Иҗади эшчәнлек һәм шәхес ( 1-4 нче сыйныфларда тәрбия программасы)

Программаның максаты: Шәхескә иҗади якын килеп, уку, хезмәт, ял, иҗат аша һәръяклап үскән шәхес тәрбияләү. Бурычлары: - Балаларда әхлакый нигезләр, тирә-яктагыларга карата ихтирам, гражданлык хисе һәм үзара тату яшәү культурасы тәрбияләү - Буыннарның тарихи дәвамлыгын саклау, ата-ана һөнәрләрен өйрәнү, туган якның, туган төбәкнең, туган йортның йолаларын, гореф- гадәтләрен, шөгыльләрен өйрәнү - Шәхестә актив тормыш позициясе, әхлакый караш, гуманлылык, гаделлек, намуслылык, ...
Раздел Классному руководителю
Класс 4 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Чирмешән муниципаль районы

« Чирмешән лицее » муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе




Иҗади эшчәнлек

һәм шәхес

( 1- 4 нче сыйныфларда тәрбия программасы)




Программаны төзеде:

Зиннурова Нәфисә Сибгатулла кызы,

Чирмешән лицееның югары квалификацион

категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Чирмешән

Программаның эчтәлеге

I.Аңлатма язуы

1.Кереш

2.Программаның максаты

3.Бурычлары

4.Эш формалары

II. Программаның тематик эчтәлеге

1 нче юнәлеш. "Сәламәтлек"

2 нче юнәлеш. "Мин һәм туган җирем"

3 нче юнәлеш. "Мин һәм әйләнә-тирә"

4 нче юнәлеш. "Мәдәни- эстетик юнәлеш"

5 нче юнәлеш. "Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмый"

III. Файдаланылган әдәбият







Аңлатма язуы

Кереш

Хәзерге дөньяда шәхесне формалаштыручы төп фактор буларак, белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте арта бара. Бүген балаларда әхлакый нигезләр, тирә-яктагыларга карата ихтирам, гражданлык хисе һәм үзара тату яшәү культурасы тәрбияләү мөһим. Тормыш көннән-көн катлаулырак бурычлар куя. Хәзер белемгә ия булу гына җитми, аларны тормышта куллана белергә дә кирәк. Иҗтимагый үсешнең яңа шартларында иң мөһиме - дөнья үзгәрешләренә җайлаша белү, укытуның, тәрбия алымнарының яңа системаларын кертү, эшчәнлек даирәсен киңәйтү.

Халкыбызның киләчәге - әхлаклыкка, мәгърифәтлелеккә, ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен, йолаларын ни дәрәҗәдә саклый алуыбызга бәйле. Мәктәпләрнең, класс- кабинетларның тышкы һәм эчке кыяфәте баланы үзенә тартып торырга, кешелекне яктылыкка әйдәүче көч булырга тиеш.

Балаларның киләчәген кайгырту, аларга юл сайлауда ярдәм итү-бөтен җәмгыять эше. Яшьләрдә дөньяга фәнни караш, сәламәтлек культурасы, гаилә тормышына аңлы мөнәсәбәт булдырырга, хезмәткә уңай караш, базар күнекмәләренә ия булу максатыннан, тәрбия эшен нәтиҗәле оештыру беренче төп эшебез булып санала.

Программаның максаты:

Шәхескә иҗади якын килеп, уку, хезмәт, ял, иҗат аша һәръяклап үскән шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

- Балаларда әхлакый нигезләр, тирә-яктагыларга карата ихтирам, гражданлык хисе һәм үзара тату яшәү культурасы тәрбияләү

- Буыннарның тарихи дәвамлыгын саклау, ата-ана һөнәрләрен өйрәнү, туган якның, туган төбәкнең, туган йортның йолаларын, гореф- гадәтләрен, шөгыльләрен өйрәнү

- Шәхестә актив тормыш позициясе, әхлакый караш, гуманлылык, гаделлек, намуслылык, кайгыртучанлык, кешегә хөрмәт белән карау мөнәсәбәтләре тәрбияләү

- Чисталык, җылылык, яктылык, дөрес туклану режимын булдырып, психологик, физик сәламәтлекнең кадерен белүгә юнәлтелгән эш рәвеше булдыру

- Мәктәп һәм гаилә мөнәсәбәтләренең бердәмлеген булдыру

Эш формалары:

1.Класс сәгате

2.Экскурсия

3.Очрашулар

4.Бәйрәмнәр

5.Викторина

6.Уеннар




Программаның тематик эчтәлеге

Тәрбия эше 5 юнәлештә алып барыла.

