Эзләнү эше: Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син

Раздел Классному руководителю
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы

Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

"Азнакай шәһәре 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе "









"Хәтерләүдән курыкма син,

Үткәнеңне онытма син!"

(эзләнү-тикшеренү эше)




















Эшләде: Азнакай муниципаль районы

"Азнакай шәһәре 9нчы гомуми

урта белем бирү мәктәбе"нең

9 нчы сыйныф укучысы

Мухаметшин Эдуард Салихҗан улы

Җитәкчесе : I категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Багманова Раушан Ракитовна

2016 ел февраль

Эчтәлек.

  1. Кереш.

  2. Октябрь-Бүләк авылы тарихы.

  3. Багмановлар гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе.

1.Гаилә ныклыгы-сыеныр учакта.

2.Тирән тамырлы агач.

IV Сугыш чоры балалары язмышы.

а) тарихка кереп калган чор;

б) авыр сынаулар;

в) Маһинур апа Гыйбадуллина истәлекләре;

г) тракторчы хатын-кызлар;

д) "әти" сүзен әйтәлмәгән балалар.

V. Балачаксыз балаларның сугыш чоры истәлекләре.

а) без бәхетле гаилә идек;

б) сугыш башланган көн;

в) бәхетсез балачак;

г) яраланып, әти кайтты;

д) бетмәс-төкәнмәс колхоз эшләре;

е) яшь буынга теләкләр.

VI. Йомгаклау.

VII. Кулланылган әдәбият.

VIII. Фотосурәтләр.







Кереш.


«Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!"-син дип шагыйрь Равил Фәйзуллин тик кә генә әйтмәгәндер. Хәзерге катлаулы заманда, яңарышлар чорында без үзебезнең үткәнебезне, тарихыбызны онытып барабыз. Үткәнеңне белмәсәң, үз буыннарыбыз турында онытсак, без киләчәкне хәзерге көн күзлегеннән генә күрәчәкбез. Шуңа күрә мин Октябрь-Бүләк авылы, Багмановлар нәселе тарихын., сугыш чоры балалары турында өйрәнергә булдым һәм шул форсаттан эзләнү-тикшеренү эше үткәрдем.

Эзләнү эшенең максаты:

1) Октябрь-Бүләк авылы тарихы материаллары белән тирәнтен танышу;

2) Баһмановлар нәселе кешеләрен барлау, шәҗәрәләрен өйрәнү;

3) Сугыш чоры баласы-Баһманова Рәйсә Канәфи кызының истәлекләрен барлау.

Эзләнү эшенең бурычлары:

1) Октябрь-Бүләк авылы тарихы, шәҗәрәләр турындагы белемнәрне арттыру.

2) Тарихыбызны ,килеп чыгышыбыз турындагы эзләнү эшләрен алып бару күнекмәләрен булдыру һәм ныгыту.

Эшнең актуальлеге

Туган ил, туган як, туган авыл! Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта, әти-әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең, нәселеңнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.





II. Октябрь-Бүләк авылы тарихы.

Мин бу эзләнү эшемне Октябрь-Бүләк авылы тарихыннан башлыйсым килә. Чөнки авылның тарихын язмыйча торып, нәсел шәҗәрәсен һәм сугыш чоры балалары язмышын ачып булмый торгандыр. Эшемне башлаганчы мин Карамалы мәктәбенең "Мирас" музеена мөрәҗәгать иттем һәм Октябрь-Бүләк авылының тарихы һәм сугыш чоры балалары турындагы материалны алдым. Бу язма музейдан алынган мәгълүматларга нигезләнеп язылды.

Октябрь - Бүләк авылы, 1926 нчы елда Карамалы авылыннан 67 хуҗалык булып аерылып чыгып, хәзерге урынына урнаша. Бу урыннарда куе урман була. 67 хуҗалык бердәм рәвештә бу урманны кисеп ( көнчыгыш, көньяк, көнбатыштан урман белән әйләндереп алынган була) төпләнәләр.

