Сугыш хатирәләре

Халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен   бәйрәм итәргә әзерләнә. Бу көннәрдә һәрберебез Ватаныбыз азатлыгын, бәйсезлеген саклап, сугыш кырларында ятып калган, туган илгә әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны олы ихтирам белән искә төшерә, аларның батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш ия. Шул уңайдан мәктәпләрдә, хәрби-патриотик тәрбия бирү максатында төрле чаралар үтә. Түбәндә шундый кичәләрнең берсен тәкъдим итәм.                  Кичәгә сугыш чоры балалары, Әфган һәм Чечня сугышында катнашучылар     кунак итеп чакырыла. Зал түрендә кызыл япма ябылган, өстәл өстенә “Хәтер китабы”ның зурайтылган тышлыгы, солдат каскасы һәм чәчәкләр урнаштырыла.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сугыш хатирәләре

(Әдәби-музыкаль кичә)

Халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен бәйрәм итәргә әзерләнә. Бу көннәрдә һәрберебез Ватаныбыз азатлыгын, бәйсезлеген саклап, сугыш кырларында ятып калган, туган илгә әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны олы ихтирам белән искә төшерә, аларның батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш ия. Шул уңайдан мәктәпләрдә, хәрби-патриотик тәрбия бирү максатында төрле чаралар үтә. Түбәндә шундый кичәләрнең берсен тәкъдим итәм.

Кичәгә сугыш чоры балалары, Әфган һәм Чечня сугышында катнашучылар кунак итеп чакырыла. Зал түрендә кызыл япма ябылган, өстәл өстенә "Хәтер китабы"ның зурайтылган тышлыгы, солдат каскасы һәм чәчәкләр урнаштырыла.

Максат. 1.Укучыларны Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, туган төбәгебезнең сугыш һәм хезмәт батырлары, аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирү; укучыларга Әфганстан һәм Чечня сугышлары, аларның илебез халкына алып килгән югалтулары турында төшендерү;

2. Яшь буында ватанпарвәрлек хисләре, Бөек Ватан сугышы геройларына, ветераннарга, тыл батырларына хөрмәт һәм ихтирам тәрбия¬ләү;

Материал һәм җиһазлау

1. Левитан тавышы язылган диск

2. Экран

3."Сугышның беренче көннәре" дигән кинофильмнан фрагмент

4."Хәтер китабы"

5.Фотоальбомнар

6.Плакатлар

7.Сугыш чоры җырлары тупланган диск

8.Сугыш турындагы әдәби китаплар күргәзмәсе

9.Фотоальбомнар һәм стенагазеталар

10. Компакт-диск"Великая Отечественная война"

Укытучы. ...Таң атып килә. Илебез халкы тыныч йокыда. Сабыйлар әниләренә сыенып, тәмле төшләр күреп, изрәп йоклый. Кояш, бар җиһанда яңа көн тууын белдереп, алтын нурларын сибәргә җыена...

Кинәт ямьсез үкергән фашист самолетлары, үлем уты чәчеп торган танклар пәйда була. Алар авыл-шәһәрләрне утка тота башлый.

Бу-1941 елның 22 июнь таңы иде.

Бу -моңарчы тарихта күрелмәгән, коточкыч мәшһәр-1418 көнгә сузылачак Бөек Ватан сугышының башлануы иде.(Зал караңгылана)

Фонограммада сугыш башлануын хәбәр иткән Левитан тавышы. Диктор сөйләве бетүгә "Сугышның беренче көннәре" дигән кинофильмнан өзек күрсәтелә.(Зал яктыра)

Укытучы. Миллионланган халык белән бергә, Татарстан хезмәт ияләре дә Ватан сагына басалар. Сугышның беренче көннәреннән үк, үзләрен фронтка җибәрүне сорап, Хәрби коммиссариатка ун меңнәрчә гариза килә. Бөек Ватан сугышы елларында 174 мең якташыбыз орден һәм медальлләр белән бүләкләнә. Батырларның батырларына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Республикабызда туып-үскән 170 тән артык кеше шушы зур исемгә лаек була, 50 кеше өч мәртәбә Дан ордены белән бүләкләнә. Безнең Кукмара төбәгеннән 5 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була: Сабир Әхтәмов, Петр Воробьев, Фәхретдин Заһидуллин, Ибраһим Газизуллин, Николай Савиннар.

