План-конспект по теме Г. Тукай Сабыйга

Цель урока: 1. Г.Тукай турында укучыларның белемнәрен тулыландыру,яңа мәгълүмат бирү. 2. Сәнгатьле,дөрес,аңлап уку күнекмәләрен,логик фикерләү сәләтен,сөйләм телен үстерү. 3. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш ,теләк булдыру. Тип урока: Комбинированный урок Используемые учебники и учебные пособия: Используемое оборудование: Дәреслек, Габдулла Тукай портреты, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында слайдлар, Г.Тукай әсәрләреннән күргәзмә.Краткое описание: А.Яхинның үстерелешле укыту технологиясе...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Цель урока:

1. Г.Тукай турында укучыларның белемнәрен тулыландыру,яңа мәгълүмат бирү. 2. Сәнгатьле,дөрес,аңлап уку күнекмәләрен,логик фикерләү сәләтен,сөйләм телен үстерү. 3. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш ,теләк булдыру.

Тип урока:

Комбинированный урок

Используемые учебники и учебные пособия:

Используемое оборудование:

Дәреслек, Габдулла Тукай портреты, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында слайдлар, Г.Тукай әсәрләреннән күргәзмә.

Краткое описание:

А.Яхинның үстерелешле укыту технологиясен куллану

Дәрес темасы: Г.Тукай "Сабыйга"


Дәреснең максаты:

Г.Тукай турында укучыларның белемнәрен тулыландыру,яңа мәгълүмат бирү.

Сәнгатьле,дөрес,аңлап уку күнекмәләрен,логик фикерләү сәләтен,сөйләм телен үстерү.

Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш ,теләк булдыру.

Җиһазлау һәм кулланма материал:

Дәреслек, Габдулла Тукай портреты, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында слайдлар, Г.Тукай әсәрләреннән күргәзмә.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше:

Уңай психологик халәт тудыру:

Исәнмесез ,укучылар

Исәнмесез,саумысез.

Хәерле иртә ,балалар

Имин үтсен көнегеэ

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен ,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

II. Уку мәсьәләсен кую

1. Г. Тукай тормышы һәм иҗаты (" Туган тел" җыры яңгырый)

Язның иң матур бер көнендә,карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта башка балалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гап-гади бер малай дөньяга килә. Әти-әниле тигез канатлы була ул. Аңа Габдулла дип исем кушалар.

-Укучылар сүз кем турында бара?

-Әйе,балалар,сөекле шагыйребез Г.Тукай турында.Сезгә бу исем балалар бакчасында йөргән вакытыгыздан ук таныш.Ә хәзер ,әйдәгез, шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлын искә төшереп үтик. (слайдлар күрсәтелә,бер укучы Г.Тукай турында сөйли)

2.Г. Тукай әсәрләре

-Укучылар, хәзер мин сезгә,өзекләр укыйм, ә сез Г.Тукайның кайсы әсәренә туры килгәнлеген әйтерсез

А) Китте болар. Бара,һаман бара,бара

Күренмидер күзләренә ак һәм кара

Бара болар. Күпме баргач,алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба. (Кәҗә белән Сарык)

Б) Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл-Кырлай, диләр Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр. (Шүрәле)

В) Ул көн буе авызы белән балчык ташый, Балчык белән матур итеп оя ясый. (Карлыгач)

Г) Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар ,якын безнең авылга ул. (Туган авыл)

4.Укучыларның яттан Г.Тукайның шигырьләрен сөйләве

1)"Гали белән Кәҗә"

2)"Карлыгач"

3)"Туган авыл"

4)"Кызыклы шәкерт"

5. Г.Тукай китапларына күргәзмә

Физминутка

II. Яңа тема өстендә эшләү

1. Әңгәмә

-Кем була ул сабый?

Нинди кешегә сабый дип әйтәбез?

