Башлангыч класста тәрбия сәгате Бездә кышлаучы кошлар

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Башлангыч класста тәрбия сәгате:

" Бездә кышлаучы кошлар "

Тәрбия дәресенең максатлары:

Кошлар турында булган белемнәрне арттыру; бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәнү; кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту; бәйләнешле һәм язма сөйләмне үстерү; иҗади активлыкны арттыру; кызыксынучанлык тәрбияләү; коллективта эшләү өчен укучыга уңай мөхит тудыру;

Җиһазлау: төрле кошларның рәсемнәре , презентация

Тәрбия дәресенең барышы.


I. Актуальләштерү.

Бүген көн шактый салкын. Барыбыз да җылы итеп киенеп мәктәпкә кызу-кызу килдек. Миңа юлымда кошлар да очрады. Ә сез укучылар кошларны күрдегезме? Алар нишлиләр иде? ( Җаваплар тыңлана)

II. Төп өлеш.

Кошлар турында.

Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән, кыш айларында 40 лап төр кош очратырга була. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Бер илдән икенче илгә, таулар, урманнар һәм диңгезләр аша күчеп китү кошлар өчен авыр түгел. Кошлар бик тиз очалар: Яр карлыгачы (керәшә) 1 сәгатьтә - 150 км. Карлыгач - 90 км. Сыерчык - 80 км. Карга - 50 км. Чыпчык - 30 км.

-Укучылар, ә кошларның файдасы бармы соң?( Җаваплар тыңлана)

Кошлар зарарлы бөҗәкләрне чүпләп авыл хуҗалыгына зур файда китерәләр. Миллионлаган төп ашлыкны бөҗәкләрдән саклап калалар.

Кошларның күзләре, колаклары сизгер. Күпчелек кошлар бер урында гына яшәмиләр. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Бала чыгару өчен җылы яклардан безнең якларга очып киләләр.

Утрак кошлар турында сөләшү.

- Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала соң? ( Җаваплар тыңлана. Чыпчык рәсеме күрсәтелә. Алга таба һәр кошның рәсеме демонстрацияләнә бара.)

Хәзер мин сезгә аларның кайберләре турында сөйләрмен. Аларның атамаларын исегездә калдырырга тырышыгыз.

Ала каргалар зур кошлар. Алар авылда да, урманда да яшиләр. Каргалар бик тапкыр кошлар. Азыкны алу өчен төрле хәйләгә дә баралар.Ала каргалар үзләренең калган ризыкларын төрле җирләргә яшерә дә беләләр.Алар кечкенә кошларга да һөҗүм итәләр.

Чыпчыклар салкынны тыныч кына кичерә. Алар бер аякларын үзләренең йомшак каурыйларына яшерәләр дә икенче аякларында гына басып торалар. Күбрәк бер-берсенә елышып утыралар. Кыш көне карда коенырга яраталар

Тукран -урманнарыбызның гүзәллеге ул. Тукран - тырыш, хезмәт сөючән кош. Алар агачлардан төрле корткыч бөҗәкләрне чүплиләр. Шулай итеп, агачларга гомер өстиләр.

Карабүрекләр - бик чибәр кошлар. Ана кош ата коштан да матуррак. Аның түше ут янып тора. Карабүрекләр 7-10 лап булып төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса, кошлар төркеме дә шуның хәтле тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга алар агач-куаклар астына качалар һәм шунда төн үткәрәләр.

Саескан - бик шома, хәрәкәтчән, кайгыртучан кош. Шуңа күрә кышкы салкыннарда алар кешеләр яши торган җирләргә якынлашалар.

Песнәкләр - бик хәрәкәтчән кошлар. Алар бер агач ботагыннан икенчесенә сикереп уйныйлар, башаркан торырга яраталар, ботакта атыналар, хәтта иң нечкәсендә дә асылынып кала алалар. Бу очракта аларга озын һәм очлы тырнаклары ярдәмгә килә.