1 нче юнәлеш

"Сәламәтлек "

Максат:

Укучынын физик үсеше өчен шартлар тудыру,үзенең сәламәтлегенә аңлы караш тәрбияләү , спорт традицияләре белән танышу һәм хөрмәт итү.

Сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен булдыру, укучыларны җитештерүчән хезмәткә тарту - рухи яктан да, физик яктан да сәламәт, акыллы кеше тәрбияләү эше ул.

Чисталык, җылылык, яктылык, дөрес туклану режимын булдырып, психологик, физик сәламәтлекнең кадерен белүгә юнәлтелгән эш рәвеше булдыру

- ата-аналар белән эшләү

- авыр балалар, аларның ата-аналары белән эшләү

-укучылар белән эшләү

- авыру балалар белән индивидуаль эшләү

- санитария гигиена шартлары тудыру

- укучыларның туклануын оештыру

- җәйге ялны оештыру

- сәләтле балалар белән эшләү чаралары күздә тотыла.

Медицина хезмәткәрләре белән берлектә балаларның исәнлеге хакында "Сәламәтлек паспорты" төзү. Ата-аналар җыелышларында бүгенге көн кадагына куелган мәсьләләр буенча табиб киңәшләрен тыңлау, режимны саклау, мәктәптә уздырыла торган чараларда ата-аналарга, укучыларга сәламәтлекне ныгыту алымнары хакында мәгълүматлар бирү, алкоголь, тәмәке, наркотик матдәләрнең сәламәтлеккә күпме зыян китерүен чагылдырган өстәл уеннары, эшлекле сөйләшүләр, авыр гаиләләрне, аларның балаларын контрольдә тоту алымнарын өйрәнү эшләре алып бару.

Сәламәтлек юнәлеше буенча үткәреләсе класстан тыш чаралар

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү

вакыты

Җаваплы

1

"Татар спортчылары"турында әңгәмәләр.

Ел дәвамында

Кл.җит.

2

Сыйныф сәгатьләре: "Синең көндәлек режимын"

"Физик күнегүләр ясау ни өчен кирәк?",

"Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре"

Сентябрь

Октябрь

Чирек саен

Кл.җит.

3

Кичә."Әти,.әни һәм мин - сәламәт гаилә"

Февраль

Кл.җит.

4

Күңелле стартлар.

Гыйнвар

Кл.җит.

5

Табигатькә чыгу.

Сентябрь

6

Мәктәптә үткәрелә торган спорт чараларында катнашу( чаңгы ярышы, кросс,төрле ярышлар)

Ел дәвамында

Кл.җит.

7

Медицина хезмәткәре белән очрашу:

"Грипп","Йогышлы авырулар","Наркомания һәм аны кисәтү"

1-2 чирек

Шәфкать туташы

Кл.җит.

Иҗади эшләр

1.Инша һәм газетага мәкалә язу.

2.Авылдаш спортчыларга багышланган стенд ясау.

Ата -аналар белән эш

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1

"Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә" кичәсе.

Декабрь

Кл.җит.

2

Медицина хезмәткәре белән очрашу.

Чирек саен

Шәфкать туташы

Кл. җит.

3

Гаилә белән табигатькә чыгу.

Сентябрь, май

Кл.җит.

Ата-аналар

4

Төрле спорт ярышларында катнашу.

Ел дәвамында

5

Ата-аналарны мәктәптә укучыларга үткәрелгән медицина тикшерүләре белән даими таныштыру.

Ел дәвамында

Кл. җит.

6

Мәктәптә укучының менюсын бергәләп төзү.

Ел дәвамында

Кл.җит.

Ата-аналар комитеты

7

Ата-аналар җыелышында, семинарларда сәламәт яшәү рәвеше турында чыгышлар ясау, тәмәке, спиртлы эчемлекләр, наркотикларны начар яктан пропагандалау.

Ел дәвамында

Кл.җит.