Сабый гына түгел Сабыйга дип атаган Г.Тукай үзенең шигырен, димәк ул балага нәрсәдер әйтергә теләгән. Нәрсә дип мөрәҗәгать итте микән ул?

2." Сабыйга" шигыре өстендә эш

А) шигырьне укытучы укый

Б) сүзлек эше:

Шагыйрәнә-шигъри,поэтик

Албасты-халык ышануларында йоклаганда кешене саташтыра торган җен

Убыр-ут рәвешендә йөри торган җан-рух

Җен- кешеләргә явызлык эшләүче,үзе яратканнарга ярдәм итүче явыз зат

Шүрәле- урманда яши,кешеләрне кытыклап үтерә торган җан иясе,урман иясе

Өрәк- үлгән кешенең башкаларга күренә торган рухы

Мәгърифәт-аң -белем

В) шигырьне күмәк уку.

- Шигырьне нинди тавыш белән укырга кирәк?

Д) шигырьнең эчтәлеге өстендә эш:

- шигырь ничә дүртьюллыктан тора?
-Шигырьне ничә өлешкә бүлеп була?
-1 өлеш нәрсә турында?

Әйе, халык ышануларында күп тапкырлар кабатланган мифик затлар (шүрәле,җен) турында сүз бара.

. Алар явызлык эшләүче затлар булып саналганнар һәм

кешеләрне куркуга дучар иткәннәр.

-Бу шигъри юлларда автор нәрсәгә өнди? Укып

күрсәтик

-1 өлешкә исем куйыйк, әле

-2 өлеш нәрсә турында?

-Бу өлештә автор нәрсә әйтергә тели? Укып күрсәтик.

2 өлешкә исем куйыйк.

- Ике өлешне бергә кушып шигырьнең мәгънәсен табыйк.

- Ни өчен автор сабыйга күп укырга өнди?

- - Шигырь эчтәлегенә нәтиҗә ясыйк.
Нәтиҗә: курку - белем( схема төзү)

Шагыйрь сабыйга үгет-нәсыйхәт белән мөрәҗәгать итә.

Баланың киләчәге укымышлылык.белемлелек белән билгеләнә.

Димәк,куркуны ,ялганны җиңү өчен белемле булу кирәк.

Белемле булсаң тормышта очраган барлык авырлыкларны да җиңәргә була.

III. Дәрес темасын ныгыту

1.Шигырьне сәнгатьле уку күнегүләре.

2. Уку,белем турында мәкальләр әйтү.

IV.Йомгаклау

-Бүгенге дәрестә нинди әсәр белән таныштык? Автор бу әсәре белән кешеләргә нәрсә әйтергә теләгән?

Тест сораулары:

1.Г.Тукай кайсы елда туган:

1860; 1912; 1886

2.Г.Тукай туган авылның исеме

Кушлавыч; Кырлай; Өчиле

З.Г.Тукай шигырен әйт

"Җырларым" " Гали белән Кәҗә" "Энекәш кирәк миңа"

4. Кайсы әкиятне Г.Тукай язган?

"Гөлчәчәк" "Шүрәле" "Таңбатыр"

5. Бүгенге дәрестә Г.Тукайның нинди әсәре белән таныштык?

"Эш беткәч уйнарга ярый"

"Сабыйга"

"Карлыгач"

6. "Сабыйга" шигырендә автор нәрсәгә өнди?

Эшкә; белемле булуга; уенга;

V. Өй эше

1. "Сабыйга" шигырен сәнгатьле укырга- I группа

2. Шигырь турында фикерләрне язарга (иҗади эш)-II группа

З. Габдрахман Әпсәләмов тормышы һәм иҗаты (бер укучыга өстәмә эш)

Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.









3 нче сыйныф рус төркемендә уздырылган " Татарстан - минем Ватаным " темасына дәрес планы


Тема: Татарстан - Минем Ватаным.
Максат:
Татарстан темасына караган лексик берәмлекләрне ныгыту, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Хәтер, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
Туган илгә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: проектор, презентация, дәреслек, шәһәр рәсемнәре, тестлар, кояш рәсеме, шәһәр исемнәре.

