Сценарий на тему 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне

Раздел Классному руководителю
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 нче алып баручы. 23 февраль… Бу бәйрәмгә инде 95 елдан артык. 95 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек -электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.

2 нче алып баручы."Армия "сүзе латинчадан "коралландырылган " диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый.

3 нче алып баручы."Хәерле кич хөрмәтле авылдашлар, әтиләр-абыйлар, әниләр-апалар, сеңелләр-энеләр, әбиләр-бабайлар. Хәерле кичләр безнең иң кадерле тамашачыларыбыз. Без бүген бирегә барлык эшләребезне читкә куеп, тормыш ваклыкларын онытып торып күңелле ял итәргә җыйналдык. Кыш бураннары сезгә эшегездә, тормышыгызда бәхет-куанычлар, саулык-сәламәтлек, бәхетле-шатлыклы көннәр алып килсен!

4 а.б. Кар бөртекләре белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын!

1 а.б. Туар таңнар сезне уңышларга рухландырсын!

2 а.б. Батырлар, сизгерләр, уңганнар, булганнар, көчлеләр, рәхимлеләр дигән сүзләр сезгә күбрәк әйтелсен!

3а.б. Эшләрегез уң булсын, якты хыяллар тормышка ашсын!

Бергә Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын!

4 а.б.Ир-ат булса, хәвеф-хәтәр юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның-тынычлыгын, әниләрнең

Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

Үлем явын куып,туган илебездән,

Тугрылыкны раслый алган гаскәр бит сез.

1 а.б. Тел төбеннән аңлагансыздыр. Бүгенге чыгышыбыз, сәхнәдә яңгыраган җырларыбыз, күңелләрне җилкендергән биюләребез, сезнең бәйрәмегез хөрмәтенә бүләк булып барып ирешсен.

2 а.б. Хөрмәтле абыйлар, егетләр!

Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!

Сез көчле,сез батыр,сез-безнең куаныч!

Сез-алтын багана, гаиләдә сез -терәк !

Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !

- Сезне бәйрәм белән котлап сәхнәдә

_______________________________________________________

1 а.б. Ирләр булыйк һәрвакыт

һәм һәр адымда.

Малай чакта -

уйнаганда,

Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.

Кыйналганда...

Ирләрбулыйк - ир булгач та,

картайгач та.

Ирләр булыйк!

Һичюгында,

Күк гөмбәзен

Бары беркөниңебездәтотыпторыйк!

Ирләрбулыйк!Бәйрәм белән сезне!

2а.б. Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберегезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет теләп,

сәхнәбез түренә __________________________________________ чакырабыз.

3 а.б. Сабый бала йоклый бишектә ,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Тыныч булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы

Сакта тора сизгерегетләр,

Барда аларлачынкебекләр.

4 а.б. Армия хезмәтен үткән хөрмәтле ир-егетләр хәзер башкарылачак җыр сезнең хөрмәткә яңгырый.

____________________________________________________________

1 а.б. Элегрәк, 10-15 элек егетләр армиягә китү белән сөйгән ярларына хатлар яудыра башлый иделәр. Беркөн шулай кызга егетеннән хат килеп төшә.

Сәлам, сәлам ерактан,
Сәлам сиңа солдаттан.
Сәлам илнең чигеннән,
Сәлам любимчигыңнан
Менә мин дә солдат булдым,
Кирзовый итек кидем.
Өстемдә - гимнастерка,
Билемә каеш будым.
Кая инде атлап йөрү -
Айт - двага басабыз.
Аркага биштәрле капчык,
Авыр мылтык асабыз.
Старшина бигрәк зәhәр,
Безнең каннарны эчә.
Чираттан тыш нарядта
Булдым әле мин кичә.
Кухняда почти бер центнер
әрчедем вак бәрәңге.
И ходаем, нигә болай
Җәфалыйсың бәндәңне.
Иртән - ботка, кичтән - ботка,
Шулар солдат ашлары.

