Разработка внеклассного мероприятия на тему Иң гүзәл кеше икәнсез

Күңелле музыка яңгырый. (Буратино көе). Сәхнәгә укучы чыга, кулында олы сумка, култык астына китаплар тутыр­ган. Җырлый-җырлый чыга: Укучы: Кемнең  өе  тулы  китап, Ул  бар  кешегә  бик  таныш, Кем  кулында  гел  көндәлек, Белем  алырга,  ай, тырыш, Аны  бар  җирдә  таныйлар, Әйтегезче  кем  соң  ул? У-ку-чы-лар, У-ку-чы-лар! Укучы: Әйе, ничек авыр хәзерге мәктәп укучысына: дәресләр һәм дәресләр, биремнәр һәм биремнәр,  күнегүләр  һәм  күнегүләр. Ох, бүген иртәрәк ятыйм әле, бәлки берәр яхшы нәр...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ

Күңелле музыка яңгырый. (Буратино көе). Сәхнәгә укучы чыга, кулында олы сумка, култык астына китаплар тутырган. Җырлый-җырлый чыга:

Укучы: Кемнең өе тулы китап,

Ул бар кешегә бик таныш,

Кем кулында гел көндәлек,

Белем алырга, ай, тырыш,

Аны бар җирдә таныйлар,

Әйтегезче кем соң ул?

У-ку-чы-лар,

У-ку-чы-лар!

Укучы: Әйе, ничек авыр хәзерге мәктәп укучысына: дәресләр һәм дәресләр, биремнәр һәм биремнәр, күнегүләр һәм күнегүләр. Ох, бүген иртәрәк ятыйм әле, бәлки берәр яхшы нәрсә төшкә керер.

Йокыга китә, төшендә математика укытучысын күрә.

Укытучы: Менә тагын мин синең каршыңда,

Мин сиңа сорау белән килдем.

«Мин белмим» - дигән җавапны.

Ишетергә һич кенә дә теләмим.

Ә мин сине тактага чакырам

Җавап бирмәссең шикелле.

Мин синнән белем көтәм,

Син дәшмисең, димәк - «икеле». (Чыгып китә)

Укучы: (сикереп тора да) Ой, юк, юк!

Икенче якка борылып ята, тарих укытучысы чыга.

Укытучы: Син иң яраткан китабыңны, дустым,

Россия тарихы дигәнен

Ничек җөррәт иттең буярга.

Ачып укы син аның битләрен

Сиңа тарихны белү бик кирәк.

Үз тарихын да белмәгән кеше

Бу дөньяда ник кирәк.

Укучыларымың белемнәре

Мине борчый бик тә.

Барыбер тырышырмын мин

Аларга белем бирергә. (Чыгып китә)

Укучы төшендә боргалана, татар теле укытучысы чыга.

Укытычы: Тагын зачетка әзер түгел,

Тагын күчерергә уйлыйсың?

Тагын эшеңне миңа бүген,

Дустым, тапшыралмассың.

Мине күрү белән шундук,

Шпаргалкаң кулыңнан төште.

Куркып калдың, калтырыйсың

Намусың сине сатты.

Ай, бу икеле, ай-яй-яй-яй,

Ай, бу икеле, ай-яй-яй-яй,

Укучы уянып китә, сикереп тора, әрле-бирле йөренә, үз-үзенә сөйләнә.

Укучы: Ой, әллә нәрсәләр керә төшкә. Бу төш чынга ашса? Юк, юк, теләмим, теләмим. Нишләргә соң инде хәзер миңа? О-ой.

Пәрдә артыннан тавышлар:

- Укырга, укырга һәм укырга! Тырышып белем алырга!

Укучы: Әйе, бу фикер яңа булмаса да бик акыллы һәм кирәкле. Ә нәрсә, әгәр бар укучылар да белемле, акыллы, мәрхәмәтле, йомшак күңелле, тәртипле булсалар, укытучыларга зарланырга урын калмас, аларның болай да тынгысыз тормышларына ямь өстәлер.

Укучы сөйләгән арада калган катнашучылар сәхнәгә чыга.

Зал укытучылар көненә багышлап чыгарылган махсус стена газетасы, мәктәпне тәмамлаган алдынгы кешеләр турында «Безнең уңышларыбызда сезнең дә өлешегез бар», «Уку алдынгылары» дигән фотовитрина, укучылар эшеннән оештырылган күргәзмәләр белән бизәлә. Күтәренке музыка ишетелә. Сәхнәгә монтажда катнашучылар чыгып баса.