Дәрес барышы:
I. Оештыру.
а)Исәнләшү; хәл сорашу; дежур укучы рапорты.
б) Фонетик зарядка:
- Ә хәзер телләребезне шомартып алыйк: ( Слайд №1)
-Зә-зә-Зәй.
-Ча-чал-Чаллы.
-Чи-чиста-Чистай.
-Бө-бөгел-Бөгелмә.
- Та-татар-Татарстан.
- Минем Ватан - Татарстан.

II. Өй эшен тикшерү.

(укучылар Татарстан шәһәрләре турында сөйлиләр).


III. Актуальләштерү.
- Әйе, балалар, безнең Ватаныбыз - Татарстан. Ул иң матур, иң кадерле җир. Хәзер Полина белән Олеся безгә Р.Вәлиеваның "Иң Матур җир" исемле шигырен сөйләп китәрләр.
-Шигырь нәрсә турында?
-Әйе, дөрес, туган ил, Ватан турында. Бүген дәрестә туган илебез - Татарстан турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез.


IV. Төп өлеш:
1) Сүзлек эше:( Слайд №2)
- төрле халыклар;
- дәүләт башлыгы;
- сезнең Ватаныгыз;
- Республика Татарстан;
- первый президент;
- наша столица;
- Государственные языки;
- площадь Татарстана.
2) Текстны чылбырлап уку.
3) Сораулар өстендә эш: (Слайд №3)
-Татарстан Республикасы кайда урнашкан?
-Республикада ничә район бар?
-Сезнең Ватаныгыз Башкортстанмы?
-Татарстанның дәүләт башлыгы кем?
-Азнакай районы көнбатыштамы?
-Республикада ничә шәһәр бар?
-Монда ничә дәүләт теле бар?
4) Ш.Маннурның " Яхшы бел"шигырен сөйләү (укытучы)
5) Уен: "Дөрес, дөрес түгел" (Слайд №4)
Татарстанның мәйданы 58 мең квадрат километр.
Чистайда автомобиль заводы бар.
Казанда вертолетлар ясыйлар.
Яр Чаллы - Татарстанның башкаласы.
Республикада төрле халыклар яши.
6) Хор белән Н.Исәнбәтнең " Татарстан..." шигырен сөйләү.
7) Скажи, что: ( Слайд №5)
Татарстан - моя Родина.
В Татарстане 3170 деревень.
В Елабуге много достопримечательностей.
Буинский район расположен на западе.
Мы живем в Набарежных Челнах.
Я люблю тебя, Татарстан!
8) Р. Рәкыйповның "Мин яратам сине, Татарстан!" шигырен яттан сөйләү.
Мин яратам сине, Татарстан,
Мин яратам Әлмәт, Чр Чаллыны.
Киң күңелле Казан шәһәрен...
9) Уен: " Кем күбрәк белә?"
Бирем: Татарстан шәһәрләрен искә төшер.
10)Презентация "Татарстан шәһәрләре" (Слайд №6-16)
10) Картада эш: (Слайд №17)
- Казан кайда урнашкан?
- Лениногорск кайда урнашкан? Һ.б.

