Алма агачыннан ерак төшми әти-әниләр җыелышы

Раздел Классному руководителю
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Алма агачыннан ерак төшми

Әңгәмә - җыелыш. 2 нче сыйныф.

Җыелышның максаты: балаларга әхлакый тәрбия бирүдә мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.

Бурычлар:

1. Белем бирү: гаилә кыйммәтләрен булдыру, традицияләрне ныгыту.

2. Тәрбияви: гаиләдә буыннар бәйләнешен ныгыту; үсеп килүче яшь буында әхлак нигезләрен мөмкин кадәр иртәрәк салуга омтылыш тудыру.

3. Оештыру: гаилә үсешенең механизмын булдыру.

4. Мәгълүмати: ата-ананың гаиләдә үзе билгеләгән кыйммәтләр өлкәсендә үзбелемен күтәрү.

5. Махсус: уңай гаилә тәҗрибәсен пропагандалау.

Җыелышта катнашучылар: укытучы, ата-аналар. психолог.

Тема буенча әдәбият:

1. Зарипова Ф. Бата бишеге - гомер ишеге. Яр Чаллы, 2000.

2. Исмәгыйлева С.Г.. Исмәгыйлова Ф.М. Тәрбия хәзинәләре.

3. Казыйханов В.С. Уроки нравственности. Яр Чаллы, 2001.

4. Макаренко А.С. Педагогик поэма.

5. Мәгариф. 2007/9, 53-54 бит. Мәгариф. 2004/1, 44-45 бит.

6. Низамов Р.А.. Нигъмәтов Җ.Г. Татар халык педагогикасы.

7. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия - мәңгелек фәлсәфә.

Җыелышка әзерлек:

1. Гаилә белән ясалган кул эшләре күргәзмәсе оештыру "Уртак эш".

2. Анкеталар төзү.

3. Стенага гаилә турында канатлы сүзләр язылган плакатлар элү:

• Бала - гаиләнең көзгесе.

• Су тамчысында кояш чагылган кебек, балаларда ата белән ананың әхлакый сафлыгы чагыла. (В.А. Сухомлинский)

Җыелыш планы:

1. Укытучы чыгышы.

2. Психолог чыгыгиы.

3. Педагогик ситуацияләр чишү.

4. Йомгаклау.

Җыелыш барышы

1. Укытучы чыгышы.

Хөрмәтле әти-әниләр! Безне һәммәбезне дә уртак уй, уртак фикер берләштерә. Ничек итеп хәзерге заманга яраклаша ала торган, әхлаклы, итагатьле, киң эрудицияле шәхес тәрбияләргә? Кеше тәрбияләү - ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк бездән - әти-әниләрдән, тәрбиячеләр һәм укытучылардан - зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны таләп итә.

Гаилә - изге урын. Анда бер-берсен хөрмәт иткән, яраткан кешеләр яши. Ә гаилә тәрбиясенең максаты - гаиләдә тыныч тормыш, тәртип булдыру, игелекле хезмәт итү, булган ризык-нигъмәтләрне бәрәкәтле тоту, исраф итмәү, бер-береңне ихтирам итү, хөрмәтләү, хәрәмнән саклану. Гаиләнең һәр әгъзасы менә шушы бурычларны үтәгәндә генә гаиләдә тәртип була, бу гаиләдә тәрбияле балалар үсүенә шик калмый.

Бүгенге тормышыбыз бер дә мактанырлык түгел. Үсмерләр арасында җинаятьчелек котырып үсә, ата-ана да үз вазифасын онытып бара. "Ата улны, ана кызны белми". Аналар балаларын ташлап китә. Яшьләр арасында эчкечелек, наркомания, дорфалык, тупаслык күренешләре киң җәелә. Бу нилектән шулай? Бала андый тискәре сыйфатларга ия булмасын өчен, аларда нинди гадәтләр тәрбияләргә һәм нәрсәләрне төшендерү мөһим соң? Без тәрбиядә нинди ялгышлыклар җибәрдек? Моны ничек төзәтергә? Балаларыбызны бәхетле итү өчен нәрсәләр эшләргә? Тәрбиядә нинди кыйблага карарга кирәк? Бүген без шул турыда сөйләшербез. (Сораулар алдан тактага язылырга мөмкин.)