1 нче укучы. Укытучы исемен, икеләнми,

Ана исеме белән тиңлим мин.

Бала өчен анда туган хисләр

Ана хисе белән тиң дим мин.

2 нче укучы. Туган анаң кебек үк,

Синең өчен сөенеп,

Синең өчен көенеп ут йотучы

Җирдә тагын берәү бар,

Ул «берәүләр» - меңнәр,

Ул меңнәрнең исеме -

Барысы бергә, Укытучы.

3 н ч е у к у ч ы. Бу тормышта барын да

Җиңеп алга барырга

Көч-куәтең җитәрлек булсын өчен,

Үзең туган милләттән,

Үзең үскән төбәктән

Җыр табарга өйрәткән -

Ба р ы с ы бергә. Укытучы.

4 н ч е укучы. Килер көндә Илкәйнең

Терәге син икәнне

Яшь йөрәгең бүгеннән тойсын өчен,

Язарга да өйрәтә.

Аңларга да өйрәтә -

Барысы бергә. Укытучы.

5нче укучы. Җир уллары галәмгә

Хуҗа булган заманга

Синең буын лаеклы булсын өчен,

Эшли үзен аямый,

Ял сәгатен санамый,

Көнгә-төнгә карамый -

Барысы бергә. Укытучың.

6нчы укучы. Укытучы -

Хезмәтләр хезмәте хуҗасы,

Яшьләрнең мәңгелек юлдашы.

Хор «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җырын (И. Хисамов музыкасы, Э. Мөзминова сүзләре) башкара.

7нче укучы. «Укытучының исеме генә дә ни тора бит! Безнең балаларыбызның, халкыбызның киләчәге укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә»,- диде Александр Фадеев.

8 нче укучы. Беренче дәрескә керде

Укытучы бүген.

Галәмгә юл салучыдай

Сизде ул үзен.

Төбәлгәннәр аңа күзләр,

Күзләрдә өмет..

Серлеләр алар, күктәге

Йолдызлар кебек...

Шушы ерак йолдызларга

Салырга юллар,

Кирәк булыр әле аңа

Ничәмә еллар.

9 нчы укучы. Шушы көннән башлап безнең өчен

Кызганмады үзенең бөтен көчен.

Безне сөйде, безгә белем бирде,

Рәхмәт аңа изге эше өчен!

Хор «Иң гүзәл кеше икәнсез» җырын (Ә. Хәйретдинов музыкасы, Ф. Яруллин сүзләре) башкара.

10 н ч ы укучы. Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән:

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.

11нче уку ч ы. Мөкатдәс, олы хезмәт бу,

Аңа тиң бармы тагы?

Сез - мәгариф фронтының

Рядовой солдатлары.

12н ч е у к у ч ы. Бу фронт солдатларына

Ташлама куймый тормыш,

Үтәдән-үтә үткәзеп,

Үтәли сыный тормыш. .

1н ч е укучы. Каршыңда укучыларың -

Иң кырыс хөкемдарың.

Син аңа нәрсә китерсәң,

Бизмәнгә сала барын.

2 нче укучы. Тәүге дәрес, тәүге сорау, тәүге җавап,

Тәүге «биш»ле һәм шатлыклы елмаюлар.

Һәр мизгеле якын миңа үткәннәрнең

Хатирәләр яңаралар, югалмыйлар.

3н ч е у к у ч ы. Уч төбенә куеп Җирне гүя,

Бүгенгесен аның, үткәнен

Күрсәтте ул безгә, урап кайттык

Без белмәгән илләр үтәли...

4нче укучы. Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

Көрәшергә безне өндәде.

  • Яратыгыз җирне! - диде һаман,

  • Мине яратыгыз,- димәде.

Аңа бүген еллар аша карыйм,

Көлеп басып тора күңелдә.

Ай, хәйләкәр укытучы!

Җирне, кешеләрне яраттырып,

Яраттырган икән үзен дә.

5нче укучы. Килер көнем нурлы булсын өчен,

Күпме төннәреңне яндырдың.

Аң-зиһенем уяу булсын диеп,

Азмы йокыларың калдырдың,

Укытучым минем, гомер юлдашым.

