Выступление на тему: Әхлаклылык - рухи саулык (о нравственности)

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әхлаклылык - рухи саулык

(Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әдәбиятның роле)

Чукурова Галина Ильгизовна, Питрәч районы "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека:" Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артка калган кеше,"- дигән.

Әхлак -нәрсә ул?

Әхлак-күркәм холык, үзеңне тота белү, тәрбиялелек,тотнаклылык, кешеләр белән аралаша белү, янәшәдәгеләргә хөрмәт белән карау төшенчәләрен тәшкил итә.Әхлак ул - кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган , билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.

Кешелек яратылганнан бирле тәрбия мәсьәләсе көн кадагында тора.

Борынгы грек философы һәм язучысы Плутархның бик гыйбрәтле сүзләре бар: "Үз- үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була ала". Хак сүзләр. Дәлилләп торасы юк. Шунысы да ачык: андый зур эшләрне саф күңелле, кешелекле, инсафлы, шәфкатьле, башкаларга ярдәм итәргә һәм шатлык китерергә һәрвакыт әзер торган, көр рухлы кешеләр генә булдыра ала. Без андыйларга "югары әхлак кешеләре", "әхлак тәрбиясе алган кешеләр" дибез.
"Әхлак тәрбиясе" дигәне мәңгелек төшенчә үзе. Элек-электән ата-ана, өлкәннәр, мөгаллимнәр бала-чаганың игелекле, итагатьле, тәртипле, кешелекле булып үсүенә нык игътибар иткән, гаиләдә ата-анага, әби-бабага, мәктәп-мәдрәсәсендә мөгаллимнәргә һәм аларга ярдәмгә куелган башка берәүләргә хөрмәт, олылау, тугрылык хисләре тәрбияләү үзәккә куелган. Шәхеснең формалашуында һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең роле элек -электән исбатланган, расланган.

Әйе, әхлаксыз баланың рухы да сәламәт булмый. Кешенең күңел сафлыгы, гүзәл холкы барлык байлыктан да өстенрәк, дибез.Шәхеснең тәрбиялелеген аның үз-үзен тотышына - тәртибенә карап бәялиләр.Тәртип - киң төшенчә, кеше тормышының барлык якларын үз эченә ала, шуңа күрә әхлак асылын билгеләгәндә, без шәхес тормышының кечерәк берәмлекләренә тукталабыз. Көндәлек тәҗрибә шуны раслый: үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше гомере буе шул югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлар җибәрсә, ул вөҗдан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала вакыттан ук гадәтләндерергә кирәк. Бу - ата- аналар, укытучылар, тәрбиячеләр вазифасы. Бүгенге сүзем шул турыда булыр. Димәк, безнең төп бурычыбыз - балада әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү.

Балада әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә татар әдәбияты дәресләренең дә роле зур.

Әдәбият - ул яшәеш, тормыш, гомер көзгесе. Тормыш дигән кадерле мизгелнең чагылышын әдәби әсәрләр, чынлап та, безгә тулаем ачып бирә. Әдәби әсәрнең үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, теләк-омтылышлары ята. Әнә шулар аша, матур әдәбият әсәрләре нигезендә киләчәк буыннарны тәрбияләү мәсьәләсе салына. Бу һәр чорда шулай булган. Әсәрдәге геройлар арасыннан без үзебезгә ошаганнарын сайлап алабыз, теге яки бу сыйфатын үзебездә булдырырга тырышабыз. Шулай итеп, матур әдәбият әсәрләре безнең тормыш маягына әверелә.

Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", - дип кисәтә ул. Бу хакта даһи Тукаебыз да еш искәртә. Аның "тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буынныр, эш белү уңайсыз ул!" дигән шигырь юлларын гына да искә төшерү җитә. Ни өчен иртәрәк? Чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар.

Моны табигать мизгелләре белән чагыштырырга мөмкин: билгеле бер вакытта гына кояш чыга, көн туа, яз килә һ.б. Кеше аңының, әхлагының формалашуы да эзлекле рәвештә бер вакытка туры килә. Шул моментны үткәрдекме - соңга калуыбыз да бик мөмкин.

Әдәбият - тәрбия фәне ул. Күренекле галим, педагог, олпат дин әһеле, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин бу хакта: "Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,"- дигән. Соңгы елларда җәмгыятебез танымаслык булып үзгәрде. Шуңа бәйле рәвештә әдәбиятыбызның тәрбияви характеры да яшь буын тарафыннан башкачарак кабул ителә. Ә бит әдәбият кешенең йөрәген сафландыруда, аның аңына тәэсир итүдә әйтеп бетергесез зур көч. Ул укучының рухын , фантазиясен баета, дөньяны күзаллауга ачыклык кертә, үзаңын үстерә, үзенең эстетик зәвыкларын тормыш белән бәйләргә өйрәтә.

