Общешкольное мероприятие, посвященное 70-летию ВОВ

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ « Краснокадкинская основная общеобразовательная школа»



Литературно-поэтический конкурс

«70 лет Великой Победы», посвященном 70-летию Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов.



Классный руководитель: Махмутова Салима Ильдусовна

Подготовила: Салахутдинова Алсу

февраль 2015 года



Тема : Сугыш урлаган балачак.

Максат: Укучыларны авыр сугыш михнәтләре белән таныштыру, өлкән буын кешеләренә хөрмәт, граңданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата

мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: темага карата выставка, сакланып калган документлар, шәхси әйберләр

Кичәнең барышы:

Сәлимә Ильдусовна:

Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгәнкунаклар!.

Без, бүгенге көн балалары,бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак- бәхетле балачак. Бүгенге кичәбездә без сугыш чоры балалары турында сөйләшербез. Без " тарих тәгәрмәчен" 75 ел артка тәгәрәтеп, 1941-1945 еллар фаҗигасен йөрәгебез аша үткәрербез.

Алсу

Сугыш сүзен ишетүгә,күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса.Ул көннәр балаларны "Әти" дип әйтергә тилмертте, аларның балачагын, киләчәккә өмет-хыялларын җимерде. Иң кирәк чакта Әткәй юклык үзен нык сиздерә: әрнү, сагынулар- юлдашың, язмышың...Алар бүген дә әти рухы белән яши.

Дамир

Әй ул көннәр!

Йөрәк-бәгырьләрне

Өзде инде, өзде гомергә.

Бу йөрәкләр ничек түзде икән

Калмаенча кара күмергә.

Алсу

Июнь ае. Кызлар печән җыя.

Пакуслары очсыз-кырыйсыз.

Офыкларда- афәт балкышлары,

Кызлар, юкка бәхет юрыйсыз,

Карамагыз, кызлар, ул якка.

Күз яшьләре көтә сезне таңда,

Аерылышулар көтә озакка.

Дамир

Ә бүгенгә кичке уен монда.

Эшләр беткән, печән җыелган.

Хуш ис бөркеп торган чүмәләләр

Кибәннәргә өеп куелган.

Алсу

Уйна, гармун, чыңлат бию көен,

Талдин нечкә билләр бөгелсен.

Кызлар кочмаган егетләрнең

Үзәкләре , әйдә, өзелсен.

Дамир

Ә иртәгесен дөнья башка иде.

Кара сөрем белән таң атты.

Афәт килде җиргә.

Шомлы җилләр

Илгә авыр хәбәр таратты:

-Сугыш...

Әтиләр, абыйлар сугышка киттеләр...

Сәлимә Ильдусовна

Бөтен ил халкы бер булып , дошманга каршы күтәрелде. Авыл башына чыгып, хатыннар ирләрен, ваемсыз сабыйлар әтиләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен фронтка озата. Берни аңламаган сабый сугышның нинди куркыныч икәнлеген белмиләр шул әле.Тиздән, бик тиздән үзләренең ятим каласыннар да, балачаклары буразна арасында үтәсеннәрен дә аңламый алар. Сугыш рәхимсез. "Әткәй, китмә!"- диеп елаган балалар инәлүен дә ишетми ул сугыш.

Алсу

Әйе, авылда карт -коры, хатын-кыз һәм балалар кала. Сабый чагын күрми, күпме михнәт , авыр хезмәт татый аның әле өлгереп тә җитмәгән иңнәре. Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә , гомер буе бетмәс кебек тоелган налогын да илтеп түләргә. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшлиләр.

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

(Марат Бәдриев башкаруында "Герман көе" )

Сәлимә Ильдусовна

Без бүген сугыш башланганда сабый гына булган, ләкин инде ул елларның авырлыгын үз җилкәсендә татырга өлгергән апаларыбызны чакырдык. Әтиләре, әниләре сөйләгәннәр әле дә исләрендә аларның. Очрашуга гомер буе балалар укытып, лаеклы ялга чыккан Ләйлия апа һәм 40 елга якын почтада эшләгән Әлфидә апа килде.Олы яшьтә булуларына карамастан, икесе дә актив тормыш белән яшиләр, оптимистлар, ярдәмчелләр, җор куңеллеләр.

Сугыш башланганда Әлфидә апага 7 генә яшь була, әмма әтисе Гильметдин бабайның язмышын хәтеренә төшергәндә, ирексездән күзләргә яшь тула.Сәхәбетдинов Гильметдин Сәхәбетдин улының ачы язмышы-тоткынлык. Бу турыда без тарих дәресләрендә сөйлибез, киноларда күрәбез.

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Сугышның беренче көнендә бигрәк тә күп әсирлеккә эләккәннәр.Тиз арада тоткынлыкның нәрсә икәнен аңлаткан плакатлар барлыкка килә.