6 нчы укучы. Беренчеләр белән килә сентябрьдә,

Майда китә унынчылар белән бергә,

Яз җиткәндә яше җитеп унҗидегә,

Көз җитүгә кабат төшә ул җидегә.

7 н ч е у к у ч ы. Ак кәгазьдән каләм эзе тиз җуела,

Караны да, тушларны да җуеп була.

Ташка язган сүзләрне дә еллар ала.

Күңелләргә язылган сүз мәңге кала.

Синең бурыч - күнелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

8нче укучы. Безнең илебездә мәктәп укытучысы - халкыбыз хөрмәтенә иң лаеклы һәм иң почетлы профессия. Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип дөрес әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.

9 н ч ы у к у ч ы. Әзер юлдан үз көеңә бару җиңел.

Тигез юлда юл салу да читен түгел.

Кыяларга сукмак салу- читенрәк!

Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк!

Синең бурыч- күңелләргә сукмак салу!

Сукмак салып үзәннәрне эзләп табу!

10 н ч ы ук у ч ы.Синең эшең - әйтелмәгән сер шикелле,

Синең эшең - җырланмаган җыр шикелле.

Торган саен серлелеге артып тора,

Укылмаган китап кебек тартып тора.

11нче укучы. Сезнең һәр көн, һәр эш,

Сезнең һәрбер дәрес

Яктылыгын өсти безнең яшьлеккә.

Сезнең хезмәт өчен

Безнең рәхмәт хисен

Сүзләр белән генә булмый әйтеп тә.

Шуның өчен бүген

Гөлләр алып килдек:

Без әйтәсе сүзне гөлләр аңлыйлар,

Бу чәчәкләр сезгә сөеп карыйлар.

12 н ч е укучы.Бәйрәм белән

Илем котлый бүген

Сезне, укытучы апа-абыйлар.

Алыгыз Сез бүген, бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

(Укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бирәләр.)

1 н ч е у к у ч ы. Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән,

Безне балагыздай күргән өчен!

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Хор «Таң атканда» җырын (халык көе, С. Хәким сүзләре) башкара.

2 н ч е укучы. Гөлләргә күмелде чүлләр һәм далалар.

Тайгалар эчендә төзелде калалар.

Галәмдә өр-яңа йолдызлар кабына,

Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.

3 н ч е укучы.Укытучым, безнең йөрәктә

Син тормышка сөю уяттың;

Күңелемдә туды яктылык,

Әйтерсең лә яңа таң атты.

4 нче укучы. Укытучым! Ничә язлар килеп,

Ничә кышның карын эреткән...

Синең исем, тәүге язлар кебек,

Хәтеремә кереп береккән.

5 н ч е у к у ч ы. Укытучым якты кояш син,

Нур сибүче минем күңелгә.

Син - үлемсез, тәүге герой булып

Урын алдың минем күңелдә.

6 нчы укучы. Укытучым минем, Бер нур кебек,

Сының чайкалганда каршымда,

Ашкынамын урыным алырга дип

Зур көрәшнең алгы сафында.

7нче укучы. Булсаң да син нинди эштә,-

Яз, җәен, көзен, кышын,-

Булыр берәү синең белән:

Барысы б е р г ә. Ул - синең укытучың!

8 нче укучы. Самолет рулен тотсаң да,

Тракторлар йөртсәң дә,

Мәктәпләр, йортлар салсаң да,

Корычлар эретсәң дә,

Тынычта да, сугышта да,

Ни эшкә тотынсаң да,

Сиңа биргән белем аша

Ул булыр синең янда.

Синең һәрбер уңышында

Аның да өлеше бар,

Хәзерлиләр чөнки шуңа

Барысы бергә:Сине укытучылар.

9 н ч ы у к у ч ы. Булдың син көрәшнең алгы сафында,

Балалар һәм яшьләр бәхете хакына...

Инженермы, врачмы ул, төзүчеме,

Нефтьчеме, кырда иген игүчеме,

Кем булса да -

Акыллы һәм көчле булып,

Килеп баса ил алдына Кеше булып!

Шул чакта син чын күңелдән шатланасың:

- Ул бит минем укучым! - дип мактанасың.

10 н ч ы укучы. Ничә язлар үтәр, ничә кышлар...

Кулларыңны кайтып үбәрбез.

Ә хезмәтең өчен... туган илгә

Тугры хезмәт белән түләрбез.

