Өлкән сыйныф укучылары өчен Көзге бал бәйрәме эшкәртмәсе

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Аксубай муниципаль районы

МБГББУ"Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе"



Раслыйм

Мәктәп директоры:

/Мөдәрисов М.Ф./





"Көзге бал" кичәсе


Төзеде: Гыйльметдинова Алсу Галимҗан кызы

I квалификацион категорияле педагог-оештыручы




Иске Кыязлы авылы

2014 нче ел


"КӨЗГЕ БАЛ" КИЧӘСЕН УЗДЫРУ ПРОГРАММАСЫ

КАТНАШАЛАР: 8-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ

УЗДЫРУ ВАКЫТЫ: 18.10.2014 СӘГ. 16.00

ФОРМАСЫ: КОНКУРС


  1. "Иң оста биюче"

  2. " Моңлы җырчы"

  3. "Иң шәп фонограмма яки клип"

  4. "Шаян бию остасы"

  5. "Көзге букет"

  6. " Иң шаян юмористлар"




Телевизион тапшыру (ясалган телевизор куела, артында 2 укучы утыра). Телевизордан диктор чыгышы

Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле дуслар! Туган җиребезгә көз килде.

Кыз: Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Егет: Җиргә төшә сары, ал яфраклар
Көз җиткәнен алар белдерә.
Алтын көзең синең, туган ягым,
Күңелемә якын, бер генә.

Кыз: Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!
Уңган булган олы-кечегез.
Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне
Сәлам итеп кабул итегез.

Егет: Һәркайда да муллык, кызыл туйлар.
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
"Кара көз" дип сиңа беркем әйтмәс,
Кочагыңда муллык, байлыклар.

Кыз: Хәерле көн якын дуслар,
Котлы булсын уңыш бәйрәме!
Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
Бизәп торсын көлтә бәйләме!

ҖЫР: 11 сыйныф.

Алып баручы: Бүген, ягъни 16 октябрь җомга көн. ПУМ каналы тәкъдим итә. Программабызда:

1. Кыязлы мәктәбендәге уңыш бәйрәменнән репортаж.
2. Мәктәп тормышы, көн-күреш яңалыклары.
3. Бүгенге көн тенденцияләренә туры китереп эшләнелгән бүлекләр.
4. Яңалыклар, укучылар тормышы, шулай ук һава торышы буенча да мәгълүматлар биреләчәк.

ПУМ каналында реклама. 9 кл (рекламалар көз турында).

Алып баручы: Хөрмәте дуслар, быел Иске Кыязлы урта мәктәбе аеруча мул уңыш җыеп алды. Укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән кыяр-помидоры, җиләк-җимеше, тәмле салатлары, алма-чияләре, сарымсак-суганнары белән дан тотты. Гомуми мәгълүматларга караганда бу мәктәп укытучылары һәм укучылары алдынгылар рәтендә йөри. Бу яңалыкны ишетү белән безнең журналистыбыз шунда юл тотты.

Журналист сүзе (оператор белән бергә) Мин ... ... ... хәзерге вакытта Иске Кыязлы урта мәктәбенең нәкъ көзге бал кичәсенә туры килдем. Күргәнегезчә монда барсы да шат, күңелле ял итә беләләр.Мин беренче соравымны бу мәктәпнең директоры Минзөфәр Фатыховичка бирәм:

- Исәнмесез, әйтегез әле, бу мәктәптә балаларның шундый бердәм, бер коллектив булып эшләүләренә ничек ирештегез?

- ...

- Эш вактында, гомумән уку дәверендә ял, бәйрәм вакытларын ничек уздырасыз?

- ...

- Бәлкем, әйтер теләкләрегез дә бардыр?

- ...

Рәхмәт. Сезгә эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Сәламәт булыгыз.

Ә хәзер ПУМ каналында реклама. 11 кл.

Журналист: Иске Кыязлы урта мәктәбеннән репортажыбызны дәвам итеп, бәйрәмгә килгән укучылар белән әңгәмә корып алабыз. Менә минем каршымда 11 нче сыйныф укчысы________________________________. Әйтегез әле ___________, сезнең класс бәйрәмгә нинди уңышлар белән килде?

......

Мәктәбегездә бәйрәмнәр ничек уза һәм һәр булачак бәйрәмнән сез нәрсә көтәсез?

......

Рәхмәт сезгә, укуыгызда уңышлар телим, БДИларны уңышлы тапшырыгыз.

11 нче сыйныфларны зур уңышлары белән котлап 10 нчы сыйныф укучылары.......

Журналист: Казаннан монда кадәр килеп 10 нчы сыйныф укучыларының да бәйрәмгә нинди уңышлар, нинди тәэсирләр белән килүен белеп китмәү ярамас. 10 нчы сыйныфлар сез кайда? Кәефләрегез ничек кызлар, егетләр? Илфат, сезнең класс укучылары нинди уңышлар белән каршылый бу бәйрәмне?

......

Журналист: Монда барлык укучылар бәйрәм рухы белән залда көтеп утыралар. Бәйрәмегез күңелле үтсен дип мин сезнең белән саубуллашам.

