План конспект классного часа

Сегодня особенно актуален вопрос, что читать детям. Круг чтения ребенка должен быть правильно сформирован. Именно творчество Габдуллы Тукая поможет решить эту проблему. Тукай оставил огромное творческое наследие и самое большое и важное место в нем занимает поэзия.  Ценно то, что произведения Тукая пронизаны глубокой любовью к родному краю, его природе, его творческое наследие из поколения в поколение воспитывает в детях любовь и бережное отношение к родному дому, родной земле, учит ценить упорн...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зайнуллина Алсу Шавкатовна

МБОУ Степношенталинская сош, Алексеевский район, с. Степная Шентала, РТ

Учитель татарского языка и татарской литературы..



Тукай һәм музыка

Максат: 1.Г.Тукайның иҗатын искә төшереп, аның музыка өлкәсенә керткән өлеше белән таныштыру. Шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларны искә төшереп, аларга карата кызыксыну , мәхәббәт тәрбияләү.

2. Г.Тукайның "Туган авылым" җырын өйрәнү.

3.Туган якка , туган авылга карата ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, биографисебуенча төзелгән презентация.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше:

"Туган тел " көенә сыйныфка керәләр.

  1. Музыкаль исәнләшү:

Тавышларны җырга әзерләү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә сезгә өй эше итеп "И туган тел" җырының сүзләрен кабатлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, бергәләп искә төшерик әле (укучылар белән җырның 1 куплетын җырлау)

1 слайд.

Булдырдыгыз. Утырыгыз. Укучылар, әйтегез әле бу җыр нинди характерда язылган?

2 слайд.

Укучыларның җаваплары: салмак, ягымлы, уйландыручан, йомшак һ.б.

Укытучы: әйе, дөрес. Ә җыр үзе нәрсә турында?

  • Туган тел (укучыларның фикерләре тыңлана).

Укытучы: Дөрес, ә бу җырның сүзләрен кем язган?

  • Г.Тукай.

3 слайд.

Укытучы : Бик дөрес. Укучылар, без бүген дәресебезне тикмәгә генә "Туган тел" җыры белән башламадык. Бүгенге дәресебезнең темасы - "Тукай һәм музыка" дип атала.

4 слайд.

Без сезнең белән Г.Тукайның татар музыкасына мөнәсәбәтен, аның сүзләренә язылган җырларны искә төшереп, "Туган авылым" исемле җырын өйрәнә башларбыз. Гомумән , Г.Тукайның җыр өлкәсенә керткән өлеше турында сөйләшербез . Иң элек кыскача гына тормыш юлын искә төшерик. Интерактив такдага карагыз әле, анда кроссворд эленгән. Мин сезгә хәзер Г.Тукайның тормыш юлына кагылышлы сораулар бирәм, ә сез җавап бирерсез.

5 слайд.

  1. Г.Тукай туган авыл.

  2. Г.Тукайның әтисенең исеме?

  3. Әнисенең исеме?

  4. Шагырьнең дөньяга күзе чаылган авыл?

  5. Әнисе тәрбиягә калдырып киткән әбинең исеме?

Укытучы: Әйе , безнең бөек шагыйребез бары тик 27 ел гына яшәсә дә, аның әсәрләре иң кадерле мирас булып яши. Тукай балаларны бик яраткан. Ул сезнең өчен бик күп әкиятләр, шигырьләр, җырлар язган. Аның шигырьләрен сезнең әби- бабайларыгыз укыган, әти-әниләрегез ятлаган, ә хәзер сез шул эшне дәвам итәсез. Без сөекле Тукаебызны беркайчаан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Балалар, әйтегез әле, сез, Г.Тукайның нинди шигырьләрен беләсез?

6 слайд.

Укучылар: "Пар ат", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" һ.б.

Укытучы: Ә нинди әкиятләрен беләсез? (Фикерләр тыңлана)

7 слайд.

Укытучы: Бөек шагыйребезнең кайсы шигырьләренә көй язылган соң? Искә төшерик әле.

Укучылар: "Туган тел", "Пар ат" һ.б.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Г. Тукай кечкенәдән үк җыр сәнгате белән кызыксынган. Тикмәгә генә халык аның шигырьләрен көйгә салып җырламаганнардыр. Ә үзе ул болай дигән: " Безнең халыкның җырлау вә көйләвендә , минемчә, үзенә бер төрле хосусият бар кеби. Бездә калын тавыш вә , авызны зур итеп ачып җырлау юк. Бездә җырлаган чакта тавышның йомшак вә иреннәрнең мөмкин кадәр аз ачылуы кирәктер".

8 слайд.

Укытучы: Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә "Көйне таны" дигән уен тәкъдим итәм. Сез көй аша җырның исемен әйтергә тиешсез ( "Пар ат" җырын тыңлау)

9 слайд.

Укытучы: Ә хәзер җырны малайлар башкаруында тыңлап үтик әле. (Җыр тыңлау).