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Әсирлеккә төшү

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Әсирләр торган лагерьлар

Ә хәзер сүзне Әлфидә апаның үзенә бирәбез.

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Әлфидә апаның әтисе

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Ул вакыттагы солдатлар (Гильметдин бабай алдагы рәттә сулдан беренче)

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Гильметдин бабайның шахтада эшләгән вакытындагы хезмәт кенәгәсе

Алсу

Әсирләрнең саны бик күп булган. Сугыш барышында немецлар да пленга алынган.Аларны Алабуга һәм Яшел Үзәндә урнашкан лагерьларда тотканнар.

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Дамир

Сугышка киткән солдатлар әйләренә хатлар язарга тырышканнар , әмма беренче көннән үк үлгән хәбәр язылган кара кәгазьләр, хәбәрсез югалды дигән язулар, яраланып кайткан сугышчының "үлеп калды атагыз" дигән хәбәрләр дә килеп кенә торган. Очрашуга килгән Ләйлия апаның әтисе Исмәгыйль бабай турында "үлеп калды" дигән хәбәрне авылдашы Мәҗитов Рәшит абый алып кайта.

Сүзне Ләйлия апага бирәбез:

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Исмәгыйль бабай кызы Ләйлия апа һәм оныклары белән



Исмәгыйль бабай пленда вакытта шигырь дә яза.Саргаеп беткән кәказьдә бу шигырь сакланган.

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ



Ләйлия апаның туганы Габдулла абыйның документлары салынган гильзаны Красноярск эзтабарлары таба.

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ



Безнең Түбән Кама шәһәрендә дә мондый 3 отряд бар. Алар сугыш каты булган урыннырда казу эшләре алып баралар.Исемнәре табылган сугышчыларның туганнарына, балаларына аларны хөрмәтләп күмәргә мөмкинлек бирәләр.

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

« В 2012 году поисковыми отрядами Нижнекамска найдено более 250 солдат, погибших в годы Великой Отечественной войны. В Нижнекамске поисками солдат, погибших в годы Великой Отечественной войны, занимаются три поисковых отряда - «Поиск», «Кама» и «Нефтехимик». Только в 2012 году специалисты поисковых отрядов Нижнекамска нашли 271 бойца, 17 медальонов и 6 именных вещей. Орден Красной звезды, найденный молодыми поисковиками, передан родственникам. 5 ладанок сейчас находятся на экспертизе. Об этом на еженедельном совещании «Деловой понедельник» заявил начальник Управления по делам молодежи и спорту Исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района Рустам Хусаенов. Следует отметить, что из года в год хорошие результаты демонстрирует поисковый отряд «Нефтехимик». К примеру, в 2012 году поисковики данного отряда приняли участие в XII открытом Республиканском фестивале поисковых отрядов, который проходил в Казанском лагере «Чайка». По итогам конкурса они заняли I место по прохождению турнирной полосы, а также получили
переходящий кубок Гран-при «За хорошие результаты в поисковых экспедициях».


Әлфидә апа

Син, сезнең буын, әти-әниең, апа-абыйларың сугышның ни икәнен дә белмисез. Бу авыр хәсрәтне беркемгә дә күрергә язмасын. Сез сугыш турында китаплардан укып, кинолардан карап кына беләсез. Ләкин бөтен тулылыгы белән әле ул ачылып бетми. Миңа хәзер 80 яшь.Күпме гомер калгандыр, Ходай кулында. Шуңа да сезгә, синең буын балаларына теләгем шул- еллар үткәч, сезнең буын кешеләре сугыш чоры балалары турында балаларыгыз, оныкларыгыз белән искә алырсыз.

Ләйлия апа

Сугыш... Күпме сагыш, кайгы, күз яшьләре алып килдең син! Никадәр югалту, бәхетсезлек китердең тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек , курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән аналары бар. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Әйе, Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар барәбәренә яуланды. 70 нче Җиңү язын каршыларга җыенабыз. Тагы күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялларым ак аргамактай еракларга оча... Илләребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын!.. Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын!

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Нургалиева Зөбәрҗәт

Выставкага куелган китаплар - бар да сугыш вакытында балаларның авыр язмышы турында дип белдерде һәм авыл китапханәсеннән ул китапларны алып укырга киңәш итте.

Общешкольное мероприятие, посвященное 70- летию ВОВ

Матвеева Рәмзия апа

Хөрмәтле Әлфидә апа, Ләйлия апа бүгенге буын балаларына аңлаешлы итеп сөйләгән истәлекләрегез өчен зур рәхмәт. Сәламәтлектә озак еллар яшәргә язсын. Без укучыларның үз куллары белән ясалган истәлек бүләкләре тапшырабыз.





© 2010-2022