Доклад на родительском собрании на тему Билге үзмаксат түгел, ә белем сыйфаты күрсәткече

Раздел Классному руководителю
Класс 4 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

АТА-АНАЛАР ҖЫЕЛЫШЫ ӨЧЕН ДОКЛАД

Тема: "Билге-үзмаксат түгел,ә белем сыйфаты күрсәткече"



Укытучы: Гасимова Г.Ш.



Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия,әмма аның нинди булып үсүе тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше,әхлакый сыйфатлары,тирә-юньгә мөнәсәбәте,барыннан да элек гаиләдә формалаша. Билгеле булганча,хәзер шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде диярлек.Без яшьләргә белем бирү белән мавыктык,ә аларда әхлаклылык тәрбияләүне йомшартыбрак җибәрдек.Мәгълүм ки,кешене яман эшләрдән белемлелек түгел,бәлки әхлак дәрәҗәсе,аның әдәплелеге,намуслылыгы саклый.Ә бүген мәктәптән тыш чараларда әхлакый гадәтләр тәрбияләүгә бөтенләе белән диярлек игътибар кимеде.Әйе,бу уңайдан шуны да өстәргә кирәктер:соңгы елларда җәмгыятебездә кешеләрнең матди хәле,яшәү шартларының җитди үзгәрүе дә балалар,яшьләр арасында тотрыксызлык,киеренкелекнең тууына,һичшиксез,сәбәп булды.

Балаларның,үсмерләрнең һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар,кешеләр белән аралашуындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый.Бу нилектән шулай?Тәрбиянең кайсы урынында нинди ялгышлар җибәрдек?Моны ничек төзәтергә?Без әлеге һәм башка шундый борчулы сорауларга җаваплар эзлибез,тәрбия бирү юлларын яхшыртырга тырышабыз.

Ни генә әйтсәң дә,бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына.Бала күп вакытын өйдә-әти-әниләре янында үткәрә,аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә,гадәтләрен,сөйләгән сүзләренә хәтле күңеленә сендереп бара.Алар кебек булырга,аларның гамәлләрен кабатларга ярата.Малайлар әтиләре булып кыланса,кызлар күбрәк әни кеше булып уйныйлар.Гаилә тормышы,көзгедәге кебек,аларның уеннарында чагыла.

Бала яхшылыкка,мөстәкыйльлеккә кечкенәдән үк өйрәнергә тиеш.Ләкин моңа ата-аналар һәм укытучыларның үгет-нәсыйхәтләрен истә калдыру юлы белән генә өйрәнеп булмый.Беренче чиратта балага бу сыйфатларны көндәлек тормыш сеңдерергә тиеш.

Балалар үсеп җиткәнче,вакытларының күп өлешен ата-аналар янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга,табигатьне ничек сакларга,өлкәннәргә,көчсезләргә ничек ярдәм итәргә кирәген өйрәтергә зур мөмкинлекләр була.

Балалар тормышыннан беркайчан да аерылмаска,аны кызыксынып һәм игътибар белән күзәтеп торырга кирәк.Кечкенәләр шуңа мохтаҗ.Үз балаларының ни белән кызыксынуларын,мавыгуларын белгән укытучылар,ата-аналар аларның ничек яшәгәнен күреп торалар.Моңа гаиләдәге ышаныч һәм дуслык атмосферасы да,яшьтән өйрәтелгән режим һәм тәртипкә гадәтләнү дә ярдәм итә.

Тирә-юньдәгеләргә игътибар һәм күзәтүчәнлек буш кызыксыну гына булмаска тиеш.Бала гаиләдә үзе турында һәрвакыт кайгыртуларын,туганнарының бер-берсе турында кайгыртәларын күреп үсә.Мондый үрнәк бик зур тәэсир көченә ия.Ләкин,шулай булса да,үрнәк күрсәтү генә җитеп бетми.Бала үзе дә башкалар өчен берәр нәрсә эшләсен.

Балага үз яныгызда,дус-ишләре арасында юмарт булырга рөхсәт итегез.Аңа нәрсәсен дә булса корбан итәргә мөмкинлек бирегез.Беркатлы ачык авыз үстерәбез дип курыкмагыз.

Кайбер гаиләләрдә балалар белән уртак тел таба алмаудан зарланалар.Югыйсә балалар белән булган конфликтларның күбесе ата-аналарның балаларга карата үз мөнәсәбәтләрен үзгәртеп өлгерә алмаулары аркасында килеп чыга.Бала үскән саен,аның дәгъвалары арта,ул мөстәкыйльлеккә омтыла.Ата-аналар еш кына бала үсешендәге бу табигый омтылышны баланың ата-ана йогынтысыннан чыгарга тырышуы дип карыйлар.Менә шулай бәхәсләр башлана.