Уку- укыту барышында балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре белән ничек, нинди алымнар кулланып таныштырырга? Яшь буында нинди юллар белән әхлаклы булу омтылышы тәрбияләргә? Шушы сорауларга җавапларны да без әдәбият дәресләре аша алабыз.

Мәсәлән, Д.Аппакованың 5 сыйныф программасына кертелгән "Йолдызкай" һәм "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәяләре - балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия әсәрләр.Әсәрләрне өйрәнү барышында дөрес уку, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, логик фикерләү сәләтен үстерү белән бергә, балаларга "намус", "вөҗдан" төшенчәләрен аңлату максаты да куела. Баланың тәртибен, үз -үзен тотышын тормышчан мисалларга нигезләнеп аңлату аеруча нәтиҗәле була.

Белгәнебезчә, тәрбия өлкәсендә халык аваз иҗаты аеруча мөһим урын тота.

Туган теленә, туган төбәгенә, үз халкына, җир-суына мәхәббәт - халыктагы әхлак сыйфатларының иң бөеге. Бу сыйфатлар, шулай ук хезмәткә мәхәббәт әкиятләр, җырлар, йолалар, уеннар аша, киләчәк буыннарның әхлак йөзе хакына, буыннан-буынга тапшырылган, мәкаль-әйтемнәрдә әхлак кануннары буларак формалашкан: "Кеше авызына карама, кеше табагын ялама", "Кеше кулындагыга ымсынган, үз кулындагысын ычкындырган", "Нәфесне ничек өйрәтсәң, шуны куар", "Авыздан чыккан салкын сүз, йөрәккә үтеп, боз сала" һ.б. Татар халык мәкальләрендә яшь буынны тәрбияләү буенча үзенчәлекле милли яклар белән бергә бөтен кешелек өчен хас булган гомуми фикерләр чагыла. Мәкальләрне өйрәтүебезнең төп максаты булып - балаларга әхлак тәрбиясе бирү тора.

Болгар чоры әдәбияты гәүһәре Кол Галинең "Кыйссаи-Йосыф" поэмасының да әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә роле зур. Әсәрдә халыкның уй-хыяллары, иҗтимагый, әхлакый идеаллары чагылыш тапкан. Анда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль. Әсәрдә кеше проблемасы кискен куела.

Ягъни кем ул кеше, аның асылы, яшәү мәгьнәсе нидән гыйбәрәт?

Йосыфның төп сыйфаты-Аллаһның барлыгына, берлегенә ышану, иманлы булу. Бу күрсәткечләр аның Аллаһка тугрылыгы аша күрсәтелә. Йосыфның бу сыйфаты шулай ук атасына, туган җиргә, туган илгә, халкына тугрылык рәвешендә күрсәтелгән. Йосыфта булган кешелек кыйммәтләренең тагы берсе-ул сабырлык.

17 йөзнең күренекле шагыйре Мәүлә Колыйның хикмәтләре кешеләргә хөрмәт-ихтирам, шәфкать-ярдәмчелек рухы белән сугарылган. Ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрнең ничек булырга тиешлеген матур итеп тасвирлый. Мәүлә-Колый әсәрләрендә әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр , кеше турындагы фикерләр үзәккә куела .

Г.Тукайгача чор сүз сәнгатен тулысы белән әхлакый әдәбият дип атарга мөмкин. Чөнки ул дәвернең барлык әдипләре диярлек шәхесне кимсетүгә, рәнҗетүгә каршы чыгалар, кешене тәрбияле, ярдәмчел, итагатьле итеп күрергә телиләр. Ул гына да түгел, әхлак-әдәп төшенчәсен белем-мәгьрифәт белән тыгыз бәйләнештә карыйлар.

Белем бирү, кеше кыйммәтләре тәрбияләүдә без, укытучылар, күп очракта әдәби әсәрләргә мөрәҗәгать итәбез. Бу максатта Габдулла Тукай әсәрләре бик әһәмиятле. Балаларга аңлашылырлык җиңел һәм матур телдә югары художестволы шигырьләре, әкиятләре һәм мәсьәлләре балаларда иң матур сыйфатлар тәрбияли алырлык көч һәм куәт белән сугарылган.

Балалар өчен язган әсәрләрендә Тукай аларда хезмәтне сөю, эшчәнлеккә өндәү белән бергә онытылмаслык изге һәм данлыклы исем бары тик тырышып, намуслы эшләү аркылы гына була ала,дигән фикерне ныгыта. Габдулла Тукай иҗатында яшь буынның укып, аңлы булып үсүенә зур игътибар бирелә. Мисал итеп, "Кышкы кич", "Китап" "Бәхетле бала" кебек шигырьләрен карарга була. Мөгалим-мөгалимәләргә карата ихтирамлы, аларны "олугъ" күрү дә үзәк урында тора. Балалар белән ата-аналар арасында тирән мәхәббәт булырга тиешлеген, балаларның ата-аналарга хөрмәт белән карауларын бик күп әсәрләрендә кабатлый.