Күгәрченнәр кышын кеше яши торган урыннарда, мал абзарлары тирәсендә калган ризык калдыклары белән тукланалар. Көтү-көтү булып йөриләр. Алар һәрвакыт парлап яшиләр һәм үз парлары белән 20 еллап бергә гомер итәләр. Шуның өчен аларны тынычлык кошлары дип атыйлар.

Физминут.

Түгәрәккә тезелеп басалар. Бер укучы һәртөрле оча һәм очмый торган нәрсәләрнең исемнәре белән:"Очты, очты.." дип, кулларын күтәреп җилпенә. Балалар оча торган нәрсәләргә генә аның хәрәкәтен кабатларга тиешләр. Ялгышучы бала уеннан чыга.

Очты, очты - каргалар очты.

Очты, очты - песнәкләр очты.

Очты, очты - аюлар очты.

Очты, очты - самолетлар очты.

Очты, очты - куяннар очты. Һ.б.

Кышын кошлар.

Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда 10 песнәктән бары 1 генә песнәк исән кала икән. Менә шуңа күрә без кошларга кышын ярдәм итәргә тиешбез.

Җимлекләр турында сөйләшү.

- Кышлаучы кошларга кеше ничек ярдәм итә ала? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

- Җимлекләрне ничек ясарга һәм кошларны ничек ашатырга була соң? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Җимлекләр һәм аларны ясау турында сөйләшү.

- Җимлекләрне кая урнаштырырга кирәк?

- Җимлеккә нинди ризыклар салырга кирәк?

- Сез мондый җимлекләр күргәнегез бармы? (Рәсемнәре күрсәтелә)

Җимлекләрнең төрләре белән танышу. Аларны ясау ысулларын аңлату. Җимлекләр ясаганда куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелә.

Җимлекләрне агачка элгән вакытта ботакларны сындырырга ярамаганлыгы, нинди ризык салырга кирәклеге, кошлар ашханәсен гел чистартып, кардан арындырып тору кирәклеген искәртү.

Уен.

Хәзер өйрәнгәннәргә таянып, биремнәрне эшләгез.

1нче команда - бирелгән рәсемнәрдән бездә кышлаучы кошларны таба.

2 нче команда - бирелгән рәсемнәрдән җылы якта кышлаучы кошларны таба

3 нче команда - җимлеккә ниләр салырга кирәклеген әйтә.

IV. Йомгаклау.

Тәрбия сәгатенә укучылар шигырьләр өйрәнгәннәр. Әйдәгез аларны тыңлыйк.

Нәни дусларым (Л.Әмирханова)

Чырык-чырык килеп янда

Чыпчыклар серләшәләр.

Җим сипсәнә, диеп миңа

Әйтерсең эндәшәләр.

Кулымдагы икмәгемне

Бүлешәм алар белән.

Канатларын җилпи-җилпи

Рәхмәт әйтәләр,беләм

Карга (Р.Харис)

Кар-р-р,кар-р-р,

Оябызда кар бар.

Йоклап булмый карда-

Мин бит бала карга-

Бирегезче көрәк,

Кар көрәргә кирәк!

Каркылдама ,карга,

Канатыңны барда.

Без бит синнән аста,

Көрәк сабы кыска.

Канатларың-көрәк,

Кар көрәргә өйрәт.

Тәрәзәне кем чиртә (Р. Вәлиева)

- Тәрәзәне кем чиртә:

Чык-чык! Чык-чык!

- Мин килдем шулай иртә,

- Чыпчык, чыпчык.

Бик тә ашыйсым килә.

Чик-чик! Чик-чик!

Йөгереп янына килдем,

Яраткан җимен бирдем.

- Үпкәләмә, дускаем,

Гафу ит, яме! - дидем.

-Укучылар, бүген кемнәрдә кошларга ярдәм итү теләге туды?

- Ә кемнәр үзләре җимлек эләргә тели? ( Җаваплар тыңлана)

Кошлар - безнең якын дусларыбыз. Кышын аларга ярдәм кулы сузыйк!

© 2010-2022