдым үземә.(Илшат)

7. Гаиләдә мин бер генә кыз

Яратам күп укырга

Башваткычлар чишәргә

Чиста,пөхтә язарга. (Равилә)


8.Үзем тыйнак,үзем горур, 9. Юк миңа эшнең авыры,

Хак сүз булыр әйткәнем. Яманы,аламасы.

Яратам газиз Ватанны, Бар эшкә дә кулым ята,

Сөям әткәй-әнкәйне.(Данияр) Килми артта каласы.(Нияз)


10.Белергә телим илемнең 11.Үзем яшәгән заманнан

Үткәнен,бүгенгесен. Килми артта каласым.

Тырышам мин киләчәктә Килә минем бар фәннән дә

Чын хуҗа булыр өчен. (Илнур) Төпле белем аласым.(Денис)


БЕРГӘ Әгәр ничәү дисәгез ?

Без класста унберәү .

Аерылмас дус булып

Тату булып үсәбез .


Укытучы:Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә.Әлифба - баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый . Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле :

Ә Әтәчем иртән тора Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,

Һава ярып кычкыра . Капкан идем лимонны .

Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип

Мәктәп - белем иленә. (Нияз) Белгән идем мин аны .(Әлфинә)


И И хәрефе ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре

Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.

И хәрефе икелегә Ф хәрефенә бик охшаган

Укымаска өйрәтә . (Данияр) Туп - туры караганда .(Айнур)


Б Бәр барабан , уйна быргы , А Әлифба башлана

Бар кешеләр ишетсен . Сузып А авазын .

Б дан башка бәйрәм югын А - ана , а - авыл

Барчасы күреп китсен . (Илнур) А - Ватан , А - Казаным .(Равилә)

БЕРГӘ: ӘЛИФБА .


ҖЫР: БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР.

Уйныйлар биттә нурлар

Әлифба алды куллар.

Мәктәпкә илтә юллар

Без инде хәзер зурлар.

Сүз ясарга өйрәнербез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз , бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

Укытучы: Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Кышның бер матур көнендә алар бәйрәм итәләр . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп күрсәтегез әле.


1 укучы:Тышта ап-ак кар яуганда 2. 39 хәреф белән

Без җыелдык бәйрәмгә. Таныштык без тиз генә.

Безнең шатлык эчкә сыймый Олы ярдәмчең булдың син

Сезгә ничек сөйләргә?( Рифат) Рәхмәт инде Әлифба!(Рамазан)

3. Сәнгатьле итеп сөйләргә 4. Кызларны ул зур ярдәмче,

Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.

Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре

Өйрәттең син Әлифба.(Нияз) Елмаеп торсын диде.(Данияр)

5. Ә малайларга Әлифба 6. Өйрәтте Әлифба безне

Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.

Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга

Үрнәк алып торырга. (Равилә) Бул син , дустым , дияргә.(Илнур)

7. Курыкмаска салкыннан 8. Өйрәтте чиста булырга

Яңгыр,яшен,карыннан Пөхтәлекне сакларга.

Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән безгә

Файда тияр барыннан.(Илшат) Кечеләрне якларга .(Әлфис)


БЕРГӘ : Әлифба , әлифба

Китәсең бит инде

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.


ҖЫР: ӘЛИФБАМ.

1. И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең 2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың

Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып .

Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Алтын ачкычы . Ак юл булып .

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле син туган

Телемнең алтын ачкычы.

Укытучы: Үсеп җиткәч , нинди һөнәргә ия булса да - эшчеме ул , игенчеме , укытучымы , әллә ңурналистмы , инңенермы , генералмы , беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый .Бу әлифба китабын Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов 1964 нче елда төзиләр . Аларның Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән чаклары

Укытучылар яратып кабул итәләр бу дәреслекне .Хәзергә кадәр без бу дәреслек белән укыйбыз .Авторлар аны яңартып үзгәртеп торалар .Арчада Әлифба музее бар.Анда дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган 100 дән артык әлифба бар .

1укучы: Әлифба алгач әтием миңа 2. Бәхетле мин әлифбам

Илшат Бик-бик сөенгән идем. Анам телем өйрәндем.