Шушы чорда иҗат иткән Гаяз Исхакый иҗатына тукталыйк. Аның беренче әсәрләрендә үк әдәбиятны әдәп-әхлак төзәтү чарасы итеп караудан килә торган дидактизм да, кешене тәрбия җимеше итеп санауга бәйле реализм да бар. «Кәләпүшче кыз» повестена язган кереш сүзендә автор үзе үк болай дип белдерә: «Минем бу хикәямне язудан максадым Камәр кеби булуның ахыры ни булачагын күрсәтү, милләтебез туташларын шул кара бәхетләрдән коткарыр өчен, аларга Камәр булуда нинди авырлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклау өчен бер тәнбиһтер (кисәтүдер)»

Г.Исхакый гомерен һәм иҗатын татар милләтен саклап калуга, аны яклауга багышлый. Нәсел саклау, тамырларын югалтмау, әхлаклылык мәсьәләсен күтәрә.

Күренекле галимебез, Ризаэддин Фәхреддин, гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирә: "Тәрбия-акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр, ди ул.
Әйе, галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Теләсә нинди тәрбия түгел, ә тиешле, дөрес тәрбия юлын кайгырткан. Моның өчен ул бик күп эзләнгән китаплар укыган шәригать кануннарына да нигезләнеп, тәрбиягә, белем алуга, әдәп-әхлакка караган 80 гә якын хезмәтен язган..

Геройларның эш -гамәлләренә бәя биргәндә, бала аның урынына үзен куеп карый ала. Укучылар бу әсәрләрне чын күңелдән, үз кичерешләрен дә өстәп анализлыйлар. Димәк, тормышта үзләре белән шуңа охшаш хәл була калса, әлеге геройларның ялгышын кабатламаслар, дип ышанасы килә...

Хәзер җәмгыятьтә әхлак мәсьәләсе җитди тора. Моңа кадәр безнең җәмгыятьтә тәрбия өлкәсендә баланы тыю, кисәтү, гаебен күрсәтү алымнары өстенлек алды. "Алай эшләмә", "тегеләй итмә" кебек кисәтүләр бала колагында даими яңгырап торды. Ә ни өчен алай ярамаганны аңлата алдыкмы икән? Әхлаклылык күрсәткече булган гомумкешелек сыйфатларының (тугрылык, намус, шәфкатьлелек, өмет, ышаныч, сүздә тору, җаваплылык һ.б.) асылын-мәгънәсен ачуга бирә алмадык.

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре - намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Бүген, бөтен кешелек дөньясы күләмендә глобальләшү хәрәкәте киң колач алган чорда, киләчәкне үз кулларында тотачак буыннарны рухи-әхлакый тәрбияләүгә игътибарны арттыру турында һәркем уйланырга тиеш. Менә шушы юнәлештә эш алып баруда әдәбият дәресләренең роле искиткеч зур.

Безнең максатыбыз - һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү. Тарихи үсеш дәвамында халыкның хәтер сандыгында шәхес тәрбияләү белән бәйле карашлары, фикерләре, ысуллары тупланып килгән, һәм ул рухи хәзинә өзлексез камилләшә барып, буыннан- буынга тапшырылган. Яңа буын, үз чиратында, халык меңәр ел туплаган гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, телен-динен хөрмәтләп яшәгән. Олыга-олы дип, кечегә-кече дип караган. Картайган ата-анасын тәрбия кылуны, тудырган баласын багып үстерүне изге бурыч итеп санаган, бәндәнең рәнҗеш - каргышыннан, ананың бәддогасыннан уттан курыккандай курыккан. Хак хаклый белгән безнең халык: Аллаһ хакын, күрше хакын, тол-ятимнәр, ярлы- ябагайлар, милләт хакын.

Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк үз кагыйдәләре белән яшәгән татар авылына да чор үзенең әхлаксызлыгы чирен йоктырды. Шуңа күрә дә табигать кануннарына буйсынып яшәргә , шушы фаҗигаләрдән котылу өчен, авылдагы әби- бабаларыбызның гореф-гадәтләрен кире кайтарырга кирәк. Моның өчен саф күңелле, тормышны яратучы, иманлы, әхлаклы булу кирәк. Димәк, яшәү нигезе- әхлаклылык. Әхлак тәрбиясе бирү - дәвамлы, эзлекле, күп вакыт таләп итә торган эш. Менә шулай бер- беребез алдында хисап тоту безгә әхлак тәрбисе бирү юнәлешендәге эшне өзлексез алып барырга ярдәм итәр.



© 2010-2022