Карамалы авылыннан аерылып чыккан соң авылга нигез салучылар:

Әкбәров Минһаҗ Хәбибрахман улы,

Бүләков Шәйсолтан Закир улы,

Гарипов Харис Гариф улы,

Авыл исеме-Октябрь-Бүләк-1917 елгы Бөек Октябрь революциясе һәм, "данлы " нәсел-Бүләков-нәселен мәңгеләштерүдән килеп чыккан.

1929 нчы елның октябрь аенда беренче зур агач мәктәп ачыла. Ул мәктәп бакчасында алмагачлар, кура җиләкләре, карлыган, чия үскән. Шушы агач һәм куаклар арасыннан сукмак сузылган. Октябрь-Бүләк мәктәбенең беренче укытучысы Ногайбәков Мәрданша Шаһгасим улы була. Ул Октябрь-Бүләк авылына Урсай авылыннан килеп төпләнгән.

Авылны төзүче, хуҗа булып килгән кешеләр хәзер инде исән түгел. Ә шулай да авылга яшь чагында, Туйкә авылыннан күчеп килүче, Муллагалиева Файдә әби бик яхшы белгән авыл тарихын (104 яшендә бакыйлыкка күчкән).

1930 нчы елда колхоз төзелеп бетә. Колхозның беренче председателе (рәисе) Сәлимов Хәниф Гариф улы. Ул вакытта колхоз ике бригадага бүленгән. Беренче бригаданы Фаздалаов Имаметдин, икенче бригаданы Гарипов Шәриф дигән кешеләр җитәкли. Колхоз хисапчысы Насыйбуллин Сафиулла (улы Насыйбуллин Шәфигулла хәзерге көндә вафат, ә аның уллары хәзерге көндә әтиләренең нигезен ташламыйлар) була.

Бу чорда барлык эшләр атлар, үгезләр белән алып барыла. Икмәк уру урак белән башкарыла.

1935 нче еллар тирәсендә Октябрь-Бүләге дип исемләнгән авыл тарала.

Соңрак кешеләр дә килеп урнаша, авыл үсә. Авыл ямьләнә, чишмәләре дә арта. Авылның шәкеле дә юкка чыга. Дөресрәге, агачлары киселә, бары авыл янында урман гына кала.

....1941 нче елның 22 нче июне. Бөек Ватан сугышы башлана. Бөек Ватан сугышына Октябрь-Бүләк авылыннан 96 кеше китә. Авылда картлар, бала чагалар, хатын - кызлар гына кала. Шушы чорда беренче трактор кайта.

Сугыштан Октябрь-Бүләк авылына 48 кеше әйләнеп кайта, 48 кеше үлеп кала.

Хәзерге вакытта инде сугыш ветераннарының берсе дә исән түгел. Тыл ветераннарын да бармак белән генә санарлык. Бүгенге көндә Октябрь-Бүләк авылы яңара, матурлана. Кешеләр киләчәккә ышаныч белән карап, яңа өметләр баглап яшиләр. Авылда күбесенчә картлар гына яши, яшьләр Азнакай шәһәренә йөреп эшлиләр. Сәбәбе - авылда яшьләр өчен эш юк. Хәзерге көндәге авыл фотосурәтләрдә:2-6.

Багмановлар гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар...

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

"Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - дхолыксыз, нәселен белмәгән - нәсәпсез", - дип халык юкка гына әйтмәгән.

Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын белә.

Бүгенге заманда һәр кешегә: балаларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга, хәтта зур урында эшләүчеләргә дә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк.

Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаилә - изге урын. Анда бер-берсен хөрмәт иткән, яраткан кешеләр генә яши.

Бөек мәгърифәтчебез, дин галиме Р.Фәхретдин үзенең "Үгет-нәсыйхәтләр" китабында болай дип язган: "И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрен кылдылар һәм алар сезгә хезмәт итүне дәвам итәләр, һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып сезнең өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез!

