Внеклассное мероприятие на тему Правила дорожного движения!

Укучыларны урамда йөрү әдәбе кагыйдәләре белән таныштыру, аларда әхлаклылык, әдәплелек күнекмәләре тәрбияләү. Кирәк булмаганда артык ашыгып яки артык акрын йөрмәгез. Йөрүегез гадәттә туры һәм төз булсын. Шәһәрдә йөргәндә урам уртасыннан түгел, тротуардан барыгыз. Йөргәндә аякларыгызны өстерәмәгез, кешедән көлеп калмагыз, берәр кешене мәсхәрәләп аың кебек йөреп күрсәтмәгез. Урамда йөргән вакытта көнбагыш орлыгы һәм башка нәрсәләр ашамагыз, бу эшләр әдәпсезлек галәмәтедер. Зәгыйфьләр, әби-бабайлар...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урамда йөрү әдәбе

(Тәрбия дәресе)

Максат. Укучыларны урамда йөрү әдәбе кагыйдәләре белән таныштыру, аларда әхлаклылык, әдәплелек күнекмәләре тәрбияләү.

Дәрес барышы

  1. Психологик уңай халәт тудыру.

  2. Уку мәсьәләсен кую.

Аудиоязмада Ә.Бикчәнтәеваның "Бик рәхмәт, кызларым!" шигыре тыңлана.

Фәридә, Зөбәйдә

Мәктәпкә баралар.

Алар - бик акыллы,

Тәртипле балалар.

Бу кызлар бер сукыр

Әбине күрәләр,

Тиз генә йөгереп

Янына киләләр.

-Тукта әле, әбекәй,

Таптала күрмә син,

Җитәклик үзеңне,

Ялгызың йөрмә син.

Бу сукыр әбине

Җитәкләп кулыннан

Чыгарды ике дус

Трамвай юлыннан.

Озатып куйдылар

Бик ерак арага.

-Бик рәхмәт, кызларым,-

Ди әби аларга.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

  • Бу шигырьдә сүз нинди кызлар турында бара? (Акыллы, тәртипле, ярдәмчел.)

  • Фәридә белән Зөбәйдә урамда үзләрен ничек тоталар? (Әдәпле.)

  • Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (Урамда йөрү әдәбе турында.)



  1. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә тикшерү өчен биремнәр.

1 нче бирем. "Әдәпле" сүзен сез ничек аңлыйсыз? (Тәртипле, тыйнак, киң күңелле, сабыр, уңай гамәлләр башкаручы..)

  • Тормышыбыз матур, тыныч булсын өчен кешеләрнең әдәпле, әхлалы булуы кирәк. Изге китабыбыз Коръәндә шундый аять китерелә: "Кешеләр белән сөйләшкәндә тәкәбберләнеп, яның белән торып сөйләшмә һәм җир өстендә масаеп басып йөрмә."

2 нче бирем.

  • Бу аятьнең эчтәлеген ничек аңладыгыз? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

  • Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин Коръән хәдисләренә нигезләнеп, балаларга һәм олыларга үгет-нәсихәт китабы язган. Ул әдәпләрне берничә төргә бүлә:

  1. мәктәп әдәпләре(мәктәпкә иртәрәк барырга; мәктәпкә баргач, әдәп белән үз урыныңа утырырга; дәрес вакытында сөйләшмәскә; китап, дәфтәрләрне чиста тотарга);

  2. утыру әдәпләре (утырганда төз утырырга бер аякны икенчесе өстенә куймаска; аяклар белән уйнамаска; укыган, язган вакытларда дөрес утырырга; өстәлгә ятмаска);

  3. йокы әдәпләре (йокларга билгеле бер вакытта ятарга һәм торырга тырышырга; йокы туйганнан соң торырга, иренеп ятмаска; ашказаны тулы килеш йокламаска);

  4. ашау-эчү әдәпләре (ашарга утырыр алдыннан кулларны юарга; үзеңнән олы кешеләр булганда, алардан алда утырмаска; өстәл янында уйнамаска һ.б.);

  5. сөйләшү әдәпләре (сөйләшкәндә артык ычкырып яки артык акрын сөйләшмәкә; арттырып сөйләмәскә; һичкайчан ялган яки гайбәт сөйләмәскә; сүз йөртмәскә) һ.б.

(Бу үгет-нәсихәтләрне укучыларның ничек аңлауларына нәтиҗә ясала.)

  • Хәзер урамда йөрү әдәпләрен тыңлап карагыз. (Укытучы укый. Бу киңәшләр тактада экранга язылып бара.)

  1. Кирәк булмаганда артык ашыгып яки артык акрын йөрмәгез. Йөрүегез гадәттә туры һәм төз булсын.

  2. Шәһәрдә йөргәндә урам уртасыннан түгел, тротуардан барыгыз.

  3. Йөргәндә аякларыгызны өстерәмәгез, кешедән көлеп калмагыз, берәр кешене мәсхәрәләп аың кебек йөреп күрсәтмәгез.

  4. Урамда йөргән вакытта көнбагыш орлыгы һәм башка нәрсәләр ашамагыз, бу эшләр әдәпсезлек галәмәтедер.

  5. Зәгыйфьләр, әби-бабайлар очрагандакулыгыздан килгән ярдәмне күрсәтегез. Зур, авыр нәрсәләр күтәреп килүчеләргә юл бирегез.

