Сценарий ко дню Учителя

Раздел Классному руководителю
Класс 9 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

- Исәнмесез, хөрмәтле укытучыларыбыз һәм килгән кунаклар!

Бүгенге көн чын күңелдән телим

Бәйрәмегез белән сезне котларга.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен ходай сездәй затларга.

Авырмыйча, сау-сәламәт,

Үтсә иде сезнең гомерегез.

Кешелекле булган өчен

Олылыйбыз сезне бүген без.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын килә әйтәсе.

Җирдә кояш нуры балкыгандай

Сез балкыйсыз безнең күңелдә.

Тормышыбыз сезнең белән матур

Рәхмәтебез сезгә мәңгегә.

Сезнең тормыш юлы матур тарих,

Күпләр өчен үрнәк булырлык.

Рәхмәт дибез, сезгә чын йөрәктән,

Сезнең гомер - безнең горурлык.

Елмаегыз, тормышыбыз матур,

Күтәренке безнең күңелләр.

Гел елмаеп, шатлык белән генә

Үтсен иде сезнең омерләр.

Хөрмәтле укытучылар! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйбыз. Авыр һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, гаиләгездә иминлек, нык сәламәтлек, бәхет телибез.

Гел шатланып яшәгез, хәсрәт күрми,

Тыныч булсын һәрчак күңелегез.

Бәрәкәтле матур тормыш сезгә,

Кояшларга тиңе гомернең.

Бәйрәмегез белән кадерле укытучыларыбыз!

Алыгыз сез бездән тәбрик сүзләрен

Шушы булсын олы бүләкләр.

Тыныч тормыш белән, гел шат яшәгез,

Озын гомер - безнең теләкләр.

Хәзер котлау өчен сүз мәктәп директоры Налия Мирсает кызына бирелә.

Cин сөйләдең бәхетемнең

Аклыгы турында да.

Туган илдәге халыкның

Шатлыгы турында да.

Син җитәкләп мендең

Тауларның биегенә,

Алып киттең далаларга

Диңгезләр киңлегенә.

Зөхрә Габлахан кызы! Бәйрәм белән!


Ул балаларга хәреф өйрәткән,

Һәм белем биргән кеше.

Яхшылык теләп йөрәктән

Тырышып йөргән кеше.

Алия Гайфулла кызы! Бәйрәм белән!


Йөрәген ул баларга бирә,

Бар күңелен биреп укыта.

Гомер буе шушы изге эшне

Башкара ул олы шатлыкта.

Налия Мирсәет кызы! Бәйрәм белән!

Олы бәхет тапты ул эшеннән

Зур булмаган авыл җирендә.

Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә

Үкенми ул бүген дә.

Рифнур Аманулла улы! Бәйрәм белән!

Әнә килә, тыз-быз атлый

Кем булыр бу, таныгыз.

Без беләбез, без таныйбыз

Бу бит безнең Айсылу апабыз.

Айсылу Мансур кызы! Бәйрәм белән!


Аның эше бик катлаулы

Ача, яба авызын

Телсез әөтәдер сәзен

Бик тиз аңлыйдыр үзен.

Гөлчәчәк Агъдәс кызы! Бәйрәм белән!


Кораблар йөртергә,

Һавада очарга

Бик күп белергә кирәк,

Шуның өчен бар кешегә,

Физика да бик кирәк.

Лилия Мөхәммәтзакир кызы! Бәйрәм белән!

Мәкальләрне белергә, табышмаклар чишәргә

Сынамышлар сынарга, санамышлар санарга

Әдәплеләр булырга, сәләтлеләр булырга

Ата-ананы тыңларга, тәмле телле булырга

Өйрәтә ул барлык балага.

Самига Самик кызы! Бәйрәм белән!


Бу апа бик кеченә, дип

Аптырамагыз һич кенә.

Дәресләрендә масаялмый

Шук малайлар бер генә.

Алу, кушу, бүлүләргә мәсьәләләр эшләтә.

Ничек чишәләр икән дип,үзе читтән күзәтә.

Әлфинә Назим кызы! Бәйрәм белән!


Һәр ел саен укучыга

Өләшә яңа китап.

Китапларның төзеклеген

Тикшереп тора карап.

Китапларны рәткә сала

Ярата ул тәртипне.

"Китапның һәр битеннән

Алыгыз, ди, -белемне.

Гөлнур Мәкмүн кызы! Бәйрәм белән!


Аңа сорау бирсәләр:

  • Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет - шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Кәүсәрия Ильяс кызы! Бәйрәм белән!


Кызыкайларны, шаян малайларны

Бүген тагын күпме күзләде.

Шулар арасында көне үтте,

Көн үткәнен үзе сизмәде.

Рәмзия Рәмзит кызы! Бәйрәм белән!


Матур булсын алгы көннәрегез,

Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.

Һәркем сезнең тормыш юлыгызны

Аяз күккә карап тиңләсен.

Алия Разил кызы! Бәйрәм белән!


Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

Салават Вәсил улы! Бәйрәм белән!


© 2010-2022