  • кешенең итәгатьле булуы күңеленең яхшылыгында. Сезгә иң якын кешеләр - ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә, һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелегездә дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.

- тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез. Алар сезне яшь вакытыгызда тәрбияләп үстерделәр. Бер көнне сез дә әти-әниләр булырсыз, шунда сезне дә балаларыгыз хөрмәтләр.

  • туганнарыгыз ата-аналарыгыздан соң иң якыннарыгыздыр. Шуның өчен адар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз. Олы яшьтәге туганнарыгызга итәгатьле булыгыз, сүзләрен тыңлагыз. Кечеләренә карата шәфкатьле булыгыз."

Бу нәсыйхәтләрне без үтәргә диешбез.

Кеше әллә ничә гасырлар буе яшәми, ә вафат булган әби-бабаларыбызны, туганнарыбызны, кардәшләребезне дә без белергә тиешбез. ә без аларны кайдан беләбез? Әлбәттә, шәҗәрәләрдән.

Шәҗәрә - нәсел -ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы.

Күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиев тә:

Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел, - дип юкка гына әйтмәгәндер. Тамырлар никадәр тирәнрәк китсә, агачлар шулкадәр тотрыклырак, җил давылларга бирешмәүчәнрәк булалар. Үткәннәр белән киләчәк арасында җанлы бәйләнеш булганда гына нәсел агачы тере булачак һәм гасырлар дәвамында бирешмичә шаулап утырачак.

Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләренең берсе. Гаилә шәҗәрәсен алып бару, шәҗәрәне тикшерү зур кызыксыну уятты. Нәселемне тикшерү-өйрәнү барышында үрнәк алырлык, идеал булган шәхесләр табылды. Авылыбыз тарихында әйтелгәнчә, авылыбызның исеме - Октябрь-Бүләк - 1917 елгы Бөек Октябрь революциясе һәм, "данлы" нәсел -Бүләков- нәселен мәңгеләштерүдән килеп чыккан. Багмановлар да шул ыруның бер дәвамчылары, данлыклы Бүләков нәселеннән. Сигезенче буын бабалары Бүләк исемле булган, аннан соң Мәэмин, Надерша, Мөхәммәтша, Әхматша, Баһман (Баһманов фамилиясе бишенче буын бабалары исеменнән калган), Равил, Мәгъсүм.

5нче буын бабалары Әхматша турында ишеткәннәремне язасым килә. Әхматша бабай якын-тирә дә үзенең танылган оста булуы белән дан тоткан. Ул балта остасы булган. Хәзерге Азнакай - Ютазы трассасында күпер бар. Шул күперне Әхматша бабай иң элек агачтан, олы итеп салган була. Шул күпер астыннан чишмә ага. Чишмә буенда Әхмәтша бабайның зур умарталыгы була. Юлчылар үтеп киткәндә шунда тукталып ял итә торган булалар. Хәзерге көндә дә бу күперне Әхматша бабай исеме белән мәңгеләштереп "Әхмәтша күпере" дип йөртәләр. Әйтеп үткәнемчә -ул балта остасы, умартачы булган. Бу сәләтләр аларга нәселдән -нәселгә килә торгандыр күрәсең. Мәгъсүм бабайның кулыннан бүгенге көндә дә балтасы төшми. "Авылыбызның йортларының барысын да салырга ярдәм иттем", -дип сөйли Мәгъсүм бабай. Үзе яши торган өйне дә берүзе эшләгән ул (7 нче фотосурәт). Шулай ук умартачы да ул. Элек-электән килгән кәсепләрне нәселләре һаман дәвам итә. Улы Рифгат тә, оныгы Радик та бабаларына охшап, алтын куллы . Кулларыннан килмәгән эшләре юк. Баһмановлар нәселенең балаларына ядкәр итеп сөйләрлек, горурланырлык кешеләре бар. Кайбер кул эшләрен сезгә дә тәкъдим итәсем килә.(8 -10 фотосурәтләр).