Шәфкать туташы

2 нче юнәлеш

"Мин һәм туган җирем "


Максат:

Туган җиргә патриотик хисләр, табигатькә мәхәббәт, гореф-гадәтләргә, күренекле һәм танылган шәхесләргә ихтирам тәрбияләү, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, милли төбәк үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнү.

Мәшһүр педагог Сухомлинскийның бер әйтеме бик урынлы. «Иң зур кимчелегебез - балаларны үз-үзләрен танып белергә өйрәтмәү,»- дип язган ул.Чынлап та, үзеңне танып белү -дөньяны танып белү шикелле үк кызык- лы ул. Шуңа күрә кече яшьтән үк балаларга үз-үзләренең сәләтен, һәвәсле- ген, мөмкинлекләрен эшкә җигеп сынап карау мөмкинлекләрен тудырырга

кирәк.

Бу бүлектә үткәреләсе чараларны планлаштырганда буыннарның тарихи дәвамлыгын саклау, ата-ана һөнәрләрен өйрәнү, туган якның, туган

төбәкнең, туган йортның йолаларын, гореф- гадәтләрен, шөгыльләрен өйрәнү бурычы куела..

Бишек җырлары, мәкаль-әйтемнәр, риваятьләр, дастаннар, мөнәҗәтләр - халкыбызның горурлыгы, безнең буынга күчкән бай мирас. Без, укытучы-лар, ата-аналар, аны бала тәрбияләүдә ныклы нигез, үтемле чара итеп куллана белсәк, киләчәк буыныбыз да милли рухлы, әхлаклы, зыялы булыр. Бу юнәлештә нәрсәләр эшләп була соң? Ел саен

-"Әниләр бәйрәме", "Әти -әни һәм мин тату гаилә" кебек чаралар уздыру

-ата-аналар белән балаларның күмәк эшчәнлеген оештыру

- төрле конкурсларда катнашу

- экскурсияләрне атап була.

"Мин һәм туган җирем" юнәлеше буенча үткәреләсе класстан тыш чаралар

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1

Әти-әниләр бәйрәменә концертлар оештыру.

Февраль, март

Кл.җит.

2

Музейга экскурсия.

Октябрь

Кл.җит.

3

Предмет буенча үткәрелә торган кичәләрдә һәм татар теле , рус теле, математика, , экология, спорт атналыкларында актив катнашу.

Ел дәвамында

Кл.җит.

4

"Көзге бал" кичәсендә катнашу.

Ноябрь

Кл.җит.

5

Хезмәт алдынгылары белән очрашу.

6

Титов һәйкәле, Геройлар аллеясына экскурсияләр.

Май

Кл.җит.

7

Авыл күләмендә үткәрелгән төрле чараларда ( чисталык өмәләре..) катнашу

Ел дәвамында

Кл.җит.

8

Сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашу.

Май

Кл.җит.

9

"Ак яулыклы әбием"кичәсен үткәрү.

Март

Кл.җит.

Ата-аналар ком.

10

Фольклор кичәсен уткәрү.

Декабрь

Кл.җит.

11

Гаилә бәйрәмен уздыру.

Апрель

Кл.җит.

12

Район үзәк китапханәсенә экскурсия.

Сентябрь

Кл.җит.

13

"Татарстан - минем республикам", "Туган җирем - Чирмешән" темаларына сыйныф сәгатьләре үткәрү.

Сентябрь

Октябрь

Ноябрь

Кл.җит.

14

Сыйныф сәгате."Минем гаилә шәҗәрәм"

Декабрь

Кл.җит.

15

Болгар җиренә экскурсия.

Май

Ата-аналар Кл.җит.

16

Белем бәйрәме, Соңгы кыңгырау, Укытучылар көнен билгеләп үтү

1.09

5.10

25.05

Кл.җит.

Иҗади эшләр

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1

Районда һәм мәктәптә үткәрелә торган инша, рәсем конкурсларында катнашу.

Ел дәвамында

Кл.җит.

2

Стена газеталары чыгару.

Бәйрәмнәрдә

Кл.җит.

3

Бәйрәмнәргә кул эшләнмәләре ясау.

Ел дәвамында

Кл.җит.

4

Концерт программалары төзү.

Ел дәвамында

Кл.җит.

5

Гаилә шәҗәрәсен төзү.

Декабрь

Ата-аналар,

Кл.җит.