Эшләр болай барса, җаным,
Кытаклый да башлармын.
Йоклап китеп, тәмлегенә
Төшләр күргән чагымда
«Тревога!» дип куркытып
Уяталар барын да.
Вәтшундабашланамәhшәр!
Мәжкиләбезкүчкебек.
Гимнастерканы - аякка,
Чалбарны башка киеп.
Синең артыңнан чапканчы,
Стадионда чапсам,
Бу кадәр интекмәс идем,
Мылтыктан да төз атсам.
Бу кадәр интекмәс идем,
Турник белән дус булсам,
Гер күтәрсәм, суда йөзсәм,
Кышын чаңгыда шусам.
Шулай, җаный, служба бара,
Зарлана дип уйлама.
Кешегә әйтсәң, «слабак!» диеп
Я көләрләр - сөйләмә!
Үзең анда ни хәлләрдә?
Бик онытып бетермә.
Көтү бик авыр булса да,
Тырыш инде көтәргә.
Ике елга клуб ягына
Карама, онытып тор.
Күп тә үтмәс, сөйгән ярың
Баhадир булып кайтыр.
Вакыт үткәрәм диеп,
Карама чит - ятларга.
Егетләрнең асыллары
Китә илне сакларга.
Анда калган малай - шалай
Күз сала - нитә калса,
Мин аныүзем айт - двага
Бастырам, алла бирса!
Ярый, җаный, сау булл инде,
Көяләнмә, тыныч тор.
Илне hәм сине саклаучы
Булачак генерал - абзаң!



4 а.б.Җирне, илне саклаучы .

Сине, мине - һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

Генералмы, мойормы,

Капитанмы йә сержант.

Барысының да исеме

Дөньяда бер-ул солдат.

Җыр: "Солдатта булган диләр".

1 а.б.Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм диеп

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар.









Бәйрәме дип йөртелә.

Улсолдатларбәйрәме,

Без котлыйбызаларны.

Әтиләрне,абыйларны

Һәмбөтенсолдатларны.

_____________________________

. Сез саклыйсыз безне җил-давылдан

2 а.б. Сез барында күңел дә тыныч.

Илен сакларга да баса ир-ат,

Килеп туа калса куркыныч.

Бәйрәме дип йөртелә.

Улсолдатлар бәйрәме,

Без котлыйбыз аларны.

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

3 а.б.Бик еракта минем Туган авылым

Якын диеп аны хис итәм

Намус белән сиңа хезмәт итәм

Намусыма таплар төшермәм.

-Китүемә күпме вакыт үтте

Ә шулай да һаман исемдә

Мин еракта синнән туган авылым

Син исемдә, һаман исемдә.

4а.б.Бүгенге көндә Ватанны саклаучылар арасында туган җиреннән бик еракта хезмәт итеп ятучы безнең авылыбыз егете Батров Эльмир да бар.

1 а.б.Туган авыл,үскән нигез

Яшел болын кочагында

Тәрәзә ачып,тыныч йокла

Улларың сакта чагында

-Күңел тынычлыгын алып
Дәртле җыр сибелә як-якка

Ярсуларын җырга салып

Егетләр китә солдатка.

2 а.б.Эльмирга хезмәтендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын телибез һәм аңа багышлап музыкаль сәлам юллыйбыз._______________________________

3 а.б.Ерак араларны җыр якынайта,

Ерак күңелләрне җыр кавыштыра.

Җырлыйк, дуслар, шундый бер көч белән

Һәрберебезне таный алсыннар.

Йөз мең телле моңнар арасында

Безне тыңлап хәйран калсыннар.

_______________________________________________________________________

4 а.б.-Газиз әткәй!

көткән сабыеңны

учларыңда күккә чөйдең син.

Шул мизгелдән

Әти хисе белән

Бар дөньяны янып сөйдең син!

1 а.б.-"Балакаем канатлана"- диеп,

Бөркет кебек очып йөрдең син

Сабыйларга кирәк кадәр җылы,

Кирәк кадәр акыл бирдең син!

Тормыш бураннарын, давылларын

Ераклардан күрә килдең Син.

Гомер буе безгә һәм әнкәйгә

Зур бәйрәмнәр бирә белдең Син!

____________________________________________________

3 а.б.Сиңа хатлар язып саламын да,

Җавапларын көтеп каламын.

Изге теләкләрне җиткерсен дип,

Күңелемдә туа яңа моң.

Әй, солдатым, шуңа ышанам мин,

Туган илем тыныч син барда.

4 а.б.Синең күңелең дә тыныч булсын,

Көтеп торучыларың барда.

Аралар да ерак - түзә йөрәк,

Очрашу бар алда - түзәсең.

Шул минутлар күз алдына килә,

Хыял дәрьясында йөзәсең.

_________________________________________________________

1 а.б. Узган буын мирас биргән кебек,

Йөрәкләрдә мәңге калырлык,

Без яшибез эшебез булсын диеп,

Килер буын искә алырлык.