Мин дә бу нәсел агачының бер ботагын гына бу агачта күрсәттем. Бу нәсел агачы бик зур. Алар аны махсус кешедән эшләткәннәр. Ул агачка Карамалы авылы, Октябрь-Бүләк авылы кереп беткән диярлек. Алар агачны нәселләренең ядкәре итеп саклыйлар.

Безнең халкыбыз "Җиде буыныңны бел" - дип юкка гына әйтми ул. Үткәнне белмичә яшәү беркемгә дә гафу ителми. Мөселман - ислам дөньясы үзенең мәдәни -рухи системасына шәҗәрәләр белүне керткән, һәр мөселман үзенең җиде буынга кадәр белеп, аларга рухына дога укырга тиеш. Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән. Чыннан да, шәҗәрә ул - нәсел агачы. Буыннарыңны онытмас өчен, үзеңнең нәсел агачыңны белергә кирәк. әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.

Кызыксыныйк, өйрәник, эзләник, белик! Белгәннәребезне киләчәк буыннарга тапшырыйк.

Сугыш чоры балалары язмышы.

Бөек ватан сугышы исеме белән тарихка кереп калган чор балалары - безнең әби-бабайлар. Алар инде өлкәнәеп баралар. Ул газаплы елларны алар бүген дә күз яшьләрсез, тыныч кына искә ала алмыйлар. Күпмесенең әтиләре, абыйлары сугыш кырында ятып калган. 1931 нче елның маеннан соң туган балаларны сугыш чоры балалары дип йөртәләр. Аларның күбесе әтиләрен фотолары буенча, ә күпмесе бөтенләй дә күз алдына китерә алмый. Алар өчен 9 нчы май-бүген дә кайгы һәм хәсрәт көне, яраларның ачылган көне. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә яралар нигәдер төзәлми. Сугыш беткәнгә 70 ел вакыт үтсә дә, йөрәкләрдән һаман кан саркый.

Миллионлаган кешеләр язмышын хәл иткән һәм 4 ел барган Бөек Ватан сугышына Җиңү белән нокта куелган 9 Май көне безнең күңелләрдә менә ничә еллар инде шатлыклы да, моңсу дакөн булып саклана. Совет солдатлары фашист илбасарларын куып, Бөек Җиңү яулаган көн бу!

Авылларда 9 май тантаналары 1965 нче елдан башлап үткәрелә башлый. Тик бүген таш һәйкәлләр янында уздылыла торган авыл митингында катанашучылар бетте. Бары тик тыл ветераннары һәм сугыштан соң туган балалар гынв катнаша бу митингта. Вакыт аяусыз, диләр шул...

1941 нче ел 22 июнь-1945 нче ел 9 май... Ватаныбыз тарихына героик һәм шул вакытта фаҗигале чор булып кереп калган ул. Дәһшәтле Бөек Ватан еллары...

Гитлер Германиясе белән сугыш елларындагы кебек авыр сынаулар илебез өстенә беркайчанда да килмәгәндер, мөгаен. Ул, сугышны юкка гына Бөек Ватан сугышы дип атамыйлар. Ватаныбызны коллыктан коткару, аның бәйсезлеген, җирнең бөтенлеген саклап калу, халкыбызның киләчәк язмышын кайгырту төп бурычларның берсенә әверелә.

Бу сугыш миллионнар язмышын изеп узды. Җиңү гаять киеренке хезмәт таләп итте, исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә килде. Дүрт ел эчендә 28 миллион кеше, шул исәптән 8,9 миллион гаскәри ватандашыбыз һәлак булды. Карамалы авылы территориясеннән сугышка 346 кеше китә, 248 е әйләнеп кайтмый. Өрлектәй ир-егетләр, җиләктәй япь-яшь кызлар чит-ят җирләрдә ятып кала.

