Татар халык әкиятләрендә туганлык атамалары

"Описание материала: Татар халык әкиятләрендә туганлык атамалары Каюмова Л.Р., Казан дәүләт университеты Фәнни җитәкче: филол. фән. кандидаты, доцент Мөгътәсимова Г.Р. Әкият – халкыбызның рухи дөньясына керү өчен иң уңайлы капка, чөнки ул мифларыбызга, гореф-гадәтләребезгә, тарихыбызга барып тоташкан. Татар халык әкиятләрен күзәтеп чыкканнан соң без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: Татар халык әкиятләре туганлык атамаларына бик бай. Бу исә татар халкының бердәм, дус, туганлашып яшәвен күрсәтә. Туганлык атамаларына бигрәк тә көнкүреш һәм тылсымлы әкиятләр бай, ә хайваннар турындагы әкиятләрдә аларның шактый аз булуы ачыкланды. Әкиятләрдә гомумхалык сүзләренә караган туганлык атамалары күпчелекне тәшкил итте: әби, бабай, әти, әни, апа, абый, җизни, җиңгә, баҗа, ул кыз, кияү, килен һ.б. Мәсәлән, Әй "әбекәем, ди Унөч, ничек еламыйсың? Патша миңа дию пәриенең юрганын алып кайтырга куша бит, - ди. (Унөч); Нихәл "бабай, без кушканны эшләдеңме? – диләр. (Таңбатыр); И "агай, дигән, аларның кем икәнен беләсегез килсә, патша сараена барып карагыз. (Унике егет); Ах "ирем, үләм ахры, - ди. (Аучы белән асрау кыз); "Җизни, мине д... Диалекталь лексикага караган туганлык атамаларының күпчелеге урта диалектка каравы ачыкланды. Мәсәлән, инә, инәй, түтәй, түти, биана, биәни кебек атамаларны урта диалектның төрле сөйләшләрендә очратырга мөмкин. Бигрәк тә, Минзәлә, Пермь, Камышлы, Эчкен, Златоуст, Шарлык, Богрыслан сөйләшләрендә актив кулланыла. Мисал өчен, Кыз елый-елый эшли: “Минем дә "инәем булса, туйга барыр идем, киемем дә булыр иде”, - дип. (Әйдә, кызым безгә);" Инәмнең уң кул ягында ятканым, - диде. (Мустан башлык); Син,... Туганлык атамаларын актив һәм пассив кулланылыш сүзләренә бүлеп, әкиятләрдә очраган искергән сүзләрне билгеләдек. Мәсәлән, угыл, олан кебек атамалар. Болай булмый, игенне сакларга кирәк, "оланнар, - ди карт. (Ак байтал); Әй, "угълым, - ди – безгә бирәләрме соң алар кызларын, ди. (Өч күгәрчен). Әкиятләрдәге туганлык атамаларының күбесе хәзер дә актив кулланылуы ачыкланды. Татар халык әкиятләрендәге туганлык атамалары килеп чыгышы ягыннан өч төркемне тәшкил итә: Төрки – татар атамалары; Гарәп - фарсы теленнән кергән туганлык атамалары; Рус теленнән кергән сүзләр. Татар халык әкиятләрендә очраган туганлык атамаларының асыл нигезен төрки – татар сүзләре тәшкил итә. Рус теленнән кергән атамалар бик аз очрады. Мисал өчен, түти, түтәй, түтекәй һәм малай сүзләре. Малай – рус телендәге диалекталь малой “егет, хезмәтче малай” сүзеннән. Бабай, ди, фәлән авылда фәлән кешенең "малае туды, кемнең бәхетен языйк, - ди. (Кол-патша). Тута(й) “тетя” сүзеннән – тотай кыз “аристократ кыз”.Син, "түтәй, күз куйганда, тыпырчынма, күз кую уен эш түгел ул, - ди. (Унөч); Үләр... Шулай итеп, татар халык әкиятләре – дөньядагы барлык ишләре кебек үк, хыялны чынбарлык белән, тормышны хыял белән баета, тулыландыра торган иң матур һәм аңлаешлы рухи көч. Аларның тел үзенчәлекләрен ачыклау тел тарихы, тарихи лексикология өчен шактый кызыклы мәгълүмат бирәчәк.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар халык әкиятләрендә туганлык атамалары

Каюмова Л.Р., Казан дәүләт университеты

Фәнни җитәкче: филол. фән. кандидаты, доцент Мөгътәсимова Г.Р.