1 нче укучы. Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Бөек Ватан сугышына безнең авылдан да 400 кеше киткән. "Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, онытмагыз!"-газиз аналар-улларын, сөйгән ярлар-парларын, балалар-әтиләрен әнә шулай дип озатып калган. Яулыклары белән авыз читләрен каплап, тавышсыз гына елап, хәсрәтен бушатучы аналар һәм апалар газиз ирләрен, сөйгәннәрен соңгы тапкыр күрүен аңламаган әле ул чакта. Сугышка киткән авылдашларыбызның бары 114е генә авылыбызга кире әйләнеп кайтты, 286 ы туган җиргә, гаиләләргә җыр һәм һәйкәл булып кына кайта алды. Әйдәгез, без дә сугыштан әйләнеп кайтмаган 286 солдатыбызны, сугыштан кайтып та, сугыш җәрәхәтләреннән айный алмыйча вафат булган каһарманнарыбызны бер минут тынлык белән искә алыйк.(Бер минут тынлык)

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә,

Ачып-ябып йөрде капканы.

Алар өчен янды ялгыз ана,

Күз нурларын сибеп еракка.

Тик, "ил өчен геройларча" дигән

Хәбәр генә кайтты бу якка.

Хәбәр генә кайтты бу якларга,

Ядькар булып газиз анага.

Һәм ир даны кайтты югалмыйча

"Мәңгелек ут"булып янарга.

("Мәңгелек ут" дигән җыр башкарыла. Мансур Шиһапов шигыре, Рәшит Гобәйдуллин көе.)

2 нче укучы. Күпме авылдашыбыз еракта-яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Ни кызганыч, күпләренең каберләре кайда икәне дә билгеле түгел: алар хәбәрсез югалган.

Яу кырында каберләр бар,

Гөлләргә уралганнар.

Кайда соң сезнең кабер,

Хәбәрсез югалганнар?

Сугыш киткән, төтен беткән,

Яралар төзәлгәннәр.

Батырларның һәйкәлләре

Гөлләргә бизәлгәннәр.

Укытучы.("Һәйкәл җыры"көе уйнап тора) Туган җиребез өчен газиз башларын салган каһарман авылдашларыбызны онытырга хакыбыз юк.

Авылыбызның урта бер җирендә,

Иң матур һәм калку урында

Һәйкәл булып солдат басып тора

Винтовкасын тотып кулына.

Җиңүчеләр кайта һәйкәл булып,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар үлми, ә батырлар үлми,

Алар хәзер мәңге балкырлар

Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә,

Җырлый алар акыртын гына.

Һәйкәлләргә килик, Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

Күпме сагышлы карашны, күз яшьләрен күрде бу һәйкәл! Күпме ялгыз аналар, тол хатыннар бирегә килеп, инде ничәнче мәртәбә үзләренең газиз кешеләре белән эч серләрен уртаклаша. Һәркайсының күңелендә бер уй: һәйкәл булып, аның улы, ире кайткан! Тормышның нинди авыр сынаулары алдында да тез чүкмәгән әби-апаларыбызның, әлеге һәйкәл янына җиткәч, башлары иелә, тез буыннары калтырый. Алар үзләренә бетмәс - төкәнмәс хәсрәт китергән, туганнарыннан, газизләреннән аерган, сабыйларны ятим иткән сугышка ләгънәт укый, Ходайдан илгә-көнгә тынычлык, иминлек, муллык сорый.

