- Преподавателю
- Классному руководителю
- Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре
Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре
Раздел | Классному руководителю |
Класс | - |
Тип | Рабочие программы |
Автор | Шарипова Д.Ф. |
Дата | 14.10.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Ачык дәрес
Тема:Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.(Иярчен җөмлә һәм аның төрләре)
Максат: 1. Иярчен җөмлә һәм аның төрләре турында мәгълүмат бирү;
2. Логик эзлеклелектә фикерләү сәләтләрен үстерүне дәвам итү;
3. Туган телгә карата ихтирам хисләре тәрбияләүне дәвам итү.
Җиһазлау: дәреслек, карточкалар.
Дәрес барышы:
-
Психологик уңай халәт тудыру.
-
Актуальләштерү:
-
3 кешегә карточка бирү;
-
Сорауларга җавап бирү:
-
Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?
-
Нинди җөмләгә иярчен җөмлә дип әйтәләр?
-
Баш җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр?
-
Төркемнәргә аерганда, иярчен җөмләләрнең кайсы якларын исәпкә алалар?
-
Төзелеше буенча иярчен җөмләләр нинди төрләргә бүленә?
-
Синтетик, аналитик җөмләләр турында сөйләгез.
-
Мәгънәсе буенча иярчен җөмләләр нинди төрләргә бүленә?
-
Өй эшен тикшерү: тест ясарга.
-
Карточкаларны тикшерү.
-
Яңа тема аңлату.
Сорауларга җавап:
-
Нинди җөмлә гади җөмлә була?
-
Ул нәрсәләрдән тора?
-
Нинди җөмлә кисәкләрен беләсез?
-
Тактадагы җөмләләрне тикшерү:
Кем намус белән хезмәт итә, шул хөрмәткә ия була. (и.и.җ.)
Киңәшем шул: һәрвакыт тырыш бул! (и.х.җ.)
Сез килгәнгә без бик шат. (и.т.җ.)
Син җырлаган җырлар онытылмыйлар. (и.а.җ.)
Кояш чыккач, көн җылынды.(и.хәл.җ.)
-
Кагыйдә чыгару.
-
Күнегүләр эшләү.
-
84 нче күнегү
-
1,2 нче җөмләләрне тактада эшләү;
3,4,5,6 - язмача (вариантлап)(схемаларын төзү, төрен билгеләү, сорау кую)
-
Физминутка. Күзләргә ял бирү.
-
Ишетеп аңлау. Җөмләләр укыла. Гади, иярченле кушма җөмлә икәнлеге әйтелә.
Саф һава кермәү аркасында, башым авырта башлады. Урамда җылы, кояшлы. Кояш чыкты, көн җылынды.
-
Тактада бирелгән схема буенча җөмлә төзү.
[ ] , (чөнки); ( ) , [шуннан соң].
-
Җөмлә укыла, схемасы тактага, дәфтәргә язылып барыла.
Кулыңда китап булса, башыңда гыйлем булыр. (-са), [ ].
Кунакка ни бирсәң, шуны ашый. (ни), [шуны].
-
Телдән. Табышмаклар һәм мәкальләр әйтелә. Җавабы һәм мәгънәсе әйтелә. Бәйләүче чаралары әйтелә.
-
Йомгаклау.
-
Нәрсәләр өйрәндек, аңладык?
-
Билгеләр кую.
-
Өй эше бирү:
I в. - 85 нче күнегү. Күчереп язарга, схема төзергә.
II в. - 5 иярченле кушма җөмлә язып алырга, схемаларын төзергә.