Белдем -Әлифба- телнең ачкычы Үстем инде әлифбам

Белем иленең тәүге баскычы. Тәртипкә дә өйрәндем.(Данияр)


3. Кадерлем әлифбам 5 .Белем сараен ачып керергә

Инде китәсең миннән. Безнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Әлифбам - беренчесе Һәрбер укучы бик күп укысын

Әнием күк кадерлесе.(Илнур) Китап иң якын дустыгыз булсын.

(Равилә)

4 . Нәни дусларым шуны белегез

Тик әлифба белемгә нигез.

Зур доктормы ул , укытучымы

Яки төзелештә бер инженермы

Космонавтмы ул , әллә галимме

Агроном , яисә гади эшчеме

Үтәргә эшнең кечесен , зурын

Әлифбадан ул башлаган юлын.(Рамазан)

Укытучы:Бүген без сезнең белән "Хәрефстан" дигән илгә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. ( 1 слайд)

Укытучы: (4 слайд)

Без поездга утырасы станциянең исеме әлегә билгеле түгел. Аны белмичә без кузгалып китә алмыйбыз. Ләкин борчылмагыз, табышмакның җавабын әйтсәгез, шул станциянең исеме булыр.

Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз тугыз төп- төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Аны белә һәр бала,

Бу рәт ни дип атала? (Алфавит) (5 слайд)

Станциядә безне поезд көтә. Вагонга кереп утыру өчен билетларыбыз да бар. Ә алар чын булсын өчен хәрефләрдән сүз төзергә кирәк.

Һәр билетка хәрефләр язылган: кәмпәт (мәктәп), фәтдрә (дәфтәр), тпаик (китап) . Укучылар билет алалар. Кем сүзне белеп укып күрсәтә шул урынына кереп утыра. Урындыклар "поезд" итеп тезелгән.

Укытучы:

Менә хәзер юлга кузгала алабыз.

I тукталыш "Шигърият" станциясе. (6 слайд)

Ф.Яруллин"Өйдә калам"(7 слайд)

-Әни,эшкә барасыңмы?

Иярт әле,мин дә барам.

Юк,юк,эшкә түгел әле,

Башка җиргә барам,балам.

-Ә-ә,клубкамы,киногамы?

Мин дә барам,әни,яме?

-Юк,юк,балам,клубка дип

Җыенуым түгел әле.

-Кая барсаң да иярәм!

-Мин мәктәпкә барам,балам.

-Ә-ә,алайса,әни җаным,

Мин бүгенгә өйдә калам.


Х.ХАЛИКОВ."Оныткан"

Ашарга да утыргансың,

Юындыңмы әле син?

-Әллә минем юынганны

Күрмәдеңме,әби,син?

Колакны да юдым бүген...

-Ә битеңне,битеңне?

-Бәби түгел лә мин хәзер,

Юдым дидем бит инде.

-Алай булса,кулың нигә

Буялган соң буяуга?

Онытылып калгандыр ул

Бит юганда юарга.

Ш.Галиев.»Шауламагыз,әти йоклый!»

Без инде күптән уяндык,

Тышта кояш яп-якты.

Төнге сменадан кайтып,

Әти йокларга ятты.

Безгә әйтте шауламаска,

Дөбер-шатыр килмәскә.

Киләбезме соң,килмибез-

Шуны гына белмәскә!

Йөрибез әкрен генә,

Аяк очына басып.

Сөйләшсәк тә сөйләшәбез

Үзара пышылдашып.

-Тсс,Фәсхетдин,сызгырынма!

-Искәндәр,куй чүкечне!

-Тәнзилә дим,саграк кылан,

Шалтыратма чүмечне!

-Әти йоклый,шауламагыз!

Сиңа әйтәм,Сәгадәт!

-Сәгъдәне ник елатасың,

Гайнулла, бу ни гадәт?

-Фирая,җитте сиңа да,

Шудырма урындыкны!

-Илһамия,сикерергә

-Илһамия,сикерергә

Урамда урын юкмы?

Шыпырт кына чыгып әти

Карап торган ишектән.

Шул хәтле ду килүгә соң

Ишеткәндер, ишеткән...

Бер-беребезне тыя-тыя,

Шундый кызып киткәнбез-

"Кычкырма да шаулама!"дип,

Шаулашабыз икән без.

