Сценарий «Көзге бал бәйрәме»

Сөенарий на татарском языке.    Цель: Воспитывать любовь к прекрасному, к природе, Родине. Развивать эстетический вкус, чувство дружбы, взаимопомощи, умение развлекаться, веселиться.   Оформление: Осенние цветы, сухие кленовые листья, гирлянды из листьев, ветки осенних деревьев, гроздья рябины, перед сценой  в корзинах из тыквы – овощи, фрукты, в зале разноцветные шарики. На сцене надпись «Здравствуй, ОСЕНЬ!» У дверей – плакат-приглашение «Добро пожаловать на Осенний бал!».  Мероприятие дл...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

КӨЗГЕ БАЛ БӘЙРӘМЕ

Фидарис/диктор чыгышы.

- Исәнмесез, хөрмәтле дуслар ! Туган җиребезгә көз килде. Бүген , ягъни 31 нче октябрь чәршәмбе көн 9ТВ каналы тәкъдим итә. Программабызда:

1. Карадуган урта мәктәбебездәге көзге бал бәйрәменнән репортаж.

2. Мәктәп тормышы, көнкүреш яңалыклары.

3. Бүгенге көн тенденцияләренә туры китереп эшләнгән бүлекләр.

4. Яңалыклар, укучылар тормышы, шулай ук һава торышы буенча да мәгълүмәтләр биреләчәк.

Хөрмәтле дуслар, быел Карадуган урта мәктәбе аеруча мул уңыш җыеп алды. Укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән кыяр-помидоры, җиләк-җимеше, кәбестәсе, кишере, чөгендере, кабагы, алмалары, карлыганнары белән дан тотты.

(Алып баручылар чыга).

1.а.б. Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2.а.б. Җиргә төшә сары, ал яфраклар

Көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзең синең , туган ягым,

Күңелемә якын, бер генә.

1.а.б. Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!

Уңган булган олы-кечегез.

Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне

Сәлам итеп кабул итегез.

2.а.б. Һәркайда да муллык, кызыл туйлар.

Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.

"Кара көз" дип сиңа беркем әйтмәс,

Кочагында муллык, байлыклар.

1.а.б. Хәерле кич, якын дуслар,

Котлы булсын уңыш бәйрәме!

Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,

Бизәп торсын көлтә бәйләме!

Галимҗан

Мин, Галимов Галимджан хәзерге вакытта Карадуган урта мәктәбенең нәкъ "Көзге бал" кичәсенә туры килдем. Күргәнегезчә монда бар да шат, күңелле ял итә беләләр. Мин беренче соравымны бу мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хашимова Гөлүзә Рафаиловнага бирәм!

- Исәнмесез, әйтегез әле, бу мәктәптә балаларның шундый бердәм, бер коллектив булып эшләүләренә ничек ирештегез ?

- Эш вакытында, гомумән уку дәверендә ял, бәйрәм вакытларын ничек уздырасыз ?

- Бәлки әйтер теләкләрегез дә бардыр ?

- Рәхмәт. Сезгә эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Сәламәт булыгыз.

Айсылу: Ә хәзер 9ТВ каналында реклама. 11 кл.

Галимҗан дәвам итэ

-Карадуган урта мәктәбеннән репортажыбызны дәвам итеп, бәйрәмгә килгән укучылар белән эңгәмә корып алабыз. Менә минем каршымда 11нче сыйныфның уку алдынгысын әйтегез әле..........., сезнең класс бәйрәмгә нинди уңышлар белән килде ?

- Мәктәбебездә бәйрәмнәр ничек уза һәм һәр булачак бәйрәмнән сез нәрсә көтәсез ?

- Рәхмәт сезгә, укуыгызда уңышлар телим, БДИларны уңышлы тапшырыгыз.