Әкият - халкыбызның рухи дөньясына керү өчен иң уңайлы капка, чөнки ул мифларыбызга, гореф-гадәтләребезгә, тарихыбызга барып тоташкан.

Татар халык әкиятләрен күзәтеп чыкканнан соң без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

Татар халык әкиятләре туганлык атамаларына бик бай. Бу исә татар халкының бердәм, дус, туганлашып яшәвен күрсәтә. Туганлык атамаларына бигрәк тә көнкүреш һәм тылсымлы әкиятләр бай, ә хайваннар турындагы әкиятләрдә аларның шактый аз булуы ачыкланды.

Әкиятләрдә гомумхалык сүзләренә караган туганлык атамалары күпчелекне тәшкил итте: әби, бабай, әти, әни, апа, абый, җизни, җиңгә, баҗа, ул кыз, кияү, килен һ.б. Мәсәлән, Әй әбекәем, ди Унөч, ничек еламыйсың? Патша миңа дию пәриенең юрганын алып кайтырга куша бит, - ди. (Унөч); Нихәл бабай, без кушканны эшләдеңме? - диләр. (Таңбатыр); И агай, дигән, аларның кем икәнен беләсегез килсә, патша сараена барып карагыз. (Унике егет); Ах ирем, үләм ахры, - ди. (Аучы белән асрау кыз); Җизни, мине дә коткарсаң яхшы булыр иде, - ди. (Патша малае, аның апасы, юлбарыс һәм башкалар);Баласының кычкырган тавышына очып төшә дә: - Җибәр баламны, егет, - ди. (Алтынбай) һ.б.

Диалекталь лексикага караган туганлык атамалары да бик матур һәм үзенчәлекле. Инәй, түтәй, түти, атай, бикәч, биана кебек диалектизмнарның татар әкиятләрендә урын алуы билгеләнде. Мәсәлән, Нишлисең, атай? (Көтүче малай); Түти шулай итеп баеган икән дип уйлый.(Үги кыз); Тутасы атаманны үзе белән алып кайткан булган икән.(Патша малае, аның апасы, юлбарыс һәм башкалар).

Диалекталь лексикага караган туганлык атамаларының күпчелеге урта диалектка каравы ачыкланды. Мәсәлән, инә, инәй, түтәй, түти, биана, биәни кебек атамаларны урта диалектның төрле сөйләшләрендә очратырга мөмкин. Бигрәк тә, Минзәлә, Пермь, Камышлы, Эчкен, Златоуст, Шарлык, Богрыслан сөйләшләрендә актив кулланыла. Мисал өчен, Кыз елый-елый эшли: "Минем дә инәем булса, туйга барыр идем, киемем дә булыр иде", - дип. (Әйдә, кызым безгә); Инәмнең уң кул ягында ятканым, - диде. (Мустан башлык); Син, түтәй, күз куйганда, тыпырчынма, күз кую уен эш түгел ул, - ди. (Унөч); Синең тугры хатының ул, безнең биәни булырга тиеш, -ди. (Ут гармунчы).

Туганлык атамаларын актив һәм пассив кулланылыш сүзләренә бүлеп, әкиятләрдә очраган искергән сүзләрне билгеләдек. Мәсәлән, угыл, олан кебек атамалар. Болай булмый, игенне сакларга кирәк, оланнар, - ди карт. (Ак байтал); Әй, угълым, - ди - безгә бирәләрме соң алар кызларын, ди. (Өч күгәрчен). Әкиятләрдәге туганлык атамаларының күбесе хәзер дә актив кулланылуы ачыкланды.