Бүгенге көндә Карамалы авыл советына караган авылларда бер генә ветеранда исән түгел. Сугыш ветераны, укытучы Маһинур апа Гыйбадуллина истәлекләренннән. Ул Украина фронтында артиллерия полкында хезмәт иткән. Воронеж һәм Харьков шәһәрләрен, Румыния, Венгрияне азат итүдә катнашкан, җиңүне Венгрия дә каршылаган Маһинур апа Гыйбадуллина. Ул сугышны китаплардан укып, кинолардан карап белүче түгел. Ул шушы сугышның тере шаһиты булган.

Кулына корал тотардай барлык ир-ат Ватан сагында булганда, икенче фронт-тылда-хатын - кызлар, яшүсмерләр, эшкә ярардай бала-чага алар урынына баса. "Барысы фронт өчен, барысы Җиңү өчен!" дигән девиз астында алар көнне төнгә ялгап хезмәт куялар. "Сугыш кына бетсен, әтиләребез, ирләребез, улларыбыз гына исән-сау кайтсын",-дип, ачлыкка да, ялангачлыкка да түзәләр.

Фронтны икмәк белән тәэмин итеп торган авыл сугыш авырлыкларын тагын да күбрәк кичергәндер. Авыл кешесе, шул исәптән, сугыш еллларында, нигездә, бушка эшләргә мәҗбүр булган. Ат урынына үгез, сыер, бозау җигеп, колхоз җирен сөргән. Шул ук үгез, сыер җигелгән арбаларга төяп, үзе үстергән икмәкне хөкүмәт пунктларына илтеп тапшырган.

Җитмәсә, янәшәдә ачлык атлаган. Өшегән бәрәңге, алабута орлыгы-шул чорның "иң татлы" ризыклары. Кар эрү белән кычыткан, юа, кәҗә сакалы, кузгалак, какы, балтырган, чөгендер яфрагыннан башлап, кара көзгәчә ни тапса, шуның белән туклана халык. Ашлык сукканда коелып калган башакларны уып җыелган бөртекләрдән пешерелгән ризыклардан тамаклары шешеп, авыз эчләре бозылуны ачынып сөйлиләр алар. Шул агулы орлыкларны чи килеш ашап үлгәннәрнең исәбен кем алган!?

Бөек Ватан сугышы елларында авыл хезмәтчәннәре чын хезмәт батырлыгы күрсәтәләр. Армияне һәм промышленность үзәкләрендәге халыкны азык-төлек белән , завод фабрикаларны авыл хуҗалыгы чималы белән тәэмин итү буенча авыр йөк алар җилкәсенә төшә. Гитлерчылар басып алган җирләрдә чәчүлек мәйданының 47%, мөгезле эре терлекләрнең 38% кала. Тулаем алганда ашлык күләменең 38% ы сугышка кадәр шунда җитештерелә.

1941 нче елның көзендә республика хуҗалыкларыннан 3150 йөк машинасы, 30 трактор сугышка алына. Атлар саны республика хуҗалыкларында ике тапкыр азая.

Кешеләрне армиягә һәм промышленность предприятиеләрнә даими алып тору авылдагы эшче куллар санын өчтән бергә азайта. Тракторчылар арасында 1945 нче елга хатын-кызлар саны 80% җитә. Октябрь-Бүләк авылында да тракторист хатын-кызлар була. Колхозларда язылган хезмәт көннәренең 70-75 % хатын-кызларныкы була.

Сугыш Октябрь-Бүләк авылының 43 хатын-кызын тол калдыра. Кызганычка каршы, бүген аларның берсе дә исән түгел.