6

Ветераннар турында альбом ясау.

Апрель-май

Кл.җит.

7

Авылыбызнын күренекле кешеләре турында стендлар ясауда катнашу.

Ел дәвамында

Кл.җит.

8

Музейны тулыландыруда ярдәм итү.

Ел дәвамында

Кл.җит.

Ата - аналар белән эш

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1

Табигатькә чыгу.

Сентябрь, май

Кл.җит.

2

Экскурсиягә бергәләп бару.

Ел дәвамында

Кл.җит.

3

Гаилә бәйрәмнәрендә катнашу.

март

Кл.җит.

4

Ата-аналарның һөнәрләре һәм мавыгулары белән танышу.

Ел дәвамында

Кл.җит.

5

Бәйрәм программаларын ата - аналар белән бергә төзү.

Ел дәвамында

Кл.җит.

6

Ата - аналар җыелышларында әти, әнинең гаиләдә роле турында чыгышлар.

Сентябрь

Кл.җит.

7

.Җәмәгать эшләрендә гаилә белән бергә катнашу.

Ел дәвамында

Кл.җит.

3 нче юнәлеш

"Мин һәм әйләнә-тирә"


Максат:

Укучыда башка милләт халкының традицияләрен хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек һәм башка әхлак сыйфатларын тәрбияләү.

Шушы максатын күздә тотып хокук белемнәре нигезләрен тирәнтен өйрәнү, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр; дуслык, үзара мөнәсәбәт, халык, этик нормалар, акыл, җәмгыятьнең әхлакый көчләре турында әңгәмәләр оештырып була.

Укучыларның күпкырлы класстан тыш чараларда катнашуы, иҗади эшләр башкаруы теоретик белем алу белән генә чикләнми, ә бәлки үзидарә ысуллары белән коралландыра, бу вакытта укучыны рухи- әхлакый тормышка әзерли.

Әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә милли гореф- гадәтләребезнең кыйммәте бәяләп бетергесез. Милли рухтагы әкиятләрне генә алыйк: алар алдашмаска, урлашмаска, кыерсытылганнарны якларга, өлкәннәрне олыларга, кечеләрне кече итәргә өйрәтәләр.

"Мин һәм әйләнә-тирә" юнәлеше буенча үткәреләсе класстан тыш чаралар

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1

2

3

4

5

Табигатьтә кунакта (экскурсияләр)

" Гөлләрем -гөлкәйләрем"

(бүлмә гөлләрен тәрбияләү)

Спорт елы кысаларында үткәрелгән төрле чараларда катнашу.

Класс сәгате."Балалар хокукы турында Конвенция".

Класс сәгате "Катнаш гаилә"

Сентябрь

Май

Ел дәвамында

Ел дәвамында

Ноябрь

Гыйнвар

Кл.җит.

Кл. җит.

Кл. җит.

Кл.җит.

Кл.җит.

Иҗади эшләр

1.Газеталар ясау, альбомнар чыгару.

2.Анкета тутыру.

Ата - аналар белән эш

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1



Түбәндәге темалар буенча ата-аналар җыелышлары үткәрү:

- 1 нче класс укучысының көндәлек режимы

- Буш вакытны дөрес оештыру

- Бала тәрбияләүнең нечкәлекләре

-8 (9, 10) яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре

Сентябрь

Октябрь

Ноябрь

Декабрь


Кл.җит.

2

Тулы булмаган гаиләләргә булышу.

Ел дәвамында

Кл.җит.

3

Инвалид баласы булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү

Ел дәвамында

Кл.җит.

4 нче юнәлеш

"Мәдәни-эстетик юнәлеш"

Максат:

Укучыга эстетик тәрбия бирү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, кешеләр арасында үз-үзен тоту күнекмәләре формалаштыру, намуслылык тәрбияләү.

Безнең мәктәптә бу юнәлештә укучыларны һәрьяклап үстерүгә юнәлтелгән түгәрәкләр эшли.Укучылар төрле темаларга багышланган рәсем һәм инша конкурсларында бик теләп катнашалар. Бергәләп кинолар, спектакльләр карыйбыз, календарьдагы истәлекле даталарны, милли һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез, экскурсияләр, походлар оештырабыз. Әлбәттә, бу чараларны оештырганда әти - әниләр башлап йөри.

