Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан

                 Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Кешелек дөньясына кайгы — хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбаш...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан.

Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан.

Гыйззәтуллин Гайфулла Гыйззәтулла улы

1906- 1942

Мәскәү өчен барган сугышларда һәлак булган

Норма авылы

Эшне Татарстан Республикасы Мамадыш районы Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйздәтуллин Илфир Рәхимша улы башкарды.

Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан.

Гыйззәтуллин Гайфулла Гыйззәтулла улы белән Гыйззәтуллина Шәрифә Сөләйман кызы 1941нче ел июль

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме ватандашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып «әти" дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

Рәхимсез сугыш беркемне дә урап узмый. Сугышның беренче көннәреннән үк туган авылым Норманың да типсә тимер өзәрдәй ир-егетләре Ватанны саклау өчен яу кырына китәләр. Алар арасында минем бабам- Гыйззәтуллин Гайфулла Гыйззәтулла улы да була.

Бабам 1906нчы елда Норма авылының таза хәлле крестьяны Гыйззәтулла һәм Шәмсеҗиһанның сигез балалы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Гыйззәтулла һәм Шәмсеҗиһан тырыш кешеләр була . Ике ат, башка маллар өстенә, 30 баш умартасы да була аларның. Революция булып, колхозлар төзелә башлагач, бөтен мал- туарын биреп ,колхозга керә Гыйззәтулла.

1931нче елда бабам Гайфулла гаилә корып җибәрә. Башта әбием белән бергә колхозда эшлиләр,аннан соң,йорт салып , башка чыгарлык акча эшләү максаты белән,үзе кебек яңа гаилә корган берничә гаилә бергәләп, Козьмодемьяновск якларына урман кисәргә китеп баралар. Шунда беренче балалары Мөршидә туа.Бер ел эшләгәч ,барысы да туган якларына кире әйләнеп кайталар. Иске генә йорт сатып ала бабам, аның урынына яңасын салу мәшәкате артыннан йөри башлый. Ат белән урманнан агач ташый, капка баганалыклары, ишек- тәрәзә борыслары әзерли. Бер- бер артлы яңадан өч кыз-Сәвия, Нурфидә, Фирдәүсия туалар. Шулай матур гына тормыш көткән вакытта , сугыш башланып китә. Июль башында ук бабайны сугышка алалар. Аны озатырга әбием Мамадышка ук бара. Бер истәлек булсын дип, военкоматта фотога төшәләр алар. Бу вакытта әле әбием дә, бабай да бу рәсемнең соңгы, бу аерылышуның гомерлеккә буласын күз алдына да китермиләр. Бабай китә, әби дүрт бала белән 32 яшендә ялгыз тормыш итә башлый. Сәвия исемле кызлары сугыш вакытында үлеп китә.

Өч ай буе Суслонгерда хәрби өйрәнүләр үткәннән соң, бабайларны, поездга төяп, Мәскәү якларына озаталар.Сугыштан аның берничә генә хаты килә, фоторәсеме дә булган. Тик яши торган иске йортларының матчасы сынып төшеп, икенче йортка күчкән чакта, әбиемнәрнең бөтен кәгазьләре югалып бетә. Могҗиза белән генә Коръән китабы эчендәге фоторәсем (беренче биттә) исән калган.

Бабамның тиздән сугышка керәбез дигән соңгы хаты Мәскәү яныннан килгән. Шуннан соң хатлар килүдән туктый. 1942нче елның кышында хәбәрсез югалды дигән кара кәгазе килә. Бабайның Гарифулла исемле энесе дә сугышка алына. Бәхеткә каршы, ул исән кала. 1946 нчы елда сугыштан кайта. Әбиемнәргә гомере буе булышып яши. Гаилә корып , Пермь шәһәрендә гомер итә ул. Инде вафат, бүгенге көндә балалары белән аралашып яшибез.

Сугыш бетә,илгә бәйрәм килә. Тик безнекеләр өчен күз яшьле бәйрәм була ул. Сугышта һәлак булганда бабама 35 яшь булган. Бүген мин аңардан нәкъ унбиш яшькә өлкәнрәк. Илебез азатлыгы, безнең якты киләчәгебез өчен яу кырында башын салган бабам белән горурланам мин,үземнең балаларыма да аның турында белгәннәремне сөйлим. Аның турындагы хатирәләрнең киләчәккә дә баруын телим.

Җиңү көнен ел саен дулкынланып көтәм мин. Күп еллар элек бөтен дөньяны ярып мина тавышлары яңгыраган булса, бүген, шөкер, илебезнең һәр почмагында бәйрәм котлаулары яңгырый, хөрмәтле ветераннарыбыз адресына рәхмәт сүзләре әйтелә, якты кояш җылы нурларын коя. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?

Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм тантанасына барабыз. Мәйдандагы билгесез солдат һәйкәле бабам булып тоела миңа. " Безне онытырга хакыгыз юк"!- дия кебек ул. Анда чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар - туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын, үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.



© 2010-2022