II тукталыш "Тапкырлык" станциясе (8 слайд)

1)Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт.(кыяр)(9слайд)

2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)(10слайд)

3)Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык.(кишер)(11слайд)

4)Утыра бер ак чүлмәк

Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)(12слайд)

5)Түгәрәк_ ай түгел,

Сары- кояш түгел,

Тәмле- шикәр түгел,

Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)(13слайд)

6)Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң! (карбыз)(14слайд)

7)Җәен соры ,кышын ак,

Кылый күз, озын колак.(куян)(15слайд)

8)Бернәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (керпе)(16 слайд)

9) Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята.. (аю) (17слайд)

10)Сорыдыр төсе.

Үткендер теше ,

Урманда йөри.

Бозаулар эзли.(бүре)(18слайд)

3. Әниләр өчен табышмаклар.

Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата.(Ай һәм Кояш)(19слайд)

Алмаш-тилмәш өчкүз яна:

Яшел,сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

булыша ул көнозын. (Светофор)(20слайд)

Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән.(Китап)(21слайд)

Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә ,кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)(22слайд)

III тукталыш "Җырлар" (23 слайд)

IV тукталыш "Хәрефстан иле" (24слайд)

Укытучы:

Балалар! Игътибар! Игътибар! Алдыбызда "Хәрефстан иле" .

Тагын бер бирем :Сез күп хәрефләр өйрәндегез , алар турында шигырьләр сөйләгез .


Т Сезнең өйнең түбәсенә

Карап тордым мин кичә . Т Т - охшаган тырмага

Антенна тора селкенеп Әйтә - тизрәк тырмала .(Илнур)

Т хәрефенә охшап .(Рифат)

У У уйлап укыгыз ди

Урындыкка утырыгыз ди .(Рамазан) Е Е- хәрефе еланда

Г Г - күәтле күтәрү краны Е - хәрефе елгада .

Төзүчеләр ярдәмчесе Е хәрефе карый безгә

Зур ташларны күтәрә ул Елмаеп елаганда .(Илшат)

Бик биеккә тиз генә .(Нияз)

А А - охшаган ул ракетага

Ул басуда багана да . Л Ясадык без урманда

Аны белә һәрбер бала Л - хәрефе , уйлап тап

Алфавитны башлый ич - А (Данияр) Л - бит урман шалашы

Н Н - волейбол сеткасы Әллә шуны белмисез .(Әлфис)

Спорт залында да бар ул

Бик тә килә укыйсы

Башта өйрәнәсе бар әле .(Айнур)

БЕРГӘ: ТУГАН ТЕЛ.


Укытучы : Әйе, Әлифбага алмашка "Туган тел" китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз. карыйсым килә .


1. Нигә безгә куанмаска Туган тел - иң әйбәт шигырь

Без бит инде зур үстек Туган тел - иң әйбәт җыр

Әлифбаны тәмамлап Туган тел - иң әйбәт китап

Туган телгә күчтек. (Данияр) Туган тел - иң якын тел.


2. Туган тел - иң татлы тел,

Туган тел - иң тәмле тел,

Тәмле тел дип,телең йотма-

Туган телне онытма (Равилә)

ҖЫР: ТУГАН ТЕЛЕМ.

1 . Балам диеп туган телдә 2 .Туган телемдә сөйләшеп

Эндәшә миңа әткәм . Яшим мин туган илдә .

Әнием дип әнкәемә Туган ил дигән сүзне дә

Мин туган телемдә дәшәм Әйтәм мин туган телдә .

3 . Иң изге хисләремне КУШЫМТА: Дөньяда иң матур ил

Туган телдә аңлатам . Ул минем туган илем .

Шуңа күрә туган телне Дөньяда иң матур тел

Хөрмәтлим мин , яратам . Ул минем туган телем .

Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .


Сезгә зур рәхмәтебезне Әткәй - әнкәй , газизләрем

Җиткерәбез Һәммәбез Гомер биргәнсез безгә

Олы ярдәмегез өчен Изге итеп үстердегез

Башыбызны иябез(Илшат). Мең рәхмәтлемен сезгә .(Данияр)



1. Сезнең алда сүз бирәбез 2. Мәктәп юлы якты юл

Ялкауланмаска. Зур уңышларга илтә.

Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез

Тырыш булырга Сынатмабыз без һич тә.(Илнур)

"5" кә укырга.(Рамазан)


Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

ҖЫР: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" (25 слайд)

Кыш бабайга күчтәнәч.

Максат: яңа ел турында мәгълүматлар бирү,укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү,сәламәтлекләрен ныгыту

Җиһазлау:куян,убырлы карчык.бүре костюмнары,кишер тутырылган кәрҗин


Куян өе. Балалар йоклыйлар. Әни куян кайта.

Әни куян:Равилә

Балалар торыгыз! Һаман йоклыйсызмени! Каникул буе йокламыйлар инде. Режимны үтәмисез бит. Бу сәламәтлеккә зыянлы. Ай - ай ялкау инде сез.

Куяннар: Әни кайтты, әни кайтты.

( "куыш" уйнарга тотыналар.)

Әни куян:

Өй дә җыештырасы бар, бөтен җир чиста, пөхтә булсын. Сәламәт булу өчен төп шарт чисталык. Үзегез шулай дип кайттыгыз мәктәптән. Торгач та уенга ябышмыйлар! Кара син боларны!? Зарядка да ясамадыгыз бит.Эх сезне гел әйтеп кенә торырга кирәк боларга! Басыгыз әле тизрәк зарядка ясыйбыз бергәләп.

(Музыка уйный. Арткы планда куяннар зарядка ясыйлар, алда бер малай гимнастика күнегүләре ясый.)

Бер,ике,өч,

Безнең кулда көч.

Яшь куяннар без,

Безнең ил тыныч.

Хәзер урыннарыгызны җыештырыгыз! Менә сез торганчы базарга барырга да өлгердем. Иртәнге аш ашарсыз. Тиздән бәйрәм җитә бит, әле чыршыны да бизәмәдек.(Өстәл янына килеп) Кара күпме гәҗит килгән, мин тиз генә шуларны карап чыгыйм әле. Ә сез кишер ашагыз. (кишерләр бирә).

Убырлы карчык тавышланып керә.(Айнур)

  • Нишләп ятасыз?Җыеныгыз тизрәк!Карале боларга берни белми яталар!

Әни куян: Нәрсә бар, убырлы ? Исәнме! Нигә кычкырасың? Әллә янгын чыкканмы?

Убырлы карчык

Янгын түгел лә.

Әни куян:

Алайса әллә урманнан бүреләр качып беткәнме?

Убырлы карчык

Әй, сиңа гел янгын да, бүре генә куркыныч. Шулардан куркып яшисең.

(Кызыклы күненеш. "Ну погоди!"

Әни куян:

Әйе, әйе янгын бик куркыныч. Аннан берни дә калмый. Ут белән шаярырга ярамый. Шулаймы балалар.

Куяннар: Әйе, әйе без шулай өйрәндек мәктәптә.

Убырлы карчык

Туктагыз әле. Мин сезгә яңа хәбәр әйтергә кергән идем. Әнә авыл мәктәбендә бүген бәйрәм башлана. Бала -чагалар үзләре генә бәйрәм итмәкче ди. Нигә без бармаска тиеш. Яңа ел көн дә килми бит ул! Менә бөтенесенә дә әйтеп чыгам әле, үзләре генә бәйрәм итмәсеннәр. Җыеныгыз тизрәк кишер ашап утырмагыз.

Олы куян малае.(Илшат) Бабай, мә кишер, син дә тамак ялгап ал. (Кишер бирә)

Убырлы карчык

Шушы бер тешем белән ничек кишер кимерим ди? Аның өчен таза теш кирәк. Үзеңә булсын, кишер дә булдымы азык? (Ыргыта)

Әни куян:

Нишләп атасың? Кишердә витаминнар күп. Җитез һәм таза булу өчен яшелчә, җиләк - җимеш ашатам мин балаларыма. Ә кишер күзләр өчен бик файдалы. Бигрәк надан син, әйеме? Мәктәпкә дә йөрмәгәнсең бит, картаеп беткәнсең, аңгыра булып калгансың.

Убырлы карчык

Ярар, ярар, күп сөйләмә. Мин сине якын итеп хәбәр әйтергә килдем. Үпкәләтәсең мине алайса.

