Сочинение Коррупциягә юк дибез!

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Мы не должны показывать пальцем на другие страны и говорить -« А у них коррупция не меньше»!» Мы должны решать свои внутренние проблемы» (Д.А. Медведев)

Кышның матур, әмма салкын бер көнендә, мин Сөйки авылында дөньяга килгәнмен. Беренче авазларны әйткәнмен, тәүге адымнарымны атлаганмын. Елый-елый, әнием кулында, бакчага киткәнмен, шатлана - шатлана мәктәпкә барганмын. Укытучыларны, сыйныфташларны күрү, беренче хәрефләрне язу-болар һәркем үтә торган тормыш юлы. Балачак - күңелле,бер борчусыз чор.

Башлангыч сыйныфларда укыганда күп нәрсәләр уен аша күңелгә кереп бара. Иптәшләрең белән уйныйсың, көләсең. Ачуланышсаң да онытыла. Төрле рольләргә кереп уйныйсың: син - кибетче, син- табиб, син - укытучы һәм башка төрле һөнәр ияләре буласың. Син бернинди закон турында да, ришвәт турында дә белмисең . Бала күңеле - чиксез дәрья. Дөнья матур, дөнья киң. Ә менә шул самимилек чоры артта кала. Бала үсә.

Еллар үтә, күп сулар ага. Мәктәптә күп белем аласың, күп әсәрләр укыйсың, аларны анализлыйсың, кызыклы тарихлар белән танышасың. Аларны үзеңчә аңларга тырышасың. Мәктәптә сине начарлыкка өйрәтмиләр.

Еллар елга охшамый. Һәр көн тарихта калып бара. Төрле мәсьәләләр чишәргә туры килә, законнар чыга.

Хәзер телевизордан, компьютердан башка укуны, яшәешне күз алдына китереп булмый. Ә минем әбием сөйләве буенча, элек андый нәрсәләр булмаган. Алар бу әйберләрне күз алдына да китерә алмаганнар. Аларның балачаклары, уку еллары башкачарак булган. Тырышканнар, үз көчләре белән үз дигәннәренә ирешкәннәр.Укыганнар, эшләгәннәр, башкаларга ярдәм иткәннәр, ярдәм өчен беркем бернәрсә дә өмет итмәгән.

Ә безгә, XXl гасыр балаларына, икенче төрле заман килгән.

Хәзер ришвәт, наркомания, алкоголизм һәм башка бик күп төрле нәрсәләр турында сөйлиләр. Безгә аларны аңларга , дөрес юлдан барырга, адашмаска кирәк.

Балаларның кечкенә чакта уйнаган уеннары чынга аша. Кемдер укытучы була, кемдер кибетче, кемдер начальник, кемдер табиб була. Менә хәзер безгә туры юлдан барырга кирәк тә инде. Үзебезнең эшебезне башкарган чакта, замана шаукымы булган, ришвәтчелек белән очрашсак нишләргә?

Балачактагы самимилек, бер-береңне гафу итә белү, начарлык эшләмәү, кешеләрне сатмау сыйфатлары юкка чыкмаганмы?

Гади генә бер мәсьәләне чишкән өчен, әйбер өмет итмибезме? Бәлагә очраган кешедән ярдәмебез өчен акча тәлап итәбезме? Син миңа күпмедер акча бирсәң, мин сине дәвалыйм дип әйтәбезме? Менә бу нәрсәләр хәзерге заман теле белән әйткәндә - ришвәт дип атала. Ришвәтчелек белән көрәшәләр. Ул беркайчан да яхшыга илтми. Аны бар кеше дә белергә тиеш.

Ришвәтчелек - начар авыру. Начар авырудан дәваланып булмый, яки бик кыенлык белән генә кеше аякка баса. Шулай булгач, аны булдырмаска кирәк. Башка кешеләргә төртеп күрсәткәнче, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Һәр кеше бу турыда уйланса, күп бәла-казалардан котылыр идек.

Алдан әйтелеп киткәнчә, бик күп төрле һөнәр ияләре бар. Һәрберсенең үзенә бер төрле эш алымнары. Үз эшеңне башкарганда ришвәт алу белән сак бул!

Бер газетадан үзәк өзгеч бер вакыйга укыган идем. Шуны сезгә дә бәян итәсем килә. Бу вакыйга "Замана кыйссасы" рубрикасы астында язылган иде. Больницага юлда авариягә очраган баланы китерәләр. Табибка бу турыда хәбәр итәләр. Табиб баланы карарга ашыкмый. Башта кесәсенә акча салган авыруларны карый. Иң соңыннан гына бу авыру янына килә. Әмма бу вакытта , авыруга табиб ярдәме кирәк булмый. Иң кызганычы шул: бу-сабый, табибның үз улы була.

Ә мондый мисаллар көн саен, адым саен. Менә нәрсәгә китереп чыгара -ришвәтчелек. Кеше ришвәтчелек дигән авыру белән авырмаса, тормышлар күпкә ямьләнер иде. Яшәү матур булыр иде дип уйлыйм. Ришвәтчелек турында күп законнар чыкты. Законнар гына эчтән черек кешене дәвалый алмый. Минемчә, кечкенәдән, бик кечкенәдән кеше үз-үзен тәрбияләргә тиеш, кеше эшен бәяләп, башка кешедәге начар сыйфатларны булдырмау турында уйларга кирәк.

Ришвәтчелек чәчәк атмаса, һәр кеше үзе теләгән җирендә укый, эшли, дәвалана алыр иде.

Ә бит, бала дөньяга матур итеп яшәр өчен туа. Кемнеңдер битарафлыгы аркасында михнәт чигәр өчен түгел.







Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе




Сочинение -эссе

Коррупциягә "Юк!" дибез


Эшне башкарды:

11нче сыйныф укучысы

Осипова Анна Вячеслав кызы

Җитәкче:

I категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Гарифуллина Рушания Галимзяновна


2015 нче ел


МБОУ «Сюкеевская средняя общеобразовательная школа»

Камско - Устьинского муниципального района РТ







Сочинение - эссе

"Скажем коррупции "нет!"











Работу выполнила ученица 11 класса

Осипова Анна Вячеславовна



Учитель:

Гарифуллина Рушания Галимзяновна,

учитель татарского языка и литературы







2015 год


© 2010-2022