Куркусыз шагыйрь - Гамил Афзал

.1) Гамил Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; 2) Сөйләм телләрен баету; 3) Татар теленә, әдәбиятына карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.Илебезнең гүзәл бер почмагында Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә шомырт кара чәчле, карлыгандай кап-кара күзле, алсу йөзле бер ир бала дөньяга килә. Киң җәелеп аккан тыныч сулы мәһабәт Ык елгасы буенда туган бу матурга исемнең дә иң матурын – Гамил дип кушалар.Әйе, куе урман буенда урнашкан йортта, Ык елгасы янында, зәңгәр күккә тиеп торган ап-ак кыялар һәм иртәнге илаһи тынлыкка чумган шушы көмеш кыя... Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә төзелешкә күчеп китәргә мәҗбүр була.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Куркусыз шагыйрь Гамил Афзал

Максат: 1) Гамил Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

2) Сөйләм телләрен баету;

3) Татар теленә, әдәбиятына карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, Г.Афзалның тормышына һәм иҗатына

багашланган презентация.

Кичә барышы

Музыка астында шигырь укыла.

Алып баручы: Ир йөрәге - сандугачлы урман,

Шаулый, гөжли иртә-кич белән,

Бар тереклек ямен сөя торган

Һәм яшәрә торган көч белән,

Һәм көйдерә торган үч белән.


Илебезнең гүзәл бер почмагында Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә шомырт кара чәчле, карлыгандай кап-кара күзле, алсу йөзле бер ир бала дөньяга килә. Киң җәелеп аккан тыныч сулы мәһабәт Ык елгасы буенда туган бу матурга исемнең дә иң матурын - Гамил дип кушалар.

Әйе, куе урман буенда урнашкан йортта, Ык елгасы янында, зәңгәр күккә тиеп торган ап-ак кыялар һәм иртәнге илаһи тынлыкка чумган шушы көмеш кыялар итәгендәге бөдрә таллар арасыннан еракка - еракка яңгырап ишетелгән сандугачлар тавышына, Гамилнең тавышы да кушыла.

Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә төзелешкә күчеп китәргә мәҗбүр була. Туган авылы мәктәбендә беренче сыйныфны бетереп килгән кечкенә Гамил 1931 елда төзелештә эшләүче татар эшчеләренең балалары өчен ачылган барак-мәктәптә укуын дәвам иттерә, аннары Магнитогорск шәһәренең 35 нче номерлы җидееллык татар мәктәбендә укый. Мәктәптә укыган елларында әдәбият белән нык кызыксына, Г.Тукай, Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. 1937 елда Баку шәһәрендә нәшер ителә торган «Баку эшчесе» газетасында аның «Магнитогорск» дигән беренче шигыре басылып чыга.
Шул ук елда Гамил Афзал Троицк шәһәрендәге татар педагогия техникумына укырга керә. Ләкин беренче курсны тәмамлагач, каты авырып китеп, укуын ташларга мәҗбүр була. Шактый озак вакыт хастаханәдә дәваланып ята, аннан терелеп чыккач, янәдән укырга керү мөмкинлеген тапмыйча, эшкә урнашырга карар кыла. Аннары, аягын паралич сугып, тагы хастаханәгә эләгә. 1954 елның язында ул «II группа инвалид» дигән язу тотып хастаханәдән чыга. Гамил Афзал алдына үзенең киләчәк тормышын ничек кору турында четерекле мәсьәлә килеп баса. Озак уйланулардан соң ул, ниһаять, Башкортстан якларына - апасы белән җизнәсе янына кайтырга карар кыла.

«Иманлы юл» (Шәрипова Камилә)
Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллары, Г.Афзалның физик һәм рухи яктан терелүе-ныгуы өчен дә, иҗатының яңача ачылып китүе өчен дә ифрат шифалы тәэсир ясый. Табигать кочагына сыенып утырган, саф һавалы, урманлы, сандугачлы авыл, аның көндәлек мәшәкатьләр белән көн күрүче, садә күңелле, җөмлә саен мәкаль-әйтем, тапкыр, образлы сүзләр кушып сөйли торган җор телле халкы шагыйрьнең рухи дөньясын бөтенләй яңа төсмерләр, шигъри иҗатының эчтәлеген тормышчан кеше типлары, көлкеле-сатирик сюжетлар белән баета.

