Ктнспект внеклассного мероприятия «8 марта»

"Описание материала: Без «Театр» түгәрәгенә йөрүче башлангыч сыйныф укучылар белән Әниләр бәйрәмен сәхнздә куйдык. Әниләргә карата җырлар җырладык , шигырьләр сөйләдек , биюләр биедек. Бу бәйрәмне кую - укучыларда сәнгатькә карата ярату хисе тәрбияли, сәхнәдә үз -үзләрен иркен тотуны үстерә , әдәби телләре үсә һәм камилләшә. Балаларда иҗатка омтылыш арта. Бу әсәр укучыларны мәрхәмәтле булырга, ялган сөйләмәскә, сереңне һәрчак эчтә сакларга өйрәтә. Балаларда узара дуслык хисләре тәрбияләнә , т...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МУ «Управление образования» Арского муниципального района

Муниципальное учреждение дополнительного образования детей

«Новокинерский Дом детского творчества»







Сценарии : 8 Март - Әниләр бәйрәме

Загилуллина Гульуся Валиахметовна

Педагог дополнительного образования

II квалификационной категории











2014 г.






















8 Март - Әниләр бәйрәме!

Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем

Әни эштән кайтканчы дип.

Бөтен эшне бетердем,

Бүлмәләрне җыештырдым.

Бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.

Үзебезне дә матурлыйк,

Пөхтә итеп киеник.

Тиздән дуслар килеп җитәр -

Бергәләшеп сөеник.

Әйе, иптәшләребез киллер вакыт җиткән икән шул.

Көй яңгырый, балалар йөгерешеп керәләр.

Рәхим итегез! Түрдән үтегез, бик вакытлы килдегез.

Биредә нинди күңелле, әниләр дә килгән, дуслар да җыелды. Кичәне башлыйбызмы?

Хор: Әйе, башлыйбыз!

1 укучы: Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген әниләр генә бәйрәме түгел - бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.

2укучы: Кадерле әниләребез,

Көләч йөзле кызларыбыз,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

3 укучы:

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

җыр

4 укучы:

Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән.

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

5 укучы:

Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый, яклый.

7укучы:

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш - суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

8укучы:

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием!

9укучы:

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле әнием!

Яхшылыкта, яктылыкта

Әниемә тиң - илем!

Җыр: «Әниләр бәйрәме».

10 укучы: Көнгә ничә тапкыр «әни» дибез,

Рәхәт тә соң «әни» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр!

бию

11укучы:

Гөлләр дә елмаеп баш ия;

Яшәгез, кадерле әниләр, әбиләр!

Сез булган урында, сез булган урында,

Мәңгелек язларның яме бар.

Ишек шакыйлар.

Яз кызы: Мин ерактан килдем сезгә,

Язлар иленнән,

Урман аланының ал чәчәкләр

Үскән җиреннән.

Чәчәкләрне җыеп алып

Тездем күлмәккә.

Иң - иң матурларын алдым

Сезгә бүләккә!

Исәнмесез балалар! Исәнмесез кунаклар!

Хор: Исәнме, Яз кызы! Без сине бик көттек.

Яз кызы: Беләм, беләм, сез мине бик яратасыз. Чөнки мин җылы көннәр, йөгерек сулар, шау чәчәкләр алып киләм. Бүген исә мин сезгә бәйрәм бүләк итәм.

Яз кызы: Ә хәзер мин сезнең җитезлегегезне сынап карыйм. Моның өчен «Кем күбрәк чәчәк җыя?» дигән уен уйныйбыз.

Чәчәкләр сибелеп идәндә яталар. 2 бала, музыка уйный башлагач, чәчәкләрне җыялар. Кемнеке күбрәк, шул җиңүче.

Яз кызы:

Бәйрәмне дәвам итәбез,

Көч сынашабыз.

Уңганнарны, булганнарны,

Зирәкләрне, җитезләрне,,

Чибәрләрне, тыйнакларны .

Сынап карыйбыз

Разминка"Тиз җавап бир"Сораулар :

-Әниеңнең исеме.

-Син кем кызы?

-Әниеңә ничә яшь?

-Әткәй- шикәр, әнкәй -....... (бал)

- Кем куллары өйне, җирне ямьли. (әни)

- Җырның исемен әйтеп бетер: Әниемнең җылы ... (кочагы)

- Ана күңеле -балада, бала күңеле -.... (далада.)

- Сезнең класста ничә кыз?

- Исемең ничек?

-Дөньяда иң кирәк кем?

Хәрефләре төшереп калдырылган шигырь юлларын дөрес итеп укырга, тиз генә ятлап сөйләргә.

Торм.ш.ма .мь бирүче

Иң шәфка.ьле .ни син.

Бер ..майсаң .өзләреңнән

Бар .йгә нур б.ркисең.

4."Әниемә матур сүзләр бүләк итәм" Әниләргә хас сыйфатларны язу.

Әниләр күзләрен бәйләп 8 Март бәйрәменә багышлап рәсем төшерәләр.

6. "Тиз-тиз-тизрәк" Кечкенә сеңлегез, энегез өйне туздырган, тиздән сезгә кунаклар килә, кем күбрәк әйбер җыя.

Әниләр белән уен.«Үз балаңны тап». Әниләр күзләрен бәйләп үзенең кызын яки улын таба.

1кыз Яңгырады матур көйләр,

Шат көлүләр таралды,

Менә болар бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карады.

2кыз Биедек тә, җырладык та,

Шигырьләр дә сөйләдек

Бәйрәм итеп уйнап алдык,

Матур көйләр көйләдек.

3кыз Бәйрәм киче бетеп килә,

Әниләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчылуны.

4кыз Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

5кыз Тагы гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җиргә.

Әниләр! Кояш Гомере

Телибез бүген сезгә!

6кыз Бәйрәм бүләксез булмый ул

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

7кыз Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп кына.

Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.

Җыр: «Һәрвакыт булсын кояш».

6

© 2010-2022