Праздник 8 марта

Бу бәйрәм иртәсе укучылар, аларның  әти - әниләре белән берлектә мәктәптә 8 март бәйрәменә багышланган. Кереш өлеш укытучы әнгәмәсе белән,  сөекле хатын - кызларыбызны  язның беренче бәйрәме белән котлаудан башланып китә. Балаларның шатлыклы, куанычлы елмаеп, бәйрәмчә киенеп сәхнәгә чыгулары бәйрәмне тагын да бизәп җибәрә. Бу бәйрәм хөрмәтле хатын-кызларыбызга мәхәббәт, ярату хисе тәрбияләүгә, хөрмәтле,  игътибарлы булырга  өйрәтүдә зур мәгънәгә ия . Һәрчак янәшәдә булган кешеләребезне хөрмәт ит...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


" Тормыш яме- әнкәй, хатын-кыз" темасына класстан тыш бәйрәм

1 категорияле

башлангыч класс укытучысы

Бәдертдинова Мәрьям Мөнировна

(Зал бәйрәмчә бизәлгән, бәйрәмгә әниләр чакырыла)

"8 март - сөекле хатын- кызларыбыз көне, әниләребез бәйрәме" плакат эленеп тора.

(интерактив тактада слайдлар күрсәтелә. "Дания. Копенгаген шәһәре күренешләре. Германия республикасы куренешләре. Клара Цеткин фотосурәте").

8 март- сөекле хатын- кызларыбызның иң кадерле, кояшлы язны китерүче иң беренче бәйрәме. Бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихын искә төшереп үтик әле.

Моннан якынча 100 еллар элек Дания дигән илнең Копенгаген шәһәрендә күп кенә илләрнең хатын- кызлары вәкилләре үз хокукларын яклау өчен, күмәк көч белән ничек итеп көрәш алып бару хакында киңәшергә җыйналалар. Чөнки аларның моңа кадәр бернәрсәгә дә хокуклары булмый. Германиядән килгән Клара Цеткин дигән хатын- кыз бу көнне Бөтендөнья хезмәт иясе хатын- кызларының изүгә,тигезсезлеккә каршы көрәше көне итеп кабул итәргә тәкъдим итә. Шушы көннән башлап һәр елны кешелек дөньясы бу көнне олы бәйрәм итеп билгеләп үтә.

("8 март- Хатын- кызларыбыз бәйрәме" слайдлар күрсәтелә бара)

Хөрмәтле әниләребезне, барлык хатын- кызларыбызны язның беренче бәйрәм 8 март халыкара- хатын кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Яз кояшы сезгә бәхет, шатлык, зур куанычлар алып килсен. Язның бөреләре белән күңелләрегездә яз гөлләренең сафлыгы, матурлыгы чәчәк атсын. Язның гөрләвекләре сезне яңадан- яңа эшләргә рухландырсын. Яз кошлары сезнең иңнәрегезгә канат өстәсен. Яз чәчәкләре сезнең кояш нурына сусаган җаннарыгызга ямь сипсен.

Без котлыйбыз сезне иң якыннар,

Кояш көлеп язлар килгәндә

Табигатьелмаеп,яз кошлары:

-Бәйрәм,- диеп хәбәр биргәндә.

(- Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.)

Син, әнием, безнең өчен

Бу дөньяда бер генә

Йөзләреңнән, күзләреңнән,

Матур гөлләр, чәчәкләрдәй алсу нурлар сибелә.

Җиткерәсе килә бүген

Кадерле әниләргә, әбиләргә, апаларга , кызларга:

-Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә, бу җир шарын бизәргә.

Сез булганда хөрмәтлеләр, бәхетле без

Сезнең белән якты көнебез.

Безнең белән бәхетле булыгыз,

Сәламәтлек сезгә телибез.

Тик син генә бердәнберем , тик син генә,

Сыйпагансың мине чәчемнән.

Син салкыннан мине яшергәнсең,

Җылы куеның һәрчак ачылган.

Бу җиһанда беркем кайгыртмаган кебек

Кайгыртасың әнкәй, син генә

Кеше булсын балам,- дия-дия

Чәчләреңә ак кар сибелә.

Җир йөзендә берекем эндәшмәгән кебек

Син генә тик дәшә аласың.

Синең кебек тагын кем соң әни,

Сөя алсын газиз баласын!

Мин авырсам, әнкәй, балам,- диеп

Өзгәләнеп әрни йөрәгең.

Мин авырсам, әнкәй гел борчылып,

Бер йокысыз үтә төннәрең.

Башка беркем сагынмаган кебек

Сагынасың китсәм бер көнгә.

Балам кайта, нарасыем, -диеп

Җылы ашың пешкән табында.

Башка беркем аңламыйдыр кебек,

Тик син генә аңлый аласың.

