Саубул Әлифба

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе — Әлиф­ба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркем­нең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү. Җиһазлау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитафон, шарлар.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Иске Йомралы урта гомумбелем бирү мәктәбе



Саубул Әлифба...


Саубул Әлифба...


Әлифба бәйрәменә багышланган

кичәнең сценарие

Укытучы:

Галимҗанова Гөлнара Рафаэль кызы

2014


Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитафон, шарлар.

Хөрмәтле ата-аналар, кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм - 1 нче сыйныф укучылары яраткан дәреслекләре Әлифба белән саубуллашырга җыелдылар. Әлифба бәйрәме - кечкенәләрнең яртыеллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

Балаларның барсы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр, шигырьләр, җырлар, әйтемнәр, табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәнәрне- кечеләрне ихтирам итәргә, иптәшләре белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Хөрмәтле ата- аналар! Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур! Сез дә алар белән өр- яңадан башлап тагын бер кат әлифбаны укып чыктыгыз. Зур рәхмәт сезгә!

Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык- куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан- яңа уңышлар телим.

Убырлы карчык. Иске Йомралы мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән, укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып. Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А- ах нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән? Шүрәле-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара.

Шүрәле. Менә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әһә, таптым. Әйдә без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит әлифбаны тагын бер кат укыйлар.

( сөенеп сикергәлиләр, көләләр

У.к. Менә килеп тә җиттек. Бәйрәм башланган да икән.

Балалар. Исәнмесез Убырлы. Исәнмесез, Шүрәле.

Укытучы. Балалар, безнең бәйрәмгә чакырылмаган кунаклар да килгән бит. Исәнмесез, кадерле кунаклар. Рәхим итегез, түрдән узыгыз!

Шүрәле. Без бит болай сөйләшә белмибез.

У.к. Ты-ы-ыр! ( Себеркесенә атланып, әйләнеп чыга.)

Ш. Ай, нинди йомшак, тәмле балалар. Азрак кети- кети уйнарга иде шулар белән

У.к. Син бит алар белән кети- кети уйнарга килмәдең.

Укытучы. Ә сез нигә килдегез соң, дуслар.

У.к. Без сезнең бәйрәмне булдырмый калырга дип килдек. Без кешеләрдән көнләшәбез. Аларның мәктәпләрдә белем алып, яхшы яшәүләре, машиналарда җилдерүләре безнең ачуыбызны чыгара.

Укытучы. Ә сез нигә укымадыгыз соң, кунаклар?

Шүрәле. Безнең кечкенә чакта әлифба китабын бер дә укыйсыбыз килмәде шул, шуңа күрә кыргыйландык без.

Укытучы. Ә- ә, менә эш нәрсәдә икән. Сөекле шагыйребез Г.Тукай нәрсә дигән әле?

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә

Мөгалимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә,

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга- сулга,

Уенга салмаса ихлас - менә бәхете аның шунда.

У.к. икесе бергә Ә хәзер укыйсыбыз килә, ә әлифбабыз да юк. Әшулай да әкиятләр беләбез. Балалар сезгә әкиятләр дөньясыннан сынауларыбыз бар, шуларны белмәсәгез бәйрәм булмый.
- «Туган тел»шигырен кем язган?

-Г.Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?

("Су анасы". "Шүреле". "Кәҗә белән сарык". һ.б.)

Шүрәле.Ай-яй күүүүп беләсез сез дуслар. Сезнең бәйрәмне карарга безгә рөхсәт итегезче?

Укытучы. Ә хәзер сезнең белән болай сөйләшәбез, безгә комачауламый гына бәйрәмне карап утырасыз һәм без сезгә үзебезнең әлифба китапларын бүләк итәбез, сез безнең укучылар кебек укырга да өйрәнерсез.

У.к. Шүрәле. Бик зур рәхмәт сезгә!

1 б. Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга.

Әтиләр-әниләр, карагыз:

Без бергәләп күңел ачабыз.

2 б. Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - балачак.

Ә тагын да шәбрәге

Әлифба бәйрәме булачак.

3 б. Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә -

Әлифба бәйрәме!

4 б. Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

Җыр "Әй бии итек читекләр"

Айнур. Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.

Равшан. Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.

Илгиз. Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

Җыр "Китап"

(Математика керә)

М. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  • Укырга

  • Язарга

  • Санарга

  • Кушарга

  • Алырга

  • мәсьәләләр чишәргә

М. Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.

1.Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)

2.Әтәч 3 йомырка салган. Берничә көннән тагын 2 не салган. Ул барлыгы ничә йомырка салган? (0)

3. Күктән 3 тавык очып бара. Аннан тагын 3 очты. Барысы ничә тавык очып китте. (0)

4. 8 үрдәк йөзә иде. Аучы мылтыктан атты. Күлдә ничә үрдәк калды?(0)

5. Каен агачында 7 алма бар иде. Саескан икесен алып китте. Ничә алма калды? (0)

6. Нинди фигураның башы да, ахыры да юк? (түгәрәк)

7. Бу гаҗәеп фигура, төнлә күкне яктырта. (йолдыз)

8.Атнаның 6 нчы көнен атагыз. (шимбә)

Әти-әниләрне сынап карыйк әле.

1.Алмаз белән Алсу 10 сумга туңдырма һәм пәрәмәч алдылар. Алмаз Алсуга араганда 2 сумга артыграк түләде. Алар ничәшәр сум бирделәр? (6 һәм 4)

2.Марат белән Алия автобуста баралар. Алия 15 минут бара. Алар бергә ничә минут баралар?(15 минут)

3. Күлдә 7 көймә йөзә иде. 3 көймә ярга килеп туктады. Күлдә ничә көймә калды? (7)

4. Камилгә 9 яшь, Саматка 5 яшь. 3 елдан Камил Саматтан ничә яшькә олырак булыр? (4)

5. Алия астан да, өстән дә 5 нче катта яши. Ул яшәгән йорт ничә катлы? (9)

Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз.

Дамир. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифба патшабикәбез,

Котла син безне бүген.

Әлифба. Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.


  • Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)

  • Бал алучы әбинең исемен әйтегез әле (Бәдәр)

  • Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)

  • Уңган кыз кем ул? (Сәгъдә)

  • Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!...

И Л Ф Ә А Б - хәрефләрдән сүзләр төзү

Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Тагын бер соравыма да җавап тапсагыз:

Аз да түгел,

Күп тә түгел,

39 төп-төгәл.

Аны белә һәр бала

Бу рәт ни дип атала? (алфавит)

Балалар бергә: Безнең сөекле дустыбыз,

Кадерле Әлифбабыз!

Рөхсәт ит "Зур рәхмәт,

Мең рәхмәт", дияргә!

Җыр: "Әлифбам"

Равшан. Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

Айнур. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

Олы бәйрәмең өчен.

Тагын да күп белер өчен

Беркем кызганмас көчен.

Дамир. Әти-әнием дә әле

Әлифбаны сагынган.

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында.

Илгиз. Беренче китап син булдың,

Әлифба дус, хуш инде...

Юк ла, хуш димик, исән бул -

Син аерылмас дус инде!

Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел "5" кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!


(Туган тел керә)


Т.т. Исәнмесез, дусларым!

Мин Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел - иң татлы тел.

Туган тел - иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

А.б. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.( "Туган тел" китабын бүләк итә)

Балалар убырлы белән шүрәле үзләрен бик матур тоттылар , аларга Әлифба китабын бүләк итәбезме? Аларга да уңышлар телик.

Җыр: "Туган тел"

(Котлаулар, балаларга бүләкләр тапшыру. Татарча бию.)


А.б. Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт

© 2010-2022