5-7 нче сыйныфлар өчен Буратиноның яңа ел маҗаралары дигән сценарий

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Буратинаның яңа ел маҗаралары"

Катнашучылар:

Чикерткә

Буратино

Лиса Алиса

Кот Базилио

Мальвина

Артемон

Карабас-Барабас

Кыш бабай

Кар кызы

Куяннар

Залда чыршы тора, аның тирәли балалар уйнап йөриләр. Шул вакыт ишек ачылган тавыш ишетелә, залга Буратино йөгереп керә.

Буратино: Сәлам дуслар, кунаклар!

Сез мине таныдыгызмы?

Әйе, мин Буратино.

Бәйрәмчә музыка яңгырый. Музыка астында чикерткә тавышы ишетелә.

Чикерткә: Буратино, ник шатланасың син? Бәйрәм булмаячак.

Буратино: Ничек инде бәйрәм булмый? Юк, юк, мин сезнең белән килешмим. Күрәсеңме күпме балалар, кунаклар килгәннәр Яңа ел бәйрәменә. Без бәйрәм итәчәкбез. Син кем соң шуның хатле?

Чикерткә: Мин чикерткә, чыршы астында утырам.

Буратино чыршы тирәле йөри, ләкин бер кешене дә тапмый.

Чикерткә:Чыршыда йозак күрәсеңме? Шул йозакны алтын ачкыч белән ачмыйча чыршыдагы утлар янмыячаклар һәм бәйрәм дә булмыячак.

Буратино: Каян алыйм соң мин ул ачкычны?

Чикерткә: Куркыныч Карабас-Барабаста...(тавыш юкка чыга)

Буратино: Әйтергә җиңел, ә каян табыйм мин аны?

Залга Мальвина белән кызлар керә, бию бииләр.

Буратино: (көлеп) Ха-ха-ха, кызлар имеш, кыланалар шунда...

Мальвина: Фи, ничек оят түгел сиңа малай, тәрбиясез.

Буратино: Тәрбиясез булсам ни? Хәзер тотам мин сезне.

Артларыннан йөгерә, кызлар чыгып китәләр.

Мальвина: Артемон, Артемон, кил әле монда.

Залга өреп Артемон керә.

Артемон: Әйе минем хуҗабикәм, чакырдыгызмы? Берәрсе үпкәләтә мәллә? Гав-гав.

Буратино: (куркып) Мин, мин уйнап кына, мин, мин теләмәгән идем.

Мальвина: Тимә аңа Артемон, без аны хәзер яхшы гадәтләргә өйрәтәбез. Буратино бар бер урындык алып кил әле.

Буратино: Үзең бар да, ал!

Артемон өрә.

Буратино: Ярар, ярар, алып киләм.

Буратино урындык алып килә, Мальвина утыра. Балаларга сораулар, табышмаклар әйтә.

Мальвина: Кадерле малайлар һәм кызлар, бүгенге бәйрәмгә мин сезгә бию белән җыр әзерләдем.

Балаларны чыршы янына җыеп, биеп һәм җырлап чыршы тирәли әйләнәләр.

Буратино: Җырлаган буласыз, биисез, кыланасыз инде. Бәйрәм булмаячак. Яңа ел килмәячәк, иске елда гына яшәячәкбез. Ачкыч юк сездә.

Мальвина: Ах, нишлибез инде хәзер, ах...

Артемон (тынычландырып): Гав, ә мин беләм ачкычның кая икәнен, гав. Алтын ачкыч - Карабас-барабаста. Киттек әйдә, мин сине аның янына озатам.

Буратино, Мальвина, Артемон китәләр. Икенче яктан Лиса белән Кот керәләр.

Лиса: Карале чыршыны, нинди матур уенчыклар һәм аларны бер кеше дә сакламый.

Кот: Әйдә аның уенчыкларын урлыйбыз, сатабыз һәм санаториягә барып ял итәбез, мяу.

