Внеклассное мероприятие Гаилә учагы

Раздел Классному руководителю
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Внеклассное мероприятие Гаилә учагы













(әти-әниләр катнашында гаилә бәйрәме)






















Зал чәчәкләр, шарлар белән бизәлә. "Күңел җылысы" кул эшләре, "Тату гаилә - бәхет учагы", татар халык ризыклары күргәзмәләре оештырыла. Күңелле көй астында кунаклар залга узалар.

Фанфара яңгырый.

Залга бәйрәмне алып баручылар чыга.

Алып баручы:

Исәнмесез, диеп сүз башлыймын,

Танышулар шулай башлана

Исәнмесез, диеп сүз башласам,

Бәхетем арта, күңел шатлана.

Бала: Хәерле көн хөрмәтле әниләр, әтиләр, килгән кунаклар һәм якын дусларым!

Алып баручы: Дуслар, без бүген балалар һәм әти-әниләр белән бергәләп ял кичәсенә - гаилә бәйрәменә җыелдык. Сезне бәйрәмебездә күрүебезгә без әлбәттә бик шатбыз!

Бала:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Алып баручы: Ә хәзер, әйдәгез бүген бәйрәмгә килгән гаиләләр белән якынырак танышып китик инде.

Гаиләләр белән танышу.

Алып баручы: Килгән кунакларыбыз хөрмәтенә музыкаль бүләк. Көчле алкышлар белән сәхнәгә "Гөлкәй" ансамблен чакырабыз.

Бию башкарыла.

Алып баручы: Рәхмәт бик зур "Гөлкәй" ансамбленә. Бүген гаиләләр безгә үзләренең сәләтләрен күрсәтергә килделәр, шулай булгач, аларга бәя бирүче жюри әгъзалары да кирәк була бит шулаймы? Шулай. Әйдәгез алар белән дә танышып китик инде.

Алып баручы: Гаилә - ул тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Бала: Гаилә - ул бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай - гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар һәрвакыт безнең турыда уйлап, борчылып яшиләр.

Алып баручы: Ә хәзер командаларга шундый бирем. Нәрсә ул гаилә? Сез ничек уйлысыз?

Һәр команда үз фикерен әйтә, фикерләр тыңланыла, жюри билге куя.

Алып баручы: Чыннан да, гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Без сезгә хәзер шуларның берсе турында табышмак әйтәбез, җавабын уйлап карагыз әле. Әйдә ле .... табышмакны әйтеп җибәр әле.

■ Бала:

Кайвакыт ул мамык кебек йомшак,

Кайвакыт ул корыч кебек каты.

Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчакта әремнән дә әче. (җ-п: тел).

Алып баручы: Әйе, дөрес әйттегез, табышмакның җавабы - тел. Ә хәзер бирем шундый, һәр командага кәгазь кисәкләренә язылган сүзләр таратыла. Шушы сүзләрне бирелгән вакыт эчендә дөрес итеп урнаштырырга, мәкальне укып һәм аңлатып бирергә кирәк.

" Мәкальләр җыю" бәйгесе.

  1. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

  2. Телең белән әйткәнне кулың белән эшләп күрсәт.

  3. Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.

  4. Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел.

  5. Кешегә иң кирәге - ягымлы чырай, җылы сүз.

  6. Кешенең үзенә карама, сүзенә кара.

  7. Үзең сөйли башлаганчы кеше сүзен тыңлап бетер.

  8. Кеше сүзен тыңла, үз акылың тот.

  9. Татлы тел тимер капканы ачар.

10. Берәүнең кулы эшли, икенченең теле эшли.

11. Телеңә килгәнне сөйләмә, кирәк булганны сөйлә.

12. Бит күрке - күз, тел күрке - сүз.

13. Яхшы сүз - җанга рәхәт, яман сүз - җанга җәрәхәт.

Алып баручы: Дуслар, сез бүген безгә кунакка килергә әзерләнгәндә, әлбәттә, үзегезнең сәләтегезне күрсәтергә әзерләндегез. Бүген без сезне каршы алганда сезгә саннар таратык. Беренче саны кемнәргә туры килде икән, шуларны бирегә чакырабыз. Икенче санлылар әзерләнә торалар.

Беренче, икенче санлы командалар үзләренең визиткаларын күрсәтәләр.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә бик зур! Хөрмәтле әти-әниләр! Сезнең арада, әлбәттә, җырларга яратмаган кеше юктыр шулай бит. Хәзер үтәчәк бәйгебез "Җырлыйк әле" дип атала да.

Ишетсеннәр кешеләр

Дөньяда никадәр

Сөйкемле җыр барын,

Соклангыч җыр барын.

"Җырлыйк әле" бәйгесе үтә.

Алып баручы: Ә хәзер сәхнәгә Ландыш Насифуллинаны чакырабыз. Ул да
безгә җыр бүләк итергә тели.

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, ә хәзер бирегә өченче санлы команданы чакырабыз. Дүртенче, бишенче санлы командалар әзнрләнә торалар.

Өченче, дүртенче, бишенче санлы командалар визитка күрсәтәләр.