Әни куян:

Карале , бәйрәмгә бит чакыргач кына баралар. Ә безне чакырмадылар.

Убырлы карчык

Чакырмадылар шул.

Кыш бабайның кыланмышын

Гафу итмим беркайчан

Бәйрәмгә чакырмаганга

Капчыгын урлап качам.

Әни куян:

Алай ярамый убырлы ,барысы күчтәнәчләр көтә, ә син бәйрәмне бозарга тырышасың. Ярамый, ярамый.

(Әни куян кычкырып кала. Убырлы чыгып китә.)

Куян кызы (Әлфинә) Әни еракмы ул, авыл дигәннәре?

Куян малае(Әлфис) Нинди бәйрәм ул ?

Әни куян Туктагыз әле, ашыкмагыз, берәм - берәм генә сорагыз. Әнә абыегыз аңлатыр ул белә.

Олы куян малае. (Илшат)Хәзер аңлатам. Анда Кыш бабай һәм кар кызы булачак. Малайлар һәм кызлар зур чыршы янында күңел ачачак.

Куян кызы (Денис)(куркып) Кыш бабай... Мин куркам. Ул суык буладыр?

Олы куян малае (Илнур)Юк, син нәрсә?!

Кыш бабай - юмарт бабай

Безгә кунакка килә.

Безнең кебек дусларга

Бүләкләр алып килә.

  • Ә минем бик күрәсем килә. Әйдәгез, барыйк.

  • Куяннар (бергә) Барабызмы, әни.

Әни куян: Болай булгач уйлыйк әле, әллә барыйкмы? Ә беләсезме, Кыш бабай күчтәнәченә каршы үзегез дә күчтәнәч белән барырга тиеш бит?!

Куян кызы. (Рифат) (аптырап) Нинди күчтәнәч? Ашамагыз, китерегез кишерләрне, Кыш бабайга кирәк.( кишерләрен тартып ала).

Әни куян Юк балалар . Андый күчтәнәч түгел. Без шигырь,җыр, биюләр бүләк итәргә тиеш Кыш бабайга.

Олы куян малае.(Нияз) Минем мәктәптә өйрәнгән шигырь - җырларым бар. Сөйлимме, әни?

Әни куян . Яле сөйләп кара. ( Куяннар шигырьләр сөйлиләр.)

Рамазан

Бүлмәдә чыршы агачы

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.



Илшат


Нинди матур безнең чыршы!

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!


Җыр"Күңелле безнең шәһәр"


әлфинә


Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь - яшел чыршы килгән,

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.


Илнур

Әйдә, бергә биеп алыйк

Әйдә, бергә уйнашыйк.

Бизәкле чыршы янында

Гөрлик, көлик, җырлашыйк.


Куяннар биюе


Нияз

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып - чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.


денис

Ботак саен утлар яна,

Йолдыз балкый очында

Матур чыршы горур басып

Тора зал уртасында.

Җыр"Кыш бабай"


Рифат

1 Бәйрәм иртәсенә иртүк

Чыршы кунакка килгән.

Ә энәле ботакларына

Ап - ак бәсләр эленгән.


Данияр

2 Кыш бабай, кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал - мыек, ап - актан,

Килгән безгә ерактан


Җыр «Бер яшькә үстем"



Илнур

4 Бераз гына моңсу да,

Ник икәнен мин беләм

Хушлашабыз чөнки без

Бүген иске ел белән.


Рифат

Чыршы,чыршы без сине

Сагынып көттек ел буе

Син тагын да матур булып

Бизәлгәнсең бу юлы


"Снегурочка" җыр Рамазан һәм Данияр


Расскажи, Снегурочка

муз. Г.Гладкова

сл.Ю.Энтина


- Расскажи, Снегурочка,

Где была?

Расскажи-ка, милая,

Как дела?

- За тобою бегала, Дед Мороз,

Пролила немало я

Горьких слез.

- А ну-ка, давай-ка, плясать выходи!

- Нет, Дед Мороз, погоди!

- Ты меня, любезная, извини,

И свою любовь ко мне

Сохрани.

- Как же не любить тебя,

Милый дед?!

- Сколько зим потрачено,

Сколько лет!

- А ну-ка, давай-ка, плясать выходи!