Һәр балага да эшнең зуррагын башкарырга омтылу хас.Ә ата-аналар,кагыйдә буларак,баланы йомышка йөгерүче итеп файдаланалар.Вакыты җиткәч,һәм мөмкин кадәр иртәрәк,балага эшләрне тулаем куша башларга кирәк.Мәсәлән,бүлмә җыештырырга,иртәнге аш әзерләргә,кечкенә энесен яки сеңлесен мәктәпкә барырга әзерләргә һ.б.

Әгәр балагыз өй эшләрендә сезгә ярдәм итмәсә,моның берничә сәбәбе булырга мөмкин.Ул сез кушкан эшне эшли белми яки эшкә өйрәтелмәгән.Моның сәбәбе гаиләдә татулык,бердәмлек булмаудан да килүе мөмкин:димәк,һәркем үз эченә бикләнеп яши.Әгәр балагыз яхшы укый,әмма сезгә тупас сүзләр әйтә икән,димәк,сез мөнәсәбәтләрегездә ялгыш юлга кергәнсез.Моның сәбәбен табарга кирәк,югыйсә бу иртәме-соңмы аның укуына да тәэсир итәчәк.

Баланың көндәлек мәшәкатьләре белән дә таныш булыгыз.Күпчелек ата-аналар бер үк хатаны ясыйлар.Ярдәм итү урынына,бер-бер артлы таләп куялар: "Дәрес әзерләргә утыр!", "Кайчан рәтләп укый башлыйсың инде?" Ә җавап-шул гадәттәге акланулар: "Өлгерермен әле", "Хәзер утырам" яисә "Бүген өйгә эш бирмәделәр".

Баласының яхшы укуын теләгән ата-ана укыту программасын да белергә тиеш. Һич югында башлангыч мәктәп программасын.Әгәр бала башлангыч мәктәптә яхшы укыса,аңарда,һичшиксез,системалы эшләү күнекмәләре дә,акыл көчен сарыф итүгә гадәтләнү дә,укучылар арасында үз дәрәҗәсен төшермәскә тырышу теләге дә барлыкка килә.

Кайбер ата-аналар баланың укудагы уңышлары һәм аны тәрбияләү турында мәктәп,укытучылар кайгыртырга тиеш дип уйлыйлар.Бу ялгыш караш.

Әгәр балагызның яхшырык укый башлавын телисез икән,аңа ярдәм итә алырлык барлык кешедән-алдынгы укучылардан,иптәшләреннән, туганнарыгыздан файдаланырга кирәк.Баланы бер генә нәрсәдән-кирәкмәгәнгә акыл өйрәтүдән,файдасыз битәрләүдән саклагыз.

Баланың укуын саф һавада йөрү,физик күнегүләр,хезмәт белән чиратлаштырырга онытмагыз.Сәламәтлек турында кайгырту берничә мөһим моментны эченә ала.Бу-ашау,йокы режимы, хәрәкәтләнү, саф һавада йөрү.

Бала белән үзара аралашу вакытында аңарда үз дәрәҗәсен тою хисен үстерегез.Үзен бернигә яраксыз дип уйлаган кеше бернәрсәгә дә сәләтле булмый. Үзен югары бәяли торган кеше гадәттә зур энергия белән эшли,мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга тырыша. Андый кеше авырлыклар алдында баш июне үзен түбәнсетү дип карый.Үз дәрәҗәңне тою хисе шәхеснең сәләте үсүен,кәефен,үз-үзен бәяләвен күрсәтүче үзенчәлекле үлчәү булып тора.

Тәрбия эшендә иң мөһиме-балага карата һәр эштә төгәл була белү. Һәр ата-ананы борчыган гади бер мәсьәләгә-баланың өлгерешенә,билгеләренә тукталыйк.Нәрсә соң ул билге? Билге ул-бәяләү процессы нәтиҗәсен формаль чагылдыргыч кына. Ә бәя-мәктәп баласының уку хезмәте нәтиҗәләрен белемнәрнең сыйфатын ачыклау һәм аларны тагын да камилләштерү юлларын билгеләү максатында күздә тотылган эталоннар белән чагыштыру процессы ул. Күбебез баланың өлгерешеннән канәгать түгел.Бала "2" ле яки "3" ле алып кайтса,никадәр күз яше түгелә,кисәтүләр ясала.Һәм без бертуктаусыз:"Яхшырак укы,ныклап тырыш,игътибарлы бул!"- дип тукып торабыз. Ә моның файдасы аз бит.Һәрвакыт кисәтеп,үгетләп тору да көткән нәтиҗәне бирми.Балагыз начар билгеләр алып кайта башласа,иң яхшысы- укытучы белән сөйләшү,аның укуы өчен нәрсә җитмәвен ачыклау.