Мәдәни-эстетик юнәлеш буенча үткәреләсе класстан тыш чаралар

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1

Кечкенә әсәрләрне, мәзәкләрне сәхнәләштерү.

Бәйрәмнәрдә

Кл.җит.

2

Артистлар катнашында концерт һәм спектакльләр карау.

Ел дәвамында

Кл.җит.

Ата-аналар ком.

3

Сәнгать мәктәбенә экскурсия.

Октябрь

Ноябрь

декабрь

Кл.җит.

4

Киноларга культпоход.

Ел дәвамында

Кл.җит.

5

Мәктәптә оештырылган театр түгәрәгенә йөрүче укучылар әзерләгән спектакльләрне карау.

Ел дәвамында

Кл.җит.

6

Дини бәйрәмнәр, йолаларны олылау.

Ел дәвамында

Кл. җит.

7

Календарьдагы истәлекле даталарны билгеләп үтү

Ел дәвамында

Кл.җит.

Иҗади эшләр

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1

Түгәрәкләргә йөрү.

Ел дәвамында

Кл.җит.

укучылар

2

Газеталарга мәкалә язу.

Ел дәвамында

Кл.җит.

3

"Алтын каләм " конкурсында катнашу.

Ел дәвамында

Кл.җит.

4

Бәйрәмнәргә багышлап стена газеталары чыгару.

Бәйрәмнәрдә

Кл. җит.

Ата -аналар белән эш

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1

Концерт, спектакльләрне ата -аналар белән берлектә карау.

Ел дәвамында

Кл.җит.

Ата-аналар комитеты

2

Мәдәни чараларны ата -аналар белән берлектә үткәрү.

Ел дәвамында

Кл. җит.

3

Гаилә ансамбльләрен оештыруга ярдәм итү.

Ел дәвамында

Кл. җит.

5 нче юнәлеш

"Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмый"

Максат:

Олы буынга ихтирам, аларның батырлыгы, эшләгән эшләре, хезмәтләре белән горурлану хисләре тәрбияләү, илебез тарихын өйрәнү.

Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлаша. Дәһшәтле сугыш елларында, олы буын вәкилләре, үзләрен аямыйча, Туган илебезне яклап батырларча көрәшкән. Күпме югалтулар, кайгы-хәсрәт күргән әби-бабаларының батырлыгын, авыр сугыш елларындагы фидакарь хезмәтен, гомумән, үз халкының үткәнен балалар кече яшьтән белеп үсәргә тиеш.

"Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмый"юнәлеше буенча үткәреләсе класстан тыш чаралар

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1

Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу.

Май

Кл.җит.

2

Бөек Җиңүгә багышланган кичә.

Май

Кл.җит.

3

Мемориаль үзәккә экскурсия

Апрель

Кл.җит.

4

"Ягез әле , егетләр!" конкурсында катнашу.

Февраль

Кл.җит.

Иҗади эшләр

1.Конкурста катнашу(инша, рәсем)

2.Музейны тулыландыруда ярдәм итү.

Ата-аналар белән эш

Үткәреләсе чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1

Әби - бабайлар белән элемтәдә тору.

Ел дәвамында

Кл.җит.

2

Балалар белән бергә әби -бабайларга булышу.

Ел дәвамында

Кл.җит.

3

Әфганстанда хезмәт иткән әтиләр белән очрашу.

Гыйнвар

Кл. җит.


III. Файдаланылган әдәбият

1. Милли мәктәп. Тәрбия нигезләре. А.М.Низамов. - Казан, "Мәгариф"

нәшрияты, 2005 ел.

2. Тәрбия дәресләре. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. - Казан, "Матбугат йорты"

нәшрияты, 1998 ел.


  1. Татар милли педагогикасы. Р.Х.Шәймәрданов., Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. -

Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2007 ел.

4. Национально-региональный компонент содержания образования. /Под

редакцией Исламшина Р.А., Гильмеевой Р.Х. - Казань, 1998 г.

5. Мы из Черемшана. Фролов Н.С. - Казань, 1991 г.

  1. Еллар һәм кешеләр. Чирмешән районы. /Феоктисов Б.Д.

редакциясендә. - Казан, 2006 ел.

7. "Безнең Чирмешән" газетасында чыккан мәкаләләр.







© 2010-2022