Алып баручы: һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булыр, таянычым булыр дип өметләнә. Шуңа күрә аларны матур эшләрегез белән куандырыгыз, ягымлы сүзләр әйтеп сөендерегез. Җитез, өлгер, сәламәт булып үссеннәр.

Бала: Ә хәзер бирегә иң кечкенә дусларыбызны чакырабыз. Аларның җитезлекләрен, өлгерлекләрен тикшереп карыйк әле.

"Кем тизрәк" уены үткәрелә.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Бию көе башлангач, бии-бии түгәрәк буйлап хәрәкәтләнәләр. Көй туктауга алып баручы ниди дә булса предмет исеме атый. Уйнаучылар залдан шул предметны алып килергә тиешләр.Кем әйтелгән предметны таба алмый, шул уеннан чыга. (предметлар: тарак, ручка, сумка, сәгать, заколка, кулъяулык, аяк киеме).

Алып баручы: Ә хәзер , хөрмәтле кунаклар, визиткалар карар вакыт җитте инде. Бирегә алтылы санлы команданы чакырабыз. Җиделе, сигезле санлы командалар әзерләнәләр.

Алтылы, җиделе, сигезле санлы командалар визитка күрсәтәләр.

Бала: Әни - һәркемгә якын, изге, газиз кеше. Әниләрнең ягымлы, йомшак сүзләре безгә гомер буена юлдаш була. Әниләрнең безне яратуы никадәр зур булса, яшәве шулкадәр якты, шатлыклы.

Алып баручы: Ә хәзер әниләребезне бирегә киләсе бәйгедә катнашырга чакырабыз.

Әниләр катнашында "Оста биюче" бәйгесе үткәрелә.

Алып баручы: Хөрмәтле әтиләр, әниләр! Ә киләсе бәйгебез "Уйлап тап" дип атала. Без сезгә җөмләләр укыйбыз. Сез сүзнең ни турында барганын кәгазь кисәкләренә язырга тиеш буласыз.

1 нче бирем.

  • Ул барлык кешедә дә бар.

  • Бер карауда туа, озак еллар яши.

  • Ул шатландыра да, көендерә дә, елата да, сөендерә дә.

  • Аннан башка яшәп булмый олылайган көндә дә.

  • Венера Ганиева да шулай дип җырлый.

(җавап: ярату, мәхәббәт).

2нче бирем.

  • Ул бик кирәкле әйбер.

  • Ике колагы, бер борыны бар.

  • Аны бигрәк тә, әбиләр, бабайлар ярата.

  • Аңа күмер салалар яки электрга тоташтыралар.

  • Ул-өстүлнең бизәге.

(җавап: самавар).

3 нче бирем.

  • Аны барлык кеше ярата.

  • Ул бердә искерми, гел яңара.

  • Ул елата да, моңландыра да, күңелне дә күтәрә.

  • Арган чакта ял иттерә.

  • Нәни балаларны йоклаткандада кирәк.

(җавап: җыр).

Алып баручы: Ә хәзер дуслар яңадан визиткаларга әйләнеп кайтабыз. Тугызынчы санлы команданы бирегә чакырабыз.

Тугызынчы, унынчы, унберенче номерлы командалар визитка күрсәтә.

Бала: Хөрмәтле әтиләребез! Сез өйнең терәге, таянычы.

Алып баручы: Без сезнең белән хәзер балачакка әйләнеп кайтабыз. Балачакта сезнең кайсыгыз гына балык тотарга яратмагандыр шулаймы! Су буенда балык тотып утырып, ә балык эләккәч, шатлыктан йөгерә-йөгерә өйгә кайтулар һәрберегезнең исендәдер. Ә хәзер әйдәгез әле яшь чакларны искә төшереп балык тотып карыйк әле.

"Балык тоту" бәйгесе үткәрелә.

Идәнгә кәгазь балыклар таратыла. Әтиләр берәмләп шул балыкларны тоталар. Кайсы әти күбрәк балык тота, шул җиңүче була.

Алып баручы: Балыкларны тоттык, ләкин бит балыклар арасында алтын балык та бар иде. Ягез әле эзләп табыгыз алтын балыкны. Ул башка балыклардан төсе белән аерылып тора. Алтын балыкны тоткан кунагыбыз, килгән кунакларга теләкләр әйтеп китәргә тиеш була. Алтын балык шул теләкләрне үтәр диеп ошанып калабыз.

Алып баручы: Рәхмәт. Ә хәзер көчле алкышлар белән сәхнәгә яңадан "Гөлкәй" ансамблен чакырабыз.

Музыкаль номер.

Зал белән "Дөрес җавап бир" уены үткәрелә. Капчыкта гаиләдә, көн күрештә кулланыла торган предмет яшерелә. Кунаклар сораулар ярдәмендә предметны танырга тиешләр.

Алып баручы: Кадерле дуслар, бәйрәмебез сизелмичә дә ахырына якынлашты.Хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез. Алар әзердер инде шулай бит. Аларны да тыңлап үтик.

Жюрига сүз бирелә. Командаларны бүләкләү.

Алып баручы:

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык- куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомерлек.

Бала:

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен,

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык,

Һәм гомерлек бәхет китерсен!


© 2010-2022