Кулларыңны куеп кайтуымны

Түзә алмый көтеп каласың.

Җыр:"Иң якын кешем"

Дөньяда иң гүзәл,

Иң матур нурлы зат

Ул минем әнием,

Ул минем әнием.

Кушымта:

Иң якты кояшым,

Иң назлы гөлкәем

Иң якын кешем син,

Әнием, җаным син.

Кадерләп үстердең

Җаныңны биреп син

Төннәрен йокламый

Бәхетле булсын дип

Кушымта:

Тормышта урының

Гел түрдә әнием,

Алдыңда баш иям

Маягым син минем.

Кушымта:

Үсеп җиттең,- диеп,

Моңайма, әнием.

Һаман да мин синең

Шул нәни бәбиең.

Кушымта:

Әни күңеле җылы кояш та ул,

Әни күңеле тулган ай да ул.

Кирәк чакта ул баласы өчен

Күңел ача табып җай да ул.

Мәзәкләрне сәхнәләштерү:

1)-Әни, миңа начар костюм алгансың, тураеп та булмый.

-Улым, костюмыңның иң өске сәдәфен чалбарыңның иң аскы сәдәфеннән ычкындырсаң, бик тиз тураерсың.

2)-Әни, нәрсә ул литр?

-Метр ул улым шул ук метр инде ул, ләкин юеше генә.

3)-Әни, мин бүген нинди күлмәгемне киям?

-Кыска җиңле, буйлы күлмәгеңне улым. Нигә сорыйсың?

-Кулны кайда чаклы юарга икән, шуңа сорыйм.

4)-Улым, ник өстәл аша сузыласың, телең юкмыни соң синең?

-Телем бар да әни, кулим озынрак ич.

5)-Улым, квасны сөзеп эч, яме.

-Әни, мөгезем юк ич минем.

6)-Әни, кайсы гөмбәне җыярга икән?

-Әнә тегесен җый улым, ул кеше ашый торган гөмбә.

-Әни, алайса китик моннан тизрәк, мин куркам.

Җыр: "Бәйрәм бүген"

Күтәренке күңелле

Бар да көләч шат бүген.

Күктә кояш елмая

Яшерә алмый шатлыгын.

Кушымта:

Тып- тып тама тамчылар,

Җырлап бәйрәм көенә.

Бәйрәм бүген, бәйрәм ,-дип

Тамчылар да сөенә.

Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Кушымта:

Җыр күтәрә күңелне

Бар да көләч, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме-

8 март бүген.

Кушымта:

Кояш җылы нурын сибә

Син барасы юлларга.

Сулган чәчәкләр терелә

Синең җылы кулларда.

Син пешергән бик тә тәмле ашлар

Беркайда юк төсле тоела.

Синең әйткән һәрбер җылы сүзең

Күңелемә тирән уела.

Әнкәемнең күңел сабырлыгы

Минем өчен маяк тормышта.

Әнкәемә булган олы рәхмәтемне

Кабатлармын һәрбер сулышта.

Хор: Рәхмәт яусын сезгә газиз әнкәйләр, әбиләр

Барысы, барысы, барысы өчен дә.

Әнкәй биргән күңел сафлыгы

Эзәрлекли һәрбер иртәдә.

Ярамаган эшне уйласам да

Әйтә кебек: "Зинһар, эшләмә!"

Әнкәемнең хәер- фатихасы

Адаштырмый давыл купса да.

Әнкәйләргә авыр сүз әйтмәгез,

Рәнҗетмәгез күңел тулса да.

Кабатлармын һәрчак изге сүзне

Таң атканда һәрбер иртәдә:

"Ялгыш юлга баса күрмә, берүк,

Тыңла балам, яман эшләмә!"

Ходай сезгә исәнлекләр бирсен

Сызламасын сезнең, кулларыгыз.

Шатландырсын һәрчак йөзләрегез,

Безне яшәтүче маягыбыз,.

Озак, рәхәт яшәгез сез,

Син булганда матур көнебез

Хор: Күп шатлыклар, бик күп куанычлар

Бары сезгә шуны телибез.

Җыр: "Әниемә"

Миңа гомер бүләк иткәнсең син,

Теләгәнсең изге теләкләр.

Шуңа да бит газиз әниләргә

Рәхмәт әйтеп тибә йөрәкләр.

Әни генә һәрбер уңышка да

Сөенәсең гүя син сабыр.

Безнең бәхет, шатлык, куанычлар

Ана күңеле һәрчак дәвалый.

Юк дөньяда сиңа тиңнәр әни,

Син бит берәү газиз әнием.

Мәңге сүнмәс якты кояшка мин,

Аяз күккә сине тиңлимен.

(Әниләргә чәчәкләр тапшырыла)


© 2010-2022