X ор «Рәхмәт сиңа, укытучым» җырын (X. Әхмәтов музыкасы, Н. Иделбай сүзләре) башкара.

11 н ч е укучы. Әле дә тоям, мине җитәкләп,

Киләчәккә алып барганың...

Укытучым!

Җанлы һәйкәл сиңа -

Күңелләргә яккан таңнарың.

12 н ч е укучы Чәчләреңә еллар бәс сарды,

Буразналар салды йөзеңә;

Арыганлык түгел, горурлык

Бирә заман бүген үзеңә.

1 н ч е укучы. Җыерчыклар күбәйсә дә йөзегездә,

«Күзлек көче» кирәксә дә күзегезгә,

Яшьлек дәрте сүрелми сезнең эшегездә,

Шуңа күрә картаймыйсыз үзегез дә!

2 нче укучы. Ничә язлар үткән, ничә кышлар...

Бураннары, шаять, булгандыр...

Узган еллар синең чәчләреңә

Көмеш бәсләр булып кунгандыр.

Ләкин үзең бер дә үзгәрмисең;

Күзләр үткен, тавыш көр әле,

Безнең эздән килер буыннарга

Горурланып дәрес бир әле!

3 нчы укучы. Укытучылар.

Бөтен илдә алар - беренчеләр!

Җир яктыртып яна уйлары...

Тарих түрләрендә дулкынлана

Алар элгән Хаклык байрагы.

4 нче у к у ч ы. Кайгы килгәндә дә егет бул, дип,

Шул остазлар безне өйрәткән.

« Укытучы» белән «әнкәй» сүзе

Бергә саркып чыга йөрәктән.

5 н ч е укучы. Без алардан кешелеккә,

Яхшылыкка күпме өйрәндек.

Йөзләрендә ягымлылык иде,

Дәресләрдә - киңлек, тирәнлек...

Син басуда иген игәсеңме,

Җиңәсеңме кайнар корычны,

Кем булсак та,

Бөтенесе өчен

Без аларга мең кат бурычлы.

Укытучылар соравы буенча алар яраткан җырлар башкарыла. Биюләр, мәктәп тормышына бәйле мәзәкләр, шигырьләр сөйләнә.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

СУЫКСУ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

" Иң гүзәл кеше

икәнсез"

(Укытучылар көненә багышланган кичә)





1 нче категорияле укытучы:

Шигабиева С.Г.





Разработка внеклассного мероприятия на тему Иң гүзәл кеше икәнсез

ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ

Күңелле музыка яңгырый. (Буратино көе). Сәхнәгә укучы чыга, кулында олы сумка, култык астына китаплар тутырган. Җырлый-җырлый чыга:

Укучы: Кемнең өе тулы китап,

Ул бар кешегә бик таныш,

Кем кулында гел көндәлек,

Белем алырга, ай, тырыш,

Аны бар җирдә таныйлар,

Әйтегезче кем соң ул?

У-ку-чы-лар, у-ку-чы-лар!

Укучы: Әйе, ничек авыр хәзерге мәктәп укучысына: дәресләр һәм дәресләр, биремнәр һәм биремнәр, күнегүләр һәм күнегүләр. Ох, бүген иртәрәк ятыйм әле, бәлки берәр яхшы нәрсә төшкә керер.

Йокыга китә, төшендә математика укытучысын күрә.

Укытучы: Менә тагын мин синең каршыңда,

Мин сиңа сорау белән килдем.

«Мин белмим» - дигән җавапны.

Ишетергә һич кенә дә теләмим.

Ә мин сине тактага чакырам

Җавап бирмәссең шикелле.

Мин синнән белем көтәм,

Син дәшмисең, димәк - «икеле». (Чыгып китә)

Укучы: (сикереп тора да) Ой, юк, юк!

Икенче якка борылып ята, тарих укытучысы чыга.

Укытучы: Син иң яраткан китабыңны, дустым,

Россия тарихы дигәнен

Ничек җөррәт иттең буярга.

Ачып укы син аның битләрен

Сиңа тарихны белү бик кирәк.

Үз тарихын да белмәгән кеше

Бу дөньяда ник кирәк.

Укучыларымың белемнәре

Мине борчый бик тә.

Барыбер тырышырмын мин

Аларга белем бирергә. (Чыгып китә)

Укучы төшендә боргалана, татар теле укытучысы чыга.