Сабый балаларын бәләкәй арбаларга утыртып, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә була ул чор кешеләре. Төне буе ирләре өчен оекбаш, бияләй бәйли, турап бәрәңге киптерә алар, ә үзләре ач. Бигрәк тә иртә язда балаларга пешереп ашатырга кычыткан да булмый ул елларда. Язгы бозлы су белән юылып төшкән өшегән бәрәңгене (халык аны "кәлҗемә" дип йөрткән) мич төбендә пешереп ашаулар....

"Әти" сүзен әйтеп карамаган, әтинең нинди булуын да күз алдына китерә алмаган, башкаларның әтиләре сугыштан кайтып та аларныкы ни өчен кайтмавын аңламаган сугыш чоры балалары яши бу авылда. "Их, "әти" дип тә әйтә алмадык",-дип уфтаналар алар хәзер.

Кызганыч, сугыш ветераннары , сугыш чоры толлары гына түгел, сугыш чоры балалары сафы да көннән - көн сирәкләнә бүген. Алар исән чакта, хәтерләре нык булганда истәлекләрен туплап калу кирәк. Бу киләчәк буыннарга яки безнең буын өчен тарихи ядкәр булып калачак бит.

Балачаксыз балаларның сугыш чоры истәлекләре. Баһманова Рәйсә Канәфи кызының истәлекләре.

Кеше тормышы - бер тарих ди халык. Ә Рәйсә Канәфи кызының гомере бер тарих кына түгел, бер гасырга якын. Ул 1931 нче елда Азнакай районы Октябрь-Бүләк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Ул гаиләдә икенче бала, апасы һәм сеңлесе бүгенге көндә инде бакыйлыкта, бер үзе генә калган. Рәйсә апа сөйләгәннәрдән:

"1941 нче елның 22 июнь иртәсе. Матур, кояшлы җәйнең бер көне. Шуның өстенә әле Сабантуе. Без (өч бертуган һәм Мөэмин абыйның өч кызы) Мөэмин абыйга утырып ат белән Сабантуена киттек. Ә әтиләр бездән бура күтәреп калдылар. Безнең өй иске иде, башка чыкканда иске өйне әтинең әтисе биргән булган. Алар шул бураны күтәреп калдылар. Азнакай Сабан туенда сугыш башланды хәбәрен ишеттек. Һәр почмакта: "Сугыш башланган", дип елашалар. Без Сабан туеннан кайтканда, әтиләр бураны күтәреп, эшне бетереп, ашап утыралар иде. Сугышка әти көз көне, сентябрь аенда, урак беткәч кенә китте. Сугышка китәсе көнне төн буе йокламадылар, авыл әйләнеп, атка утырып җырлап йөрделәр һәм икенче көнне таң белән сугышка киттеләр. Әни, әтине озата барды, ә без 4 бала әби белән калдык. Энебез Нәүфәл сохари капчыгына тотынып, әтигә "пока" дип, кул изәп калды. Ул төнне җырлаган җырлар әле дә колак төбен дә чыңлап тора.

Без урамнан үткән чакта

Күтәрелде тузаннар.

Я кайтырбыз, я кайтмабыз

Сау булыгыз туганнар.

Көн арты көннәр үтә торды, әтидән хатлар килде. Ул хатларны гарәпчә яза иде, ул хатларны без укый алмый идек. Бары тик Мәндүрә түтәй белән зур инәй генә укый ала иде. Җавап хатын да әни шулардан яздыра иде. Без сугыш башланган елларда Карамалы мәктәбендә укый идек. Сугыш башланган елны игеннәр бик уңды. Өлкән яшьтәгеләр, хатын- кызлар кырда урак уруда, көлтә бәйләүдә, без башак җыябыз. Кырда бер башакта калырга тиеш түгел. Атка көйләнгән ашлык сугу эшләре башлана. Без, бала-чагалар, молотилкадан чыккан саламны селкеп, чистартып, атка көйләнгән тачкаларга төяп эскертләргә озатабыз. Мине гел эскерт өстенә куялар иде. Ат белән салам да тарттырдык, шулай ук басудан молотилкага көлтә дә ташыдык.