(Ут сүнә. Ут янганда, сәхнә түрендә һәйкәл булып киенеп баскан укучы һәм ап-ак киемле Ана пәйдә була)

Логик чигенеш.

Ана. Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме,балакаем?

Улы.(һәйкәл) Юк, әнием, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана. Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: "Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, - дигән идең.- Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез",- дип язган идең?

Улы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады... Дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Меңнәр, миллионнар илебез өчен үз-үзләрен аямыйча көрәштә башларын салды. Кайберәүләрнең сугышка киткән балаларының берсе дә кайтмады.

Ана. Калганнарыгыз да янымда булса, куанычымның чиге булмас иде. Сугышка киткәндәге сыман бер-бер артлы кайтып керерсез дә, уен-көлке белән өемне ямьләрсез кебек.

Улы. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?

Ана. Барысы да җитеш, улым. Шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга кунакка гына йөрим. Оныкларым санап бетерерлек түгел.

Улы. Сине яраталармы соң алар, әнкәй?

Ана. Яраталар, бик тә яраталар. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк, "әби" дип үлеп торалар. Бәлки, мине тиз генә танымагансыңдыр да, улым?

Улы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә -кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнием.

Ана. Йөрәк түремдә 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде.

Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең.(Ананың улы әкрен генә югала)…Улларымны күрермен, дип өметләнгән идем… Кайтмадылар шул… Ләгънәт төшсен бу сугыш башлаучыларга. Аналарның, чәчәктәй гомерләре иртә өзелгән балаларның чиксез нәфрәте төшсен аларга! Ә сез, гөлкәйләрем, сау-сәламәт булып имин тормышта яшәгез!(Ана чәчәкләрне һәйкәлгә салып чыгып китә)

Укытучы.Узган авыр юлларыңны

Онытырга тырыш, ана.

Яраларың да төзәлсен,

Инде тынычлансана.

Әнә шулай, үзләре белән үзләре сөйләнә-сөйләнә, газиз улларын, ирләрен көтә-көтә, алар инде картайды, күбесе бу фани дөньядан мәңгелеккә күчте.

Безнең Ядегәр авылы үзәгендә һәйкәл тора, ул үзе саклап калган киләчәк буын кешеләренә карый. Һәйкәл - кайтмый калганнарның күз карашы, ул безнең эшебезгә бәя бирә, яуда калганнарның тавышы булып безгә дәшә:

- Безне хәтерлисезме? |

- Без эшләргә теләп тә эшли алмый калган эшләргә сез әзерме?

- Бездән калган авыр йөкне нәфис иңнәренә салып, безнең өчен дә көн-төн эшләп, сугышчыларны һәм балаларыбызны туендырган, киендергән, җиңү коралы койган түзә алмаслык авырлыкка түзеп, балаларыбызны аякка бастырган, гомер буе назлы сүз ишетә алмый ялгыз яшәгән хатын-кызларыбызны онытмадыгызмы? Без кайтмадык, сез - исәннәр безнең өчен хөрмәтлисезме аларны?

(Җыр."Картаймагыз әле, ветераннар")

Укытучы. Бүген безнең залда исән калган солдатлар утыра. Без аларның тормыш юлларын, үткән көрәш елларын альбомнарга язабыз, исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән, музейларга материаллар туплыйбыз. Бөек Җиңүнең 50 еллыгын каршыларганда сугыш ветераннары 19 иде, 60 еллыгын бәйрәм иткәндә ветераннарыбыз 7 гә калды, 65 еллык Җиңү көнен билгеләп үткәндә аларның саны 3 әү иде, инде быел фашист илбасарлыран җиңүгә 68 ел булганда арабызда бер генә ветеран да юк... Уйлан, иптәш, Без аларны тиешенчә кадерләдекме, хәрмәтләдекме, аларга булган игътибарсызлык, соңлаган үкенеч булып җанны көйдермиме бүген?

