Шәфкатьлелек бизи кешене

"Описание материала: Классный час о милосердии, об отношениях между детьми и родителями. Легко ранить словом,иногда эта рана остается на всю жизнь.Классный час о методах избежания конфликтов , о том,как добиться хороших взаимоотношений ,ценить настоящих друзей и настоящую дружбу Восточная сказка раскрывает истинные ценности жизни. Слово отца и слово матери в семье должны иметь весомое значение и сопровождать каждого человека на трудном ,но интересном пути под названием жизнь. Взрослые должны по...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Шәфкатьлелек бизи кешене.Тәрбия сәгате.

Максат: кешелеклелек,ярдәмчелек,изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес барышы:

Тактада "берле" саны тора.-Игьтибар итегез ,бу кешелеклелек билгесе.Кеше гомеренең барча кыйммәте шушында,-ди һәм берле янына 0 санын өстәп куя.

-Монысы уңыш билгесе. Кешене бердән унга күтәрә.Укытычы янә бер 0 өстәп куя һәм-бусы тәҗрибә билгесе. Кешене уннан йөзгә күтәрә,ди.Аннан тагын 0ләр өсти _Болары булдыклылык,тәртип,сөю һ.б. билгеләре.Өстәлгән һәр 0 кешелелекне ун тапкыр арттыра. Берле сөртелә. _-Әгәр дә берәүдә кешелеклелек сыйфаты булмый икән калганнары да 0гә әйләнә.

2Гомуми бурыч 14 доллар 75...

Бер малай әнисе янына килгән һәм бер бит кәгазь биргән .Әнисе кулларын сөртә сөртәтүбәндәге язуны укыган-

Газон чапкан өчен-5 доллар

Бүлмәне җыештырган өчен-1 доллар

Базарга барган өчен...,энекәшне уйнаткан өчен....,барлыгы 14 доллар 75...

Малайның әнисе язуны укып бетергәч, кәгазьнең икенче ягына болай дип язып куйган: "9 ай карынымда күтәреп йөрдем- түләүсез, - сине тәрбияләдем , син авырганда барлык теләкләреңне үтәдем,сиңен өчен дога кылдым- түләүсез.

Уенчыклар сатып алдым,юдым,үтүкләдем, ашарга пешердем- түләүсез.Улыкаем, әгәр шуларның барысын да кушсаң,аңларсың-дөньяда мәхәббәттән дә көчлерәк нәрсә юк, чөнки ул түләүсез."

Бу сүзләрне укыгач ,малайның керфекләренә яшьэленгән. Ул әнисенең күзләренә карап:" Әнием, мин сине яратам,- дигән дә каләм алып"түләнгән дип язып куйган.

"Иптәш кадере "төрек әкияте.

Яшәгән ди бозык холыклы малай.Беркөнне аңа әтисе кадаклар белән тулы капчык биргән."Иптәшләрең белән ачуланышкан саен менә шушы тактага берәр кадак кага бар,дигән.

Малай беренче көнне ул тактага 37кадак каккан.Ләкин көннәр үткән саен кадак кагуны киметкәннән- киметә барган.Ниһаять,беркөнне ул тактасына бер кадак та какмаган.Шунда ук хәлне әтисенә барып сөйләгән.Әтисе аны киредән такта янына алып килгән "Улым, моннан соң иптәшләрең белән ызгышмаган һәр көнне бу тактадан берәр кадакны суыра бар",-дигән.Атналар үткән. Беркөнне малай соңгы кадагын тартып чыгарган һәм тактада бер кадак та калмаган."Афәрин, булдырдың,әммә тактага яхшылабрак кара әле .Гел тишекләрдән генә тора. Элекке кебек матур түгел инде.Иптәшләрең белән ачуланышканда күп кенә начар сүзләр әйтелә.Һәрбер сүз-бер яра ясый. Иптәшеңнән мең тапкыр гафу үтенсәң дә,бу яралар барыбер калыр төзәлмәс.

Бүген дәрестә нәрсә турында сүз барды? Нәрсә өйрәндегез? Үзегезгә нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

"Татулыкка ни җитә" дигән темага инша язып килергә.



© 2010-2022