V. Ныгыту.
1) Татарстан турында диалог төзү.
2) Тест:
1) Татарстанда ничә дәүләт теле бар?
а) 3
б) 2
в) 1
2)Кайсы шәһәр Татарстан башкаласы?
а) Яр Чаллы
б) Алабуга
в) Казан
3) Татарстанның мәйданы ничә квадрат километр?
а) 53 мең квадрат километр
б) 68 квадрат километр
в) 88 квадрат километр
4) Кайсы шәһәрдә сәгать ясыйлар?
а) Әлмәт
б) Чистай
в) Түбән Кама
5) Татарстанда ничә район бар?
а) 43
б) 49
в) 37
6) Кайсы шәһәр артык?
а) Азнакай
б) Мәскәү
в) Зәй
7) Татарстанда ничә шәһәр?
а) 15
б) 20
в) 33
8) Татарстан флагында ничә төс бар?
а) 3
б) 4
в) 2
9) Республикада кемнәр яши?
а) руслар
б) төрле милләт кешеләре
в) татарлар
10) Республикада 3170 ....
а) район
б) авыл
в) елга
3) Төркемнәрдә эш:
а)Бирем: Республика сүзендә ничә сүз яшеренгән? (сүзләр төзү)
4) Җыр "Мин яратам сине, Татарстан!"(бергә җырлау)
VI. Йомгаклау.

өй эше бирү (Татарстан турында кроссворд ясарга).

Билгеләр кую. Саубуллашу.













План-конспект урока по татарскому языку по теме

"Прошедшее неопределенное время" для русскоязычных учащихся

Класс: 4

Подгруппа: русская

Учебник: Р.З.Хайдарова "Татар теле һәм уку китабы" I часть

Тема: "Прошедшее неопределенное время глагола"

"Билгесез үткән заман хикәя фигыль"

Цели урока:

1. Ознакомление учащихся аффикасами глагола прошедшего неопределенного времени; повторение формы глагола прошедшего определенного времени

2. Развитие логического мышления; активизация в разговорной речи учащихся прошедшей неопределенной формы глагола

3. Привлечение учащихся к активной разговорной речи на неродном языке; развивать интерес к изучению языка

Оборудование: мультимедийный проектор, презентация, индивидуальные карточки, учебник, аудирование, Р.З. Хайдарова "Татарский язык в таблицах".


Этапы урока

Содержание этапов урока

I Оештыру моменты: Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?"Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

- Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, әйбәт

II Өй эшен тикшерү:

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: Өй эше дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1.Өй эшен карап чыгу

2.Хаталарны ачыклау, төзәтү

3.Дөрес итеп уку

-Балалар, сезгә өй эше 73 нче бит, 5 нче күнегү бирелгән иде.

- Табышмаклардагы тасвирлауларны кулланып хайваннар турында сөйләргә.

- Сез аны эшли алдыгызмы?

- Әйе, эшли алдык.

- Айгөл, сөйләп бир әле.

- Бүренең төсе соры, теше үткен, ул урманда яши.

- Ринат, сине тыңлыйк.

- Төлке хәйләкәр хайван. Ул урманда яши, нечкә билле, көлтә койрыклы.

( учитель слушает ответы остальных детей)

III Яңа теманы аңлату

Фонетик күнегү:

Укытучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү, ясалу үзенчәлекләрен искә төшерү.

Укучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү.

Күрсәтмәлелек:

1.тактада карточкалар

2. слайдлар

3. аудиоязма





Яңа тема аңлатуга максат:

Укытучы өчен максат: Билгесез үткән заман хикәя фигыль заман формалары белән таныштыру; билгеле үткән заман хикәя фигыльне искә төшерү;

Укучылар өчен максат: билгесез үткән заман хикәя фигыль формасыyн аңлап куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү;

3. Фонетик күнегү.

- Укучылар, карагыз әле, без слайдта нәрсәләр күрәбез?

(Слайдта [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары һәм сүзләр язылган)

-Саша, бу нинда авазлар?

- [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары.

- Дөрес. Бик яхшы. (Аудиоязма кабызыла) Дикторны игътибар белән тыңлагыз һәм кабатлагыз.

(Сүзләр кабатлана)

-Балалар, [ г] авазы кайсы сүздә очрый?

- гөмбәсүзендә

- Балалар, [ғ] авазы кайсы сүздә очрый?

- елга сүзендә

- Балалар, [k] авазы кайсы сүздә очрый?