-Казаннан монда кадәр килеп, 10 нчы сыйныф укучыларының да бәйрәмгә нинди уңышлар,нинди тәэсирләр белән килүен белеп китмәү ярамас. 10нчы сыйныфлар сез кайда ? Кәефләрегез ничек кызлар, егетләр ?.........., сезнең класс укучылары нинди уңышлар белән каршылый бу бәйрәмне ? Монда барлык укучылар бәйрәм рухы белән залда көтеп утыралар. Бәйрәмегез күңелле үтсен, укучылар!

(Сөмбелә керә)

Фирүзә

- Исәнмесез дуслар, исәнмесез кадерле кунаклар! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм, чөнки игеннәр, яшелчәләр җыеп алынган, шуңа бөтен кеше бәйрәм итә. Чыннан да минем кулымда күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәрле кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул ! Табыyн падишаһы ул, тормыш подишаһы ! Соенеп ,горурланып алам мин аны кулыма . Ул тамагыбызны тук булуын ,тормышыбызның мул булуын раслый .

2 А.б. Рэхим ит ,сөмбелэ . Турдэн уз !

Сөмбелэне котлап 9 нчы класс укучыларынын җырларын тынлап китик эле.

1 А.б. Безнен куп кенэ укучыларыбыз җэйге рэхэтлекне, ялны колхоз басуларында, Амбарларда тапканнар.Җэйге хезмэт чирегенә йомгак ясалды. Иң куп хезмэт куючы 11 нче сыйныф укучысы Габбасов Заһит табылды җэй буена барлыгы эш көне бар. Ул бугенге кичэнен патшасы итеп билгелэнә.(аңа таҗ кидерелэ ).Уңганнар хөрмэтенэ җыр яңгырый 11 нче класс

2 А.б Игътибар! 9 ТВ каналында "Табылдыклар өстэле" хэбэр итэ .Исэнмесез, хэерле көн,дуслар!Сентябрь һэм октябрь айларында табылдыклар өстэленэ шактый күп укучылар тарафыннан югалган кирэк-яраклар табылды .Мисал өчен, 5нче октябрь көнне мэктэпнең раздевалкасында 1 сыңар 38нче размерлы кроссовка табылды .Кроссовкиның күренеше ;акка зэңгэр буй полоса тегелгэн,башы эз генэ купкан , ярты шнурлы үкчэсе таушалган ,кыйпаеп уң якка карап тора -сул аяк киемен югалткан укучы тиз арада хэбэр итүегез яки килеп алуыгыз сорала .

1 А.б. Эйберлэр югалту бигрэк тэ октябрьның беренче атнасында күп булды .1 нче этажда ,ашханэгэ таба борылышта зэңгэр ручка башы табылды ;бераз чэйнэлгэн , вак кына теш эзлэре калган ,таушалган ,эмма кулланырлык хэлдэ .Шул ук көнне химия һэм биология кабинетында 2 нче рэтнен 3нче парта астында алма күчэне табылды .Күчэненэ карасанда эре сортлы ,бик тэмлегэ охшаган .Эле хэзергэ күчэндэге төшлэр барысы да исэн .Алма яратучы иптэшлэр ,агач утырту сезоны тэмамланганчы соңга калмыйча килеп алуыгыз сорала .

2 А.б. Шулай ук , табылдыклар өстэленэ күп кенэ класслардан:биология-химия математика,физика китапларын табып алынды .Бу китаплар буенча мөрэжэгэть итүегез сорала .11нче класс укучысы исеменэ бирелгэн физика китабы югалу сэбэпле ,бу китапны гамэлдэн чыккан дип исэплэнэ .Хэбэрлэшү өчен телефоннарыбыз 3-21-19.

Реклама 10 нчы класс

Безнең каналда калыгыз

Фидарис

-Cентябрь һэм октябрь айлары шулай ук котлауларга да бай булды ."Сэлам юллыйм тапшыруына куп кенэ хатлар һэм котлаулар килде. Көз айларында туган көннэрен билгелэп үткэн һэм үтэчэк

Укытучылар: Акбирова Нурания Якуповна, Сагъдиев Рамил Шамилович, Садикзянов Баграм Адгамович, Нуриева Гульшагида Шамиловна.

