- Преподавателю
- Классному руководителю
- «Казан - Татарстанның башкаласы» темасын кабатлау
«Казан - Татарстанның башкаласы» темасын кабатлау
Раздел | Классному руководителю |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Мукминова А.Д. |
Дата | 05.03.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Тема: "Казан - Татарстанның башкаласы" темасын кабатлау
(2 сыйныф, рус төркеме)
Максатлар:
-
Белем бирү максаты - "Казан - Татарстанның башкаласы" темасын кабатлау, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен ныгыту, җөмләләрне дөрес әйтергә, аларның мәгънәсенә игътибар итәргә күнектерү.
-
Үстерү максаты - активлык, аралаша белү сәләтен үстерү.
-
Тәрбияви максат - татар телен өйрәнүгә омтылыш, башкалабыз - Казанга хөрмәт хисе тәрбияләү.
Технология - коммуникатив.
Җиһазлау: компьютер, проектор, К.С.Фәтхуллова "Татар теле" дәреслеге, Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту" (2 сыйныф), Ч.М.Харисова "Методика обучения татарскому произношению", Казан шәһәре турында фотолар һәм открыткалар.
Дәрес тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Дәрес барышы
-
Мотивлаштыру-ориентлашу өлеше
-
Уңай психологик халәт булдыру.
а) Дежур укучы рапорты
б) Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме?"Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
- Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, яхшы.
- Ә, сезнең хәлләрегез ничек? - Рәхмәт, әйбәт
в) Укучылар, узган дәреснең уку мәсьәләсен искә төшереп китик әле.
(Көтелгән җавап: -да/-дә, -та/-тә кушымчалары)
-
Өй эшләрен тикшерү.
-
20нче бит, 8нче күнегү
-
21 бит, 9 күнегү
-
5 җөмлә төзергә:
Мәйданда, Татарстанда, циркта, мәктәптә, музейда (Укучыларның сайлап алып эшләгән өй эшләрен тикшерү)
Үзбәя.
-
УМ кую ситуациясе. Слайдлар карау 2-10.
(Анда Казан шәһәре буенча рәсемнәр. Бу нәрсә? Бу кайда? Сораулары белән җавап алу) 10 слайдтагы шигырьне уку.
Үзбәя.
-
Дәфтәрләргә число һәм тема языла.
-
УМ адымлап чишү этабы.
-
Дәреслекнең 21 битендәге 1 күнегүне парларда эшләү
1 се татарча әйтә, икенчесе русча.
-
Слайдларда тикшерү. Слайд - 11
-
Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү.
-
3 күнегүне төркемнәрдә эшләү.
1 рәсем - 1 төркем
2 рәсем - 2 төркем
3 рәсем - 3 төркем.
-
Физминутка.
-
"Иң яхшы тәрҗемәче" конкурсы.
21 биттәге 4 күнегүне тәрҗемә итәләр.
Үзбәя.
-
Төркемнәрдә эш.
Ситуатив күнегүләр башкару. Слайд - 12- 16
1 төркем
Без Татарстанда яшибез.
Казан - зур шәһәр.
Шәһәр үзәгендә Кремль урнашкан.
Безнең башкалабыз матур.
2 төркем
Татарстанда елгалар күп.
Казан - Татарстанның башкаласы.
Татарстанда зур шәһәрләр күп.
Бөгелмә шәһәре Казаннан ерак.
3 төркем
Казанда театрлар күп.
Казанда матур биналар күп.
Казан - борынгы шәһәр.
Татарстанда дүрт зур елга бар.
4 төркем
Алабуга - борынгы шәһәр.
Казанда музейлар күп.
Казанда Кол Шәриф мәчете бар.
Казаннан Бөгелмәгә самолет оча.
Үзбәя.
-
"Казанны кем яхшырак белә" уенын оештыру.
(Укытучы төрле фотолар һәм открыткалар күрсәтеп, сораулар бирә, ә укучылар чиратлашып җавап бирәләр).
-
Рефлексия, бәяләү этабы.
-
Дәрескә нинди УМ куйган идек? Нәрсәләр эшләдек?
-
Дәрескә гомуми бәя бирү.
-
Өй эше. Слайд - 17
1 төр - 22нче бит, 6нчы күнегү
2 төр - Казан турында 5 сорау төзергә.
3 төр - рәсем ясарга.
1 төркем
Без Татарстанда яшибез.
Казан - зур шәһәр.
Шәһәр үзәгендә Кремль урнашкан.
Безнең башкалабыз матур.
2 төркем
Татарстанда елгалар күп.
Казан - Татарстанның башкаласы.
Татарстанда зур шәһәрләр күп.
Бөгелмә шәһәре Казаннан ерак.
3 төркем
Казанда театрлар күп.
Казанда матур биналар күп.
Казан - борынгы шәһәр.
Татарстанда дүрт зур елга бар.
4 төркем
Алабуга - борынгы шәһәр.
Казанда музейлар күп.
Казанда Кол Шәриф мәчете бар.
Казаннан Бөгелмәгә самолет оча.