Праздник на тему День Победы

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Закирова Ләйсирә Муллаян кызы,

Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбе

Ямурза филиалы башлангыч класслар укытучысы

Бөек Җиңүгә-70 ел!(1 слайд)

Бөек Җиңү көне уңаеннан башлангыч класс укучыларының тыл ветераннары белән очрашу-бәйрәме.

Нәни принц: -Минем дустымны күрмәдегезме? Антуан де Сент-Экзюперины?

1 укучы: Аңа ничек әйтергә? Ул бит күптән үлгән.

2 укучы: Беләсеңме, сугыш булган. Дустың очучы булган, ул сугыштан кире кайтмаган

НП: Ни ул сугыш?

1ук.: Без аңа аңлатыйк. Җир йөзендә гел-гел сугышлар булып тора. Ул кемгәдер кирәк, тик гади халыкка түгел. Ә аннан байларның акча капчыгы калыная.

2ук.:Дан-шөһрәт яратучылар орден-медаль ала

1: Моннан бик күп еллар элек француз императоры Наполеон Бонапарт булган. Ул бөтен дөньяны үзенеке дип уйлый, шуңа сугыш алып бара һәм бик күп илләрне басып ала.(2 слайд Наполеон , сугыш күренеше)

2: Ә кеше алай уйламый.

1: 20 гасырда Адольф Гитлер да шулай уйлый.(3 слайд)

2: 1939 елда сугышны башлап җибәрә һәм 1941 елда Советлар илен басып ала. Бу канкойгыч сугыш 4 ел дәвам итә.

Укыт.: Сугыш башланганда егетләргә17-19 яшь була. Шушы яшьтәге 100 кешенең 97е сугыштан кайтмый. Сугыш ул 1725 җимерелгән һәм яндырылган шәһәр, 70 мең авыл. Сугыш ул 32 мең шартлатылган завод һәм фабрика, 65 мең км шартлатылган тимер юл.. Сугыш ул Ленинградның 900 көнгә сузылган блокадасы. Тәүлеккә 125 грамм ипи, кешенең станок артында тәүлеккә 20 сәг басып торуы. Мәскәүдән Берлинга самолетта 4 сәг очсалар, атлап 4 ел-1418 көн һәм төн бару. Сугыш вакытында 40 миллион совет кешесе үлә. һәр 2 метр җир саен 30 үлгән кеше, яки 1 көнгә 28 мең үлгән кеше.(4 слайд сугыш күренешләре)

"Изге сугыш" җырын тыңлау

Без бүген хәтеребез белән 1941 елда булган хәлләргә әйләнеп кайтабыз. Кунак булып килгән әби-бабайларның күбесе ул вакытта сезнең яшьтәге кыз-малай булган. Ә бүген инде чәчләренә чал кунган мөхтәрәм әби-бабай.

1ук. Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган?!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан.

("Бухенвальдский набат" җыры музыкасы).

2ук. Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

3. Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз әле әй сез тынгысыз җаннар.

Сезгә тиеш бик күп назлар,

Сезгә тиеш бик күп язлар.

4 Буыннардан буыннарга

Күчә барыр сезнең даннар.

Рәхмәт сезгә, ветераннар,

Илгә җиңү китергәннәр.

5. Булмасын ул, булмасын!

Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч.

6 Мин сугышлы уйнарга яратам,

Минем батыр буласым килә.

Чын сугыш булмасын! Кирәкми!

Сугыштан кайтмыйлар әтиләр.

(Җыр "Кайтмаган бабай")

1.Мин дә сугышны яратмыйм!

Килми аны күрәсем,

Килми минем япь-яшь көе

Яу кырына керәсем.

2.Бабама ошыйсым килә,

Хыялым ерак китә.

Хезмәт батыры булырмын,

тынычлыкка ни җитә?

3. Сабыйлар тыныч йокласын,

Кан түгелмәсен!

Безнең аналар яңадан

Хәсрәт күрмәсен!

4 Теләмибез сугышны без!

Без тынычлык телибез.

Безнең якты тормышыбыз

Мәңге балкысын дибез.

("Һәрвакыт булсын кояш!" җыры)

Укыт. Авыр чорның батыр хатыннары

Күз яшьләрен эчкә яшереп,

"Ипи өчен "уфаллалар тартып

Станцадан орлык ташыды.

Шул толларның ятимнәре бит сез,

Буразнада үскән балалар.

Үткәннәрне искә алыйк әле,

Ачылса да кабат яралар.

Авыл Сабантуйга әзерләнгән бер иртәдә сугыш башлана. Авылдан кешеләр сугышка китә. Кемнәр хәтерли, белә икән - сугышка авылдан беренчеләрдән булып кем китте? Сугыш башланган көн кемнең күңелендә ничек сакланып калды? (Өлкәннәр сүзе)

Балалар, уйлап карагыз әле :ул чор балалары ни ашадылар микән дә, нәрсә киделәр икән?(балалар җавабы)

Ә хәзер бу сорауга җавапны өлкәннәрдән ишетик .(җаваплар)

-Хөрмәтле ветераннар, сез сугыш вакытында укырга йөрдегезме? Үзегезнең мәктәп елларыгыз белән укучыларны таныштырыгыз әле.(Җаваплар)

-Авылда бар авыр эш картлар һәм балалар, хатыннар җилкәсендә була. (5 слайд) Сез өйдә ниләр эшләдегез7 Укучылар, сез үз хезмәтегез белән чагыштырып утырыгыз. (җаваплар)

- Балалар, сезнең уенчыкларыгыз бик күп. Ә сугыш чоры балаларының уенчыклары ни булды икән? (җаваплар)

-Авылдан 151 кеше сугышка китә, 47 солдат яу кырында ятып кала.("Солдатлар" җыры музыкасы) Калганнары сугыш яраларыннан кайткач үлделәр. Бүген бары бер сугыш ветераны исән-шагыйрь Шиһабетдин абый Садыйков Ижау каласында яши. Ә хәзер 1945 елда булган вакыйгаларны барлыйк. "Сугыш беткән!" -дигән хәбәрне кем нинди шартларда кемнән ишетте? Ул көнне авылда ниләр булды? (җаваплар)(6 слайд сугышта катнашкан авылдашлар исеме, фотосы)

"День Победы" җыры .

1ук. Мәңгелек ут булып яна хәтер,

Сүнмәс ялкын булып кабына.

Үткәннәргә тарта бүген күңел,

Батырларын илем сагына.

Укыт. Без бүген хәтер сандыгы төбеннән ул кара көннәрнең истәлекләрен казып алдык. Балачагыгыз авыр газапта, михнәттә үткән. Бүген , аллага шөкер, тормышыгыз мул, балаларыгыз янәшәдә, оныкларыгызга сөенеп яшисез.

"Рәхмәт сезгә! " җыры.

Нәни принц: Мин сугышның ни икәнен аңладым. Миңа сугыш кирәкми. Минем үләсем килми! Минем яшисем килә. Я-ши-сем килә!!!(7 слайд)

Җыр."Бәхеттә, шатлыкта"



© 2010-2022