Күренекле педагог В.А. Сухомлинский фикеренчә, яхшы хисләр, эмоциональ культура - кешелеклелекнең үзәге. Әгәр яхшы хисләр бала вакытта тәрбияләнмәсә, аларны беркайчан да тәрбияли алмыйсың.

Балалык һәм үсмер чор яхшылык, кешелеклелек, игътибарлылык мәктәбенә әйләнергә тиеш. Беренче адымнарыннан ук без балага кеше һәм гражданин булырга ярдәм итәчәк характер сыйфатларын сеңдерергә тиешбез. Барыбызга да мәгълүм булганча, без шундый чорда - әхлак мәсьәләсе игътибар үзәгенә куелган чорда яшибез. Ныклы әхлак нигезеннән башка баланы чын кеше итеп тәрбияләп булмый. Баланың нинди булачагы тәрбиягә бәйле: бала беренче миһербанлылык үрнәген гаиләдә ала. Моңа аны сезнең фикер йөртүегез, эш-хәрәкәтләрегез, сезнең өйдә, эштә, урамда кешеләргә мөнәсәбәтегез өйрәтә. Якын кешеңнең сүзе, елмаюы, карашы, кыланышы, аның башка кешеләргә мөнәсәбәте - болар барысы да бәләкәй бала дөньяны үзләштергән чорда күңелгә бик якын кабул ителә һәм эләктереп алына. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит.

Без үзебезне бу мәсьәләдә гаепле дип санау ягында тормасак та, рәхимсезлекнең, эгоизм, мәрхәмәтсезлекнең яралгылары шулай ук гаиләдә бирелә. Мәсәлән, менә болай булмыймыни: баладан үзебезгә карата киң күңеллелек, игътибар, ягымлылык таләп итәбез, әмма аның чит кешеләргә тупас һәм эгоистларча мөнәсәбәтенә, хайваннарга карата рәхимсез булуына күз йомабыз. Без монда ялгышмыйбызмы соң?

Кайбер ата-аналар бала тәрбияләүгә җиңел карыйлар, аны икенче- өченче дәрәҗәдәге эш, алай гына түгел, мәктәп эше, укытучы эше дип саныйлар. Баланын начар уку, тәртип бозу сәбәпләрен мәктәпкә генә сылтаучы ата-аналарны шактый еш очратырга туры килә. Андыйларга бу хакта әйтсәң: «Нәрсә карый бу мәктәп?» яки «Укытучы кая булган?» дип ризасызлык белдерәләр. Эшнең бөтен авырлыгын мәктәп белән укытучыга йөкләргә телиләр. Әмма моның белән килешеп булмый. Дөрес, мәктәп тә, укытучы да балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу - бәхәссез. Ә ата-ана?

Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә, гаилә дә бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы. Баланың мәктәптә укытучы янында көненә 5-6 сәгать кенә булуын, калган вакытын гаиләдә уздыруын искә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да арта төшүен берәү дә кире какмас.

Балалар - безнең дәвамыбыз дип әйтергә гадәтләнгәнбез, моның белән килешмичә булмый, чөнки аларда күренгән яхшы яклар - безнең казанышыбыз. Балалардагы тискәре яклар да, кызганычка каршы, бездән килә. Бу урында Россиянең атказанган укытучысы, галим В.С. Казыйхановның бер мәкаләсеннән алынган өзекне китерәсем килә.

"...Гомерем буе истә калырлык беренче әхлак дәресен мин әниемнән алдым. Беренче сыйныфта укый башлаган чак. Әнкәй күпмедер акча сузды да: «Кибеттән бер ипи һәм 1 кг тоз алып кайт», - диде. Йомышны үтәдем, акчаның калганын кайтарып бирдем.

- Мин сиңа артык акча бирмәгән идем ләбаса! - диде әни уфтанып. - И ходаем, сатучы апаң ялгыштымы икән?

- Сатучылар ялгышамыни! Бәлки син үзең! - дидем мин.

- Бик мөмкин. Дүрт аяклы ат та кайчак абына бит. Шулай да бергәләп кибеткә барыйк әле, җаным тыныч түгел. Сатучы апаң ялгышып, акчаның артыгын безгә биргәндер. Өстенә чыгуы бар, без аны кайтарып бирмәсәк, мәңге гөнаһлы булып калабыз.

