Безнең музейларыбыз. (7 класс)

Тема.Безнең музейларыбыз.7 кл.,дәреслек авторы:Хәйдәрова Р.З Максат: 1)”Безнеӊ музейларыбыз” тексты белән таныштыру; Татарстан музейлары турында   белемнәрне арттыру; 2) лексик тема буенча яӊа сүзләр белән таныштыру һәм аларны гамәли үзләштерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; 3) туган якның мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту,  тарихыбызга хөрмәт тәрбияләү; 4) фикерләү сәләтен үстерү. Җиһазлау: компьютер, проектор, Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева” 7 нче сыйныф өчен татар теле” дәреслеге. Дәр...
Раздел Классному руководителю
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Безнең музейларыбыз. 7 кл.(рус т.), дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З

Максат: 1)"Безнеӊ музейларыбыз" тексты белән таныштыру; Татарстан музейлары турында белемнәрне арттыру;

2) лексик тема буенча яӊа сүзләр белән таныштыру һәм аларны гамәли үзләштерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү;

3) туган якның мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту, тарихыбызга хөрмәт тәрбияләү;

4) фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева" 7 нче сыйныф өчен татар теле" дәреслеге.

Дәрес барышы.

Ι Оештыру өлеше. (уңай психологик халәт тудыру)

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез, укытучы апа!

  • Исәнмесез, кунаклар!

  • Бүген ничәсе?

  • Бүген атнаның нинди көне?

  • Бүген сыйныфта кем дежур?

  • Сыйныфта кем юк?

  • Һава торышы нинди?

  • Хәзер елның нинди фасылы?

  • Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

( Исәнләшү:укытучы-укучы, укучы-укучы)

ΙΙ Актуальләштерү.

  1. Аудирование.

  • Прослушайте и укажите слова со звуком [ә]: сәфәрләргә, истәлекле, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре, сәнгать, беләзек, көмеш чулпы, читек, калфак, бизәк.

- Укажите слова,отвечающие на вопрос кайда?: илләргә, музейда, Казан шәһәрендә, Татарстанныӊ башкаласында.

2. Өй эшен тикшерү.

Сүзләрнең тәрҗемәләрен тикшерү.

Сынлы сәнгать- изобразительное искусство

Сәфәр- путешествие

Үзенчәлекле- особенный

Гасыр-век

Мәгълүмат- информация

Оештыручы- организатор

Мәдәният- культура

Көнкүреш- быт

Гореф-гадәт - обычай

Хәтерләтә- напоминает

Кыйммәтле - драгоценный

Күргәзмә- выставка

Күренекле- известный

Кулъязма-рукопись

-Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре исемнәрен кабатлау.

(1 слайд )

ΙΙΙ Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Текстны уку. (82 бит 3 күнегү)

2. Сүзлек белән эш. (2 слайд)

мәдәният - культура

затлы - драгоценный, благородный

гореф - гадәтләр - обычаи, традиции

энҗе - жемчуг

халык иҗаты - народное творчество

туплана - накапливается

биредә - здесь, тут

көнкүреш - быт

сәйлән - мелкий бисер

  1. Русчадан татарчага тәрҗемә.

В музееях накапливается историческое богатство; самый большой музей- Национальный Музей Республики Татарстан; А.Ф.Лихачёв - историк и археолог; отражает быт татарского народа; есть музеи, отражающие творчество знаменитых личностей, хранятся летописи.

ΙV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1.Сорауларга җавап алу. (3 слайд)

- Казан шәһәрендәге иӊ зур музей нинди?

- Кем ул А.Ф.Лихачёв?

- Хәзер музейда ничә экспонат бар?

- Сынлы сәнгать музее кайсы урамда урнашкан?

- Анда ничә экспонат бар?

- Казанда тагын нинди музейлар бар?

2. Уен. "Дөрес-дөрес түгел" (Тактада дөрес, дөрес түгел сүзләре беркетелә,бер укучы такта янына чыга, укучылар аңа тексттан гыйбарәләр әйтәләр, ә укучы гыйбарәнең мәгънәсенә карап, "дөрес" яки "дөрес түгел" сүзләре язылган гыйбарә янына баса.)

Мәсәлән: Казанда музейлар күп - (дөрес);

иӊ зур музей - Сынлы сәнгать музее - ( дөрес түгел);

Карл Маркс урамында Сынлы сәнгать музее урнашкан - (дөрес);

музейда көмеш чулпылар бар - (дөрес).һ.б.

3.Физкультминутка. (4,5,6 слайдлар)

4. Дәреслек буенча эш. (83 бит 7 күнегү)

Диалоглар төзү һәм парларда эшләү.

V Йомгаклау:

-Без бүген дәрестә нишләдек?

-Без нәрсә турында укыдык?

- Безнең шәһәребездә музейлар бармы?

- Сез музейларга йөрисезме?

VΙ Өй эше. 83 бит 8(1) күнегү. 7слайд.

Билге кую.

















© 2010-2022