Алып баручы: 10 нчы сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап. 9 сыйныф укучысы .......

Кулына ипи тоткан Сөмбелә керә.

Сөмбелә: Әй, син, күктә балкучы кояш! Син җир тирәли әйләнәсең, якты нурларыңа коендырып, мин - Сөмбеләне бәйрәмгә чакырдың.

Әй син, бөдрә яңгыр болыты! Син җир өстен иңләп-буйлап йөзәсең. Көмеш тамчыларың белән иркәләп мине бәйрәмгә чакырдың.

Әй син, җир ана, син безнең барыбызның да бишеге, аяк басып торган терәге. Хәтфә чирәм келәмеңне җәеп мине бәйрәмгә чакырдың.

Исәнмесез дуслар, исәнмесез кадерле кунаклар! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм, чөнки игеннәр, яшелчәләр җеп алынган, шуңа бөтен кеше бәйрәм итә. Чыннан да минем кулымда күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәрле кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул! Табын падишаһы ул, тормыш падишаһы! Сөенеп, горурланып алам мин аны кулыма. Ул тамагыбызның тук булуын, тормышыбызның мул булуын раслый. Мин сезнең дә табыннарыгызның муллыгын күреп торам (күргәзмәгә куелган яшелчәләргә игътибар итеп).

Укучылар сезгә көзге уңыштан "Экибана" әзерләргә кушылган иде. Һәр класс укучылары үзләре ясаган күргәзмәләре белән таныштырып китсеннәр иде. Без сезнең белән бергәләп урыннар билгеләрбез.

9 класс

10 класс

11 класс

Сезнең монда берсеннән-берсе зур булып үскән яшелчәләр дә бар икән. Кемнәр аны шулай үстерделәр икән? Белмисезме? (мәктәп бакчасында иң яхшы эшләүче укучыларның исем-фамилияләре әйтелә).

Безнең күп кенә укучыларыбыз җәйге рәхәтлекне, ялны колхоз басуларында, амбарларда тапканнар (колхозда эшләгән укучылар исемлеге).

Җәйге хезмәт чирегенә йомгак ясалды. Иң күп хезмәт куючы булып ___ сыйныф укучысы __________________ табылды. Ул бүгенге кичәнең патшасы итеп билгеләнә һәм таҗ кидерелә. Уңганнар хөрмәтенә җыр яңгырый. ҖЫР______________________

ПУМ каналында реклама 10 класс рекламасы

АЛЫП БАРУЧЫ - Әгәр дә иң татлы вареньелар, компотлар, җиләк-җимешләр татып карыйсыгыз килсә, рәхим итегез! Безнең ашханә сезнең өчен һәрвакыт ачык. Безнең телефоннар 34 тагын 2 һәм дә 23.

АБ Иске Кыязлы урта мәктәбенең күркәм традицияләре күп. Шуларның берсе - мәктәп укучыларның көзге ярминкәсе. Ярминкәдә мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән җиләк-җимешләр, яшелчәләр, орлыклар сатыла. Ә акчасы мәктәпне ремонтлау, техник чаралар сатып алу өчен тотыла.

СӨМБЕЛӘ Бик яхшы укучылар, барыгыз да тырышкансыз, рәхмәт сезгә. Мин әле башка мәктәпләргә дә чакырулы, китәргә вакыт, үзегез бәйрәмне дәвам итегез. Хушыгыз, мин әле тагын килермен. Киткәнче сезгә үземнең җырымны бүләк итәм (Сөмбелә җырлый).

АБ Игътибар! ПУМ каналында "Табылдыклар өстәле" хәбәр итә. Исәнмесез, хәерле кич дуслар! Сентябрь һәм октябрь айларында табылдыклар өстәленә шактый күп укучылар тарафыннан югалган кирәк-яраклар табылды. Мисал өчен, 12 сентябрь көнне мәктәпнең 2 этажыннан 1 сыңар 38нче размерлы кроссовка табылды. Кроссовканың күренеше: акка зәңгәр буй полоса тегелгән, башы әз генә купкан, ярты шнурлы, үкчәсе таушалган, кыйгаеп уң якка карап тора - сул аяк киеме. Югалткан укучыга тиз арада хәбәр итүегез яки килеп алуыгыз сорала. Әйберләр югалу буенча бигрәк тә октябрьнең беренче атнасы булды. 1 этажда, ашханәгә таба борылышта зәңгәр ручка башы табылды; бераз чәйнәлгән, вак кына теш эзләре калган, таушалган, әмма кулланырлык хәлдә. Шул ук көнне 2нче этажның химия һәм биология кабинетында 2нче рәтнең 3нче парта астында алма күчәре табылды. Күчәренә караганда эре сортлы, бик тәмлегә охшаган. Әле хәзергә күчәрдәге төшләр бары дә исән. Алма яратучы иптәшләр, агач утырту сезоны тәмамланганчы соңга калмыйча килеп алуыгыз сорала.

Шулай ук, табылдклар өстәле күп кенә класслардан: биология-химия, математика, физика кабинетларыннан шактый күп китаплар табып алында. Бу китаплар буенча мөрәҗәгать сорала. 11 класс укучысы исеменә бирелгән физика китабы югалу сәбәпле, бу китапны гамәлдән чыккан дип исәпләргә.