Укытучы: Тагын зачетка әзер түгел,

Тагын күчерергә уйлыйсың?

Тагын эшеңне миңа бүген,

Дустым, тапшыралмассың.

Мине күрү белән шундук,

Тагын күчерергә уйлыйсың?

Тагын эшеңне миңа бүген,

Дустым, тапшыралмассың.

Мине күрү белән шундук,

Шпаргалкаң кулыңнан төште.

Куркып калдың, калтырыйсың

Намусың сине сатты.

Ай, бу икеле, ай-яй-яй-яй,

Ай, бу икеле, ай-яй-яй-яй,

Укучы уянып китә, сикереп тора, әрле-бирле йөренә, үз-үзенә сөйләнә.

Укучы: Ой, әллә нәрсәләр керә төшкә. Бу төш чынга ашса? Юк, юк, теләмим, теләмим. Нишләргә соң инде хәзер миңа? О-ой.

Пәрдә артыннан тавышлар:

- Укырга, укырга һәм укырга! Тырышып белем алырга!

Укучы: Әйе, бу фикер яңа булмаса да бик акыллы һәм кирәкле. Ә нәрсә, әгәр бар укучылар да белемле, акыллы, мәрхәмәтле, йомшак күңелле, тәртипле булсалар, укытучыларга зарланырга урын калмас, аларның болай да тынгысыз тормышларына ямь өстәлер.

Укучы сөйләгән арада калган катнашучылар сәхнәгә чыга.

1 нче укучы. Укытучы исемен, икеләнми,

Ана исеме белән тиңлим мин.

Бала өчен анда туган хисләр

Ана хисе белән тиң дим мин.

2 нче укучы. Туган анаң кебек үк,

Синең өчен сөенеп,

Синең өчен көенеп ут йотучы

Җирдә тагын берәү бар,

Ул «берәүләр» - меңнәр,

Ул меңнәрнең исеме -

Барысы бергә, Укытучы.

3 н ч е у к у ч ы. Бу тормышта барын да

Җиңеп алга барырга

Көч-куәтең җитәрлек булсын өчен,

Үзең туган милләттән,

Үзең үскән төбәктән

Җыр табарга өйрәткән -

Ба р ы с ы бергә. Укытучы.

4 н ч е укучы. Килер көндә Илкәйнең

Терәге син икәнне

Яшь йөрәгең бүгеннән тойсын өчен,

Язарга да өйрәтә.

Аңларга да өйрәтә -

Барысы бергә. Укытучы.

5нче укучы. Җир уллары галәмгә

Хуҗа булган заманга

Синең буын лаеклы булсын өчен,

Эшли үзен аямый,

Ял сәгатен санамый,

Көнгә-төнгә карамый -

Барысы бергә. Укытучың.

6нчы укучы. Укытучы -

Хезмәтләр хезмәте хуҗасы,



Разработка внеклассного мероприятия на тему Иң гүзәл кеше икәнсезРазработка внеклассного мероприятия на тему Иң гүзәл кеше икәнсез

Яшьләрнең мәңгелек юлдашы.

Хор «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җырын (И. Хисамов музыкасы, Э. Мөзминова сүзләре) башкара.

7нче укучы. «Укытучының исеме генә дә ни тора бит! Безнең

балаларыбызның, халкыбызның киләчәге укытучы кулында, аның

алтын йөрәгендә»,- диде Александр Фадеев.

8 нче укучы. Беренче дәрескә керде

Укытучы бүген.

Галәмгә юл салучыдай

Сизде ул үзен.

Төбәлгәннәр аңа күзләр,

Күзләрдә өмет..

Серлеләр алар, күктәге

Йолдызлар кебек...

Шушы ерак йолдызларга

Салырга юллар,

Кирәк булыр әле аңа

Ничәмә еллар.

9 нчы укучы. Шушы көннән башлап безнең өчен

Кызганмады үзенең бөтен көчен.

Безне сөйде, безгә белем бирде,

Рәхмәт аңа изге эше өчен!

Хор «Иң гүзәл кеше икәнсез» җырын (Ә. Хәйретдинов музыкасы, Ф. Яруллин сүзләре) башкара.

10 н ч ы укучы. Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән:

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.

1 1нче уку ч ы. Мөкатдәс, олы хезмәт бу,

Аңа тиң бармы тагы?

Сез - мәгариф фронтының

Рядовой солдатлары.