Укучылар: 9 нчы класстан- Галиева Айсылу,Камалетдинова Зобэржэт;10 нчы -класстан Саляхова Ралия, Акбирова Нурия,Галлямутдинова Алсу,Шакирзянова Милэушэ;11 нче класстан-Булатов Раушан, Мингазов Рэмис,Зиятдинова Энже,Фазылов Азат, Файзрахманова Илузэ, Гарифуллина Гузэлия, Набиева Илузэ.

Сезне гомер бэйрэмегез белэн котлыйбыз .Сез муллык байлык чорында дөньяга килгэнсез .Шуна күрэ йөзегездэ һэрвакыт елмаю,бэхет чагыла. Тормышыгызның гел шулай якты, сөенечле булуын телибез.Сезне котлап 10нчы сыйныф укучылыры җыр бышкара .

1 А.б. Көз айларында туган коннэрен билгелэп утучелэрне бирегэ чакырабыз.Эйдэгез эле, бераз уйнап алыйк .

Уен

2 А.б. Күп кенэ мэгълүмэтлэргэ караганда, көз аеруча үзенең алтынсу яфраклары ,тоташ яңгырлары,мул уңышы белэн күңеллэрдэ уелып кала.Э менэ көз ае безгэ нинди киемнэр тэкъдим итэ сон? Эйдэгез эле КСШ фабрикасы тэкъдим иткэн моданы карап алыйк .(мода курс ,яклау )

Айсылу

Эфирда 9ТВ каналы һава торышы . Хэерле кич дуслар ! Исэнмесез.Синоптикалар хэбэр итүенчэ октябрь аенда һава торышы үзгэрүчэн булачак .Иртэн яңгыр яуса ,кичкэ кар ,я булмаса киресенчэ .Районыбыз Балтачта көндез+20 градус,төнлэ -5 ,13 градуска кадэр салкыннар көтелэ .Мэктэбебез урнашкан Карадуган авылында температура +14-15гр кадэр җитәчәк, җил вакытында ,ягъни укучылар мэктэпкэ барганда һэм кайтканда гына исэчэк.Көчле яңгырлар явуы имтихал .Себер тракты урамыннан читтэ яшэүчелэр озын кунычлы резин итеклэрегезне барлап куегыз ,озакламый кирэк булулары ихтимал . (9 класс реклама).

Үзегезне начар хис итсэгез ,врачка барып йөрмэгез,барыбер файдасы тимәс.Чөгендере,кишере,бәрәнгесе бетмәгән кешеләр борчылмагыз,ноябрьдэ алырсыз.Тулы мәгүлүматларны сезгә карадуган мәктәбе прогноз-диагностика узәге хәбәр итте.Сәламәт булыгыз киләсе очрашуларга кадәр.Тапшыруны алып барды Айсылу Галиева.

Уеннар: 1.

2.

3.

1 А.б Җир ул безнен газиз әнкәбез,

Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.

Онытмыйк без җирнен әмерен,

Ул чакыра безне:"Белегез!-дип

Җир кадерен икмәк кадерен".

2А.б Калды язгы борчулар шөкер,

Кыенлыклар әле һаман искә төшәр.

Әле янгыр коеп үтә,әле эссе,

Гел хәвефтә торган төсле кырлар өсте.

Тирләп пештек, тик уңышның мулын көттек.

Шатландырды япь-яшь бөртек,алтын бөртек.

1 А.б Хөрмәтле дуслар, көзге бал бәйрәменә әзерләнгән махсус программабыз тәмам.Игътибарыгыз өчен рәхмәт.Сау булыгыз,сезгә алдагы елларда да шулай тырышып эшләп,мул уңыш үстерергә язсын сезгә сәламәтлек,тыныч тормыш телибез.

2 А.б Хушыгыз!Еллар имин,илнен күге аяз булсын,сабыйларнын шат авазы яңгырап торсын,Бәйрәм мөбәрәк булсын!


© 2010-2022