Әле күптән түгел генә без, пенсиягә чыкканчы тракторчы булып эшләгән Галимуллин Гыйлмулла, колхозның иң җаваплы эшләрендә эшләгән Гильманов Әһлиулла, Биккинин Исмәгыйль, сугыштан беренче группа инвалид булып кайткан Хасанов Хәким, ветераннарыбыз Галимзянов Кәрим, Миннеханов Габделхак, Файзрахманов Сабир, укытучы пенсионер Никитин Тимофей Ивановичларны югалттык. Ә бүген безнең арабызда сугышка үзләреннән зур өлеш керткән тыл ветераннары. Аларны бәйрәм белән котлыйбыз.

Җыр яңгырый. Тыл ветераннарының берсенә сүз бирелә. Сугыш турындагы чыгышын тыңлаганнан соң, түбәндәге сорау бирелә.

-Сез сугыш башлану, бетү хәбәрен кайда һәм ничек ишеттегез?

Укытучы. Әйе, сугыш еллары бик авыр булды. Кешеләр фронтта гына түгел, тылда да кырылды. Алар ачлыктан, суыктан интектеләр. Солдат хатыннары, басудагы авыр хезмәттән соң, кич утырып, сугышчылар өчен җылы оекбаш һәм бияләйләр бәйлиләр, бераз гына булса да сугышчыларның хәлен җиңеләйтергә, фронтка җибәргән гади генә бүләкләре белән Җиңү көнен якынайтырга телиләр, бетмәс-төкәнмәс салымнарны да түләп баралар. Тылдагыларның иң авыр шартларда җитештергән ашлыклары фронт өчен бүләкнең иң олысы исәпләнә.

Чабатадан, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда бүген сөйләгәндә

Әнкәй һаман елап җибәрә.

Кырык, илле чакрым язгы суда-

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт-

Һәр йорт саен көтә ач бала.

Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,

Безнең яңа туган ел булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Орлык кайткан безгә гомер булып,

Без ни бирдек икән кайгырып?

...Әниләрнең әле яшәр чагы,

Китәләр шул иртә картаеп.

Укытучы. Бик зарыктырып, көттереп 1945 елның язында бөек Җиңү килә. Ләкин сугыштан бар да кайтмый. Тол хатыннар яуда калган ирләре хакына эшләүләрен дәвам итәләр, сынмыйлар, сыгылмыйлар. Андый аналарны бүген онытырга мөмкин түгел, хәлләренә керми булдыра алмыйсын, хакың юк! Алар безнең кечкенә генә ихтирамга да риза. Хәзерге көндә бездә 2 солдат хатыны бар. Алар икесе дә Ядегәрдән: Ахметшина Газизә апа (аңа хәзер 104 яшь), Самигуллина Фәхерниса апа. Ә аның сеңлесе Шакирзянова Минниса апа күптән түгел генә вафат булды.

Солдаткалар. (Р.Миңнуллин шигыре.)

Әй күп иде алар солдаткалар

Безнең авылда да

Үскәндә

Ә үзләре шундый чибәр иде...

Сагындыра искә төшкәндә.

Картаймаслар кебек иде,

Еллар

Аларга да узды кагылып.

Картайганнар алар яшәгәнгә

Гел ирләрен көтеп, сагынып.

Солдаткаларның мин елаганын

Күргәнем бар. Алай еларга

Күпме сөю, нәфрәт кирәк булган

Ул елаулар сыймый җырларга.

Ул елаулар! Бәхет өчен юкка

Кирәк түгел әллә ниләр дә.

Тузды инде, нәкъ үзләре төсле

Ирләр салып биргән өйләр дә.

Ирләренең сурәтләре белән

Сөйләштеләр чара калмагач,

Исәр төсле сөйләштеләр алар

Кайтмасларын инде аңлагач.

"Шинель сиңа бигрәк килешә шул,

Синдә генә мондый буй-сындыр.

Мин картайдым инде

Ә син япь-яшь

Хәзер мине яратмыйсыңдыр."

Шулай күңел юаттылар алар

Күз яшьләре күптән киптеләр.