  • Җыр нәрсә турында?

  • Җаваплар тыңлана.

  • Нинди характерда язылган?

  • Күңелле , шаян, шатлыклы, уенчак, җитез һ.б.

Укытучы : Дөрес. Укучылар, әгәр дә сез бу җырның сүзләрен белмәсәгез, көй аркылы гына җырның кем яки нәрсә турында барганын әйтеп бирә алыр идегезме?

Уучылар җаваплары тыңлана.

Укытучы: Әйе, дөрес әйтәсез, күпмедер дәрәҗәдә белә алыр идек, чөнки көй атның аяк тавышларын хәтерләтә. Ә бу җырның көен кем язган соң?

Укучы: халык.

Укытучы: Дөрес , "Туган тел" дә, "Пар ат" җырлары да халык көенә иҗат ителгәннәр. Бөек шагыйребезнең күп кенә шигырьләренең көй авторы - халык. Димәк , аның шигырьләре үзеннән - үзе җырлап тора. Тукаебыз үзе дә халык җырларын яратып тыңлый, алай гына да түгел, үзе дә матур итеп җырлый торган булган. Аның турында иптәшләре: "Әгәр музыкаль белеме булса, Тукайдан композитор чыккан булыр иде,"- диләр.

Без сезнең белән халык көйләренә язылган җырларны искә төшердек. Ә бүген шагыйрь сүзләренә профессиональ композитор А.Монасыйпов тарафыннан иҗат ителгән "Туган авылым" җырын өйрәнә башларбыз. А.Монасыйпов Тукайның 7 шигыренә нигезләнеп "Тукай аһәңнәре" исемле симфоник поэмасын яза. Шуның өченче кисәге "Туган авылым". Әсәрнең бу өлеше аеруча моңлы, эчкерсез булуы белән характерлы.

10 слайд.

Шагыйрьнең туган ягы- инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Бу урынның төп матурлыгы аның калын урманнарында, зур булмаган тауларның итәгеннән агып чыгып, кеше гомерен санап , тыйнак кына челтерәп аккан чишмәләрендә.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар , якын безнең авылга ул.

Шигырне тыңлап үтик. (тыңлана).

Укытучы: Әйтегез әле шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Укытучы: Шулай, укучылар. Менә безнең дә үз туган авылыбыз бар. Сезгә үзегезнең туган авылыгыз якынмы?

Укучылар фикере тыңлана.

Укытучы: Әйе , бик дөрес. Без һәрберебез туган авылыбызны яратабыз, кунакка гына китсәк тә сагынып кайтабыз. Туган авылыбызның табигате безне аеруча үзенә тарта. Шигырьдә без чишмә турында да укыдык, әйтегез әле, сезнең хәзерге вакытта чишмәдән су эчкәнегез бармы?

Укучылар фикере тыңлана.

Укытучы: Әйе, бүгенге көндә чишмәләр корып бара, аларны караучы юк. Күбебез краннан килгән суны эчәбез. Шуңа чишмәләрне карап торырга, чистартырга кирәк. Чишмәләрнең киләчәге сезнең кулда булган кебек, авылыбызның да киләчәге сезнең кулда.

Һәр кешегә үз туган ягы якын. Г.Тукай иҗат иткән "Туган авылым" шигыре безнең үз авылыбызга атап язылган кебек. Ә хәзер әйдәгез, җырны тыңлап үтик (Җырны тыңлау).

Укытучы: Җыр нинди характерда язылган?

Укучылар җавабы тыңлана.

Укытучы: Дөрес.балалар , мин сезгә хәзер бу җырның көен куям , сез әкрен генә эчтән 1 куплетын җырлагыз.

Укытучы: Ә хәзер беренче куплетны ишетелерлек итеп җырлыйк.( 2 тапкыр җырлау).

Укытучы: Укучылар , без бүгенге дәресебездә Г.Тукай иҗаты һәм аның музыка белән бәйләнеше турында бик күп мәгълүматлар алдык, аның сүзләренә иҗат ителгән "Туган авылым" җырын өйрәнә башладык.

Теләсә кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе - туган тел, икенчесе - милли музыка, милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле, Г Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" , "Туган авылым" җырларыннан башка татарны, аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә, дөньяда яхшы җырдан да олырак сәнгать юктыр. Ни өчен дисәң, җырда туган телнең иң затлы, иң тәмле , иң хисле, иң моңлы сүзләре бергә җыела.

Киләсе дәрестә без Тукай һәм музыка турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Сез яңа теманы ничек үзләштердегез икән? Хәзер без шуны тикшереп карыйбыз.

Слайд 11

1.Г.Тукай шигырьәренә иҗат ителгән нинди җырларны беләсез?

2.Бүген без нинди җыр өйрәнә башладык?

3. аңа көйне кем язган?

4. Г.Тукай үзе җыр сәнгате белән кызыксынганмы?

Белемнәрне бәяләү. Өй эше.



© 2010-2022