  • Урамда йөрергә барыбыз да ярата, ә менә урамда үз-үзеңне дөрес тоту әдәпләрен беләбезме икән? Л.Гангнусның "Гномнар урамда" дигән хикәясен тыңлап карагыз әле.

- Ә без - гномнар, - диештеләр кечкенәләр һәм ашыгып китеп тә бардылар. Урам аркылы шундый җилдерттеләр, чак кына автобус астына барып кермәделәр. Ә каршыга килә торган йөк машинасы алар гаебе белән шундый кискен тукталды, чак-чак капланмый калды.

Шулчак гномнар каршысында әдәп-тәртип сакчысы пәйдә булды.

  • Гафу итегез, - диде ул әдәпле генә, кулын чигәсенә тидереп. - Сез юлда йөрүнең мәҗбүри кагыйдәләре белән бөтенләй дә таныш түгел, ахрысы.

  • Нинди кагыйдәләр тагын ул?! - дип, барысы берьюлы кычкырдылар гномнар. - Безнең туңдырма ашыйсыбыз килә! Менә шул!

Әдәп-тәртип сакчысы җай белән генә аларны урам аша чыгарып куйды һәм болай диде:

  • Исегездә тотыгыз! Урамның икенче ягына җир асты юлларыннан яисә җәяүлеләр өчен ясалган махсус юлдан гына чыгарга ярый. Анда да иң элек светофорга күз салырга кирәк. Сары һәм кызыл ут янганда урамны аркылы чыгарга ярамый. Әгәр инде яшел ут яна икән, сулга карагыз... ул яктан машина килмәсә, урамның уртасына кадәр һич шикләнми атлагыз. Уртасына җиткәч, туктап, уңга карагыз. Машина килмәсә, урамны аркылы чыгыгыз. Зинһар хәтерегездән чыгармагыз: туктап торган трамвайның - алдыннан, ә автобус һәм троллейбусның артыннан борылып узарга кирәк. Бу кагыйдәләрне үтәвегезне сорыйм.

  • Без тырышырбыз... - дип, борын астыннан мышкылдадылар гномнар.

3 нче бирем.

  • Гномнар ни өчен юлда төрле күңелсезлекләргә очрыйлар? (Чөнки алар юлда йөрү кагыйдәләрен белми.)

  • Без һәрвакыт бер-беребезгә, бигрәк тә олы яшьтәгеләргә, тирә-ягыбыздагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә, транспортта аларга урын бирергә, һәрдаим изгелек, яхшылык, шәфкатьлелек күрсәтергә, үзебезне һәрчак әдәпле тотарга тиешбез.

Хәзер В.Казыйхановның "Вөҗдан газабы" шигырен тыңлап карыйк әле.

Боргалана-сыргалана,

Йоклап китәлми Ләлә.

Әнисе дә сизеп алды:

"Авырыйсыңмы әллә?"

"Юк", - дигән булды да кызый,

Бер мәлгә туктап калды.

Күзен яшерде юрганга,

Авыр итеп тын алды.

"Әйткәч әйтим, әни, - диде-

Бүген мин трамвайда

Урынымны бирмәдем, ди,

Басып торган бабайга.

Ышан, әни, мондый хәлләр

Башкача кабатланмас".

-Хатаңны аңлагач, кызым.

Вөҗданың газапланмас.

4 нче бирем.

  • Ләлә ни өчен борчыла? Аны нәрсә газаплый? (Бабайга трамвайда урын бирмәгән өчен аны вөҗданы газаплый.)

  • Әгәр Ләлә бабайга урын бирсә, аның бу гамәлен ничек дип атый алыр идек? (Изгелек, яхшылык, шәфкатьлелек.)

  • Укучылар, хәзер әдәплелек турында мәсьәләләр чишеп алыйк әле.

Төркемнәрдә эш.

Ничек кирәк?

Тар басмада Ирек белән Илдар очраштылар. Икесе дә велосипед җитәкләгән. Аларның берсе зур, икенчесе кечерәк. Илдарга -унике яшь, Иреккә - сигез. Берсе дә юл бирми боларның. Илдар: "Мин өлкән, ул миңа юл бирергә тиеш", -дип уйлый, ә Ирек: "Мин кечкенә, ул кечкенәләрне хөрмәт итәргә тиеш" - ди.

Мондый очракта ничек? Кем юл бирергә тиеш? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

Ашыккан чакта.

Мәхмүт мәктәпкә чапты. Урамда ул бер ападан:

  • Вакыт күпме? - дип сорады. Мәхмүт ашыгып китеп тә барды. Уйлап карагыз әле, Мәхмүт ничә хата ясады? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

Ул нәрсәне белми.

Юлда бер малай бер бабайны куып җитте. Бабай бик күп әйбер күтәргән иде.

  • Әй, бабай, - диде малай, - синең бер китабың төшеп калды!

  • Минем бар әйберем дә үземдә шикелле, ул минем китап түгелдер, - диде бабай.

  • Юк-юк, синең китап ул, - диде малай,- мин карап килдем, синең өч китабың, бер портфелең һәм бер төенчегең бар иде, барысы - биш кисәк әйбер. Ә хәзер кулыңда дүртәү генә...

  • Һи, улым, син математиканы бик яхшы беләсең икән, - дип мактады бабай малайны

  • Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең.

Малай нинди кагыйдәне начар үзләштергән? (Укучыларның җавабы тыңлана.)



  1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Ни өчен кешегә урамда йөрү әдәбен белү кирәк? Бу дәрестән үзегезгә ниди сабак алдыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Файдаланылган әдәбият.











© 2010-2022