Соңгы фотосын да пионерлар

Музейга дип алып киттеләр.

Солдаткалар...Солдат хатыннары

Җиңү көне ничек түзәдер?!

Кайтмый калган ирләр хатирәсе

Үзәкләрне 100 кат өзәдер.

Күңелләре була юктан гына

Күңелләре була тиктән дә.

Үкси-үкси елый солдаткалар

Күз яшьләрсез генә елый алар

Бөтен халык бәйрәм иткәндә.

Бу солдаткаларның барысын да язмышыннан зарлана белмәгән, мактаулардан тыйнаклыгын җуймаган татар хатыннары дип әйтәсе генә кала.

3 нче укучы. Аналар, сугыш кырында ирләрен югалткан тол хатыннар, сагышлы минутларны, елларны кичерә-кичерә, үзләре дә сизмәстән олыгаялар, җыерчыклар һаман саен тирәнрәк уела, күзләре эчкәрәк бата, әмма алар элеккечә дәрт-дәрман белән кешеләрнең ихтирамын тоеп яшиләр.

Бу урында якташ шагыйребез - Пчеловод авылыннан А.Герасимов шигыре бик урынлы булыр дип саныйм.

Армиягә солдат озата авыл

Олы юлга чыгып басканнар.

Егетләрнең нык, киң иңнәренә

Кулъяулыклар чигеп асканнар.

Олысы да, кечесе дә бүген

Егетләргә саулык телиләр.

Барысы да кайнашалар шунда

Апа, җиңгәй, бабай, әбиләр...

Берәү калган икән, берәү калган,

Ашыгып атлый әнә урамнан.

Алтмыш өченче яз инде, шулай озата,

Каршы ала солдат улларын.

Алтмыш өченче яз инде, беркайчан

Килми калган чагы юк аның.

Килеп җитте әнә, ух-ах килеп.

Һәм тотмады хәлсез аягы:

Җиргә чүкте әби.

Авып китте

Озата килгән артыш таягы.

Торгыздылар

Барысын күзәтеп чыкты

Карт ананың моңсу карашы,

Алтмыш өченче ел шулай,

Алтмыш өченче ел,

Сызлый аның йөрәк ярасы.

Кайтмый калган улын сагына ул

Кайтыр төсле аңа бүген дә.

Алтмыш өченче яз инде

Алтмыш өченче яз,

Кояш балкый илнең күгендә.

Армиягә китәр егетләргә

Наказ итеп әйтә карт ана:

- Ерак җирдә очратырсың әле

Газиземне алып кайтсана...

Егетләрне кысып кочаклый да

Әкрен генә кире кузгала.

Һәм сөйләнә үзе: "Шушы гомер

Кайтмый торалармы, и бала?!'

Армиягә солдат озата авыл -

Олы юлга чыгып басканнар

Ил анасын кочып үбә бүген

Аркасына биштәр асканнар.

Укытучы. Ә сүзне хәзер сезнең үзегезгә бирәм. Сез әлеге кичәгә алдан ук хәзерлек эше алып бардыгыз. Һәр төркем бирелгән тема буенча, мәктәп музее материалларына нигезләнеп, эзләнү эше алып барырга тиеш иде. Сүзне төркемнәрдәге чыгыш ясаучыларга бирәбез.

Эзләнү эшчәнлеге нәтиҗәләре

1 төркем чыгышы. Бөек Ватан сугышы геройлары.

1. Без үзебезнең авыл җирлеге буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызны барлап, "Хәтер китабы" төзедек. Эзләнү нәтиҗәсендә безнең җирлектән сугышка 505 кеше киткәнен ачыкладык. "Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, онытмагыз!"-газиз аналар-улларын, сөйгән ярлар-парларын, балалар-әтиләрен әнә шулай дип озатып калган. Яулыклары белән авыз читләрен каплап, тавышсыз гына елап, хәсрәтен бушатучы аналар һәм апалар газиз ирләрен, сөйгәннәрен соңгы тапкыр күрүен аңламаган әле ул чакта. Сугышка киткән авылдашларыбызның бары 83е генә авылыбызга кире әйләнеп кайткан, 422 се туган җиргә, гаиләләргә җыр һәм һәйкәл булып кына кайта алган. Әлеге мәгълуматларны без авыл советыннан, Кукмара хәрби коимиссариатыннан тупладык, сугышта катнашкан сугышчыларның гаиләләрендә булдык, аларның фотографияләренең , хатларының күчермәләрен алдык.

