Классный час в зклассе И туган тел, и матур тел!

Классный час в 3 классе На тему "И туган тел, и матур тел!"    Тел- теләсә кайсы милләтнең яшәү рәвеше ул. Телсез милләт була алмый. Туган тел! Матур тел! Ата-ана теле! Г.Тукай бу сүзләрне янәшә үк куеп әйткән:      И туган тел, и матур тел,      Әткәм-әнкәмнең теле.     Чыннан да , туган тел ул әти-әниең кебек газиз нәрсә. Аны юкка гына ана теле диеп әйтмиләр. Туган тел төшенчәсенә әнә шундый киң мәгънә салынган. Ул-Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бөек , изге...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

И туган тел, и матур тел.

Тәрбия сәгате.

Тел- теләсә кайсы милләтнең яшәү рәвеше ул. Телсез милләт була алмый. Туган тел! Матур тел! Ата-ана теле! Г.Тукай бу сүзләрне янәшә үк куеп әйткән:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Чыннан да , туган тел ул әти-әниең кебек газиз нәрсә. Аны юкка гына ана теле диеп әйтмиләр. Туган тел төшенчәсенә әнә шундый киң мәгънә салынган. Ул-Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бөек , изге һәм кадерле сүз. Ул телне син тугач та ишетә башлыйсың һәм аны өйрәнәсең. Шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар. Тел хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ә тел,үз чиратында, кешене кеше иткән.

Шундый бер риваять бар:

"Эзоп,имештер, бер зур философның колы булган. Бервакыт философ үзенә кунаклар чакыра һәм Эзопка табынга иң яхшы, иң тәмле ризыкны пешерергә куша. Эзоп, ит базарына барып, тел сатып алып кайткан һәм аннан 3 төрле ризык пешергән. Философ гаҗәпләнә гел бер төрле телдән ясалган ризыклар гына чыгуга. Ул түзми, сорый:

  • Ни өчен син һаман тел генә пешерәсең?

  • Син миңа иң яхшы ризыкны пешерергә куштың? Ә телдән дә яхшырак нәрсә бар соң дөньяда?"

Чыннан да, тел -иң тәмлесе. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, диләр бит. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аралашалар, шатлык-сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләрен белдерәләр,кайгы-хәсрәтләрне аралашалар. Тел ярдәмендә без белем алабыз, фәннәрне өйрәнәбез. Тел ярдәмендә зур-зур шәһәрләр, калалар, авыллар төзелә.Күрәсез, болар сезгә телдән дә кадерле нәрсә юклыгын раслыйдыр.

Дөньяда телләр бик күп. Шулар арасында иң якыны, иң кадерлесе, билгеле, ул безнең телебез -татар теле. Теле ачыла башлаган сабый беренче сүзен шушы телдә әйтә. Әнисе аңа шушы телдә кызым яки улым дип эндәшә, шушы телдә бишек җырын җырлый, шушы телдә әкиятен сөйли. Һәрбер милләтнең үз ата-ана теле -җанга иң якын тел. Әбезнең өчен икмәк белән су кебек кирәкле, ансыз дөньядагы рәхәтне татып,матурлыкны күреп булмый торган тел бар- ул татар теле.

Дөньяда иң -иң матур ил

Ул-минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул-минем туган телем.

-Балам!-диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм

-Әнкәем!- дип әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Тел турында мәкальләр

Авыз күрке -тел, тел күрке- сүз.

Аз сөйлә , күп эшлә. Аз сөйлә, күп тыңла.

Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

Мең ишет ,бер сөйлә.

Яхшы сүз балдан да татлырак.

Тел кылычтан үткер.

Телең белән тегермән корма, аннан барыбер он чыкмас.

Үз сүзеңә үзең хуңа бул.

Табышмакларның җавапларын фразелогик әйтелмәләр белән әйт

1.Казан түгел, ләкин кайный.Бу нәрсә?

2.Кием түгел, ләкин аны кияләр Бу нәрсә?

3.Ишек, капка, капкач түгел, ләкин аны ачып була Бу нәрсә?

4.Ярма түгел, ләкин аннан ботка пешерәләр. Бу нәрсә?

5.Казан түгел, ләкин ботка пешерәләр. Бу нәрсә?

6.Аучы түгел, ләкин куян тота. Бу нәрсә?

Хәрефләрнең урыннарын үзгәртеп, мәкаль төзергә

1.куккатаныйрайкитем

2.рылкымҗыяхидтйәшя

Кемгә нинди предмет тия?

Кияү казнасы

Нух чуагы

Ходай колы
Әбиләр гыйшкы

Әндри туе

Сафура пилмәне

Алла көймәсе

Габделбасыйр кунагы

Авылым кырлары.


Ап-ак кар астында

Авылым кырлары

Күңелем түрендә

Авылым моңнары


Яратам авылның

Урманын, кырларын.

Җәйге таң атканда

Сандугач җырларын.


Тиздән кар эрер,

Ямьле яз килер.

Көч җыеп яткан

Уҗымнар күренер.


Эссе җәй җиткәч,

Дулкынлана рәшә.

Уңган игенчене

Зур хезмәт дәшә.


Яшәүгә көч бирә

Авылым кырлары.

Рәхмәтле аңа без-

Кызлары, уллары.


(Гаврилова Лилия, 9 класс)

© 2010-2022