Без Гамил Афзалның иҗат кичәсенә җыелдык. Аның күптән тугел генә 90еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

"Ак болытлар ага" (Данилова Регина)

Узган гасырның сиксәненче елларында язылган "Юл башы" дип аталган хатирә-истәлекләрендә Гамил Афзал Магнитогорскига күчеп китүне маҗаралы сәяхәт итеп тасвирлый, әйтерсең лә аларны озата барган мылтыклы сакчылар да, мал вагоннарына хайван кебек төяп сөргенгә сөрү дә, туң далада, бетле баракларда ач ятулар, гомергә гарип калырлык туңу-өшүләр дә аның белән булмаган.

"Буранда" шигыре (Сайфутдинов Руслан)

Гамил аганың шигырьләренең тематикасы бер төрле гнә түгел. Хәер, хикмәт анда мени?! Аларның һәрберсе шагыйрьнең йөрәгеннән чыккан хисләрне чагылдыра.

Г.Афзалның иҗатын энәсеннән җебенә кадәр сүтеп җыйсак, без бу бөекнең чын халык шагыйре булганын дәлилләрбез. Гади кешенең күңелен ул юмор белән җилкетә, хис белән җылыта, фәлсәфә белән уйландыра һәм чынбарлык белән тетрәндерә.

"Акыл, намус, белем" (Ситникова Алия)

Юмор белән сатираны кушып ул ирония, сарказмны уйната.

Чәнечкеле сүзләр белән түрәләрне, югары катлауны чеметкәләп алырга яратканлыгы Г.Афзалда бик яхшы сизелеп тора. Тормышындагы михнәтләрен шул сәясәттә утыручыларның мин-минлекләре, белемсезлекләре, кыргыйлыклары белән бәйли ул.

Канлы репрессия еллары кешеләрдә булган иң яман сыйфатларны өскә чыгарды. Шагыйрь язганча, "җилекләргә үткән курку хисе ихтыярсыз итте". Кеше үз-үзен дә, якыннарын, гаиләсен дә яклый алмас хәлгә килде, үзе исән калу өчен, туганнарын, дусларын сатты.
Хакимият куркаклар һәм сатлыклар кулы белән иң иманлы һәм иң мәгърифәтле катламны юк итте. Үзенең "Татар халкын яратам" дип аталган шигырендә Гамил Афзал бу хәлләрне бик дөрес ачып бирә:
"Татар халкын яратам" дип әйтү
Олуг гөнаһ иде ул чакта.
Мин дә татар бит, дип әйтә идек,
Алан-йолан карап як-якка.
Халык булгач аның арасында төрле кеше була, начары да, яманы да, акыллысы да, акылсызы да, түземлесе дә, сатлыгы да. Гамил Афзал -- үзенең кыйбласыннан читкә тайпылмаган, иманын, рухын сатмаган, бөек кеше.

"Акыл, намус, белем" (Ситникова Алия)

етрәндергеч шигырьләр тудырган Г.Афзал үз заманының сәясәтенә каршы торучы бердәнбер шагыйрь.
Чәнечкеле юллары белән чеметкәләп, ул идарә режимына каршы чыккан, аларны фаш иткән. Куркусыз шигырьләре белән Г.Афзал замана җиленә бирешмичә, баш имичә әдәбият һәм татар тарихында лаеклы урын яулаган.

"Үпкә" шигыре (Фәхретдинова Гөлшат)

Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.

1957-2000 еллар арасында Г.Афзалның өч дистәдән артык китабы дөнья күрә. 1977 елда «Айлы кичләр» шигъри җыентыгы һәм «Борылам да карыйм...» циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән (1981) бүләкләнә, 1992 елда исә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Шунын белән безнен кичәбез тәмам.

© 2010-2022