- Кем алдында?

- Ходай алдында да, сатучы алдында да, барыннан да элек, үз намусыбыз алдында. Бүген үк бармасак, минем төнем газапта үтәчәк, әйдә, улым, ашыгыйк.

Чыннан да сатучы апа хаталанган булып чыкты. Ул безгә чиксез рәхмәтләр әйтеп, өстәвенә миңа бер конфет тә бирде, елмаеп озатып калды.

Кибеттән чыккач, әнием иркенләп тын алды да:

- Менә хәзер, улым, намусыбыз чистарынып калды.

- Безнең ни гаебебез бар иде соң? Без бит бер тиенне дә алмадык, - дидем мин.

- Булсын. Ә намусыңны кая куясың? Иртәме-соңмы, сатучы апаң акчасы җитмәгәнлеген сизәчәк. Рәнҗеш алудан да зур гөнаһ бармы икән бу дөньяда? Хәтереңә салып куй: вөҗданына тап төшерә күрмә...'"

Ата-ана булу - үз балаңны тәрбияләүче дигән сүз икәнен һәрвакыт истә тотабызмы икән? Тәрбияче буларак үз җаваплылыгыбызны һәрвакыт аңлыйбызмы икән? Балаларыбыз өчен үзебезне һәрвакыт әхлаклылык үрнәге булып торабыз дип исәпли алабызмы? Шул турыда уйланып яшик һәрберебез.

2. Психолог чыгышы.

Бала туу. Ул үзе белән һич бетми торган бурыч һәм әхлакый җаваплылык хисен алып килә. Өйдә гадәтидән гайре мәшәкатьләр башлана: бәби чүпрәкләре, күлмәк, юрганнар әзерләнә. Бала караватын иң яхшы урынга куеп, йорт җиһазы гадәти урыныннан күчерелә. Озакламый биредә яңа гражданин яши башлаячак. Малай булырмы, әллә кызмы - анысы билгеле түгел. Ләкин аны көтәләр һәм яраталар да инде.

Ата-ананың булачак кешене тәрбияләүдәге бу хисен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Ул хистән башка олылар белән бәләкәйләр арасында рухи бердәмлек була алмый, ул хистән башка үсеп килүче кешегә күңел юмартлыгын, кешеләргә карата ярдәмчеллек, сизгерлек, игътибарлылыкны сеңдереп булмый. Без барыбыз да балалар яратабыз. Әмма ата-ана мәхәббәтенең эчтәлеге турында уйлыйбызмы соң?

Хәзер гаиләдә балалар үзләренә карата ата-ананың игътибары, мәхәббәте җитмәүдән газапланмыйлар, киресенчә, аларны бу хисләрнең күп булуы "газаплый". Нәрсә яшереп торырга, кайсы гына ата-ана баласын матуррак киендерергә (башкалардан ким булмасын), тәмлерәк ашатырга (һичшиксез витаминга бай азык), яңаклары алланганчы һавада йөртергә, уенчыкларны күбрәк алырга омтылмый икән. Сүз дә юк, болар бөтенесе балага кирәк һәм мөһим. Ләкин чамадан тыш түгел, югыйсә, безнең яхшы ниятебез тәрбия эшен киләчәктә бик авыр һәм нәтиҗәсез хезмәткә әйләндерәчәк.

Балага мәхәббәт - аны тәрбияләүдә бик зур эш, ләкин кеше итеп үстерү өчен ул әле иң мөһиме түгел. Шул хисне идарә итәргә өйрәтү, аның дәрәҗәсен акыл белән билгели белү бик күпкә мөһимрәк.

Медицинада дозаны арттырып җибәрү дигән термин бар. Бу - иң файдалы даруны да чамадан тыш куллансаң, организмга ул агу булып тәэсир итә башлый дигән сүз. Әгәр дә бала ата-ананың чамадан тыш мәхәббәтен даими рәвештә тоеп торса, бу гүзәл хис бата күңеленә агу кебек тәэсир итә. Балага булган мәхәббәт хисе безне акыл таләп иткәнгә караганда мәрхәмәтлерәк, йомшаграк, күндәмрәк булырга мәҗбүр итә. Хисебез ташып торганда, без күп нәрсәләрне күрмибез, күп кенә гаепне гафу итәбез, хәтта балаларыбызның кимчелекләре дә бездә соклану тудыра.