2. Кызыл Йолдыз ордены белән 2 кеше, Сугышчан батырлыклар өчен ордены белән 2 кеше бүләкләнгән.

2 төркем чыгышы. Хезмәт батырлары.

- Тырыш хезмәтләре өчен медале белән терлекчеләр Мубаракшина Нәкыя, Бикбаева Мәгъмурә, Рәхматуллина Хәят, Бикбаев Габделхайлар бүләкләнә.

- Ленин ордены белән Вафина Фатима Вафа кызы бүләкләнә.

- Хезмәт Даны ордены белән авылыбызның 5 кешесе бүләкләнә.

Укытучы сүзе.Укучылар, хәзер тормышыбыз тынычмы? Бүгенге тормышта сез батырларны очрата аласызмы?

3 төркем чыгышы. «Әфган кызалаклары»

- Бөек Ватан сугышыннан соң да дөньялар гел тыныч булмый. Әфган сугышында Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 257 сугышчы һәлак була, 233е инвалид, 546сы яралана, контузия ала. Кукмара районынан әлеге сугышта 160 кеше катнашкан, асыл егетләрнең дүртесенә - Чишмәбаш авылыннан Тәлгать Әхмәтшинга, Чуллыдан Рәис Ваккасовка, Камышлыдан Шамил Касыймовка һәм Купкадан Наил Латыйповка туган нигезләренә әйләнеп кайту насыйп булмый. Безнең Ядегәр җирлегеннән әлеге сугышта 3 кеше интернациональ бурычларын үтәделәр - Вафин Миннехан, Ибрагимов Камил, Бикбаев Камилләр. Бүген алар төрле җитештерү тармакларында эшлиләр. Без бу сугышчы-интерна ционалистлар турында альбом төзедек.

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде -

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

«Интернациональ бурыч», дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы... -

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип -

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?!

Тагын кемгә күпме «бурычлы» без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

Яңа буын егетләре үсә -

«Бурыч» түләр өчен түгелме?!

Укытучы. Кадерле укучылар, батырлар безнең янәшәдә генә йөри. Бүген бездә кунакта Әфган сугышында катнашкан, сугышчан батырлыклары өчен хөкүмәт бүләкләренә ия булган авылдашыбыз, тарих укытучысы Вафин Миннехан абый кунакта. Сүзне хөрмәтле кунагыбызга бирәбез.

Укытучы. Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егет Чечня җирендә ятып калды. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте...

Мин зиратка керәм,

Алда - каберлекләр...

Берәү, икәү, өчәү... егерме...

Тукта, Кызыл йолдыз куелганы

Солдат каберлеге түгелме?

Яшь агачлар үсә өстендә,

Ак чәчәкле венок куелган.

Ә исеме җуелмаслык итеп

Мәрмәр ташка тирән уелган.

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч көндә ник үлде икән? -

Мин ни уйларга да белмәдем.

4 төркем чыгышы. Чечня сугышында катнашучылар

- Чечня сугышында безнең мәктәбебездә белем алган игезәкләр - Галимуллин Әмир һәм Дамирлар, Ахмадуллин Илфат, Рахимов Рафил, Минемуллин Рафилләр катнашты. Без әлеге солдатлар турында альбом төзедек һәм презентация ясадык. (Презентация күрсәтелә)

Әле бик күп еллар янып күмерләнгән чит җирләр, дөрләп янучы танклар, "дошманнар" вәхшилеге егетләрне сискәндереп уятыр. Үлгән, хәбәрсез югалган дусларының тормышка ашыра алмый калган өметләре, эшлисе эшләре, төзеләсе йортлары, туасы балалары хакында уй-хисләре җаннарын кимерер. Әле бик күп еллар мәгънәсез сугыш сәбәпләрен, нәтиҗәләрен аңларга тырышып бәргәләнер алар...