Әйтик,билгеле бер укучының өлгереш дәрәҗәсе түбәнәюнең сәбәбе аның авырып китүенә бәйле булырга мөмкин.Ул тиз арый, дәрестә аңлап-язып өлгерә алмый,игътибарсыз була.Бу очракта аның сәламәтлеге турында кайгыртырга,аңа булышырга,чыныгу,дәвалану мәсьәләләрен ашыгыч рәвештә тизрәк хәл итәргә кирәк.

Укуда өлгермәүнең бүтән бер сәбәбе-гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең бозылуыннан дип фараз кылыйк.Ата белән ана арасындагы даими ызгыш-каршылыклар,эчкечелек күренешләре баланың укуына,өлгерешенә,холкына үтә тискәре тәэсир итә.Әти-әни мондый начар сыйфатлардан иң беренче чиратта үзе баш тартырга тиеш.Әмма кайчакта андый ата-анага җәмәгатьчелек фикере, җәиәгатьчнлнк абруе аша да йогынты ясый белү кирәк.

Укучыларның өлгереше түбәнәюдә тагын бер җитди сәбәп бар:монысы-укучының уку хезмәтендә тиешле күнекмәләргә ия булмавы.Ул,әйтик,вакытын бөрес бүлә алмый, укуда да язуда да бик әкрен кыймылдый,үз-үзенә таләпчән була белми.Мондый очракта да аңа нинди ярдәм кирәклеген ачыклау,андый ярдәмне бергәләп күрсәтү зарур.

Ата-Анага берничә киңәш:1.Баланың укудагы билгеләренә мөнәсәбәт.

-Начар билге өчен баланы ачуланмагыз.Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

-Балагыз күп көч куеп та нәтиҗәсе күренми икән,аны аңларга тырышыгыз. Балага нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге-белем.

-Балагызның укудагы уңышсызлыклары өчен сәбәпсезгә башка балаларны һәм өлкәннәрне гаепләмәгез.

-Баланың яхшы якларын күреп мактап алыгыз.

2.Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

-Балага эш өстәле булдырыгыз.

-Эш өстәлен.аның тартмаларын һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән,булышып алыгыз.

-Өй эшләрен мөстәкыйльэшләргә иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә,булдыра алмаганда гына сездән сорарга өйрәнсен.

Белем бирүдәге үзгәрешләр,уку программасындагы яңарыш бик күп ата-аналарны кыен хәлгә куйды: алар алар балаларына фәннәрне үзләштерүдә булыша алмый башладылар.әйтик,гади генә бер мәсьәләне әти-әни бер төрле ысул белән чишә.ә мәктәп прогаммасы укучыдан башка ысул белән чишүне таләп итә.Мондый кыен хәлдән чыгуның юлы бер генә: ата-аналарның укытучы белән аралашып,мәктәп таләпләреннән хәбәрдар булып торуы зарур.

Ата- ананың абруе-балаларга һәм яшүсмерләргә дөрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар балаларның сүз тыңлавына нәкъ менә үзләренең абруй көче белән ирешә. Ләкин кайбер ата-аналар,сүз тыңлату өчен,балаларына акча яки төрле бүләкләр вәгъдә итә.Нинди зур ялгышлык! Әлеге адым аларның гражданлык тойгыларын гына сүндерә.Бары тик ата-аналарның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала.Менә шуңа күрә ата-аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш.







АТА-АНАЛАР ҖЫЕЛЫШЫ ӨЧЕН ДОКЛАД

Тема: "Билге-үзмаксат түгел,ә белем сыйфаты күрсәткече"



Укытучы: Гасимова Г.Ш.




Әгәр гаиләдә баланы яратсалар, хөрмәт итсәләр һәм,кирәгеннән артык мактамыйча,аның тәртибенә лаеклы бәя бирсәләр,ул үз көченә ышанган кеше булып үсә.

Кайбер гаиләләрдә аналар,гаилә татулыгын саклыйбыз дип,балалары турындагы,аларның мәктәптәге тәртибе турындагы хәбәрләрне атадан яшерәләр. Чөнки әти кеше кирәгеннән артык кызып китә,эшнең нидә икәнен тикшереп-нитеп тормыйча, балага җәза бирә.