12н ч е у к у ч ы. Бу фронт солдатларына

Ташлама куймый тормыш,

Үтәдән-үтә үткәзеп,

Үтәли сыный тормыш. .

1н ч е укучы. Каршыңда укучыларың -

Иң кырыс хөкемдарың.

Син аңа нәрсә китерсәң,

Бизмәнгә сала барын.

2 нче укучы. Тәүге дәрес, тәүге сорау, тәүге җавап,

Тәүге «биш»ле һәм шатлыклы елмаюлар.

Һәр мизгеле якын миңа үткәннәрнең

Хатирәләр яңаралар, югалмыйлар.



Разработка внеклассного мероприятия на тему Иң гүзәл кеше икәнсез

3н ч е у к у ч ы. Уч төбенә куеп Җирне гүя,

Бүгенгесен аның, үткәнен

Күрсәтте ул безгә, урап кайттык

Без белмәгән илләр үтәли...

4нче укучы. Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

Көрәшергә безне өндәде.

  • Яратыгыз җирне! - диде һаман,

  • Мине яратыгыз,- димәде.

Аңа бүген еллар аша карыйм,

Көлеп басып тора күңелдә.

Ай, хәйләкәр укытучы!

Җирне, кешеләрне яраттырып,

Яраттырган икән үзен дә.

5нче укучы. Килер көнем нурлы булсын өчен,

Күпме төннәреңне яндырдың.

Аң-зиһенем уяу булсын диеп,

Азмы йокыларың калдырдың,

Укытучым минем, гомер юлдашым.

6 нчы укучы. Беренчеләр белән килә сентябрьдә,

Майда китә унынчылар белән бергә,

Яз җиткәндә яше җитеп унҗидегә,

Көз җитүгә кабат төшә ул җидегә.

7 н ч е у к у ч ы. Ак кәгазьдән каләм эзе тиз җуела,

Караны да, тушларны да җуеп була.

Ташка язган сүзләрне дә еллар ала.

Күңелләргә язылган сүз мәңге кала.

Синең бурыч - күнелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

8нче укучы. Безнең илебездә мәктәп укытучысы - халкыбыз хөрмәтенә иң лаеклы һәм иң почетлы профессия. Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип дөрес әйтәләр.Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.

9 н ч ы у к у ч ы. Әзер юлдан үз көеңә бару җиңел.

Тигез юлда юл салу да читен түгел.

Кыяларга сукмак салу- читенрәк!

Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк!

Синең бурыч- күңелләргә сукмак салу!

Сукмак салып үзәннәрне эзләп табу!

10 н ч ы ук у ч ы. Синең эшең - әйтелмәгән сер шикелле,

Синең эшең - җырланмаган җыр шикелле.

Торган саен серлелеге артып тора,

Укылмаган китап кебек тартып тора.

11нче укучы. Сезнең һәр көн, һәр эш,

Сезнең һәрбер дәрес

Яктылыгын өсти безнең яшьлеккә.

Сезнең хезмәт өчен

Безнең рәхмәт хисен

Сүзләр белән генә булмый әйтеп тә.

Шуның өчен бүген

Гөлләр алып килдек:

Без әйтәсе сүзне гөлләр аңлыйлар,

Бу чәчәкләр сезгә сөеп карыйлар.

12 н ч е укучы. Бәйрәм белән

Илем котлый бүген

Сезне, укытучы апа-абыйлар.



Разработка внеклассного мероприятия на тему Иң гүзәл кеше икәнсез

Алыгыз Сез бүген, бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

(Укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бирәләр.)

1 н ч е у к у ч ы. Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән,

Безне балагыздай күргән өчен!

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Хор «Таң атканда» җырын (халык көе, С. Хәким сүзләре) башкара.

2н ч е укучы. Гөлләргә күмелде чүлләр һәм далалар.

Тайгалар эчендә төзелде калалар.

Галәмдә өр-яңа йолдызлар кабына,

Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.

3н ч е укучы. Укытучым, безнең йөрәктә

Син тормышка сөю уяттың;

Күңелемдә туды яктылык,

Әйтерсең лә яңа таң атты.

4нче укучы. Укытучым! Ничә язлар килеп,

Ничә кышның карын эреткән...

Синең исем, тәүге язлар кебек,

Хәтеремә кереп береккән.