Укытучы. Эзләнүләрегез өчен рәхмәт, укучылар. Без бүгенге тыныч, аяз көннәрнең кадерен белергә, безгә имин тормыш бүләк иткән әби-бабаларыбызга рәхмәтле булырга тиеш. Сугыш вакытында бигрәк тә балалар ачлыктан интекте. 900 көнгә сузылган Ленинград блокадасы шуның ачык мисалы. Ленинградны зур җирдән аералар. Беркайдан да ярдәм килми. Шәһәрдә электр юк, квартиралар җылытылмый, халык ачлыктан интегә. Ул елларда Ленинград мәктәбе укучысы Таня Савичева көндәлек алып бара. Менә шул көндәлектән юллар:

"- 1941 елның 28 декабрендә 12. 30 минутта Женя үлде. (Женя - Таняның апасы.)

- 1942 елның 25 гыйнварында әби үлде.

- 1942 елның 15 мартында иртән сәгать 5 тә Лека үлде. (Лека - Таняның абыйсы.)

- Вася абый 1942 елның 13 апрелендә төнге сәгать 2 дә үлде.

- Леша абый 1942 елның 10 маенда көндезге сәгатъ 4 тә үлде. Барысы да үлделәр."

Бер Таня гына кала. Туганнары үлгәннән соң Таня балалар бакчасына эләгә, аны "Зур җир"гә алып китәләр. Таняның гомере өчен 2 ел көрәшәләр, ләкин аны коткарып кала алмыйлар.

Шунысы кызганыч, сугышның дәһшәтлелеген, ачлык- ялангачлык, ятмилек турында хәзер күп яшьләр белмиләр. Украинада мәктәп укучылары арасында сугышның кайчан башлануы, ул сугышның нинди сугыш булуы турында сорау (опрос) үткәрәләр. Нибары 20 процент укучы гына дөрес җавап биргән. Сугыш җәберләрен үз җилкәсендә иң күп татыган Украинада бит ул!

Икенче мисал. Бер балага әнисе сугыш вакытындагы авырлыклар, ачлык, ашарга бер телем икмәк булмавы, алабута ипие ашаулары турында сөйли. Шулчак баласы: "Нишләп кибеттән прәннек булса да алып кайтып ашап тормадыгыз соң, ипи югында ярап тора бит ул", - дип куймасынмы? Без үткәндәге сугыш афәтләрен онытырга тиеш түгел, хакыбыз юк!

Тарихчылар исәпләвенчә, сугышның һәр көнендә 14 мең кешенең гомере өзелгән. Бу исә, минут саен 10 кеше дигән сүз. Тетрәндергеч саннар! Әйе, һәр туган яңа көн, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без, иң элек гүзәл тормышларын биргән каһарманнарга, сугыштан исән-сау кайтып хезмәт иткән тыл батырларына мәңгелек бурычлы. Алар алдында баш исәк тә, чәчәкләр бүләк итсәк тә, алтыннан һәйкәл куйсак та аз булыр кебек. Кадерлик, онытмыйк аларны, баш иик аларга. Без аларга мәңгелек бурычлы. Сезнең барыгызны да Бөек бәйрәм белән котлыйбыз, кабат сугыш афәтен күрмәсәк иде, илләр тыныч , күк йөзе һәрвакыт аяз булсын, сезгә сәламәтлек, озын гомер, тыныч картлык телибез!

(Кичә "Хәтер китабы" (Әлфия Фазлыева шигыре, Сәйдә Вәлиди көе) җыры белән тәмамлана)

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.



© 2010-2022