- чәчәк сүзендә

- Балалар, [қ] авазы кайсы сүздә очрый?

- ташбака сүзендә

- Дөрес. Ә хәзер, әйдәгез җөмләләр төзик.

- Вера, нинди җөмлә төзедең?

- Бакчада чәчәк үсә.

- Алексей, нинди җөмлә төзедең?

- Елга каты ага.

- Саша, нинди җөмлә төзедең?

- Ташбак әкрен йөри?

- Дима, нинди җөмлә төзедең?

- Урманда гөмбә үсә.

- Дөрес, балалар. Бик әйбәт.

4. Яңа теманы аңлату

- Балалар, без күптән түгел билгеле үткән заман хикәя фигыль белән таныштык. Әйдәгез искә төшерәбез. Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди сорауга җавап бирә?

- Нишләде ?

- Ул нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

- ды, -де, - ты, - те

- Дөрес. Балалар, Билгесез үткән заман хикәя фигыль это глагол прошедшего неопределенного времени. Если говоришь о событиях, которых ты сам не видел, то употребляешь глагол в такой форме: ул кайт-кан - он вернулся (оказывается),

ул әйт-кән - он сказал (оказывается), ул бар-ган - он ходил (оказывается), ул кер-гән он заходил (оказывается). Ә хәзер Хәйдәрова Р.З. Схема һәм таблица китабын ачабыз. Биттәге таблицага карыйбыз.

- Балалар, скажите в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание -ган, -гән?

- Если слова заканчивается на звонкую согласную.

- Дөрес. А скажите в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание -кан, -кән?

- Если слова заканчивается на глухую согласную.

- Балалар, если слово мягкого варианта, то в этом случае какие окончания добавляем?

- -гән, -кән

- А если слово твердого варианта, то в этом случае какие окончания добавляем?

- -ган, -кан

- Ә хәзер өченче слайдка карыйк.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

язды

сикерде

әйтте

йоклады

кайтты

яз - ?

сикер - ?

әйт - ?

йокла - ?

кайт - ?



-А сейчас скажите какие окончания мы добавим в неопределенной прошедшей форме глагола и объясните, почему. Составьте предложение используя это слово.

- Яз-ган - написал (оказывается), т.к. слова твердого варианта, заканчивается на звонкую согласную. Например, Марат елга турында хикәя язган. (Шул ук формада башка сүзләр дә карала)

IV Ныгыту

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү

Метод:

Сорауларга җавап бирү.

Дилог төзү

Ситуатив күнегүләр.


5. Ныгыту

1. Аудирование

- Ә хәзер, балалар сезнең белән аудиоязма тыңлап үтәбез. (аудиоязма тыңлатыла)

(Алтын көз җиткән. Тиен балалары белән чикләвек җыя башлаган. Ләкин берсе бик ялкау булган, ашарга яраткан. Төнлә ул тиеннәрнең чикләвекләрен урлаган)

Тыңлаган җөмләләрдән билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне санап чыгыгыз.

-Җиткән, башлаган, булган, яраткан, урлаган.

-Какие окончания прибавлены к этим глаголам?

- ган, - кан, - кән.

- Дөрес. Бу фигыльнең нинди формасы?

- Бу форма - билгесез үткән заман хикәя фигыль.

2. Дәреслек белән эшләү.

- Балалар, бугенге числоны язабыз, сыйныф эше.

75нче бит 3нче күнегү.

-Балалар, әйдәгез җөмләләрне тәрҗемә итик. (бер укучы тактага чыгып җөмләләрне яза. "Ул безгә килгән. Ул кайткан. Ул дару үләннәрен калдырган. Ул шуның турыда сөйләгән.)

- Наташа, назови глаголы прошедшей неопределенного времени.

- Килгән, кайткан, калдырган, сөйләгән)

- Кушымчаларын ата.

-ган, -гән,- кан.

- Ярар, бик яхшы, утыр.

