7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспектыТема: «Аергыч» Максат:

1.Аергыч турында тулырак төшенчә формалаштыру; 2. Аергычның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү; 3.Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: Уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Дәрес барышы:

1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1)Уңай психологик халәт тудыру; 2)Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Без үткән дәрестә нинди темаларны йомгакладык? Көт.җавап: Үткән дәресләрдә без баш кисәкләрне карап үттек. Укытучы: Нинди баш кисәк ИЯ дип атала? Ниди баш кисәк ХӘБӘР дип атала? Алар арасында нинди бәйләнеш? Ия белән хәбәр нинди мөнәсәбәттә торалар? Алар нәрсә барлыкка китерәләр? Бу нинди җөмлә? Көт.җаваплар тактага схема рәвешендә языла бара . ИЯ-җөмләнең баш кисәге (мәҗбүри үзлекләре)

Бер сүзгә Баш Башка килешкә Кырыенда бәйлек яки буйсынмый килештә куеп булмый сүз килә алмый

Мәҗбүри булмаган үзлекләре

Төрле сүз төркемнәре белән белдерелә. Гади һәм тезмә формалары бар.

ХӘБӘР-җөмләнең баш кисәге

Ия турында хәбәр итә Үзе генә дә хәбәрлек була ала

Мәҗбүри булмаган үзлекләре Төрле сүз төркемнәре белән белдерелә. Гади, кушма, тезмә формалары бар.

ИЯ+ХӘБӘР=җөмлә. Бу- җыйнак җөмлә. Ия белән хәбәр ияртүле бәйләнештә. Алар арасында хәбәрлекле мөнәсәбәт. Укытучы: Җөмлә җәенке булсын өчен нәрсә кирәк? Көт.җавап: Җөмлә җәенке булсын өчен иярчен кисәкләр кирәк. Укытучы: Ә нинди кисәкләрне без иярчен кисәкләр дип атыйбыз? Көт. җавап: Иярчен кисәкләр дип аергыч,тәмамлык, хәл һәм аныклагыч атала.

Укытучы: Экрандагы текстны карыйбыз. Сезгә бер минут вакыт: курсив белән бирелгән сүзләр нинди җөмлә кисәге булалар?

7 нче сыйныф өчен аергыч темасына дәрес конспекты

Көт. җавап: Аергыч. Укытучы: Бик дөрес. Димәк безнең бүгенге дәресебезнең темасы-АЕРГЫЧ. Тактага һәм дәфтәрләргә тема язып куела

II. УМсен өлешләп чишү. 1.156нчы күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне үрнәктәгечә тикшерергә.

С. Ис.

Көт.җавап: Яп-якты аланга - Сүзтезмә. Укытучы: Нәрсә ул сүзтезмә? Сүзтезмәдә сүзләр нинди бәйләнешкә керәләр? Сүзләр арасындагы бәйләүче чараларны да әйтә алмассызмы?

КОННЕКТ-ЭКСТЕНД-ЧЕЛЕНДЖ ( связать-расширить-продумать) Ике укучы эшли,ярты минут уйлыйлар ,аннары бер-берсе белән аралашып, үз фикерләрен яңгыраталар.

Көт. җавап : Ияртүле бәйләнештә, ачыклаулы мөнәсәбәттә ,чөнки ачыклаулы мөнәсәбәткә кергән сүзләр сүзтезмә дип атала. Бәйләүче чаралар: И.К. кушымчасы һәм янәшәлек юлы.

2. Модельләштерү.

Модель Фрейера (укучылар үз кагыйдәләрен чыгаралар, дәреслектәге белешмәне өйрәнеп, кагыйдәне тулыландыралар, бер-берсенә әйтәләр, укытучы тактага модельне ясый бара.)

Аергыч

Иярчен кисәк исемне ачыклый ияртүче сүз- аерылмыш

Төрле сүз төркеменнән булган сүзләр аергыч була ала.

Укытучы: Ничек уйлыйсыз, аергычның әһәмияте нәрсәдә? Көт.җавап: Сөйләмне баета,җанландыра, әдәбиятта сурәтләү чарасы була. Укытучы: Без аны ничек атаган идек? Көт.җавап: Эпитет. Укытучы: Һади Такташның "Мокамай" шигырен искә төшерик әле. (Аергычларны табалар ,эпитет булганнарын аерып әйтәләр)

Өй эше:

Эй ар гайд -фильм карауның максаты: аергыч+ аерылмышны яза барабыз; -җилкә күрше белән язганнарыбызны уртаклашабыз; -шушы терәк төшенчәләрне кертеп, "Көз"темасына сочинение язып киләбез.(Вакыт калган очракта, икенче сюңет күрсәтелә-бу инша язарга өйрәтү максатыннан эшләнә.)

III.Рефлексия, бәяләү. 1."Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?"сорауларына җавап бирү. 2. Дәрескә гомуми бәя.

© 2010-2022