Көз көне капка башы саен бәрәңге җире бүлеп бирәләр, аны алып бетереп, тапшырырга кирәк. Тагын буш вакытта һәр кешегә сүс тараталар иде. Әниләр сүсн егерләсә (җеп эрләү), без чүбеген егерли идек.Көз көне үгез белән тирес түгәргә куялар иде. Тиресне басуга чыгарабыз, ә ат тиресен кыш көне чыгара идек.

1942 нче елны яралана һәм Казанга кайтарыла, анда дәвалана. Казанда ул озак дәваланды,ә авылга җәй көне әти генә кайтты. Әти кайткан көнне мин әле бүгенгедәй хәтерлим. "Әтиең кайта",- дип безгә күрше малае Газизҗан кереп әйтте. Без барыбыз да шатланышып әтинең каршына йөгердек. Ләкин без аны танымадык: "Безнең әти түгел ул",-дип елашып, кире өйгә йөгердек. Ул өйгә кайтып кергәч кенә таныдык. Бу көнне авылда җыелыш иде. Бөтен кеше безгә җыелды. Кич буе өлкәннәр сөйләшеп утырдылар. Әтинең кулы яраланган, аяклары өшегән иде. Ул 3 көндә өйдә тормады, пожарный итеп эшкә куйдылар. 1 ай дигән дә әтине яңадан сугышка алдылар. Аны алып китәргә килгәндә, энебез Нәүфәл үлде. Апаебызны (диалет. Энебезне) әти зияратка алып барып җитә алмады, бабайга бирде, аны ашыктырды лар. Ишек алдындагы имәнне кочаклап, әтиебез үксеп-үксеп елады. Әби "елама"-дип сүксә дә, ул туктый алмады. Шул китүеннән әтиебез кире кайтмады. Үлде хәбәре 1943 елның 9 маенда килгән булган, аны шул ук көнне әйтмәгәннәр: ә өч көн үткәч кенә хәбәр иттеләр. Ул кыш көне, февраль аенда ук үлгән була. Әтинең үлде хәбәрен мәктәптән ишетеп кайттык, укымыйча, елашып өйгә кайтып киттек. Әни безнең иртә кайтканыбызга аптырап эштән кайтты. Күрше апайлар безгә әйтмәскә куштылар. Әни сизенде күрәсең, әтинең үлде хәбәрен әби әйтте. Әтинең үлде хәбәрен ишеткәч, әни бик каты чирләде. Шул ук көзне мин эшкә чыктым. Мин яңадан укырга бармадым. Укытучылар килсә, качып кала идем, аннан соң артымнан йөрүче дә булмады. Шулай итеп мин әнинең олы ярдәмчесенә әйләндем. Ашлык урганнан соң, көз көне атлар белән икешәр олау тагып, Ютазыга ипи ташыдым. Илткән ипине элеваторга бушатып кайта идек. Колхоз нәрәте белән, Мачаклы авылына, буага юкә кабыгы салырга җибәрделәр. Яз көне салсак, көз көне аны кире алып кайтырга бара идек. Кыш көне мәктәп, ясле өчен утын әзерли идек.