5н ч е у к у ч ы. Укытучым якты кояш син,

Нур сибүче минем күңелгә.

Син - үлемсез, тәүге герой булып

Урын алдың минем күңелдә.

6 нчы укучы. Укытучым минем, Бер нур кебек,

Сының чайкалганда каршымда,

Ашкынамын урыным алырга дип

Зур көрәшнең алгы сафында.

7нче укучы. Булсаң да син нинди эштә,-

Яз, җәен, көзен, кышын,-

Булыр берәү синең белән:

Барысы б е р г ә. Ул - синең укытучың!

8нче укучы. Самолет рулен тотсаң да,

Тракторлар йөртсәң дә,

Мәктәпләр, йортлар салсаң да,

Корычлар эретсәң дә,

Тынычта да, сугышта да,

Ни эшкә тотынсаң да,

Сиңа биргән белем аша

Ул булыр синең янда.

Синең һәрбер уңышында

Аның да өлеше бар,

Хәзерлиләр чөнки шуңа

Барысы бергә. Сине укытучылар.

9 н ч ы у к у ч ы. Булдың син көрәшнең алгы сафында,

Балалар һәм яшьләр бәхете хакына...

Инженермы, врачмы ул, төзүчеме,

Нефтьчеме, кырда иген игүчеме,

Кем булса да -

Акыллы һәм көчле булып,

Килеп баса ил алдына Кеше булып!

Шул чакта син чын күңелдән шатланасың:

- Ул бит минем укучым! - дип мактанасың.



Разработка внеклассного мероприятия на тему Иң гүзәл кеше икәнсез

10 н ч ы укучы. Ничә язлар үтәр, ничә кышлар...

Кулларыңны кайтып үбәрбез.

Ә хезмәтең өчен... туган илгә

Тугры хезмәт белән түләрбез.

X ор «Рәхмәт сиңа, укытучым» җырын (X. Әхмәтов музыкасы, Н. Иделбай сүзләре) башкара.

11 н ч е укучы. Әле дә тоям, мине җитәкләп,

Киләчәккә алып барганың...

Укытучым!

Җанлы һәйкәл сиңа -

Күңелләргә яккан таңнарың.

12 н ч е укучы Чәчләреңә еллар бәс сарды,

Буразналар салды йөзеңә;

Арыганлык түгел, горурлык

Бирә заман бүген үзеңә.

1 н ч е укучы. Җыерчыклар күбәйсә дә йөзегездә,

«Күзлек көче» кирәксә дә күзегезгә,

Яшьлек дәрте сүрелми сезнең эшегездә,

Шуңа күрә картаймыйсыз үзегез дә!

2 нче укучы. Ничә язлар үткән, ничә кышлар...

Бураннары, шаять, булгандыр...

Узган еллар синең чәчләреңә

Көмеш бәсләр булып кунгандыр.

Ләкин үзең бер дә үзгәрмисең;

Күзләр үткен, тавыш көр әле,

Безнең эздән килер буыннарга

Горурланып дәрес бир әле!

3 нче укучы. Укытучылар.

Бөтен илдә алар - беренчеләр!

Җир яктыртып яна уйлары...

Тарих түрләрендә дулкынлана

Алар элгән Хаклык байрагы.

4 нче у к у ч ы. Кайгы килгәндә дә егет бул, дип,

Шул остазлар безне өйрәткән.

«Укытучы» белән «әнкәй» сүзе

Бергә саркып чыга йөрәктән.

5 н ч е укучы. Без алардан кешелеккә,

Яхшылыкка күпме өйрәндек.

Йөзләрендә ягымлылык иде,

Дәресләрдә - киңлек, тирәнлек...

Син басуда иген игәсеңме,

Җиңәсеңме кайнар корычны,

Кем булсак та,

Бөтенесе өчен

Без аларга мең кат бурычлы.

Укытучылар соравы буенча алар яраткан җырлар башкарыла. Биюләр, мәктәп тормышына бәйле мәзәкләр, шигырьләр сөйләнә.



Разработка внеклассного мероприятия на тему Иң гүзәл кеше икәнсез

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

СУЫКСУ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

" Иң гүзәл кеше

икәнсез"

(Укытучылар көненә багышланган кичә)





1 нче категорияле укытучы:

Шигабиева С.Г.



2008





Разработка внеклассного мероприятия на тему Иң гүзәл кеше икәнсез

© 2010-2022