Безнең мәхәббәтебез үсеп килүче кешене рухи яктан баетып, аңа яшәү бәхетен генә биреп калмаска, балада яхшы хис ярашуын тудырырга, аның холкындагы иң әйбәт якларны үстерергә тиеш. Йомгаклап шуны әйтергә телим:

^ балагызны яратыгыз, ләкин аны иркәләп бозмагыз;

^ балагызга карата кырыс булырга курыкмагыз, бу аңа үз урынын белергә ярдәм итәр;

^ бала үзе башкара ала торган эшләрне аның өчен эшләмәгез, чөнки алга таба да сезне хезмәтче итеп файдалана башлар;

^ үти алмаслык вәгъдәләр бирмәгез, бу аның сезгә булган ышанычын какшатыр;

^ баланың нәрсәне дә булса ялгыш эшләвен үлемгә тиң гамәл дип карамагыз. Аның да хаталанырга, аны төзәтергә һәм шуннан сабак алырга хакы бар;

^ әгәр дә сез балагызны бернигә дә яраксыз дип битәрләп торсагыз, алга таба ул нәрсә дә булса эшләргә куркып торачак;

^ баланың ачыктан-ачык сорауларыннан качмагыз, сорауларга җавап бирмисез икән, ул аларны сезгә бирүдән туктый һәм кирәкле мәгълүматны каяндыр читтән эзли башлый;

^ балагызны көч кулланып җиңәргә тырышмагыз, бу анда көчлене генә санга сугарга кирәк дигән ялгыш фикер калдырыр;

^ иң мөһиме, балагызда үзаңлылык тәрбияләргә тырышыгыз һәм шуны истән чыгармагыз: бала тәнкыйтькә карап түгел, ә үрнәккә карап өйрәнә;

^ гаиләдә баталар кечкенәдән алкоголь, тәмәке, көнкүрештә кулланыла торган матдәләрнең агулы, кеше өчен зыянлы булуын белергә тиеш.

Безнең халыкта мондый гыйбәрә яши: имеш, бер кечкенә баладан, ике кул ни өчен кирәк? - дип сораганнар. "Әтием белән әнием уртасында җитәкләшеп бару өчен", - дип җавап биргән ул.

Ата, ана, бала! Алар бербөтен, аерылгысыз! Кадерле ата-аналар! Бу бөтенлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын! Бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, балаларыгызга һәрвакыт үрнәк әти-әни булып яшәгез!

3. Педагогик ситуацияләр чишү.

1. Малаегыз сәгать тапкан. "Иптәшем бүләк итте", - ди. Сез үзегез дә бу әйберне алырга йөри идегез, ләкин я акча җитми, я кибеттә юк. Малайның урлаганын сиздегез.

2. Кыз савыт-саба юа, әмма әз-мәз ашамлык калдыклары, май кала. Моны әнисе күрә дә орыша башлый: "Булдыксыз, мәчегә ялатсаң да чистарак булыр иде", - ди.

3. Балагызны 1 сәгатькә уйнарга чыгардыгыз. Ә уен кызык булган. Ул караңгы төшкәч кенә кайтты.

4. Йомгаклау.

Бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз - алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү - ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү - ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең бүтәннәр алдында, бөтен ил алдында кылган гаебебез! Балаларыбызның тәрбиялелеге, гаиләләребезнең ныклыгы - илебезнең ныклыгы да ул!

Мәктәп һәм гаилә балага дөрес тәрбия бирүгә нинди юллар аша ирешә ала, нәтиҗә чыгарыйк. (Әти-әниләрнең фикерләрен тыңлаганнан соң, балага белем һәм тәрбия бирүдә мәктәп һәм гаиләнең бердәм таләпләр куеп эшләве кирәклеге турында нәтиҗә чыгарыла һәм әлеге уртак фикер җыелыш беркетмәсенә карар буларак язылып куела.)



© 2010-2022