- Нет, Дед Мороз, погоди!

- Ждет мои подарочки

Ребятня.

И тебе достанется

От меня!

- Наконец, сбываются

Все мечты.

Лучший мой подарочек - это ты!

- А ну-ка, давай-ка, плясать выходи!

- Нет, Дед Мороз, погоди!


Әни куян. Күчтәнәчегез бик яхшы. Елга бер килә торган бәйрәмне калдырмыйк әле. Барыйк булмаса күңел ачып кайтыйк. Әйдәгез балалар юлга кузгалыйк.


(Куяннар чыршы артына кереп китәләр. Чыршы янына алып баручы чыга. Концерт номерлары белән бәйрәм дәвам итә.

Кулланылган әдәбият

1.Шагыйрьләрнең тезмә әсәрләре

2."Азбука дорожной науки" под редакцией Г.В.Мухаметзяновой.

Казань,2008

3."Сабантуй" газетасының кушымталары "Хәерле юл"

4.Валеева Ф. Газеева А."Юлда йөри беләсеңме?"

5.Гарипова Р.Давлетшина Н."Юл йөрү кагыйдәләре"

6.Табышмаклар китабы.Казан,2007

7.Правила дорожного движения РФ.Москва , 2009

8. Җырлар китабы
9."Мәгариф"җурналы.
10."Шалкан"әкияте.
11.«Көмеш кыңгырау» газеталары

12.Шигырь китаплары












































Башлангыч сыйныфлар укытучысы Аксакова Гүзәлия Шәйхатдар кызының

"Тәрбиядән яраладыр тәрбия" дип аталган методик ярдәмлегенә рецензия

Аксакова Гүзәлия Шәйхатдар кызының методик ярдәмлегендә сыйныфтан тыш эшләрнең бер буынын алып торучы, тәрбияви чараларның иң үтемле алымы булган бәйрәм эшкәртмәләре тупланган.

Соңгы елларда уку-укыту процессында шактый үзгәрешләр күзәтелгән кебек үк, тәрбия бирүдә дә бу гамәлләр сизелә. Яңа ысуллар,алымнар гамәлгә керә,тәрбиядә төрле-төрле чаралар кулланыла.Заман сыйныф җитәкчесенең алар белән һәрдаим танышып баруы, аларны үз практикасында куллануы авторның эшендә зур урын алып тора.Автор бүгенге көндә иң актуаль сорауларның берсе булган "Кешелек гасырлар буе ирешкән казанышларын кем кулына,нинди кешеләр кулына тапшыра? дигән сорауга җавап бирү өчен камил кеше тәрбияләүне күздә тотып, кече яшьтәге мәктәп укучыларына үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып, бәйрәм эшкәртмәләре тәкъдим итә. Максаты-укучыларда туган якка, кешелеккә мәхәббәт уяту,аларны рухи яктан баету, әхлаклы итеп тәрбияләү, эстетик зәвыкларын үстерү.Барыннан да бигрәк, укучыларның мөстәкыйль фикер йөртә алуына, үз карашын, үз мөнәсәбәтен белдерүенә басым ясый. Матур итеп сөйләргә өйрәтү, туган телгә мәхәббәт, әти-әнигә, өлкәннәргә хөрмәт, миһербанлылык, шәфкатьлелек тәрбияләү- укучыларына булган таләпләренең берсе.

Автор ярдәмлектә урнаштырылган һәрбер бәйрәм эшкәртмәсенә эчтәлекне ачык күрсәтеп торучы темалар сайлаган. Һәр темага максат куйган, җиһазларны күрсәткән. Зал бизәлешенә игътибар итәргә дә онытмаган. Яңа технологияләр, инновацияләр бәйрәм эчтәлекләрен ачып бирүдә төп алымнар булып торалар. Ясалган презентацияләр, слайдлар, рәсемнәр бәйрәм эшкәртмәләренең эчтәлегенә туры килеп, аны тулыландырып торалар.

Укучыларның тәртипле, инсафлы, белемле булуына зур этәргеч ясаучы бу җыентыкка тупланган чаралар, укытучыларыбызның хезмәтендә кулланма һәм ярдәмче булыр дип ышанып каласы килә.

ИМҮ методисты Гилязева И.Р.

51


© 2010-2022