Конспект внеклассного мероприятия Тынычлыкка дан!

Раздел Классному руководителю
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТЫНЫЧЛЫККА ДАН!

Бөек җиңүнең 70 еллыгына

Гатауллина Гөлфинә Котдүс кызы

Питрәч районы Кибәк Иле башлангыч мәктәбе

Беренче алып баручы.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

Икенче алып баручы.

-Җиңү көне! Быелгы яз безгә Җиңүнең 70 еллыгын алып килә.Без инде70 ел тыныч күк, бәхетле кояш белән көнебезне каршылыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен, ул көннәрнең батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкның батырлыгына таң каласың.

1а.б.22нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп , нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар.

Левитанның сугыш башлануы турында игъланы яңгырый

-Аяусыз сугыш башланды. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 101 кеше китте.

"Солдатлар"җыры


  1. А.б.Туган илебезнең азатлыгы өчен үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы 1418 көн сугышты безнең батыр солдатларыбыз.Берәүләр канлы сугышта башларын салдылар. Кадерле аналары янына, туган якларына әйләнеп кайта алмадылар. Безнең авылдан алар 51 кеше . Берәүләр дошман оясына чаклы сугыш юлын үтеп, илебезгә азатлык алып килделәр.Өйләренә кайтып, туган илебезне торгыздылар, калдырып киткән эшләрен дәвам иттеләр.Шул батырларга сүз бирик әле.

Ветераннарга сүз бирелә

1 бала

Хөрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

2 бала

Безгә сезнең буынның

Һәр бөртеге - бер дөнья.

Илебезнең тарихының

Данлы бите сез монда.

1 а .б.Сез, хөрмәтле ветераннар, тиз әйлә­неп кайтырбыз дидегез дә, ут эченә барып кердегез. Башта үз җирлә­регезне дошманга калдыра-калдыра чигенү ачысын татыдыгыз. Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта - Мәскәү» дип, Мәскәү өчен сугыштыгыз. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт өчен көрәштегез. Тиңдәшсез зур батырлык­лар күрсәттегез. Ничәмә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашты­гыз, күпләрегез ятып калды.


  1. бала Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан ана боек кына һәйкәл янына килә:

Исәнме, улым, менә мин яңадан синең янында, салкын түгелме, балакаем?

Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә)

Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен белмим мин. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана: Нигә үзеңне сакламадын улым? Хәтерлисенме, җиңәрбез дә, кайтырбыз дигән идең, улым?

Улы: Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Мин генә тугел, меңнәр, милионнар бу көрәштә башларын салды. Картлык көнендә ничек яшисең, әнкәй?

Ана: Бар да җитеш, улым. Менә әби инде мин. Бәлки бик тиз генә танымагансыңдыр?

Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, инде үзем дә кузлы тимердән. Мәңгелек мин, әнкәем!

Ана чәчәк сала, яшен сөртә, акрын гына атлап чыгып китэ

2 а.б.Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде.

Уракчы кызлар биюе

Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Cүз ветераннар советы рәисенә бирелә

2 а.б.Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмый­ча җиңү көнен якынайттылар алар.

Левитанның капитуляция турындагы хәбәре.

4бала

Булмасын ла иде бу тормышта,

Гаделсезлек, михнәт, кайгылар.

Яз гөлләре булып чәчәк атсын

Күңелләрдә иң саф тойгылар!


  1. бала

Җиңү килде илне сөендереп,

Балкып атты матур җиңү таңы.

Исән булсын әле, Ветераннар!

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!


1 бала

Күкләребез мәңге аяз булсын,

"Уф" дип алмыйк әле сулышны

Көннәребез тыныч үтсен берүк,

Беркайчан да күрмик сугышны.....

Җирле үзидарә башлыгы һәм район вәкиленә сүз бирелә

1 а.б.Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, халык яңадан сугыш булмас инде дип сөенгән иде. Ялгышкан икән, Әфганстан, аннан чечен сугышы килеп чыкты. Авылларыбыз һәм шәһәрләребез зиратларында «Әфганстанда, чечен сугышында һәлак булды» дигән ташлы каберләр барлыкка килде. Армиягә хезмәт итәргә киткән җирдән егетләребезнең кайберләре үз аягы белән әйләнеп кай­та алмады. Күпме яшь егетләрнең гомерләре киселде һәм әле дә киселә.

2 бала Сугыш тавышлары күптән тынды

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп

Иген чәчә хәзер балалары.

3 бала

Сугыш тавышлары тынды,

Ләкин, күңелләрдә шомы яши һаман,

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.

1 а.б.Ә хәзер, хөрмәтле иптәшләр, хөрмәтле ветераннар, хөрмәтле кунаклар!Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яра­лардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган вете­раннар өчен бер минутлык тынлык.

Бер минутлык тынлык

4 бала

Татарстан бүген нур эчендә,

Бөркетләрен җыйган үзенә...

Солдат биштәрләре асып иңенә,

Алар китә Ватан чигенә.

Хәзерге вакытта безнең тынычлыгыбызны, Ватаныбызны саклаучы егетләребез ил каршында үз бурычларын үтиләр. Алар:

Рахматуллин Данис Дамир улы һәм Сираҗиев Алмаз Айрат улы.Аларның исән - имин хезмәт итеп, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, кайнар сәләмнәребезне аларга да җиткерәбез.


  1. бала

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка ,

ДАН! Дан! ДАН!

Җыр "Тынычлык"

1 бала

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка

Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тынлыйк тын гына.

Митинг һәйкәлгә веноклар салу белән тәмамлана.


© 2010-2022