Хәбәрләшү өчен телефоннарыбыз:

34-2-23 яки 6-35-32.

Тулы адресыбыз: Аксубай районы Иске Кыязлы урта мәктәбе "Йолдызлар" табылдыклар өстәле.

Концерт номеры:

Алып баручы: Сентябрь һәм октябрь айлары шулай ук котлаулрга да бай булды. "Сәлам юллыйм" тапшыруына күп кенә хатлар һәм котлаулар килде. (Туган көне булган яки буласы укытучыларның һәм укучыларны котлау.)

УЕН: 1) Һәр класстан 1 кыз, 1 малай чакырыла. Кызлар җеп белән асып алманы тотып торалар, ә малайлар кул белән тотмыйча ашыйлар.

2) малайларның күзләре бәйләнә, кызлар чиләк тотып тора. Бәйләнгән күз белән кем күбрәк бәрәңге җыя.

Күп кенә мәгълүматларга караганда, көз аеруча үзенең алтынсу яфраклары, тоташ яңгырлары, мул уңышы белән күңелләрдә уелып кала. ә менә көз ае безгә нинди киемнәр тәкъдим итә соң? әйдәгез әле ПСШ фабрикасы тәкъдим иткән моданы карап алыйк. (Мода күрсәтү, яклау).

Концерт номеры:_______________________________

Эфирда ПУМ каналы. Һава торышы.

Хәерле кич дуслар! Исәнмесез. Синоптиклар хәбәр итүенчә октябрь аенда һава торышы үзгәрүчән булачак. Иртән яңгыр яуса, кичкә кар явачак, я булмаса киресенчә. Районыбыз Аксубайда көндез +20-20 градус, төнлә -5, 13 градуска кадәр салкыннар көтелә. Температура басымы түбәнәя, дымлылык 3,5 мм. Кзыл-тау һәм Тимошкино якларында аязучан болытлы, урыны белән кыска вакытлы яңгылар көтелә. Температура Кзыл-тауда +13-15 гр. көндез, төнлә -4-6 гр. Салкыннар тирә-як авылларда Иске Ибрайда,Үзидә температура көндез +14-18 гр. кадәр, төнлә 0-5 градуска кадәр, җил тизлеге 2-5мм., яңгыр кузәтелә.

Мәктәбебез булган Кыязлы авылында температура +14-15 гр.кадәр җылылык, җил вакытында гына исәчәк ягъни укучылар мәктәпкә барганда һәм кайтканда. Аяк асты бик коры булмас, галошларыгызны алып куярга ашыкмагыз.

Җәмәгать! Сезгә иң кирәкле, иң кирәкле һәм дә ки иң җылы булган сезонлы фирменный киемнәребезне тәкъдим итәбез. (2 укучы куртка һәм балыкчы итеге киеп музыкага йөриләр). Бу гади генә итек түгел. Бу итек иң яхшылардан санала, бер җирең дә суга тими, йөргән вакытта үзенә күрә бер җиңеллек биреп тора.

Итекне кулга төшерү адресы: Үзәк урамы, Кыязлы өйләрнең күбесендә бар, йөреп карар өчен алып тора аласыз. Аксубай базарында чикләнмәгән күләмдә сатыла. Бәясе килешү буенча. Белешмәләр өчен телефон: 34-2-23. тулы адрес: Аксубай районы, иске базар.

Үзегезне начар хис итсәгез, врачка барып йөрмәгез, барыбер файдасы тимәс. Чөгендере, бәрәңгесе бетмәгән кешеләр борчылмагыз, ноябрьдә алырсыз. Тулы мәгълүматларны сезгә Иске Кыязлы урта мәктәбе прогноз-диагностика үзәге хәбәр иттте. Сәламәт булыгыз. Киләсе очрашулрга кадәр. Тапшыруны алып барды... ... .

Концерт номеры. Уеннар уйнау. Уеннар концерт номерлары белән аралаштырып барыла.

Кыз: Җир ул безнең газиз әнкәбез,
Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.
Онытмыйк без җирнең әмерен,
Ул чакыра безне: "Белегез! - дип
Җир кадерен, икмәк кадерен".

Егет: Калды язгы борчулар шөкер,
Кыенлыклар әле һаман искә төшәр.
Әле яңгыр коеп үтте, әле эссе,
Гел хәвефтә торган төсле кырлар өсте.
Тирләп пештек, тик уңышның мулын көттек,
Шатландырды япь-яшь бөртек, алтын бөртек.

Кыз: Хөрмәтле дуслар, уңыш бәйрәменә әзерләнгән махсус программабыз тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау былыгыз, сезгә алдагы елларда да шулай тырышып эшләп, мул уңыш үстерергә язсын. Сезгә сәламәтлек, тыныч торыш телибез.

Егет: Хушыгыз! Еллар имин, илнең күге аяз булсын,
Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,
Бәйрәм мөбәрәк, табыннар түгәрәк булсын.
Хәерле юллар, хәерле юллар.



© 2010-2022