3. Ситуатив күнегү

- Ә, хәзер сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез.

Как скажешь о том, что:

- Миша оказывается вчера вернулся из Москвы.

- Оля оказывается оставила сумку в школе.

- Петя оказывается рассказал рассказ.

- К ним вчера оказывается приходила бабушка.

(Укытучы укучылар җавабын тыңлый)

4. Диалог төзү:

Балалларга карточкалар таратыла. Карточкаларда бирем язылган: "Диалогны тулыландырыгыз"

- ...........?

- Миша Мәскәүдән кайткан.

- Миша Мәскәүдә кая барган?

- ............?

5. Бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү.



6. Өй эше бирү

Өй эше бирү моментының төп максаты - билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.

− Бирелгән фигыльләрне билгесез үткән заман хикәя фигыль формасында кулланып "Ярыш" темасына диалог төзеп килергә: йөгерде, җиңде, җиңелде, катнашты, теләде, башланды.

7. Йомгаклау

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?

- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам.

Сау булыгыз.



Кошлар - безнең дусларыбыз.

(Кабатлау дәресе)

Максат:

Кошлар турындагы белемнәрне тирәнәйтеп , бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәнү .

Бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Халык авыз иҗаты һәм укучыларның күзәтүләренә нигезләнеп , кошларга ярдәм итү , табигать матурлыгын күрү, саклау теләге тудыру.

Җиһазлау:

Күчмә һәм кышлаучы кошларның рәсемнәре, индивидуаль эш өче карточкалар, кышлаучы кошлар турында плакат, китап күргәзмәс кошларның макетлары , йорт кошлары , мультимедиа .

Материал : Р.З. Хайдарова Татар теле һәм уку китабы ( 4 сыйныф өчен дәреслек. 1 кисәк), Р.Ш. Халикова " Раушан көзге".

Дәреснең тибы : Катнаш.

Дәрес методлары : Фонетик күнегүләр, сүзлек белән эш, җөмлә төзү һәм язу, тәрҗемә эше, әңгәмә, рәсем буенча хикәя төзү, сәнгатле сөйләм (шигырь уку ), монологик һәм диалогик сөйләм карточкалар белән эш.

Дәрес барышы :

Оештыру.

Исәнмесез , укучылар !

Исәнмесез , Укытучы апа !

Хәерле көн !

Хәерле көн, балалар !

Имин үтсен көнегез.

Кәефләрегез ничек соң ?

Кояшлы иртә кебек .

Тукай телен , татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы : Рәхмәт балалар, урыннарыгызга утырыгыз . Тукай тел , татар телен өйрәнүне дәвам итәбез . Безгә бүген бик күп кунакла килгән . Әйдәгез алар белән дә исәнләшик .

Исәнмесез !!!

Татар телен без бүген кунаклар белән бергә өйрәнербез .

-Кизү укучы белән бүгенге число , атнадагы көн , һава торышы турында сөйләшү.

Белемнәрне актуальләштерү.

Дәреснең темасы ,максаты белән таныштыру.

Дәреснең темасы: "Кошлар- безнең дусларыбыз"(кабатлау , йомгаклау дәресе.)

Дәреснең максаты:

Кошлар турындагы белемнәребезне тирәнәйтербез.

Бездә кышлаучы һәм күчеп җылы якка китүче кошларны танырга, аерырга өйрәнербез.

Сөйләм телебезне һәм иҗади фикерләү сәләтләребезне үстерербез.

Кошларга ярдәм итәргә , табигатьнең матурлыгын күрә белергә аны сакларга кирәклегенә төшенербез.

Тактадагы рәсемнәр белән эш .

Нәрсә ул дуслык ?

(Дуслык- ул яхшылык, дус- ул яклаучы , саклаучы )

Без күчмә кошларга ничек ярдәм итәбез ?

( Оялар ясыйбыз , кошларга тимибез , аларны саклыйбыз)

Ни өчен ярдәм итәргә кирәк ?