Беренче тапкыр урман кисәргә, 1948 нче елны, Молотовка җибәрделәр. Октябрь аенда киткән булсак, апрель аенда кайттык. Без Хәтимә белән урман ташыдык, ә калган иптәшләребез урман кисәләр иде. Урман кисәргә барган җирдә, агачка басылып, авылдашыбыз, туганым Гөлсәкинә үлде. Бу үлемне без бик авыр кичердек. Шулай итеп 4 ел рәттән урман кисәргә бардым: Ширәмәткә, Норлатка, Әлмәт районы Кичү авылына. Хәзер дә шул колач җитмәслек агачлар бар микән. Их, бер күрәсе иде! Чабаталар учакта җылытып, янып бетәләр иде, урман кискәндә. Кичләрен утырып чабата ясый торган идек. Ясамасаң, икенче көнне аякка кияргә булмый. Төрле кешеләрдә квартираларда тордык, хуҗалары бик яхшы булдылар. Без эштән кайтуга каршы алып, атларны тугарып, эчертеп, ашарларына кадәр салып куялар иде. Ул кешеләргә мин әле дә рәхмәтлемен. Ул вакытлар үзе авыр да, кызык та, күңелле дә иде. Хәзер яшьләр безнең кебек күңел ача, кичке уеннар уйный белмиләр. Без иртәдән кичкә кадәр эшли идек, аннары кичке уенга чыга идек. Йокыларыбыз туймаса да иртән иртүк торып, эшкә чыгып китә идек. Яшьлегебездә күпме авырлыклар күрдек, ләкин бервакытта да авырлыктан курыкмадык, кыенлыклар алдында югалып калмадык, җиңеп чыга алдык.

Хәзер рәхәттә яшибез. Ходай гомерен дә бирде. Яшьләргә киңәшем шул: тырышып укысыннар, һөнәрле булсыннар, өлкәннәрне хөрмәт итсеннәр. Без күргәннәрне аларга күрергә язмасын!"

Йомгаклау.

Мин Октябрь-Бүләк авылы, Багмановлар гаиләсе шәҗәрәсе, сугыш чоры балалары, тыл ветераны Багманова Рәйсә Канәфи кызы турында берникадәр материал тупладым. Ләкин әле бу чик түгел. Бу эзләнү эшемнән соң, мондый нәтиҗә ясадым.

  1. Минем үземнең гаиләм тарихын өйрәнәсем бар. Нәселебез шәҗәрәсен төзисе бар.

  2. Без хәзерге заман балалары сугыш чоры балаларының язмышы турында белмибез. Алар хәзер азаеп баралар. Шуңа күрә безгә әле исән калганнарның истәлекләрен барлыйсы бар. Бу бездән соң киләчәк буыннарга кирәк дип саныйм.

  3. Мәктәбебез укучылары арасында үткәрелгән сораштырулар буенча түбәндәге нәтиҗәгә килдем:

  • укучылар үзләренең гаилә тарихын һәм нәсел шәҗәрәләрен,7 буын бабаларын беләләрме дигән сорауга - 35% укучы;

  • сугыш чоры балалары язмышы һәм тыл ветераннары, үзләренең әби-бабалары турында беләләрме, кызыксыналармы дигән сорауга-50% укучы җавап бирде.

Эзләнү эшемне Фәнис Яруллинның "Кеше кайчан матур була?" шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә?

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт -
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;

замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.

Буыннарыңны онытмас өчен, үзеңнең нәсел агачыңны белергә кирәк. Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.

Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак - бәхетле балачак.

Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез.

Кызыксыныйк, өйрәник, эзләник, белик! Белгәннәребезне киләчәк буыннарга тапшырыйк.

Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Кулланылган әдәбият:

1.Равил Фәйзуллин "Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!" шигыре.

2. Шәүкәт Галиев шигыре

3. "Мирас" музеенан алынган материаллар.

4. Татар халык мәкальләре китабы.

5. Фәнис Яруллинның "Кеше кайчан матур була?"

6. Ризаэтдин Фәхретдин нәсыйхәтләре.









Эзләнү эше : Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син

Эзләнү эше : Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син

Эзләнү эше : Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син


Эзләнү эше : Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син


Октябрь-бүләк авылы.

Эзләнү эше : Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син

Эзләнү эше : Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син

Эзләнү эше : Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син

Эзләнү эше : Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син



Эзләнү эше : Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син



Эзләнү эше : Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син



Эзләнү эше : Хәтерләүдән курыкма син - үткәнеңне онытма син





© 2010-2022