Хатын-кыз,ана сизгер була. Ул,кагыйдә буларак, үз баласын аңлый һәм кайчан таләп итәргә,ә кайчан иркәләү,үгетләү һәм ышаныч күрсәтү юлы белән максатка ирешергә икәнен белә.Әтиләрдә исә еш кына мондый сизгерлек булмый. Шунлыктан алар яшүсмер психологиясен аеруча тырышып өйрәнергә-китаплар укырга,укытучылар белән сөйләшергә тиешләр.Хатын-кыз табигатенә салынганны ирләр китаплар уку,күзәтү, уйланулар ярдәмендә өйрәнергә тиеш.

Бала-чаганы эшкә өйрәтү куп вакытны ала,түземлек тә җитеп бетми,киребеткән бала булса,аны җайларга,көйләпгә кирәк. Ләкин барлык ата-аналар да тәрбия эшендә үзенең нинди урын алып торуы турында җитди уйланамы икән соң?

Уйланучылар бар,әлбәттә,халык педагогикасына таянып хәтта массус әдәбият укып өйрәнүчеләр дә бар. Шул ук вакытта,үз өстенә төшкән җаваплы бурычны аңламыйча,гаиләдә тавыш чыгарып(бигрәк тә эчкече ирләр),үзара мөнәсәбәтләрдә тупаслык күрсәтүчеләр,балаларын тәрбияләүгә игътибар итмәүчеләр дә юк түгел.

Өендә дә,эшендәдә намуслы,гадел,тырыш,кешеләргә игътибарлы ата-аналарның балаларында да шундый ук сыйфатлар формалаша бара.

Ата-аналар белән тәрбия мәсьәләләре турында сөйләшкәндә еш кына: "Вакытыбыз юк шул. Балаларыбызны рәтләп күрмибез дә",-дигән сүзләр ишетәсең. Әйе, баласы йоклаганда,эшкә китеп, ул йоклагач кайтучы әтиләр дә бар.

Дөрес,хәзер вакыт җитмәүдән барыбыз да зарланабыз. Ләкин аз гына буш вакытында да бала белән бергә ял итү,нәрсәдер эшләү,аңарга игътибарлы һәм таләпчән булу,укуына һәм үз-үзен тотуына контроль ясау тәрбия эшендә яхшы нәтиҗәләргә генә китерәчәк.

Баладан " сүз алганда" исә ул биргән вәгъдәнең чын күңелдән әйтелгән булуына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, "мин тәртип бозмам", "мин ялган сөйләмәм" түгел, ә "мин һәрвакыт дөресен генә сөйләячәкмен" һ.б. Үз-үзеңә боерык формасында әйтелгән әнә шундый җөмләне үз-үзеңне ышандыру формуласы дип тә йөртәләр. Атаклы академик Павлов, үз-үзеңне ышандыруны гаять зур әһәмиятен күрсәтеп, анан файдаланырга киңәш иткән. Үз-үзеңә ышаныч булмау ялкаулар өчен аклану чарасына әйләнергә мөмкин. Кечкенә генә уңышсызлыктан соң,миннән булмый дип,һәртөрле эшләрдән котылырга тырышулар шуннан килә. Үз көчеңә кирәгеннән артык ышану да зарарлы күренеш. Андый укучылар,гадәттә, "анысын булдырам", "монысын булдырам" дип әллә никадәр эшкә алыналар, әмма берсен дә кирәгенчә башкара алмыйлар.

Үзтәрбия кешедә хезмәттә,укуда, җәмәгать эшләрендә-кыскасы, адымс саен ихтыяр активлыгын таләп итә. Ә ихтыяр булдыруда иң төп нәрсә-билгеләнгән эшне кичектермичә,үз вакытында җиренә җиткереп үтәү. Димәк,үзтәрбиягә ныклы контроль булдыру өчен үз-үзеңә отчет ясап, көндәлек эшкә бәя биреп,яңа бурычлар билгеләргә кирәк. Кыскасы,кеше үз-үзен тәрбияләү белән гомере буена шөгыльләнергә,аны һаман үстерә һәм камилләштерә барырга тиеш. Әмма бу мөһим эшнең нигезе иң элек гаиләдә салына,һәм ата-аналар моны һәрвакыт исләрендә тотсыннар,балаларын кече яшьтән үк үз-үзләрен тәрбияләргә өйрәтсеннәр иде.

© 2010-2022