2 а.б.Хөрмәтле тамашачылар, хөрмәтле ир-егетләр! Сезнең хөрмәткә әзерләнгән бәйрәм кичебезнең беренче өлеше ахырына якынлаша.

3а.б.Барыр юлларыгыз якты,

Киләчәгегез өметле,

Туар таңнарыгыз матур булсын.

Күз яшьләре булмасын,

Игеннәр күкрәп уңсын.

Табыннарыгыз мул булсын,

Гаиләләрегез бөтен булсын!

4 а.б.Тазалык, саулык, байлык теләп саубуллашабыз.Киләсе очрашуларга кадәр исән-имин яшәгез.

















Бәйрәмнең II булеге.

Бишәр кешедән ике команда билгеләнә. 3кешедән торган жюри сайлана. Калган кызлар-җанатарлар. Алар бәйрәм барышында үзләренә жетоннар яулыйлар һәм яраткан командаларына бүләк итәчәкләр.

1 нче уен - Визит карточкасы: команданың исеме, девизы, җыры. Командалар бер - берсен сәламлиләр.

2нче уен эстафета. «Тупны ике тез арасына куеп йөгерү».

3 нче уен - эстафета. «Капчык киеп йөгерү».

4 нче уен - Принимайте активное участие, смелее отвечайте на поставленные вопросы.

1. Геракл совершил их 12. (Подвиги)

2. Любит Родину. (Патриот.)

3. Красная ткань. (Кумач.)

5. Песня, которую слушают стоя. (Гимн.)

6. Торжественное движение войск и военных. (Парад.)

7. Военная должность В. В. Путина. (Главнокомандующий.)

8. В неё призывают и от неё косят. (Армия.)

9. Эта революция несмотря на название произошла в марте. (Февральская революция.)

10. И орденоносец, и ухажёр. (Кавалер.)

11. Аспирант в погонах. (Кадет.)

12. Утренняя команда. (Подъём.)

15. Головной убор настоящего генерала. (Папаха.)

16. Главный казак. (Атаман.)

17. На плечах военного. (Погоны.)

18. Солдатский дом. (Казарма.)

19. Три взвода. (Рота.)

20. Дверь танка. (Люк.)

21. Главный на корабле. (Капитан.)

22. Морской повар. (Кок.)

23. Гараж для самолёта. (Ангар.)

24. Самолётная лестница. (Трап.)

25. "Банзай" по-русски. (Ура.)

26. Петькина подружка. (Анька.)

27. Как называют бойца, владеющего искусством меткой стрельбы? (Снайпер).

5 нче уен - эстафета. «Кеглялар аудару». (Туп тәгэрәтеп).

6 нчы уен - эстафета. «Бант бәйләү». Ике таякка алтышар лента эленә. Һәр кеше бер бант ясый. Кайсы команда матур һәм җитез бәйли, шуңа очко бирелә.

7нче уен - «Өйгә хат».

Укытучы: Солдат кеше әнисенә,апасына,дусларына ничек хат язмасын инде?

Команда членнары хат язалар.Бу вакытта җанатарлар «Исеменбел»биремен үтиләр.

*Корабльнең идәне. (Палуба.)

*Корабль тәрәзәсе.(Иллюминатор.)

*Корабль баскычы.(Трап.)

*Матросларның яшәү урыны.(Кубрик.)

*Винтовканың агач өлеше.(Приклад.)

*Солдатның кышкы өс киеме.(Шинель.)

*Диңгездә көчле давыл.(Шторм.)

*Флот генералы.(Адмирал.)

*Офицер коралын кайда йөртә?(Кобурада.)

Командалар язган хатларын укыйлар.

8нче уен Хатыңны самолёт итеп җибәр»

Малайлар кәгазь битеннән самолёт ясап җибәрәләр. Кайсы команданың самолёты ераграк оча,шул җиңүче була.

9нче уен - эстафета «Марш бросок». Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса - баса, билгеләнгән урынга барып житәргә һәм, кире йөгереп килеп, иптәшенә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә. Ин беренче тәмамлаган команда - жиңүче.

10 нчы уен Бу портретта кем сурәтләнгән?

11нче уен Какие воинские звания существуют в современной армии?

(Рядовой, ефрейтор, младший сержант, сержант, прапорщик, старший прапорщик, младший лейтенант, лейтенант, старший лейтенант, капитан, майор, подполковник, полковник, генерал, генерал-майор, генерал-лейтенант, генерал-полковник, генерал армии, маршал).

Уеннар тәмамланганнан сон, жюри жиңүчеләрне билгели, аларга бүләкләр тапшырыла.

© 2010-2022