Татар халык әкиятләрендәге туганлык атамалары килеп чыгышы ягыннан өч төркемне тәшкил итә:

  1. Төрки - татар атамалары;

  2. Гарәп - фарсы теленнән кергән туганлык атамалары;

  3. Рус теленнән кергән сүзләр.

Татар халык әкиятләрендә очраган туганлык атамаларының асыл нигезен төрки - татар сүзләре тәшкил итә. Рус теленнән кергән атамалар бик аз очрады. Мисал өчен, түти, түтәй, түтекәй һәм малай сүзләре. Малай - рус телендәге диалекталь малой "егет, хезмәтче малай" сүзеннән. Бабай, ди, фәлән авылда фәлән кешенең малае туды, кемнең бәхетен языйк, - ди. (Кол-патша). Тута(й) "тетя" сүзеннән - тотай кыз "аристократ кыз".Син, түтәй, күз куйганда, тыпырчынма, күз кую уен эш түгел ул, - ди. (Унөч); Үләргә киткән түтекәй, баеп кайта, ләң-ләң! - диләр. (Үги кыз). Ә гарәп һәм фарсы телләреннән кергән бер генә атама (абзый) очрады. Абзыйлар анысы минеке, - ди. Агалары, моны шайтан дип куркып, ызбадан чыгып качтылар. (Алтын башлы, көмеш беләкле).

Шулай итеп, татар халык әкиятләре - дөньядагы барлык ишләре кебек үк, хыялны чынбарлык белән, тормышны хыял белән баета, тулыландыра торган иң матур һәм аңлаешлы рухи көч. Аларның тел үзенчәлекләрен ачыклау тел тарихы, тарихи лексикология өчен шактый кызыклы мәгълүмат бирәчәк.

Фәнни әдәбият

1. Ахунзянов Э.М Русские заимствования в татарском языке / Э.М. Ахунзянов. - Казань: КГУ, 1968. - 367 с.

2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге / Р.Г. Әхмәтьянов. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2001. 272 б.

3. Мәхмутова М.И. Гарәпчә - татарча -русча алынмалар сүзлеге. I том. / М.И. Мәхмутова, К.З Хәмзин, Г.Ш. Сәйфуллин. - Казан: Имам нәшр., 1993. - 298 б.

4. Мәхмутова М.И. Гарәпчә - татарча -русча алынмалар сүзлеге. II том. / М.И. Мәхмутова, К.З Хәмзин, Г.Ш. Сәйфуллин. - Казан: Имам нәшр., 1993. - 271 б.

5. Мөгътәсимова Г.Р. Татар халык мәкальләренең лексикасы / Г.Р. Мөгътәсимова. - Казан: В.И. Ульянов исемендәге Казан дәүләт университеты, 2005. - 192 б.

6. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке (1китап) / Д.Б. Рамазанова. - Казань: Таткнигоиздат, 1991. - 86 с.

7. Рамазанова Д.Б Термины родства и свойства в татарском языке (2китап) / Д.Б. Рамазанова. - Казань: Таткнигоиздат, 1991. - 189с.

8. Сафиуллина Ф.С Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология / Ф.С. Сафиуллина. - Казан: Хәтер, 1999. - 288 б.

9. Татар теленең зур диалекталь сүзлеге. - Казан: Тат кит. нәшр.,2009. - 839 б.

10. Федорова Э.Н. Татар халык мәкальләрендә гарәп - фарсы алынмалары / Э.Н. Федорова. Казан: В.И. Ульянов исемендәге Казан дәүләт университеты, 2004. - 249 б.

Чыганаклар

1. Алтын балык: Татар халык әкиятләре. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1999. - 272 б.

2. Татар халык әкиятләре. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2007. - 116 б.

3. Татар халык иҗаты: әкиятләр (беренче китап). - Казан: Тат.кит.нәшр., 1977. - 407 б.

4. Татар халык иҗаты: әкиятләр (икенче китап) Казан: Тат.кит.нәшр., 1978. - 447 б.

5. Татар халык иҗаты: әкиятләр (өченче китап) Казан: Тат. кит. нәшр., 1981. - 306 б.



© 2010-2022