(Алар - безнең дуслар . Матур сайрыйлар , зарарлы кортларны чүплиләр)

Сез быел кошларга җимлекләр ясадыгызмы ? аларны кая , ничек элдегез ?

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

Кошлар ничек рәхмәт әйтәләр ?

( Матур итеп җырлыйлар )

Кошлар кышны ничек үткәрәләр ?

(Кайберләре җылы якларга очып китәләр . Бездә калучылары да бср )

Хәзер игътибар белән тактага карагыз әле .Сез монда нинди кошларны күрәсез ?

(Песнәк , ябалак , бөркет, карлыгач , сыерчык , карга, кара карга саескан , чыпчык , күгәрчен , тукран , күке , үрдәк , каз , күркә , әтәч, тавык.)

Бу кошларның кайсылары йорт кошлары ?

( Үрдәк , каз , күркә , әтәч , тавык)

-Молодцы! Ә безнең калган кошларыбыз тагын икегә бүленә.

Хәзер аларны да карап китәрбез .Әйдәгез , башта искә төшерп карыйк әле . Сезнең кошлар турында укыганыгыз бармы ?

(Укучылар җавабы)

-Хәзер инде экранга карыйбыз . Сүзлек өстендә эш эшләп алырбыз ( Слайд №3) Бу сүзләрнең кайберләре белән җөмләләр төзү .

Хәзер мин сезгә карточкалар өләшеп чыгам . Бу таблицаны тутырырга кирәк булачак . Мин биргән карточкаларда эшлибез. Без кыргый кошларны 2 гә бүленә дигән идек . Алар нинди 2 төркемгә бүленәләр ?

(Бездә кышлаучы , җылы якка китүче.) (Слайд №4)

Алга таба карыйбыз. Бу кош- нишли ?(Слайд №5)

Укучылар , әйдәгез әле , кошлар турында диалоглар төзеп алыйк.

(Укучылар җавабы.)

Физкультминут.

Дәреслек белән эш. (68 бит, 9 күнегү, телдән)

Песнәк файдалы кош , чөнки

Көз көне салкын яңгыр ява, шуңа күрә

Мин көзне яратам , ләкин

Алга таба барабыз, экранга карыйбыз. Сүзлек чайнвордны чиш алабыз. (Слайд №6)

Сыйныф эше дәфтәрләрен алабыз. Дәфтәрләргә число язып куябыз. Экранда бирелгән сүзләрдәге төшеп калган хәрефләрне куеп язабыз. (Слайд №7)

Рәсемгә карап бәйләнешле итеп җөмләләр төзергә. (Слайд №8)

Укучылар җавабы.

Кош исемнәрен укы. (Слайд №9)

(чыпчык , сыерчык ,торна , күке.)

Рәсем урынына исемнәр , нокталар урынына кушымчалар куе язарга. (Слайд №10.)

Табышмакларның җавабын табыгыз. (Слайд № 11- 18)

Йомгаклау.

Укучыларның бирем үтәүләрен тикшерү , уңышларын бәяләү.

- Бүгенге дәрестә без нәрсә турында белдек ?

-Кошларга ни өчен ярдәм кирәк ?

-Җәй көне ни өчен без аларга җимлекләр куймыйбыз ?

Кошлар ни өчен кирәк ?

(Алар сөйкемле , бик матур сайрыйлар , кешеләргә файда китерәләр, зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр.)

Өй эше.

I Сәләтле балаларга, теләге булганнарга шигырь язып карарга.

II Кошлар турында кечкенә хикәя язарга.

III Телне авыр үзләштерүче балаларга җөмләләр төзергә.

Дәресне йомгаклап шуны әйтәсем килә : Тимәгез кошларга, сайрасын ,

Бетерсен зарарлы кортларны.

Яз көне оялар ясагыз ,

Саклагыз, канатлы дусларны!



© 2010-2022