Лиса: Акылсыз, без бит ачкычны Карабаска саттык. Әй, әкрен, кемдер килә монда, әйдә хәерчеләр булып кыланабыз.

Залдан акча җыйган булып кыланалар.

Лиса: Кадерле әти-әниләр, безнең ничә көн ашаганыбыз юк. Булышасыгыз килсә, бераз акча бирегез әле. Ярдәм итегез безгә.

Ата-аналар белән ярыш үткәрәләр.





Залга Буратино керә.

Буратино: Нишлисез сез монда? Торып торыгыз әле, чыршыга йозакны сез элгәнсез түгелме соң?

Лиса һәм Кот бергә: Юк инде, син нәрсә? Без андый әшәкелек эшли алмас идек. Без бит балаларны яратабыз.

Буратино: Сез шундый әйбәт икән, мине Карабас янына озатыгыз, минем аннан алтын ачкычны аласым бар.

Лиса: Әлбәттә, әлбәттә. Әйдәгез без аны бирегә чакырабыз. Ка-ра-бас-Ба-ра-бас, чык монда.

Барабан тавышы. Карабас чыга, муенында ачкыч.

Карабас: О-го-го, нәрсә миннән куркасызмы? Дөрес эшлисез. Хәзер мин хуҗа монда. Кайчан телим, шул вакытта Яңа ел җитәчәк. Ха-ха-ха. Хәзер мин сезнең Кыш бабагыз.

Лиса һәм Кот аның тирәли чабышып йөриләр, ярарга тырышалар.

Буратино: Карабас, әйдә аркан тартышында көч сынашабыз. Кем җиңә, шуңа ачкыч була.

Карабас Лиса белән пышылдаша. Ике як командага тигез санда малайлар җыела. Команда буенча тарта башлыйлар. Карабаска Лиса белән Кот булыша. Соңгы минутта Кыш бабай килеп чыгып, Буратинога булыша.

Кыш бабай: Мин Кыш бабай!

Карабас: Юк, мин Кыш бабай!

Кыш бабай: Кыш бабайның борыны кызыл һәм зур ак сакалы була.

Карабас: Сакалым озын минем.

Кыш бабай: Ярар, син кыш икән бөтен җирне бозга әйләндер.

Карабас зал буйлап йөгереп йөри, балаларга өрә, катырмакчы була.

Кыш бабай: Ах, нинди алдакчы икән син. Тиз бул ачкычеы кире кайтар.

Карабас ачкычны Кыш бабайга бирә, Лиса һәм Кот йөгереп кереп китәләр. Кыш бабай ачкычны Буратинога бирә. Кыш бабай йозакны ача.

Кыш бабай: Балалар, әйдәгез бергә серле сүзләрне әйтик әле.

Әй, чыршыкай,

Кабыз утларыңны.

Җем-җем итеп балкысын

Нурга төреп Җир шарын.

Чыршы утлары яна. Шул вакытта Кар кызы һәм куяннар керәләр.

Кыш бабай: Исәнме кызым, күрәм дусларың белән килгәнсең.

Кар кызы: Әйе, минем белән куянкайлар да килде.

Куяннар биюе.

Кыш бабай: Балалар, әйдәгез бер биеп алыйк әле бергәләп.

Татар халык биюе.

Кыш бабай: Уф, арыдым. Бераз утырып торыйм әле. Кая нинди бүләкләр әзерләделәр икән миңа укучылар.

Укучылар чыгышы.

Кыш бабай: Сезнең бәйрәмнәрегез бик күңелле дусларым. Матур итеп ял итәсез икән. Кызганыч, ләкин безгә китәргә вакыт. Сезгә яңа елда яңа уңышлар, шатлык, бәхет телибез. Киләсе елга кадәр сау булыгыз!

Буратино, Мальвина: Хөрмәтле дуслар, шуның белән безнең Яңа ел кичәсе тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.



© 2010-2022