Встреча с воинами -интернационалистами

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Встреча с воинами -интернационалистами





Встреча с воинами -интернационалистами



Село-Чура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе

ОБЖ укытучысы: Азин Р. Р.

Әфганстан...Сугышта булмаган кеше өчен бу ил искиткеч матур табигатьне, тауларны, челтерәп аккан елгаларны, чәчәккә күмелгән далаларны һәм әкияти кыяларны хәтерләтергә мөмкин. Ләкин бу ил исеме белән иң элек ятим калган сабыйларның, улларын югалткан аналарның күз яшьләре, йокысыз төннәре, мәңге төзәлмәслек йөрәк яралары бәйле. Әфганстан далаларында, безгә чит-ят булган тау-ташлар араларында меңләгән асыл егетләребез ятып калды. Әфганстан ярасы бүген дә сызлый, әрни, уйландыра һәм безне мондый афәтне яңадан булдырмаска чакыра. Әлеге вакыйга безнең гаиләбезне читләтеп үтмәгән. Әтием, Кириллов Геннадий Николаевич үзенең зур өлешен кертә.

Встреча с воинами -интернационалистами

1965 нче елның 27 ноябрендә Югары Чура авылында Кирилловлар гаиләсендә әтием дөньяга килә. Гаиләдә 3 нче бала булса да, ул башкалардан үзенең сабырлыгы, төптән уйлап эш итүе белән аерылып тора. 1973 нче елның 1сентябрендә ул Югары Чура урта мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә. 1983 нче елда урта мәктәпне тәмамлап, колхозда эшкә кала.

1984 нче елның 6 маенда армия сафларына алына. Хәрби хезмәтен Төркмәнстанның Титжен шәһәрендә башлап жибәрә. Биредә ул хәрби укулар уза, БМП машинасын йөртү өчен тиешле белем ала. Бу вакытта әле үзенең хәрби хезмәте ул чорда әниләрнең йөрәген телгәләгән Әфганстан җире белән тоташыр дип башына да китерми. Ләкин язмыш аны нәкъ менә шунда алып килә. 1984 нче елның 23 октябрендә әти Әфганстанга хәрби хезмәткә билгеләнә. Шиндант провинциясендә хезмәт итә. Ул елларның кайтавазы әле озак елларга барачагына шикләнми, чөнки Әфган җирендә күргәннәрен бүген дә оныта алмый, төшләрендә күреп уяна.

Әти 1986 нчы елның 2 нче маенда туган якларына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Әфганстанда хезмәт итү дәверендә батырлыгы өчен түбәндәге медальләр бүләкләнә:

-"Воину-интернационалисту"

-"70 лет ВС СССР"

-"От гвардарного Афганского народа"

-"Гвардия"

Туган якларына әйләнеп кайтканнан соң Кукмара "Сельхозтехника" белешмәсенә эшкә урнаша. Биредә 10 елга якын шофёр булып эшли. Туган як күңелен үзенә тарта һәм ул гаиләбез белән авылга күченеп кайта. Бүгенге көндә туган авылыбызда күмәк хуҗалыкта эшли. Әнием Лариса белән ике абыемны һәм мине тәрбияләп үстерәләр.

Сугыштан исән кайтып, тыныч тормышта яшәп китүе дә җиңел булмый әтиемә. "Тыныч тормышта башкалар кебек яшәсәк тә, караш үзгәрде. Түземлек җитми, тыныч тормыштан үз текләкләре белән китүчеләргә ачу чыга"-ди минем әтием. Әфган җире әтине бүгенге көндә дә төшләренә кереп йөдәтә, ә уянгач, күңел тула, ләкин бер нәрсәне, бер кемне дә кире кайтарып булмый.

Әфганчы-бу һөнәр дә, звание дә түгел, бу-исем һәм теләсә кем бу исемне йөртә алмый! Мин әтием белән бик горурланам.

Әлеге сугыш һәйкәлләрдә, төзәлмәгән, әрни торган яраларда, улларын, ирләрен югалткан хатын-кызлар күзләрендә калды. Сугыш кырында ятып калганнарга мәңгелек дан!

Встреча с воинами -интернационалистами

© 2010-2022